Гамьле әңгәмә

02.08.2017 №8 (август), 2017

Милли мәгарифне үстерү – заман таләбе


engel fattahov

Татарстан Республикасы Премьер-м и н и с т р ы у р ы н б а с а р ы , Та т а р с т а н Республикасының мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы ФӘТТАХОВ белән «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Илфак ИБРАҺИМОВ әңгәмәсе.

Агымдагы елның апрель аенда башкалабыз Казанда моңарчы күрелмәгән зур вакыйга, әйтергә кирәк, тарихи вакыйга булды. Бу вакыйга киң җәмәгатьчелектә, бигрәк тә милли зыялыларыбызда зур хуплау һәм канәгатьлек хисләре, киләчәктә милли мәгарифебезнең ышанычлы алгарышына өметләр уятты. Сүзебез милли мәгарифебезне үстерүгә багышлап үткәрелгән «Туган тел» Бөтендөнья форумы турында. Әлеге форумда татар теле һәм әдәбияты буенча мәктәп укучылары белән үткәрелгән халыкара олимпиадага, яшь әдәбиятчыларның Бөтенроссия «Илһам» конкурсына йомгак ясалды. Шулай ук милли мәгарифебезне һәм тәрбия эшен оештыруда иң югары нәтиҗәләргә ирешкән мәктәпләр, балалар бакчалары билгеләнде. 3500дән артык яшь милли әйдаманыбыз Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов, республиканың дистәләрчә җитәкчеләре белән бергә, татар халкының милли гимны булган «Туган тел»не җырлады. Бу вакыйга милли мәгарифебезне үстерү буенча зур күләмле чара гына түгел, ә әйтеп бетермәслек дәрәҗәдә әһәмияткә ия милли сәясәтнең чынбарлыгы, реаль чагылышы буларак та кабул ителде.
Укытучыларның быелгы традицион август киңәшмәсе республикабызның Мөслим районында уза һәм ул милли мәгарифне, милли тәрбияне тагын да үстерүгә юнәлдерелгән булуы белән әһәмиятле. Бу чара шулай ук зур тарихи әһәмияткә ия вакыйга дәрәҗәсендә үтәр, шәт.
Туган халкыбызның төп әдәби-нәфис, иҗтимагый-сәяси журналы буларак, без бу вакыйгаларның үзәгендә булып, аны үз укучыларыбызга җиткерергә уйладык. Журнал укучылар даирәсенең зур өлешен мәктәп укучылары, студентлар, аспирантлар, укытучылар, галимнәр алып тора бит. Шуңа күрә дә без әдәби журналыбызның һәр чыгарылышында Милли мәгарифебез мәсьәләләрен яктыртырга тырышабыз. Милли әдәбиятыбыз, хак тарихыбыз аша әдәбият белемен фән буларак үстереп, милли мәдәниятебез, сәнгатебез, халкыбызның үрнәк традицияләрендә милли тәрбия эшен җәелдерергә омтылабыз.
Журналыбызның махсус чыгарылышын ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы ФӘТТАХОВ белән әңгәмәдән башлавыбыз бик табигый.

– Энгель Нәвапович, милли мәгариф мәсьәләсе хәзерге глобаль дөньяда ни дәрәҗәдә актуаль? Актуальлеге аз санлы халыклар, милләтләр өчен генәме? Белем алуга милләтнең катнашы бармыни, диючеләргә ни дип җавап бирергә?

