Бәян

10.06.2017

Син һаман шул сандугач


2

*  *  *

Акчасы әллә ни күп булмаса да, биредә эшләү ярады үзе. Укуын да тәмамлап чыга алды, шимбә-ялларны авылга кайтып йөрергә дә җайлы булды. Сессия вакытында ара-тирә очраган группадашлары аның инде кияүгә чыгуына ышанганнар иде. Алар гына түгел, хәтта үзе дә ирен каядыр ерак сәфәргәме, хезмәткәме озатып тугры көтәргә тиешле җан ияседәй хис итә иде. Уйлый-уйлый да, уелыплар китә Дулкыния: Нигә Әнвәр аның белән шаярды икән? Җитди, акыллы кеше иде бит югыйсә… Әллә Дулкыния артык нык яратуы, яшьлеге белән Әнвәрнең холык-фигылен, кимчелекле якларын күреп бетермәдеме? «Яраткан кешенең күзе сукыр, колагы чукрак була», диләр бит.

Ә менә күршеләре Мәрзия апаларының әнисенә әйткән сүзләрен аерымачык ишетте ул. Беркөнне бакчада керләр элеп маташканда аларга ниндидер йомыш белән кергән Мәрзия әллә Дулкыния ишетсен дип:

– Дулкынияне әйтәм, һаман кияүгә чыкмый, укуын да тәмамлады югыйсә, атна саен авыл белән ике арада йөрмәс иде, кешесе юктыр инде,– дип бер урынсызга гына әйтте дә куйды. Сәвиягә кызып китәргә җитә калды.

– Үзе чыкмый. Әнә, иптәш кызларының да кайсы инде аерылып бетте, кайсы исерек ире белән интегә.– Ахырда, үрдәгеңә каз куям әле мин синең дигәндәй, өстәп куйды, – Ләйсәннең ире дә кайткан саен исерек, ничек түзәдер, бичара.

– Ә-ә, ул монда гына шулай. Чаллыда эчеп йөри алмый ул. Ләйсән әйтә: «Аның эше бик җаваплы, кешеләр юл буенда таяк болгап тора дип юкка көләләр,» ди. Ничек ди әле, раслабляться итә ул, әни, монда кайткач, – ди.

Әйе, шәһәрләрендә шунда хет талашсыннар-сугышсыннар, ата-анага баласының кеше каршында гаиләләре белән кунакка кайтып, кода-кодагый белән йөрешеп яшәве күңелле. Дөнья шулай яралган. Машинасыннан төшеп кияүнең: «Нихәл, бабай?», – дип килеп күрешүе, кызның күчтәнәчләр салынган сумкаларны чак күтәргән сымак итеп кереп китүе, машинадан чыр-чу килеп онык-онычкаларның коелуы– озатулар, каршы алулар – дөнья шуның белән күңелле. Ә Дулкыния нәрсә? Тыныч кына кайтып керер дә, тыныч кына китеп барыр.

Беркөнне әнисе алай да, ничә еллар туплап килгән, бирнәгә дип җыйган кирәк-яракларны җилләтергә чыгарып элде дә, ахырда өстәп куйды:

– Яткан таш астына су үтми, җилләткәләп, кузгалткалап торырга кирәк…

* * *

Быелгы жәйге ялында Дулкыния абыйларына – Анапага барырга уйлады. Дөресрәге, әтисе белән әнисе шулай теләде. Бигрәк тә әнисе инде.

– Хатыны марҗа булса да, абыең үзебезнеке, сез яшьләр, тел беләсез.

Киткәндә идән астында үскән бәрәңге үрентесе кебек аксыл чырайлы кыз кайткан чакта кояшта янып, диңгез суы, диңгез җиле белән йөзләре шомарып, чәчен заманча килешле итеп кистереп, күзгә күренердәй үзгәреп кайткан иде. Сыланып торган ак чалбарлы, үтә күренмәле кофточка кигән бөтенләй башка кыяфәтле кыз килеп кергәч, хезмәттәше Наҗия бермәлгә аптырап та калды.

– Слушай-ай, – диде ул Дулкынияне әйләндерә-әйләндерә, – әллә анда башка төрле итеп ясап кайтаралармы? Бир адресларын, мин дә шунда барам, – диде ул көлеп-шаярып.

– Көзгегә карагач, үзем дә аптырап калам. Мин дә кебек, мин түгел дә. Ярар, чәч үсә ул, баш исән булсын.

– Мин бүгеннән ялда, дустым. Көзгегә карап утырырга вакытың бик булмас. Син ялда чакта Әдип Маликович пенсиягә китте, яңа директор килде. Әле теге әйбер кирәк, әле бу әйбер дип көн саен исемлек тоттырып чыгара. Мә, боларын син алырсың инде.

Дулкыния Әдип Маликовичны ялга озатканда була алмавына чын мәгънәсендә уфтанып куйды. Бик рәхмәтле иде ул аңа. Тормышның иң авыр вакытында, җиде юл чатында басып торганда ярдәм кулы сузганына киткән чагында үзенә үк рәхмәтләрен җиткерәсе килгән иде.

…Яңа директор кушкан әйберләрне алып бетереп кире эшкә кайтканда инде төшке аш вакыты якынлашып килә иде. Кабул итү бүлмәсендәге сәркәтип кыз ашханәгәме киткән, Дулкыния тартмаларын күтәреп, директор бүлмәсенең беренче кат ишеген ачып, шакырга үрелим дигәндә генә икенче кат ишек ачылып китте.

– Сез сораган әйберләрне… – Дулкыния сүзен әйтеп бетерә алмыйча ярты юлда бүленеп калды. Аның каршында, тар гына ике ишек арасында йөзгә-йөз диярлек бәрелеп Әнвәр, дөресрәге, яңа директор Әнвәр Рәшитович басып тора иде.

* * *

– Кайчан да булса бер очрашырбыз кебек тоелса да, биредә үк булыр дип уйламаган идем, – диде ул кызның кулыннан әйберләрен алып. – Күптәнме монда эшлисең?

«Син ташлап качкан көннән бирле», – дип әйтәсе килгән иде Дулкыниянең, әллә каушаудан, әллә чарасызлыктан ни әйтергә дә белмәде, тизрәк чыгып китү ягын карады.

Үзенең бүлмәсенә атылып килеп керү белән Дулкыния тизрәк ишекне бикләп куйды. Әнвәр әйтерсең лә аны куа төшәчәк! Утырып бераз тын алганнан соң башына килгән беренче уе шул булды: Нишләргә? Китәргәме эштән, калыргамы? Әгәр дә Әнвәр китүен үзе сораса?

Йә, Ходам! Бу дөньяга гел сынар өчен генә тудырдыңмы әллә син мине?! Дулкыния йөрәгенең ярсуына түзә алмыйча ачык тәрәзә янына барып басты. Ә анда, аста үзенең кара машинасына утырып Әнвәр төшке ашка китеп бара иде. Дулкыниягә ул өске катка, аның тәрәзәсенә күтәрелеп караган сымак булды.

* * *

Соңгы вакытларда Дулкыния эшкә барлык кешеләрдән дә алданрак килә. Әнвәр белән коридорда кара-каршы очрашмас өчен. Үзе шулай дип уйласа да, бүлмәсенә килеп керүгә аяклары тәрәзә каршына алып килер. Менә хәзер Әнвәр килеп туктар, өскә, аның тәрәзәсенә күтәрелеп карар – карамаса да караган кебек тоелыр, шалтыратыр, кирәкмәсә дә, теге яки бу әйберне сорар, аның белән очрашырга, аңлашырга теләр – кыз янәдән хисләр дулкынында кайный башлады.

Ә беркөнне чынлап та шулай булды. Төшке аш вакытлары узып китеп барганда бүлмәдә телефон чылтырады.

– Дулкыния, миңа узган кварталда алган әйберләрнең исемлеген кертә алмассыңмы икән? – Әнвәрнең тавышын ишетүгә үк Дулкыния коелып төште, көткән иде бит ул бу шалтыратуны, бөтен җаны-тәне белән сизеп көтте.

– Уз әле, Дулкыния, утыр – диде Әнвәр һәм аның кулындагы кәгазьләрне алып, карап та тормыйча өстәлнең бер почмагына куйды. – Болай аңлашмыйча эшләп булмас…

Кыз коелып төште. «Эштән китәргә кирәк булыр сиңа, дип әйтәчәк, ул әйткәнче әллә үзем беренче әйтим микән, тагын хурлыкка калганчы,» – дип уйлап бетермәде, Әнвәр сүзен дәвам итте, – аңлашырга кирәк безгә. – Аннары өстәл артына, кәнәфиенә барып утырды да тартмадан папкалар тартып чыгарды. – Мин монда синең анкеталарың белән танышып чыктым, әллә-ни озак эшләмисең икән әле, тулай торакта да вакытлыча прописка белән генә яшисең… Эш менә нәрсәдә: институтта кыскартулар булырга тиеш, кыскартулар беренче чиратта, билгеле, яңа эшли башлаучыларга һәм пенсионерларга кагыла. Гомумән, фәнни-тикшеренү институтларының күбесе ябылу алдында тора, – егет урыныннан торып бүлмә буйлап йөренеп алды да, Дулкыния каршысына килеп утырды, – мин биредә бераз эшләп киткән идем, шуңа эчке кухняны бик яхшы беләм, –  ул сүзен бүлеп сәгатенә карап алды, – монда стеналарның да колагы бар, көн матур, әллә табигатькә чыгып сөйләшеп бетерәбезме?

Дулкыния теге вакытта – имтихан биргәндәге кебек сизелер-сизелмәс кенә баш какты.

– Син тукталышка бара тор, мин бераздан чыгып җитәрмен, – диде Әнвәр елмаеп.

Дулкыния тукталышта кешеләрдән аерылыбрак, кырыйгарак барып басты. Кая бара ул? Бәхетенәме, бәхетсезлегенәме? Тик ул бу сорауларга җавап таба алырлык хәлдә түгел иде. Каршысына кара машина килеп туктагач, бераз аңышмыйча да торды, аның бит әле Әнвәрне машина руле артында беренче күрүе иде, егет үрелеп ишекне ачты.

Машина, шәһәрне калдырып, «Аккош күле» ягына бара торган юлга чыкты. Гадәттә мондый вакытта киеренкелекне бераз йомшартыр өчен гомуми сүзләр – көн матурлыгы, табигать гүзәллеге турында сөйләнелә. Ләкин Дулкыниядә бүген табигать кайгысы түгел иде, ничә еллар күңелне бимазалап, төннәрен күз яшьләре түктереп, авыл халкы алдында оятка калдырган, инде «оныттым» дигәндә яңадан очраган Әнвәрнең сүзе ни турыда булыр – акланырмы, яратмаганымны аңладым диярме – Дулкыния көтте.

– Беләм, Дулкыния, син миңа үпкәлесең, – диде Әнвәр дәшмичә алга гына карап барган кыз ягына күз ташлап. – Ләкин бу дөньяда бездән генә тормаган әйберләр дә бар шул. – Аңа, күрәсең, әле яндагы тәрәзәгә карап-карап алып, әле тизлек рычагын тарткалап, эш арасында дигәндәй сөйләшү җайлырак иде. – Теге вакытта синең белән сөйләшеп, авылга кайтып төшсәм, безнекеләр инде минем өйләнергә кайтасымны белеп, әзерләнеп диярлек торалар. Әтинең бик тә үзебезнең якларга кайтарып, өйләндереп, туган якларда төпләндерәсе килә иде… – Әнвәр әтисе турындагы сүзне юри алданрак әйтеп куйды, гаеп аңарда гына түгел, янәсе, – тиздән кайтам, өйләнергә дә исәп, дип хат юллаган идем алданрак, ну, ялларда кайтканда азрак озаткалап, сөйләшеп йөргән кыз бар иде, күрәсең, шуңа дип уйлаганнардыр. Өстәвенә гаилә дусларыбыз да. Ике якның да әти-әниләребез бик тели иде туганлашуны. Әтигә Мәүлидәгә түгел, Казанда башка кызым барлыгын, сиңа өйләнергә теләгәнемне аңлата башладым. Ишетергә дә теләмәде. Әллә кайдан, күз күрмәгән, колак ишетмәгән яктан кыз алалармени, кода-кодагыең белән бәйрәмнәрдә очрашып, кунак-кунак йөрешмичә яшәгәч нинди тормыш була ул, – дип кызып ук китте. Кемдә калмаган ул кызлар дип үзенең яшьлеген искә төшерә-төшерә, укыйсың-укыйсың, һаман акыл керми, дип сәгатьләр буе вәгазь укыды. Ул арада минем кайтуны ишетеп сеңелкәш белән Мәүлидә килеп керде. Әтигә шул җитә калды. «Әйдә, килен, төкле аягың белән,» – дип әйтеп тә куйды. Йә, бу очракта мин нишли ала идем? Өйдән ду кубып, әти-әниләр – һәммәсе белән кычкырышып-талашып, мәңгелек бәддога алып чыгып китәргәме, яки килеп чыккан хәл белән килешергәме? Мәүлидә дә күземә карап тора. Өйләнешеп, районда әйбәт кенә эшкә урнашып, яшәп киттек. Ике як та канәгать. Әдип Маликович, пенсиягә китәр вакыты җиткәч, министрлыкта минем кандидатураны тәкъдим иткән, институтны да, фәнне дә яхшы белә, алга җибәрә торган, перспективалы иптәш дип. Менә шулай итеп мин яңадан Казанда.

Дулкыния Әнвәр сөйләгәннәрне тыңлап барып, искәрмәгән дә, машина ул арада халык телендә «Тирән күл» дип атала торган җиргә килеп туктаган иде инде. Юл буена бер сүз дә дәшмәгән кыз машинада утыруында булды. Әнвәр төшеп, ишекне ачкач кына җиргә басты, ике яңагы буйлап ага башлаган күз яшьләрен күрсәтмәс өчен акрын гына сукмак буйлап атлады. – Сандугач,– диде Дулкыния янында гына сайраган кош тавышына игътибар итеп, – әллә һаман да шул сандугач инде?!

– Син үзең һаман да шул сандугач, – диде ир кызны кочагына алып, иреннәре белән кызның яшьле күзләреннән үбеп, – сандугачым син минем, былбылым…

Бу минутларда Дулкыния өчен арада булган хыянәтле елларга үпкә саклауга караганда бүгенге көн, бүгенге аңлашу, сандугачлы җәй өстенрәк, кадерлерәк иде…

* * *

…Илдә барган үзгәртеп корулар җәмгыятьнең байтак тармакларына кагылган кебек, аларның институтын да читләтеп үтмәде. Ябылуга ук барып җитмәсәләр дә, берничә бүлек берләштерелеп, хезмәткәрләрне кыскартырга, кемнәрнедер ялга җибәрергә туры килде Әнвәргә.

– Өстән катырак куйсалар мәсьәләне, мин генә дә саклап кала алмам, – диде Әнвәр бер очрашуларында, – аңарчы кайбер эшләрне эшләп калырга кирәк, Дулкыния. Минем берничә планым бар. Беренчесе сине фатирлы итү. Яңа эшкә күчәргә туры килсә, фатир бирергә бик ашкынып тормаслар үзеңә. Кемнәрнеңдер ачуын китермәс өчен, моны берничә кешегә фатир бирү юлы белән эшләргә кирәк. Әйтик, ике бүлмәле фатирда торучыга өчлене бирәсең дә аныкы кемгәдер кала, тегенеке сиңа була. Өйрәнеп чыктым, андый мөмкинлекләр бар.

Шулай итеп, Дулкыния өч-дүрт ай эчендә бер бүлмәле фатирлы да булып куйды. Билгеле, бу эшләрнең башында Әнвәр тора иде. Авыр вакытта институтны саклап кала алу, берничә гаиләнең торак хәлләрен яхшырту бәрабәренә Әнвәрнең үзенең дә директор буларак дәрәҗәсе күзгә күренеп үсте. Дулкыниянең фатирлы булуына үзеннән дә бигрәк әти-әнисе сөенде. «Ирсез яшәп була, өйсез яшәп булмый, фатиры булса, кешесе дә табылыр иде әле,»  – дип кызларына әйтмичә генә кооператив фатирга акча да җыя башлаганнар иде дә, акча алышынып куеп, ул да янды. Үзләре исән-сау вакытта бик тә урнаштырып, башлы-күзле итеп калдырасылары килә иде шул әниләренең. Кайткан саен эш арасында, артык басым ясамыйча, әнисе әйтеп куяр иде: «Ирле хатын Идел кичкән, кызым». Мондый чакларда Дулкыния мәктәптә укыганда язгы ташу Мишә елгасы аша салынган басманы алып киткәч, классташ малайларның күз салып йөргән кызларын аркаларына кочып, күтәреп алып чыгуларын, Дулкыния исә язгы бозлы суны ерып чыгарга резин итеген сала башлагач кына кайсыныңдыр килеп ярдәм кулы сузуын күз алдына китерер иде. Бозлы суга ялан тәпи керәсе килмәгәнгә генә ризалашыр иде…

Әнвәр белән очраша башлагач, фатирлы да булгач, Дулкыния авылга чын-чынлап та сирәгрәк кайта башлады. Тик әнисенә Әнвәрне янәдән очратуын да, аның кул астында эшләвен дә әйтмәде. Үзе әнисенә Әнвәр турында сөйләмәгән кебек, Әнвәрдән дә гаиләсе турында сорашмады, монда алып килгәнме, туган якларында калып торамы, баласы бармы – икесе генә тудырган дөньяда чит-ятларның исеме яңгыравын, кемнәрнеңдер шәүлә сыман аларны күзәтеп торган күз карашларын тоясы килмәү хисе икесендә дә бар иде, күрәсең. Кайбер шимбә-ялларны Әнвәр: «Әти-әни янына кайтып киләм, мине югалтма,» – гына дияр иде.

Тиздән Яңа ел. Гадәттә гаиләле ирләр Яңа елны гаиләләре белән каршы алалар. Яңа елда нидер ачыкланыр, Дулкыния беләсе килеп тә сорый алмаган, сорыйсы да килмәгән хәлләргә ачыклык керер сыман. Ул түземсезлек белән Яңа елны көтте.

* * *

– Үзем чакырып кертмәсәм, кереп хәлне дә белмисең, бер дә сагынмыйсыңмени соң? – дип каршы алды Әнвәр кызны кочагына алып.

– Фатир алганнан бирле болай да кырын караучылар, шикләнүчеләр күп, – диде Дулкыния акланган сыман.

– Мин исән вакытта беркемнән дә курыкма, – диде Әнвәр, кызны юаткан сыман бераз һаваланып.– Эшләреңне төгәллә дә, тизрәк кайтып китәргә тырыш. Сөйләшәсе мөһим сүзләр бар.

…Өенә кайткач дулкынланудан кыз әллә ни әзерли дә алмады. Әнвәр дә озак көттермәде, өстәлгә салат, гөмбә ише әзер әйберләр генә куелды.

– Мин Казанга зур планнар белән килдем, – дип сүз башлады ул бераздан. –  Күрәсең, илдә ниләр булып ята! Үсәргә, югарыга менәргә теләгән ир-ат өчен бик әйбәт бер мөмкинлек бар – ул карьера ясау. Тиздән сайлаулар булачак һәм ул бик күп кешегә моңарчы төшләренә дә кереп карамаган мөмкинлекләр бирәчәк. Мин дә үзебезнең институттан кандидатурамны тәкъдим итмәкче булам… – Әнвәр сүзеннән бүленеп шкафка ымлады. – Берәр чәркә алып бир әле. – Аннан портфеленнән коньяк алып тулыр-тулмас кына итеп эчеп куйды, кабымлык капты. – Синең дә ярдәмең кирәк булыр, Дулкыния. Бу безнең штаб-квартирага әйләнәчәк, телефон кертербез, листовкалар, өндәмәләр әзерлисе, ышанычлы кешеләрдән команда туплыйсы… Сайлау алды программам инде әзер…

Дулкыниянең тамагына төер утырды. Сайлаулар, штаб-квартира… Яраткан кешесеннән башка сүз ишетергә өметләнеп утырган кыз өчен никадәр күңелсез иде бу сөйләшү!

Ул тышына өч йолдыз төшергән коньяк шешәсен кулына алды. «Монда да өчәү,» –  дип уйлады кыз кулы белән шешәне сыйпаштырып, – әллә тутырып берәрне салырга да башка киткәнгә сылтап Әнвәргә барсын да – моңарчы сөйләмәгәннәрне чыгарыргамы? Ничек итеп бөтен гаиләләре белән аны көткәннәрен, авыл кешеләре каршында оятка калганын, аның аркасында ил теленә менгәнен… Әллә Яңа елдан соң ук эштән китәргә дә, барсына да нокта куяргамы? Тик Әнвәр бит сайлауда аның ярдәменә өметләнә, эше, мәшәкате, агитация эшләре белән йөрисе күп, ди. Ә бит Әнвәр өйләнгәнен яшермәде, аерылам, сиңа өйләнәм, дип тә ышандырмады. Хатынын, шәхси тормышын гел сөйләп торып Дулкыниянең йөрәген генә яралыйсы килмәгәндер, бәлки?

Әнвәрнең сайлау, илдәге сәясәт, зур үзгәрешләр турында сөйли башлавына инде сәгатьтән артты. Күрәсең, ул шушы тормыш белән яши, калганы Әнвәр өчен кечкенә, гадәти, үзеннән-үзе бара торган вак әйберләр, ахрысы.

Кыз урыныннан торып балконга чыкты. Әнвәр каршында үзенең көчсезлегенә, акылсызлыгына ачуы килде. Күңелен: «Их, башта ук, аның директор икәнлеген белгән көнне үк эштән киткән булсам! – дигән үкенечле уй биләп алды. Үз тиңе очраган булыр иде әле.

– Дулкыния!

Кыз Әнвәрнең гадәти булмаган эндәшүенә атылып кухняга керде. Әнвәрнең бөтен йөзе кып-кызыл, әллә-нинди аксыл таплар чыккан, үзе туктаусыз укшый, коса иде. –  Үләм, «Скорый» чакыр, бөтен эчем яна.

Кыз пальтосын гына элде дә урамга чыгып чапты. Үзе курыкты, кире әйләнеп кергәнче, «Скорый» килгәнче Әнвәр үлсә?! һәм – аның фатирында үлсә? Йә, Аллам! Нигә һәрчак рәхимсез син миңа?!

Дулкыния йөгереп кире өенә кайтканда Әнвәр хәлсезләнеп, ярым аңында килеш идәндә ята иде. Пульсы күпкә түбәнәйгән, битеннән борчак-борчак тир ага…

Артыннан ук диярлек килеп кергән докторның сорауларына Дулкыния ничек җавап биргәнен дә хәтерләми. Өлкән яшьтәге врачның «Ирегезме?» дигән соравын ишеткәч кенә бераз айнып киткән сыман булды.

– Нәрсә эчтегез? – доктор өстәлдәге шешәгә ымлады.

– Белмим, коньяк бугай… Мин эчмәдем.

– Үзең ник эчмәдең?

– Мин эчмим, – диде кыз акланган сымак.

– Бер дә эчмисеңме, бүген генәме? – Дулкыниянең җавабын көтеп тормастан янындагы ярдәмчесенә эндәште. – Агулану булырга охшап тора, тизрәк, бернинди светофорларга да туктап тормаска. – Аннан Дулкыния ягына борылды. – Милициягә хәбәр итәргә тиешмен.

Калганы детектив фильмнардагы кебек булды. Сорау алу, беркетмә… Коньяк шешәсе, рюмкалар, өстәлдәге ризыклар экспертизага алынды, бармак эзләре төшерелде, повестка көтәргә, беркая чыгып китмәскә кушылды.

…Яңа елны өчесе өч җирдә – Уруссудагы фатирларында Мәүлидә һәр шылт иткән тавышка «кайтты бугай,» – дип шатланып ишеккә ташланып, Дулкыния аз гына аяк тавышлары килсә дә, урыныннан селкенергә дә куркып, Әнвәр исә реанимациянең акшарланган түшәменә карап каршы алдылар.

…Ләкин Әнвәргә Мәүлидәнең һич кенә дә Казанга ирен эзләп килеп йөрүе кирәкми иде. Дулкыниягә нинди куркыныч янаганын ир чамалый, кайчакта үзенең дә күңеленә: «Әллә Дулкыния үткәннәр өчен үч алырга теләде микән? – дигән шикле уй килсә дә, исән калганына сөенеп, алда торган сайлауларны да күздә тотып, тизрәк биредән чыгып мәсьәләне тавыш-тынсыз гына хәл итәргә уйлый иде. Тик аңарчы тикшерү эше ачып Дулкынияне генә тинтерәтә башламасыннар.

* * *

Билгесезлек – мөгаен иң авыр җәзадыр. Дулкыния Әнвәрнең хәлен – исәнме, юкмы икәнлеген дә белә алмыйча интекте. Бераздан аның башына: «Әгәр дә аны Әнвәрне агулап үтерергә теләүдә гаепләсәләр? Доктор агулануга охшаган диде бит,» дигән уй килде. Көннәрен-төннәрен елый-елый Әнвәрнең исән калуын Ходайдан сорап йокламыйча уздырса, күзенә ничек күренермен, аны, тикшерүчеләрне, әти-әнисен ничек ышандырырмын дигән уйдан кызның башы чатнады. Ник үзе дә ашамады икән ичмасам шунда, икесе бергә агуланырлар, икесе бергә үләрләр, беркем алдында җавап тотасы булмас иде.

Дулкыниянең үтереп ашыйсы килеп китте. Шунда гына менә ничәнче көн инде авызына бер тәгам ризык капмавы исенә төште. Бәрәңге кыздырырга уйлады, тик аңа өйдәге бар әйбер дә – май да, бәрәңге-суган да агулы сымак тоелды. Ичмасам дуслары да юк икән бит. Әнвәрнең килеп-китеп йөргәнен күрмәсеннәр дип таныш-белешләре белән дә артык якынаймады. Бар яшәве, бөтен тормышы Әнвәр иде. Бераздан башына бер уй килде: хат язарга! Әниләренә, Әнвәргә. Аның белән нәрсә булса да – хәзер ачтан үлеп китсә дә, иртәгә сорау алырга чакырып бикләп куйсалар да, өендә үз кулы белән дөресен әйтеп язган язуы калсын.

Дулкыния кәгазь-каләм эзләп тартмаларда актарына башлады. Дәфтәр табып, өстәл артына утырыйм дигәндә, эченнән дүрткә бөкләнгән бер бит кәгазь килеп төште.

Кайчандыр, әле Әнвәр белән очраша башлаганчы ук: «Безнең әбинең әкәмәт кызык бер китабы бар. Ул аңа әнисеннән калган, әнисенә әбисеннән. Мин берәр нәрсәгә борчылсам, егетем белән ачуланышсам да әбидән гел шуны ачтырам. Әби орыша «язмыш китабы бу, балам, фал китабы, аны гел ачарга ярамый, тормышыңның иң авыр чагында, җавап таба алмаганда, чыгу юлын эзләгәндә генә карарга кирәк,» – ди. «Сиңа да каратыйммы?»– диде Наҗия бервакытны авылга кайтырга җыенганда. Ишеткән, күргән әйбере булмагач, Дулкыния берни дә әйтмәде, «белмим шул», дигән сымак иңнәрен генә җыерып куйды. Авылдан килгәч, Наҗия әлеге бер бит кәгазьне Дулкыния алдына китереп салды да:

– Менә, дустым, язмышың үз кулыңда хәзер, – диде.

– Нәрсә соң бу, аңламыйм, – диде Дулкыния, кәгазьдә язылганнарны укып, чынлап та берни аңламыйча.

– Башыңа төшкәч аңларсың әле, – диде Наҗия, әллә үзе дә берни аңламыйча, әллә әбисе аңлатып биргән булса да, Дулкынияне борчыйсы килмичәме.

…Дулкыния кәгазьне ачты. Акрын гына, янәдән һәрбер сүзенә тукталып, аңларга тырышып укый башлады.

«Синең күңелең Юныс пәйгамбәр күңеле кебидер, ул кайгыны күп чикте, соңга яхшы була, сиңа да шулай күренер, бер җирдә кулыңнан чыккан нәрсәң бар икән, кулыңа керә. Ничә кешеләр сине күздә тоталар, ярамаслыгыңны теләрләр. Вә Хак Тәгалә һәр эшеңне хәерле итә, сиңа яхшылык бирә, морадыңа ирешерсең, иншалла.»

Кыз язуны кат-кат укыды, укыган саен күңеле бераз тынычлана төште. Язмадагы «соңга яхшы була» дигән җирендә туктап-туктап торды.

Әнисенә дигән хатында ул ничек итеп Әнвәр белән яңадан очраша башлауларын, Әнвәрне аның фатирлы итүен җайлап кына әйтеп куйды. «Хәтерлисеңме, әни, – дип өстәде ул ахырдан, – сабый чакта тәкыя узыштырып уйнаганда мин суга баткан идем. Менә хәзер дә тормыш тәкыясе язмыш чытырманлыкларына эләгеп яр буенда туктап калгач, мин аны урыныннан кузгатып җибәрмәкче генә булган идем, югыйсә…

Хәтерлисеңме, әни, Әнвәр кайтмагач, мин аны мәңге кичермим, – дип Коръән тотып ант иттем. Син курыктың. «Рәнҗеш ни гадел булса да уртак төшәр», – дидең. Бу минутларда Әнвәр, минем гомер буе яраткан Әнвәрем, үлем белән тартышып реанимациядә ята, мин исә төрмәгә килеп алып киткәннәрен көтеп утырам.

…Икенче көнне Дулкынияне ике оперативник егет килеп сорау алырга алып киттеләр.

– Урамда суык, җылырак киен, – диде аның яшендәге егет, ниндидер җәлләүле караш ташлап. Бу Дулкыниягә: «Әллә кайтасың, әллә юк,» – дигән сымак тоелды.

Тикшерүче өлкән яшьтәге абзый үзен Әндиҗан Кәримҗанович дип таныштырды. Әнвәр Рәшитовичның агулануы буенча тикшерү эше ачылганын, Дулкыниягә берни дә яшермичә – аны кайчаннан белә, институт директорының ни сәбәпле аның фатирында булуын, агулы гөмбәнең кайдан килеп чыгуын – барсын-барсын дөрес сөйләп бирергә тиеш булганлыгын аңлатты.

Дулкыния бергә эшләүләрен, директорның депутатлыкка чыгарга җыенуын, киңәшергә, ярдәм кирәк булырга мөмкинлеген әйтергә кергәнлеген сөйли башлаган иде, Әндиҗан Кәримҗанович усал карап аны сүзеннән бүлде:

– Мин сезгә яшьлегегездән үк башларга киңәш итәр идем. Сезне укытканын, өйләнешергә җыенуыгызны, кайтмавын, башкага өйләнүен…

– Әти-җаным… – дулкынланудан кызның теле буталды, – минем гаебем юк, – кыз өстәлгә сыгылып төште.

– Тынычланыгыз, – диде тикшерүче су биреп, – сезне бит гаепләргә җыенган кеше юк. Агулы гөмбә сезнең өйгә кайдан килде, ник үзегез ашамадыгыз? Безнең бары тик шушы сорауларга гына җавап аласыбыз килә.

Дулкыния алар ягында кешеләрнең капка төбенә чиләк белән чыгарып куеп җиләктер, алма-бәрәңгедер, тозламаган да, тозлаган да гөмбәләр сатуын, шунда бер карчыктан алып китүен, Яңа елга дип махсус саклавын сөйләп бирде. Инде хәзер Әнвәр белән арадагы мөнәсәбәтләрне яшереп торуның кирәкмәгәнлеген аңлап – аны яратуын, һаман да яратуын әйтте.

– Ул исәнме? – диде яшьле күзләрен тикшерүчегә төбәп.

– Исән. Бу сезнең хәлне күпкә җиңеләйтә, ләкин җавап тотудан азат итми.

Әндиҗан Кәримҗанович уйга калды. Нишләргә? «Шәһәрдән чыгу тыела» дигән кәгазь биреп янә сорау алырга чакырганчыга кадәр өенә кайтарып торыргамы? Кыз нык борчыла, бәлки ул гөмбәнең нинди булганлыгын, чынлап та, белмәгәндер дә, очраклылык аркасында хәзер ул җинаятьчегә дә әйләнергә мөмкин. Кайбер фактлар шулай ук шик тә тудыра. Ә фактлар кире кәҗә кебек – син бер якка тартасың, ул үз урынына китә. Кыз ялгыз яши. Ә ялгыз башка нинди уй килмәс? Тикшерү барышында үз-үзенә кул салу очракларын да күрмәде түгел бит, күрде Әндиҗан. Ике тәүлеккә Изоляторга ябып тору исә законга каршы килми.

* * *

Тикшерү изоляторының ишеген ачкандагы көлешкән тавышларны ишеткәч, Дулкыниянең күңеленнән яшен тизлегендә бер генә уй сызылып үтте: «Мондый җирдә дә шулай гамьсез көлеп була микәнни?»
– Нәрсә, әллә биредә елап кына утыралар дип уйлаган идеңме? – Бу сүзләр, аның уйларын белгән сыман, кайдандыр түрдәнрәк ишетелде.
– Монда әле туалар да, үләләр дә…
Кулындагы кечкенә генә пакетын кочаклап, Дулкыния ишек төбендәге топчан кырыена чүмәште.
– Син дә мәхәббәт корбанымы? – Яшь кенә кыз аның янына килеп утырды. Дулкыния эндәшмәде. – Бераздан үзең үк сөйләшә башларсың әле, иначе монда акылдан язасың.
Шалтырап тәрәзә ачылды.
– Кузьмина! Передача.
Кузьмина дигән озын буйлы, таза гына гәүдәле кыз пакетын бераз караштырганнан соң өстәлгә китереп бушатты. Барысы да өстәл янына җыелдылар, Дулкынияне дә төрткәләп китереп утырттылар.
– Атабыз Адәм белән анабыз Хәва җәннәттә хилафлык кылмаган булсалар, бәлки, җир йөзендә дә ир-ат белән хатын-кыз бер-берсенә җәбер-золым күрсәтми яшәрләр иде…– диде кемдер.

Дулкыния кулына алган пирогын ничек ашап бетергәнен сизмәде дә. Бәлки ул аны кемгәдер сындырып бирергә тиеш булгандыр, ләкин ул аңын югалтып егылырлык дәрәҗәдә ач иде. Үзе ашады, үзе курыкты – хәзер шуның өчен кыйный башласалар? Киноларда шулай күрсәтәләр бит…

– Төрмәдә ирләр камерасында: «Ирләрнең башына хатын-кыз белән аракы җитә,» – дип язып куелган диләр, ә хатын-кызларныкында ни дип язганнар икән? – диде әлеге яшь кыз.

– Барып җиткәч күрерсең инде. Бәлки, берәр оригиналь нәрсә уйлап табарсың?

– Кечкенәдән үк ирләргә нәфрәт белән үстем, – Кузьмина, күрәсең, Дулкыния килеп кергәндә нәрсәдер сөйләгән булган, хәзер дәвам итә иде, – хәтта әтине дә яратмадым. Әни – картаеп бара торган кыз, гаиләсен ташлап киткән берәүне йортка керткән. Последний шанс. Егет кеше көтеп утырса, минем тумый калуым бар. Әти әнине гел көйләтеп, куркытып яшәде. Үтүкләнмәгән носки кимәде, тәлинкәсе янына кашыгын куярга онытса да, бу өйдә миңа хөрмәт юк, китәм, – дип тавыш чыгара иде. Шуларны күреп үскәнгәме, кияүгә дә чыкмадым. Ләкин барыбер ир-атның корбаны булып бирегә килеп эләктем. – Ул сигаретын тирән итеп суырды, беравык тын торды. – Кешеләр яртышар ел акча алалмыйлар, ә без оборотта акча әйләндерәбез, процент эшлибез. Өч баласы булган берәү кергән, кычкырып елый. Ә мин аңа акырам, каян алыйк, янәсе, хөкүмәт бирми. Чат саен банк ачалар, халыкка акча юк, диләр. Директор үзе эшләгән шухыр-мухырларыннан котылды, мине монда китереп тыкты… Әнә хәзер, гаебен юмак булып передача җибәреп ята, сволочь!..

Дулкыния башын өстәлгә куеп йокыга киткән иде. Йокылы-уяулы хәлдә топчанга илтеп яткырдылар.

– Бичара, – диде Кузьмина, – нинди җинаятьче булсын инде бу!


Әсәрнең башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=26992
Повесть «КУ» журналының 6нчы (июнь, 2010) санында басылды.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *