Роман

31.07.2017 №7 (июль), 2017

Һиҗрәт (8 өзек)


zima2

«Бәхил булыгыз, туганнар!»

Икенче көнне иртә намазыннан соң Яланкүл мәчете янына бөтен авыл җыелды – китәселәре дә, каласылары да, ир-атлар да, хатын-кызлар да шунда агылды. Кышкы көннең сүрән таңы йөрәкләргә бетмәс сагыш салды, күңелләрне моңландырды, тәннәрне оетты, хәрәкәтләрне салмакландырды… Әйтерсең лә китүчеләр дә, калучылар да бергә булу вакытын шулай аз булса да сузарга телиләр, аерылышу мизгелләрен җаннары белән туктатырга омтылалар иде… Әмма кышкы көн кыска, барыр юл озак, кайчан да бер кузгалырга кирәк… Тарадан Айтүкә байлар җибәргән олаулар инде кичтән үк авылга килеп кунганнар иде, Чабаклы һәм Үләнкүлләр, Чарналы һәм Каракүлләр, Кошкүл һәм Койгалылар һиҗрәт кәрванына олы юлда килеп кушылачаклар, ә янәшәдәге Аубаткан белән Кумыслы мөһаҗирләре авыл башында көтеп торалар.

Китүчеләр барысы да җылы итеп киенгән – өсләрендә кайры тун, аякларында киез итек, ирләрнең башларында тире бүрек, хатын-кызларда – мамык шәлләр… Зур төенчекләр арттагы олауларга салынган, янда – юлда ашыйсы ризык, күкрәкләрдә – Коръән китабы… Калган барысы да кала…

Җыелган халык алдында Мөхәммәтҗан карт Коръән укып фатихасын бирде, аннан соң һиҗрәтчеләр башлыгы Юанбаш Мөхәммәди сүз алды.

– Авылдашлар, менә без китәбез инде, хәзер юлга кузгалабыз, – диде ул авырлык белән, бугазына килеп терәлгән төерне йота алмыйча. – Бәхил булыгыз, бергә яшәгәндә каты сүзләр әйткән булсак, кичерегез, безгә ачу тотмагыз… Без дин-ислам хакына туган җирләребезне ташлап китәргә мәҗбүр булабыз, курыкмыйча ислам динен тотарга телибез, нәселебезнең дә мөселман булуын телибез… Безнең өчен борчылмагыз, без Аллаһ юлында, Аллаһ ризалыгы өчен шушы юлга чыгабыз, ни күрсәк тә түзәрбез… Без сезнең өчен куркабыз, бу кяфер арасында калып, урыска әйләнүегездән куркабыз, авылларыбызның керәшен кырына әйләнүеннән куркабыз. Әмма безнең, кара урманнарда күмелеп калган бер уч себер татарының, бохариларның бу кяфер илен җиңәрлек көчебез юк. Шуңа күрә үзебез китәбез… Ни булса да, бер-беребезгә догада булыйк, кем арасында, нинди заманда яшәсәк тә, мөселман булып, үзебез булып калыйк! Ә хәзер, олау башлары, атларыгызга утырыгыз, гаиләләрегезне төягез, юлга кузгалабыз…

Мәчет каршындагы халык дулкындай тибрәлеп куйды, аннан авыл өстенә үзәк өзгеч моң булып, бәхилләшү авазы булып, тәкъбир тавышы таралды:

 Аллаһу әкбар, Аллаһу әкбар,

 Ләә иләһә иллә Аллаһу,

 Үә Аллаһу әкбар үә лилләһил хәмдү.

 Аллаһу әкбар, Аллаһу әкбар,

 Ләә иләһә иллә Аллаһу,

 Үә Аллаһу әкбар үә лилләһил хәмдү.

Бу аваз, авыл өстенә генә сыймыйча, кара урманнарга хәтле барып җитте, кайгы булып, карагайларга килеп уралды, кар каплаган кырлар-болыннар өстенә ятып сулкылдады, бозлы күлләргә сарылып елады… Аһ ул татарның тәкъбире, ил-дин өчен соңгы сугышка кергән милләт каһарманнарының үлем күзенә карап әйткән тәкъбире! Чукынмаган өчен тереләй утларда яндырылган татар ирләренең һәм хатын-кызларының ялкын телләре арасыннан ыңгырашып әйткән соңгы тәкъбире! Чукындыру өчен бозлы суларга куып кертелгән, монастырьларга ябылган татарларның су төбеннән, тимер читлекләрдән яңгыраган соңгы тәкъбире! Дин-милләт дигән өчен тимер чылбырларга бәйләп гомерлек каторгага сөрелгән татарларның җан авазы, мәңгелеккә бәхилләшүе, дин-милләт өчен көрәшергә соңгы әманәтләре дә бит ул – татар тәкъбире! Моны шушы фаҗигаләрнең барысын да кичергән милләт кенә аңлый ала… Һәм менә шул соңгы тәкъбир хәзер Себер күгендә, Яланкүл авылы өстендә яңгырый… Бәхил булыгыз, туганнар!!! Бәхил булыгыз…

Хатын-кызлар бу изге аваздан күз яшьләрен тыя алмый кочаклашып елаша башладылар, бер-берләренә соңгы сүзләрен әйттеләр, бирәсе күчтәнәчләрен бирделәр. Мөхәммәтҗан карт кияве белән кызын Тулпар атын җигеп үзе озатырга булды, аларны кадерләп чана түренә кертеп утыртты, дилбегәне дә үзе тотты. Ул чана төбенә кичтән мул итеп кипкән печән түшәде, өстенә йомшак җәймә җәйде, кызына таяныбрак барырга кечкенә мендәрчеген дә салырга онытмады. Кызы Хөснибикә авырлы булганга, ул чанага башкаларны утыртмады, һәрхәлдә һәр олауга дүрт-биш кеше утырту каралган булса да. Хөснибикә дә әтисе үзе теккән җыйнак төлке туннан, үзе бәйләгән йомшак мамык шәлдән, ак киез каталардан курчак кебек, чана түрендә утыра. Хөснибикәдән кала, барысы да кая барганнарын һәм ни өчен илдән киткәннәрен белсәләр дә, аның телсез-чукрак балакае әле һаман берни аңламый, зур яшел күзләрендә бераз курку да, кызыксыну да сизелә… Әмма янында ире һәм атасы булгач, ул барыбер тыныч, Зөлбану да әнә әти-әниләре белән күрше олауда, тик алар нигәдер бик моңсулар…


Укырга

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.