– Һәммәбезгә мәгълүм, Татарстан – күпмилләтле республика. 2010 елгы халык санын алу нәтиҗәләре буенча, республикабызда 173 милләт вәкиле яши. Заман шартларына бәйсез рәвештә республикада шуның кадәр халык вәкиле яши икән, әлбәттә, милли мәсьәләләр һәрвакыт актуаль булып кала. Бу, үз чиратында, мәгариф системасына да кагыла. Милли мәгариф мәсьәләләре бүгенге көндә билгеле дәрәҗәдә системага салынып, аларны хәл итү эзлекле рәвештә тормышка ашырылып килә. Мәктәпләр челтәренә күз салыйк. 742 мәктәптә татар телендә белем алу өчен мөмкинлекләр тудырылган. Чуваш милләтеннән булган балалар 95 мәктәптә белем алалар. Удмурт милләте өчен 28 мәктәп ачылган. Мари милләте балалары өчен 20 мәктәп эшли. Өч мордва, бер яһүд, бер башкорт мәктәбе дә уңышлы гына эшләп килә. Бу мисал балалар бакчалары челтәренә дә кагыла. Мәктәпләрнең тугызъеллыклары да, башлангычлары да, гомуми урта белем бирүче унберьеллыклары да бар. Әлеге мәктәпләрнең максаты – күпсанлы милләтләргә белем алу өчен шартлар тудыру. Болардан тыш бездә аз санлы милләтләр дә бар бит әле. Ә алар өчен, туган телләрен, туган әдәбиятларын, мәдәниятне өйрәнү өчен шартлар тудыру максатыннан, күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре ачыла яки аларның бүлекчәләре эшли. Алар Казанда, Бөгелмәдә, Алабугада, Менделеевскида, Чаллыда, Яшел Үзәндә, Әлмәттә эшләп киләләр. Бу мәктәпләрдә 1500ләп бала белем ала, үзенең телен өйрәнә. Барлыгы 47 бүлекчә ачылган һәм анда 25 милләт вәкиле өчен тел, мәдәният, сәнгатьне өйрәнергә мөмкинлекләр тудырылган.
Белем алу һәм милли тәрбия бер-берсеннән аерылгысыз. Бу бәйләнешнең тамырлары тирән, ул – безнең традицияләребез, ул –безнең яшәү, көн итү тәҗрибәсе һ.б. Һәркем мәгариф турындагы закон кысаларында тиешле белемне алырга тиеш. Шуңа да бездә туган телдә белем алу өчен шартлар тудыру – хөкүмәтебезнең, дәүләтебезнең бурычы. Туган телдә белем бирә торган мәктәпләр бар һәм булачак. Бу мәсьәлә – безнең республикабыз җитәкчелеге тарафыннан гамәлгә ашырыла торган өстенлекле милли сәясәт, гуманлы сәясәт.

– Чыннан да, соңгы биш елда республикабызда милли гимназияләр, милли мәктәпләр ачуга зур әһәмият бирелде. Татар милли гимназияләре генә түгел, рус, чуваш һ.б. Бу бөтен укыту-тәрбия эшен яңача оештыруны таләп итә. Мәсәлән, таләпләргә җавап бирердәй дәреслекләр, җиһазлар, кадрлар…

– Президентыбыз Р.Н.Миңнехановның турыдан-туры катнашында республикабызда милли мәктәпләр, милли гимназияләр ачылды. 2016 елның август киңәшмәсендә исә Татарстан Республикасы хөкүмәте карары белән 2030 елга кадәр милли мәгарифне үстерү концепциясе кабул ителде. Шушы концепция кысаларында 2020 елга кадәр концепцияне тормышка ашыру планы расланды. Шушы планнарны һәрбер район, шәһәр үзендә раслады. Бу, иң беренче чиратта, моңа кадәр булган милли мәгариф челтәрен саклап калуга юнәлтелгән. Икенче бурыч – татарча, гомумән, милли телдә белем бирә торган сыйныфларның санын арттыру. Әлеге мәсьәләләр безнең контрольдә. Бу эш гади генә эшләнә алмый. Аның өчен тиешле ресурслар булырга тиеш. Беренче чиратта, ул педагогик кадрлар белән тәэмин ителешкә бәйле. Икенчедән, мәктәпнең матди-техник базасы, ресурслары булу мөһим. Өченчедән, белем бирүнең сыйфаты югары булсын. Концепция үз эченә менә шушы юнәлешләрне ала. Бүгенге көндә дәреслекләргә килгәндә исә, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ике юнәлештә эшли. Беренчесе – татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен әзерләү. Икенчесе – федераль исемлеккә кергән төрле предмет дәреслекләрне татар теленә тәрҗемә итү һәм аңа милли төбәк компонентын кертү. Бу ике юнәлеш буенча да эш бара. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләренә килсәк, 64 укыту-методик комплекты федераль исемлеккә кертелде. 40тан артыгы яңадан кертү өчен әзерләнде. Бүгенге көндә Татарстан тарихы, татар халкы тарихы дәреслеге эшләнә. Моннан тыш, Татарстан географиясе, сәнгате, әйләнә-тирә мохит дәреслекләренә милли-төбәк компонентын кертү максатында да эш бара.
Һәр елны дәүләт телләрен үстерү программасы кысаларында Мәгариф һәм фән министрлыгы аша Россия төбәкләренә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләре бүлеп бирелә. Август киңәшмәсенә татар мәктәбе директорларын, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын чакырабыз. Киңәшмә үткәннән соң, һәр төбәккә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен биреп җибәрәбез.
Кадрлар әзерләү мәсьәләсенә килсәк, эш шулай ук ике юнәлештә бара. Беренчедән, төбәкләрдәге татар теле һәм әдәбияты укытучыларының белемен күтәрү курслары оештырыла. Мәсәлән, 2016 елда 75 татар теле укытучысы һәм балалар бакчасы тәрбиячесе өчен Мәгарифне үстерү институтында белем күтәрү мөмкинлеге тудырылды. Ул Россия төбәкләре өчен бушлай. Россия төбәгеннән килгәннәргә Татарстан Республикасындагы югары уку йортларына кабул итүдә ярдәм күрсәтелә. Ул Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә тормышка ашырыла. Моннан тыш һәр елны төбәкләрдә татар мәгарифе көннәре үтә, соңгы өч елда бу чаралар Марий Элда, Мордовиядә, Төмәндә, Әстерханда, Удмуртиядә, Пензада, Оренбургта, Чиләбедә, Пермьда, Түбән Новгородта, Саратовта оештырылды. Аларның һәркайсында безнең махсус белгечләребез булды, китаплар, дәреслекләр алып барды. Методик ярдәм күрсәтү йөзеннән, укытучыларга семинарлар үткәрелде. Болар барысы да төбәкләр белән хезмәттәшлек турындагы килешүләр нигезендә алып барыла. Моннан тыш, узган уку елында Россия төбәкләре өчен махсус грант булдырылды. Шулай ук телләрне үстерү программасы кысасында биш грант бүлеп бирелде.

– Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов дөньякүләм алдынгы тәҗрибәне өйрәнеп, милли мәгарифебезгә кертүне таләп итә. Сингапур дәүләтенең мәгариф өлкәсендә алдынгы тәҗрибәсе безнең милли мәгариф мәнфәгатьләре белән ни дәрәҗәдә аваздаш? Үзебезнең традицион укыту-тәрбия алымнары, чараларының кайсы яклары өстен?

– Сингапур дәүләтенең мәгариф өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәсе безнең өчен ят түгел. Аның күп яклары, гомуми фәлсәфәсе безгә таныш булганга, милли мәгариф системасы таләпләренә җавап биргәнгә күрә, республикабызда 2012 елдан бирле кулланыла.
Танылган татар галиме, әдибе Г.Ибраһимов баланың эзләнүен һәм укытучының аңа эзләгәнен табарга юл күрсәтүен өстен күрә. Без Сингапур коллегаларыбыз тәкъдим итә торган балаларның коммуникация, хезмәттәшлек, тәнкыйтьчел һәм креатив фикерләү, эзләнү, проблемаларны чишү күнекмәләрен камилләштергән алдынгы, исбат ителгән ысулларын өйрәнеп кулланабыз.
2015 елда 71 ил арасында 15 яшьлек балаларның математика, уку һәм табигый фәннәр циклы белемнәре буенча безнекеләр беренче урынны алды, моңа кадәр бер илнең дә мондый нәтиҗә күрсәткәне булмады.
Әлеге тәҗрибәнең өстенлеге – баланың сәләтен күреп, үстерә белү, тормышта алган белемнәрен файдалы кулланып, үз юлын таба алырлык иҗади шәхес тәрбияләү. Федераль милли мәгариф стандартлары кушканча, бу методика ярдәмендә укытучылар дәрестә логик сораулар аша уку мәсьәләсен кую, аны адымлап чишү, белемнәрне модельләштерү, нәтиҗә чыгару, укучыларны төркемнәрдә эшләтү һәм башка гамәлләрне күздә тота.
Шулай ук әлеге система әхлак кануннарына, гуманизмга нигезләнгән булуы белән дә безнең милли мәгарифкә якын тора.

– Яңадан милли татар гимназияләренә кайтыйк әле. Әлбәттә, яңалыкларның бәхәссез нәтиҗәләрен без – журналистлар да, язучылар да күрәбез. Киләчәк мәктәпләребезнең модуле дә, сез әйткәнчә, шулардыр. Ә ул мәктәп, гимназияләрдә, балалар бакчаларында эшләүче милли кадрларны әзерли торган педагогика университетыбыз юк. Ут күршебез Башкортстанда педагогика университеты бар. Анда татар теле һәм әдәбияты кафедралары да бар. Бу мәсьәләгә ачыклык кертсәгез иде.

– Милли мәктәпләр өчен педагогик кадрлар әзерләү шактый проблемалы булып кала бирә. Чөнки ул күпмедер дәрәҗәдә торгынлык кичерде. Бу мәсьәләне хәл итү өчен эш башланып китте. Арча, Минзәлә педагогика көллиятләре милли кадрлар әзерләү буенча ресурс статусы алды һәм биредә татар балалар бакчалары, татар мәктәпләре өчен педагоглар әзерләнә. Моннан тыш Чаллы дәүләт педагогика университетында һәм Казан федераль университетында телләрне үстерү программасы кысаларында узган ел аерым төркемнәр җыелды. Аның өчен Татарстан Республикасы хөкүмәте тарафыннан махсус акча бүлеп бирелде. Биредә татар теле һәм башлангыч мәктәп укытучылары, милли балалар бакчалары тәрбиячеләре әзерләнәчәк. Узган ел Чаллыда шул программа нигезендә 67 студент, КФУда 25 студент максатчан рәвештә кабул ителде.
Милли татар гимназияләренә килгәндә, мәгариф һәм фән министрлыгы алар белән эзлекле эш алып бара. Һәрбер районда милли мәгариф буенча база мәктәбе булдырылды. Аларның саны – 72. Шуның 42се – татар гимназиясе. Һәр елны аларның аерым рейтингы булдырыла, моннан тыш, директорлар белән Мәгариф һәм фән министрлыгы арасында килешү төзелә. Анда уку елы дәвамында ирешелергә тиешле план-күрсәткечләр билгеләнә. Уку елы ахырында бу эшкә анализ ясала һәм тиешле карарлар кабул ителә. Әлбәттә, милли мәктәптә белем бирүнең сыйфатын күтәрү эше иң элек база мәктәпләреннән башланды. Һәр районда көчле мәгариф үзәге, үрнәк мәктәп эшләп килсә, калган мәктәпләрне дә тәртипкә китерү эше җиңелрәк булачак. Директорлар белән ике арадагы килешүнең нәтиҗәләрен белү өчен, агымдагы елда барлык база мәктәпләренең эшчәнлеген махсус чыгып өйрәндек. Нәтиҗәләр мәктәп җитәкчеләре катнашында узган киңәшмәдә каралды, аларга конкрет бурычлар куелды.
Әлбәттә, проблемалар да юк түгел. Төрле акланулар табып, рус теленә күчә баруны кабул итмибез. Бердәм дәүләт имтиханын рус телендә бирү дә сылтау булырга тиеш түгел. Шуңа күрә мәктәп җитәкчеләренә әти-әниләр белән аралашып эшләү бурычы куелды. Казан мәктәпләре челтәрен ныгыту максатында, Казан шәһәрендәге Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче гимназия мисалында Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск, Алабуга шәһәрләрендә балалар бакчасы, мәктәп, өстәмә белем бирү оешмаларын үз эченә алган Милли мәгариф үзәкләре төзү максаты куелды. Эшне Чаллыдан башларга уйлыйбыз. Июнь аенда шәһәр мэры Наил Гамбәрович Мәһдиев катнашында әлеге мәсьәлә буенча махсус очрашу булып узды.

– Тәрбия эше, укыту процессы кебек үк, өзеклекне кичерми… Тәрбия эшендә каникуллар булырга тиеш түгел дигән гыйбарә бар. Соңгы елларда республикабызда укучыларның җәйге ял лагерьларын оештыруга игътибар бермә-бер артты… Безне анда укучылар белән очрашуларга да еш чакыралар. «Сәләт» лагере үзе генә дә ни тора! Әмма әле озын җәй буена игътибардан читтә калган балалар да бихисап… Шәһәрләрдә үзләре укый торган мәктәпләрдә ачылган лагерьлар балаларны табигатьтән аера, мәхрүм итә, дисәк тә була… Республикабызда ел дәвамында берөзлексез эшли торган үз «Артек»ларыбыз кайчан булыр икән?

– Туган телдә белем бирү, туган телне өйрәнү белән беррәттән, милли тәрбия мәсьәләсе дә бик актуаль. Мәгариф идарәләре тарафыннан моңа бик зур игътибар бирелә. Бала телне өйрәнсен, ул телгә карата аңарда кызыксыну тусын өчен, бу эш сыйныфтан тыш эшчәнлектә дә, гаиләдә дә, дәвам итәргә тиеш. Бу максатта 2014 елда зур проект старт алды – балалар өчен махсус (җәйге) ана телебезне өйрәнү лагерьларын оештыру. Аларның форматы елдан-ел камилләшә бара. Аңа җәлеп ителгән укучыларның саны арта, географиясе елдан-ел киңәя. Хәзергә ана телен өйрәнү лагерьлары унау. Алар берьюлы 2400ләп баланы кабул итә.
Быел Дәрвишләр бистәсендә Республика Олимпиада үзәге белән берлектә «Дуслык» лагере эшли башлады, Спас районында «Болгар – Туган тел», Арчаның Яңа Кырлай авылында «Без –Тукай оныклары», Актанышта «Бүләк», Мамадыш районында «Нурлы алан», шулай ук «ТАРТАРИКА» лагерьларының эшчәнлеге тел өйрәнүгә юнәлтелгән. Бу эш дәрес форматында түгел, ә мавыктыргыч итеп үткәрелә. Лагерьларга КФУдан, Чаллы педагогика университетыннан, педагогика көллиятләреннән, Фәннәр академиясеннән, ТР Мәгарифне үстерү институтыннан галимнәр чакырыла. Моннан тыш, истәлекле урыннарга кызыклы экскурсияләр оештырыла.


Әңгәмәнең дәвамын «КУ» журналының 8нче (август, 2017) санында укыгыз.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *