Роман

11.07.2017

Һиҗрәт (3 өзек)


Аккош

Аккош каргышы

…Мөхәммәтҗан карт атның дилбегәсен үзенә тартыбрак куйды, юртак адымнарын әкренәйтте, хуҗасының ни теләгәнен аңлады ахры. Әйе, Тара шактый ерак булса да, Мөхәммәтҗан картның ашыгасы килми иде, бүген барыбер анда барып җитәрлек түгел, юлдагы берәр татар авылына кереп кунасы булыр. Шагыйрь җанлы кеше өчен моннан да зур хозурлык, моннан да бәхетле мизгелләр була аламы соң?! Соңгы вакытларда эш, дип, тормыш, дип, баш күтәреп карарга да вакыт булмаган, инде игеннәр урылган, амбарлар кышкы азык белән тулган, мал чалырга әле иртә, бер күкрәк тутырып, ял-сахра һаваларын да суларга була… Ул һиҗрәт белән дә күпме җанны ашарга мөмкин, ярар, киткәне китәр, калганы калыр, Мөхәммәтҗан карт үзе ике аягының берсен дә ул тарафка атламаячак. Тик менә… Һаман шул газиз балакай, зәгыйфь колынкай – Хөснибикәсе үзәкне өзә шул… Ире Салих, китәбез булгач китәбез, ди, ә хатынына ул хуҗа, ул ничек әйтсә, шулай булачак, уч төбендә генә үстергән ата сүзе үтми хәзер…

Хуҗасының уйга бирелгәнен сизеп, Тулпар ат адымнарын әкренәйтте, озын муенын борып, юл читендәге үләннәрне чемченеп бара башлады. Чемченсен, аңа да ял кирәк, нәселле юртак булса да, аңа да авыл җирендә хуҗасы белән бергә җигелеп тартырга туры килә. Авыл җирендә шунсыз булмый, шуңа күрә дә ир-ат инде ул, бергә янәшә өстерәсәң генә тормыш бара… Менә Мөхәммәтҗан карт та заманында мәдрәсәләр тәмамлаган, имамлык иткән, балалар укытып йөргән укымышлы бер кеше иде. Артык туры сүзле булуы, үз фикереннән кайтмавы өчен ул да кайберәүләргә ярап бетмәде, төрле гаеп табып, аны да читкә этәреп куйдылар. Ишле гаиләне, авыл тормышын да тәсбих тартып утырып кына алып барып булмый иде, шуңа күрә, китапларын читкә куеп, тормыш арбасына җигелергә туры килде. Игенен дә чәчте ул, иңенә мылтык асып, ауга да йөрде, абзар тутырып, малын да асрады, гаиләсен, бер-бер артлы туып торган балаларын ач-ялангач итмәде. Авыл халкыннан аермалы буларак, әле тимер эше белән дә шөгыльләнде, тимер йорты-мастерскоенда ул төзәтмәгән, ул ясап карамаган нәрсә калмады. Гомер буе матурлыкка омтылды Мөхәммәтҗан карт, гомер буе әллә нинди хыяллар белән яшәде, болын чәчәкләренә охшатып, тимердән чәчкәләр койды, күлдәге аккошларны ясап куйды, капка-коймаларны чәчәкләп-бизәкләп бетерде… Озакка сузылган кышкы салкын төннәрдә аның өендә җәй матурлыгы яшәде, ул үзе чыгарган шигырьләре, җырлары белән бу матурлыкка җан өрде, шушы тормышыннан бер ямь тапты…

Әмма өзелеп сөйгән яры, гомер иткән хатыны бала тапканда кинәт кенә үлеп киткәч, аның да кояшы сүнде, тормышының яме бетте… Бу фаҗига моннан ун еллар элек булды, ул чагында әле балалар да кечерәк иде, алар – анасыз, Мөхәммәтҗан үзе пар канатсыз калды… Ир башы белән үксеп-үксеп елады ул, Тайрасының киемнәрен күкрәгенә кысып, аннан сеңеп калган исләрдән иләсләнде, саташкандай, үзалдына сөйләнеп йөри башлады. Юк, саташмады ул, ә Тайрасы-Таһирәсе турында кырык көн буе шигырь чыгарды, аны мөнәҗәт итеп әйтеп йөрде. Монысын да гаеп итүчеләр булды, имеш, мулла башы белән, дога кыласы урында, шигырь әйтеп йөри… Юк, догасын да кылды ул, күзләре яшь, күңеле моң белән мөлдерәп тулганда, мөнәҗәтен дә әйтте. Шул хәсрәтле көннәрен исенә төшереп, Мөхәммәтҗан карт Шәм-Шәрифкәй көенә салмак кына җыр сузып җибәрде:

 

Карның агындай тәннәрең,

Багалмадай иде йөзкәең.

Кара кашым, карлыгачым,

Моңлы карый иде күзләрең.

Чәч толымыңда чулпыларың,

Чыңлаган күк тоела колакта.

Энҗе-мәрвәт муенсаңны

Үбеп-үбеп алам аулакта.

Көмеш беләзегеңне тагып

Йөргән кебек тоеласың.

Көләч йөзле, бәгырькәем,

Күз алдымнан таясың.

Төннәр буе утырамын

Шәмдәлләрдә шәм ягып.

Зәгъфрандай саргаеп,

Кара япан ябынып.

Тәкъдиремдә язылгандыр –

Сыктап-сыктап яшәрмен.

Тимер өем эчләрендә

Ялгыз гомер кичәрмен…

 

Юртак ат, хуҗасының моңга сабышканын тоеп, үлән киртләвеннән туктады да, башын күтәреп, аңа карап тора башлады… Алар инде бергә картаеп киләләр, Тулпар да хуҗасының кайчан кайгырганын, кайчан шатланганын тавышыннан сизә, ул моңаеп җырлый башласа, үзенең дә күзләреннән эре-эре яшь тамчылары тәгәрәп төшә… Бу юлы да шулай булды – урман-дала уртасында ялгыз татар ире сулкылдап җырлый, аның җан дустына әйләнгән аты тын гына елый иде… Мөхәммәтҗан карт, юртагының башын кочып, аңа йөзен яшереп, үзе дә сүзсез генә елады… Инде Тайрасын гына түгел, баласын – телсез-чукрак Хөснибикәсен дә мәңгелеккә югалтасын ата йөрәге белән сизенеп, аты белән бергә кушылып елады ул урман юлында…

Баш очында үзәк өзгеч аһылдаган тавышлар ишетеп, Мөхәммәтҗан карт күтәрелеп карады – зәңгәр күкне урталай телеп, кыйбла якка таба аккошлар китеп бара иде… Юк, алар кычкырмыйлар, бары тик сулкылдап-аһылдап кына куялар, бу шундый кошлар иде… Аккошлар… Алар да китә… Һиҗрәтчеләр кебек, кыйбла тарафка китә… Әмма алар кайту өчен китә, язларын шушы күлләрне тутырып, оя ясау, нәсел калдыру өчен барыбер Себергә әйләнеп кайта алар. Шул чакта Мөхәммәтҗан картның йөрәге «жу» итеп китте, бер – диңгездәй җәйрәп яткан күлләргә, бер шул күлләрне ташлап китеп барган аккошларга карады һәм тагы йөрәк ярасы исенә төште – «Аккош каргышы!» Аның нәселендә аккош каргышы бар бит, бөтен авыл шулай сөйли, үзенең язмышы да шул хакта искәртә…

Яланкүл авылы тирәсендә күлләр бик күп – аларның диңгездәй зурлары да, җыйнак кына булганнары да, бик тирән-төпсезләре дә, тозлы-төчеләре дә бар. Аларның исемнәре дә җырлап тора – Рәчәп, Кошкүл, Еланкүл, Кәккүк, Акпава, Чуар, Мәрәткүл, Куртайлы-Дениз, Кумыслы, Мәүлет күл, Ырыслы… Менә шул Ырыслы күлдән башланды инде аның гаилә фаҗигасе… Бу күлнең ярларын камыш баскан, һәм анда һәр язда аккошлар кайтып, оя кора, бала чыгара, чөнки камыш арасында аларга тынычрак, күрәсең. Әмма алар бу камышлы күлгә башка кош-кортны якын китермиләр, адашып килеп кергән йорт казларын да канатлары белән кыйнап куып чыгаралар, хәтта аларның муеннарын канат белән чабып өзгән вакытлары да булды. Күлгә якын яшәгән Мөхәммәтҗан картның да йорт казлары ничә ел рәттән шулай кырылды, һич түзәр хәл калмады. Һәм бер елны ул бу әрсез аккошларны бераз өркетергә, акылга утыртырга уйлады.

Тайрасының Хөснибикә белән авырлы елы иде. Җәен тагы Ырыслы күлдә аккошлар һәм йорт казларының сугышы башланды. Мөхәммәтҗан, ау мылтыгын алып, күл ягына юнәлде, исәбе – аккошларны куркыту, йорт казларына күлдә йөзәргә ирек бирү иде. Күлдә йорт казлары күренү белән, аккошлар, канатларын киң җәеп, аларга ташландылар, яман ысылдап, сәер сулкылдап һәм аһылдап, канатканчы чукый, шапылдатып кыйный башладылар, күл өстенә дә аккошлар көтүе җыелды. Алар шулай берләшеп үз ояларын, андагы нәни кошчыкларын саклыйлар иде. Күз алдында казларын аккошлардан талатып үтертмәс өчен, Мөхәммәтҗан гөрселдәтеп күккә атып җибәрде, бу тавыштан аккошларның кайсы күккә күтәрелде, кайсы камышлар арасына кереп качты. Мөхәммәтҗан аккош атам дип атмады, бары тик кисәтергә, куркытырга гына теләде, әмма ул аткач, бер аккош, канатларын күкрәгенә кысып, Мөхәммәтҗанның аяк астына килеп төште… Аның канат астыннан ак мамыгына кан бәреп чыккан, ул аккошның бар гәүдәсенә таралып бара иде…

Әле җаны да чыгып өлгермәгән аккошны Мөхәммәтҗан канатларыннан күтәреп кулына алды, гафу үтенгәндәй, күзләренә карады, аннан, күкрәгенә кысып, өйләренә алып кайтып китте. Ул юл буе ниндидер авыр җинаять эшләгән кеше кебек кайтты, юлда очраган авылдашларына да күтәрелеп карамады, ә алар аның артыннан башларын чайкап, гаепләп калдылар. Татар авылларында беркайчан да аккош атмадылар, үзләре ачлы-туклы булганда да, аларга ниндидер изге, пакь кошларга караган кебек карыйлар иде, шуңа күрә алар Яланкүлгә дә һәр язда беренчеләрдән булып очып кайтып җитәләр иде. Һәм менә Мөхәммәтҗан аккош аткан, үз башына язык-гөнаһ алган, моның ахыры хәерле бетмәс, дип сөйләнделәр авылда. Иренең үле аккош күтәреп кайтып кергәнен күргәч, Таһирә дә тынсыз калды, күзләренә яшь бәреп чыкты, аннан алъяпкычына капланып, тыела алмыйча елый башлады.

– Гөнаһысын кая куярбыз, нәселебезгә аккош каргышы төшүе бар бит, нишләдең син?! – дип өзгәләнде ул.

Мөхәммәтҗан аны юатып та карады, син авырлы бит, болай борчылып, балага зыян килмәсен, дип, тынычландырырга тырышты. Тайраның тынып-моңаеп калганын күргәч, аккошны алып, тизрәк өйдән чыгып китте. Күл буе да тынып-шомланып калган иде, ник бер аккош, ник бер йорт казы күренсен! Һавада әле дары исе дә таралып өлгермәгән кебек, җирдә исә атылган аккошның ак каурыйлары аунап ята, мамыгы җилдә очып йөри… Мөхәммәтҗан үле аккошны шул җиргә куеп калдырды, ул яр читеннән ерак түгел, камышлар тирәсендә иде. Нигә алай эшләде – үзе дә аңламады, пары күрсен, дип уйладымы – белми. Икенче көнне иртән күл буена килеп караганда, атылган аккош анда юк иде инде, суга таба кан таплары гына тамып-тамып калган, озын камышларга мамык йоны уралган иде… Аккошлар бөтенләй күренми, ә күлгә йорт казлары хуҗа булып өлгергән иде…

Ә көз көне, аккошлар җылы якка киткәндә, Тайра Хөснибикәне тапты. Нәрсәдер әйтергә теләгәндәй, аккошлар авыл өстендә кат-кат әйләнделәр, аларның сулкылдаган-аһылдаган тавышлары белән күл буйлары тулды. Соңыннан билгеле булды – бер аккош җылы якка китмичә, Ырыслы күлендә калган икән, башкалары аны чакырып шулай өзгәләнгәннәр. Китмәде ул аккош җылы якларга, күл боз белән капланганчы, парын эзләп ялгыз йөзде, аһылдап-сулкылдап, авыл өстендә әйләнде, аның хәсрәте урман-далаларга сыймады. Аның белән бергә, авыл халкы аһ-зар итте, парын атып үтергән Мөхәммәтҗанны гаепләделәр, үз оялары да шулай тузгымасын, дип курыктылар… Инде елга-күлләр боз белән каплангач, инде җир өстен ак кар каплагач, ялгыз аккош күкнең иң биек ноктасына күтәрелде дә, канатларын күкрәгенә кушырып, түбәнгә томырылды… Җирдә ул ак кар белән бергә кушылды, бары тик күкрәгеннән бәреп чыккан кан табы гына монда аккош ятканын белдереп тора иде… Аның гәүдәсе пары белән янәшә ята иде…

Бераз үсә төшкәч, Хөснибикәнең тумыштан телсез-чукрак икәнлеге беленде, ул, аккош тавышы чыгарып, сулкылдый-аһылдый гына ала иде… «Аккош каргышы!» дип аһ итте Тайра, баласының телсез-чукрак булуын белүгә. Авыл халкы исә «Мөхәммәтҗан мулланың баласы аккош тавышлы булып туган, аһылдый-сулкылдый гына ала икән, атасы аккош атып зур языклы булганга, баласы шундый туды», дип сөйләделәр. Мөхәммәтҗан исә Аллаһ алдында да, баласы алдында да үзен зур гөнаһлы исәпләде, шул вакыттан муллалыгын ташлады, ат кебек кара эшкә җигелде.

Ә аккошлар шактый еллар яңадан Яланкүл авылы күлләренә кайтмадылар, аларның да нәсел хәтеренә бу фаҗига кан белән язылган иде. Ә менә Тайра баладан үлеп ятканда, язгы ямьле көннәрнең берсендә, авыл өстендә тагы аккошлар күренде. Алар Яланкүл өстендә кат-кат әйләнделәр, әйтерсең лә үзләренә төшеп оя корыр өчен камышлы күл эзлиләр иде… Тайрасы-җан кисәге, нидер әйтергә теләгәндәй, киң итеп ачып куйган тәрәзәгә текәлде, мәрмәрдәй ак йөзеннән күз яшьләре тәгәрәп төште. «Кайттылар… – диде ул, җиңел сулап. – Мине алырга кайттылар… Каргышларын кире алырга кайттылар…» Кул хәрәкәте белән, ул кызы Хөснибикәне үз янына чакырып китерде, аны йөзе белән ачык тәрәзәгә таба борды. Ә анда, зәңгәр күкне тутырып, аккошлар оча иде, әйтерсең лә җан биреп яткан үз тиңнәре белән бәхилләшәләр, аһылдап-сулкылдап кичерү сорыйлар… Аларга кушылып, телсез Хөснибикә аһылдый, очып китәрдәй булып, кулларын күккә таба суза, ятим каласын сизенгәндәй, бөтен гәүдәсе белән сулкылдый, елый иде… Аккошлар яңадан Ырыслы күлгә төшеп утырганда, Таһирә җан бирде, парын мәңгегә ятим калдырып, бу дөньядан китеп барды…

Шул вакытлардан күңеленә әллә нинди бетмәс сары сагыш кереп оялады Мөхәммәтҗанның, ул аккош моңына әйләнеп, әле шигырь, әле мөнәҗәт булып бәреп чыкты, җырлатты һәм елатты. Мөхәммәтҗан Тара базарында гаҗәеп бер уен коралы – скрипка күреп әсәрләнеп кайтты, ат кылыннан тарттырып, эрбет агачын киптереп, ул да шундый уен коралы ясап карады – көй чыкты! Башта ул анда яшереп кенә тимер өендә уйнады, аннан күл буйларына, урман араларына да чыгып китә башлады, авыл халкы аны бөтенләй җиңеләйгәнгә санады… Ә Мөхәммәтҗан аккош көен уйный иде, мәңгелек мәхәббәт һәм мәңгелек ялгызлык турында сөйли, үз парына тугрылыгын аңлата иде… Бу көен ул күл буендагы аккошларга да барып уйнады, аккош кебек телсез кызына да тыңлатты, менә хәзер дә атында әкрен генә шуны көйләп бара…

 

Бәнем ялгышларым җиттеме икән –

Ялгыз аккош авыл-лай күгендә?

Аккош каргышлары төштеме икән –

Парсыз калдым гомерем-ләй көзендә…

Кичерсәнә, Раббым, кичерсәнә,

Коткар нәселемне каргыштан.

Сакла нәселемне ул ялгыштан –

Аккошлардин калган язмыштан…

 

…Тулпар ат җыр көенә әкрен генә кыр юлы буйлап Тарага таба атлый… Аның бу җырны инде күп тапкырлар ишеткәне бар, хуҗасы юлга чыккан саен, ялгыз калган саен шуны көйли. Хәзер караңгы төшеп, берәр җирдә кунарга тукталганчы, шулай барачаклар – җырлап һәм елап, елап һәм җырлап… Моны хәтта ки җыр дип тә әйтеп булмый, ул – күңелнең ыңгырашуы, бәндәнең ялгыз калып, үз-үзе белән сөйләшүе, үкенече һәм тәүбәсе, заяга үтеп барган гомеренә нәтиҗә ясавы… Себер урманнары, карагай-каеннары, поши-бүреләре, күлләрдә чуртан-җәеннәре, сазлыкларда бака-еланнары, күкләрдә аккош-бөркетләре белән бер татар картының җырын тыңлыйлар иде… Ул җыр Себер урманнары кебек иксез-чиксез, елга-күлләр кебек тирән-төпсез, дала җиле кебек җитез иде, ул көй зәңгәр күкләрдә аккош канатлары белән язылып, җирдә бәндәләр күңеленә мәңгегә сеңгән иде… Һәм бу җыр әле, мөһаҗирләр көе булып, алар белән бергә ерак Төркияләргә китәчәк, анда туган илләреннән мәңгегә аерылган татарларның йөрәк сагышы булып, тау-ташларга уралачак, әманәт итеп, буыннан-буынга тапшырылачак, бер гасырдан соң, яңадан Себер туфракларына кайтып егылачак әле… Әмма моның өчен йөз еллык мөһаҗирләр юлын үтәргә, йөз ел буе туган яктан аерылу сагышын йөрәкләрдә күтәреп йөртергә туры киләчәк… Һәм бу мөкатдәс тел, бу аккош моңы, бу мәңгелек иман изге әманәт булып гомер буе сакланачак…


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.