Хикәя

21.07.2017 №7(июль), 2016

Җиктереп пар ат, Казанга…


kazan

Мин йокы сихереннән кайта башлаганда, җиһанда көз тантана итә иде инде. Аптырарсың да: кичә генә сыерчык бураны котырды лабаса. Тәүге яңгыр, тәүге яңгыр… кара син аны! Чын күңелдән, түбәләрне дөбердәтә-дөбердәтә ява, тәрәзәләрне челпәрәмә китерәм дип кага! Ә юрган астында җылы, рәхәт. Ачык калган форточкадан кергән җепшек кар исе, яңгыр исе килеп яңакны сыйпый, борынны үбә. Иренеп кенә кулымны чыгарам да өшегән танавымны сыпырып алам. Торырга кирәк, биш тулгандыр инде. Зәңгәрсу ялан тәпиләр ялтыравык идәнгә орынуга, бөтен гәүдә буйлап кырмыскалар йөгереп уза, бала йоннары тырпая. Үз-үземне кочаклап, бер аяктан икенче аякка ава-ава, биибии кече якка юнәләм. Әтәй чәй эчеп утыра. Башы салынган. Хәле авырдыр. Мин аңа карамаска тырышам. Авызымны турсайтып:
– Сәлам, әтәй, – дим дә, җавабын ишетеп тормастан, ишек уемына кереп югалам. Юлымда дәвәнәй очрый. Аның мал карап керүе булса кирәк.
– Сәлам, дәвәнәй.
– Намаз карчыгы алдында шәрәтән йөрмәсәң, ыштыр бит! – дип ул да миңа хәерле иртә теләп кала… Мин кече йомышымны үтәп лапастан чыккан арада яңгыр йорт кыекларыннан яшь түгеп утырган үксез сабыйга әверелгән. Күк болытлы. Аяк асты – лыгыр. Төне буе дулап, тәки үзенекен иткән: язгы кар белән яңа күкрәк ачып килгән җир пычрагын бергә әвәләп, дөньядан зур бер сазлык боткасы ясап куйган. Менә кем ул ыштыр бит!
Өйгә кергәндә, әтәй «әппәр» итмәгән иде әле. Һаман чәй эчеп утыра. Мин аның янәшәсенә арт төрттем.
– Казанга барабыз.
Чалу сөягемә китереп суктымыни, бугазыма төер тыгылып, көчкә йотып җибәрдем, мәлҗерегрәк булсам, ихтимал, үкереп еларга да күп сорамас идем.
– Нигә? – дидем мин, чокыр өстенә иелә төшеп.
– Укырга керергә. Бүген ачык ишекләр көне, ди…
– Кем әйтте?

– Эчеп бетер дә җыен.
Шулай да, әтәйнең бу сүзләреннәнме, әллә буы ирен өстендәге төкләрне кытыклап, тамакны яндырып үткән кайнар куе сөтле чәйдәнме, эчкә җылы йөгерде. Казанга! Училищега!
Дәвәнәй бутыйларны юып куйган иде инде. Ботинкаларны пакетка тутырдык та, кулга алып, өчәүләп авыл башына юл тоттык. Әтәйнең хәле бик авыр, ахры. Көчкә бара. Аның каруы, дәвәнәй ыжгыра гына, артыннан куып җитмәле түгел. Сиксәннең якасына ябышкан булуына карамастан, ут уйната әле ул, әтәйнең дә, минем дә кирәгебезне бирә, баскан җиреңдә йоклап торсаң, урысча белгән өч-дүрт сүзен кушып, пешекләп алырга да күп сорамый. Намаз карчыгы, имеш! «Бисмилла» белән «җаппашмайт»ны аера белсә иде, ичмасам. Хәер, сүгенү дип уйламый да бугай ул аны. Кемнәндер ишетеп теленә кергән дә инде, кирәк санаганда, хәтер сандыгыннан актара да чыгара, чыгара да сала. Һаман саен шаккатам: шундый җеннән ничек шундый җебегән әтәй туа алды икән?
Тукталышка килеп җиткәч, бутыйларны пакеттагы ботинкага алыштырдык. Тезгә кадәр пычрак менгән иде, билгеле. Чирек сәгать саз ерып бар да! Дәвәнәй аяк киемнәребезне умырып алып, сукрана-сукрана, берүзе генә өйгә таба кайтып китте. Мескен карчык. Аңа бу яшьтә сөекле килененең кайнар ашларын ашап, үз почмагында мыдыр-мыдыр дисбе тартып ятасы лабаса. Ә ул… бөтен хуҗалык аның өстендә. Мин көне буе мәктәптә. Әтәй көне буе эштә. Аны, гадәттә, төн җитәрәк кайтарып кына куялар. Андый бәхет елмаймаган чакларда миңа авыл бетереп эзлисе. Дәвәнәй себереп чыгара: салкын карда йоклап әрәм булмасын, өстеннән трактор-мазар узмасын, этләр ботарламасын. И-и, минем күргәннәр…
Район үзәге белән ике арада автобус сәгать саен йөри. Шуңа күрә озак көтәргә туры килмәде. Дәвәнәй иртәнге алсулыкка төренгәндә, без авылдан чыгу юлына борылган идек инде. Их, юллары да юллары, ичмасам!.. Автобуста беркем дә юк. Әтәй белән икәү. Тиешле хакын алып, билет бирмичә генә үз урынына барып утырган йөртүченең дә тәмәке төтене генә күренә…
Дөнья караңгы.
Мин бу караңгылыктан бер котылырмын әле!

***

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап…
Сорасалар, шушы шигырьне сөйләп күрсәтермен, мөгаен. Күңелемә бик туры килеп торган чагы. Нократ Аланына килеп җиткәнбез икән. Халык коела башлады. Шәһәр эчендә йөргән автобуска күчеп, вокзалга барасы да хәзер, аннан электричкада Казанга… Моңлы Казанга! Нурлы Казанга!
Аһ, ул кала төшләремә кереп йөдәтеп бетерде инде, валлаһи! Татарстан гәҗитләре дә, телевидениесе дә мактап туймый үзен! Меңьеллык мәркәзем! Чү, күңел төбендәге нинди уй «синең мәркәзең түгел ул» дип кәефемне кырмакчы? Нигә минеке булмасын?! Башка төбәктә тусам ни! Татарстанның Толлысына бездән бер карыш ара инде, чик буйлап чәнечкеле тимерчыбык сузылмаган алай, сакчылар тормый… Кемнеңдер йодрык төеп татар дөньясын вак кисәкләргә таркатканына минем ни гаебем бар? Җырдагыча, мин дә татар баласы ла…
Әтәйдән бөркелгән махмыр исе үземне дә шактый йомшарткан, ахры, оеп утырган җирдән бигүк торып китәсе килмәде.
– Нәрсә соң ул әртис? – дип тиз генә сөйләнеп алды әтәй, кырыкмасакырык төштән ямаулы, ватык йөрәкле һәм черек үпкәле «ПАЗ»дан төшешли. Ул һәрвакыттагыча ихлас иде. – Инжынир дисәң, аңлар идем әле, ыстраител дисәң… Әртислеккә дә укыталармыни? Нәрсә соң ул?
Халык агымын ерышлый, буфет яныннан үтәргә туры килде. Мин әтәйне тагын бер кызганып куйдым:
– Кереп чыкмыйбызмы соң?
– Нигә?
– Җиңелрәк булмасмы, дим…
– Юк.
Әтәй кытыршы иреннәрен бер-берсенә ышкып алды. Аннан ары узмады. Дәвәнәй аңа тиененә кадәр санап кына биргәндер шул.
– Миндә акча бар.
– Кирәкми. Син урысча яхшы беләсең бит, вокзалга илтә торган автобуска кайда утыралар икән?

***

Каршыма ук ыжгырып килгән тимер тауны күргәч, йөрәгем бертуктаусыз тибенә башлады – күкрәгемне бәреп чыга хәзер: «сау чагында табанны ялтыратыйк, юкса бу безне тирә-юньгә чәчрәтеп кенә ташлаячак!» ди бугай. Поездның ялына чытырдатып ябышкан алагаем гәүдәле зимагур җил перронда таптанган халыкны бер канаты белән сыпырып алыр да үзенә ияртеп китәр сыман тоелды. Тәгәрмәчләр сызгыра, сызгыра-а! Дөнья гүли, гүли-и! Бусының офык тарафыннан йотылуы җитте, артыннан куа килгән шикелле, яңасы пәйда булды, ул арада диктор җандагы иң рәхәт хисләрне сыйпап алырга ашыкты:
– Казанга бара торган поезд икенче юлга килә…
Халык бертөсле измәгә әверелеп вагоннарга ябышты, эчкә үткәч, агач урындыкларга җәелеп төште. Әтәй белән капма-каршы утырдык без. Ул салмак кына тизлек җыя башлаган дөньяга тәрәзәдән күз ташлады һәм янә үз эченә чумды.
Шундый матур иде минем әтәй! Шундый яшь иде! Әле кайчан гына бер агарган чәче, йөзен тырнап үткән бер җыерчыкның әсәре дә юк иде. Шундый көчле, зур иде ул! Өйгә килеп керүгә, мине күтәреп ала, түшәмгә кадәр чөя иде, мин көләм, миңа – куаныч! Үтереп кытык килә! Әти шырпыдай тыгыз сакалын муеныма батыра, сабый тәне тырнала, әчетә, ләкин барыбер коточкыч рәхәт, рәхәт! Ул вакытта әнәй дә бар әле. Дәвәнәй генә, уенын-чынын бергә кушып: «Төшер баланы, имгәтерсең!» – дип мырлап ала иде…
Картайды әтәй. Агарынган ефәк чәчләре тыңлаусызга әверелде, яңгыр бәргән печәнлек сыман әвеш-тәвеш яталар әнә, арадан кайбер әрсезрәк бөртекләре генә, табигатьнең бу холыксызлыгына буйсынырга теләмәгәндәй, тырпаеп тора бирә. Битенә дә түп-түгәрәк сакалы урынына өч-дүрт озын төк хуҗа. Маңгайда – буразналар. Яңаклары шәлперәеп төшкән, аскы ияктән күпмедер асылынып та торалар кебек. Куллары тупас, кытыршы, яргаланган. Киселмәгән калын тырнак аслары кер тулы. Механизатор бит ул. Аңа, ихтимал, шундый булу тиештер дә. Үзе алтын куллы инде! Теләсә нинди техниканы күз йомган килеш сүтеп-җыя ала! Кемнең «дружба»сы, кемнең матае, кемнең машинасы ватылды – барысы да аңа килә. Әтәй һәрвакыт ярдәмләшә, билгеле. Рәхмәт урынына сыйлыйлар. Аннары ул кереп түнә генә… «Капиталистлар дәүләте»ндә тугангамы:
– Нигә акчалата алмыйсың? – дип ачуланганым да булмады түгел. Хак ич: болай да дәвәнәйнең пенсиясендә утырабыз, букчам тузды, ботинка келәйдә генә тора, ә ул эчеп йөри…

– Авыл кешесеннән ничек оялмыйча акча аласың инде?
– Алайса чамалап кына эч, төтенгә әверелгәнче булмасын!
– Анысы безнең кулдан килми.
Отыры Кукмараны, Шәмәрдәнне уздык… Икеләнү хисләрен таратып: «Курса», – дип төгәллек кертте поезд радиосы.
Вагон гырлый. Әтәй дә изрәгән инде. Ләкин һаман, нишләптер, ныклап йокыга китә алмый изалана. Вакыт-вакыт елмаеп ала. Ул үзе белән бик горурланадыр хәзер: улын Казанга алып бара бит…
Мин, һичшиксез, училищега керергә тиеш! Менә ни-нәрсә икәнен белешеп кайтыйк та, җиң сызганып имтиханнарга әзерләнә башлармын. Мин, һичшиксез, артист булырмын! Мин меңләгән тамашачының күңеленә нур сибәрмен, йөрәгенә җылы салырмын, җаннарына утырган юшкыннарын юармын! Мин зур сәхнәдән берсеннән-берсе гүзәл шигырьләр сөйләрмен, җырлар башкарырмын! Халык мине алкышларга күмеп туймас! Минем Булатым «аһ» иттерер аларны, минем Хәлилем бәгырьләрен елатыр, минем Жан Баевичем егылганчы көлдерер, минем Хлестаковым чиркандырыр, минем Сатиным уйга калдырыр, минем Гамлетым алар белән бергә миллионлаган сорауларга җавап эзләр!
Әй-йа! Хыял-лый җүл-ләр!
Нәсел-нәсәбеңдә таш салучыдан югарырак һичкемең булмаган килеш!
Әтәй бер кәефсез чагында аңлаткан иде бит инде: «Башыңны чүбек белән тутырма, әнә, миннән калачак трактор ишегалдында көтә сине», – дип…


Хикәядән өзек. Тулаем «КУ» журналының 7нче (июль, 2016) санында укырга мөмкин.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *