Роман

24.05.2017 №5 (май),2017

Карабәк


744
Дәвамы

2

Габдулла хан. Чынлап баксаң, мондый атны ил халкы да, Карабәк үзе дә онытты бит инде. Әйе, аның да кайчандыр тәхет өчен янып, хан исеме күтәреп йөргән көннәре бар иде. Күптән артта калды бит инде ул хәлләр, дивар сыман тезелешкән карурман эчендә йомылып һәм онытылып калды.

…Беренче нәүбәттә, тагын шул Бирдебәкне эттән-эткә салып сүкми булмый. Чөнки соңгы егерме елдагы бар түнтәреш, һәммә канлы мәхшәр башында Бирдебәк хан тора. Үзенең барча энекәшләре белән газиз малайларын бертоташтан юк итүен күргәч, олуг хандагы залимлек угының үзләренә төбәлүеннән шик-шөбһәгә төшкән әмирләр, җыйнаулашып, Бирдебәкне йокы бүлмәсендә суеп җанын кыйды. Ләкин айныгач эзләнсәләр, Җучи ханның барча туруннары кырылып беткән, Бирдебәк бу нәселнең соңгы орлыгы булып торган икән. Бушбугазларга, үз җанына куыш табалмыйча ил буенча тәгәрәп йөргән дүңгәләкләргә юл ачылды шулчак.

– Мин – Җанибәк ханның җариядән туган улы булам, Сарай тәхете хәзер миңа тиеш! – дип, Көлнә атлы ниндидер вак бер әмир ил түренә үтәргә җөрьәт итте.

Аны, ничәдер ай үтүгә, нәкъ шундый ук уйнаштан туган Нәүрүз тотып суйды. Мондый мәсхәрәгә бик салмакчы булып, Иртеш аръягыннан Җучиның бертуган энекәше Шәйбан ханның туруны Хызыр бәреп кергән.

– Миндә бөек Чыңгыз каны ага! Бату агам нәселен юк иткәнсез икән, аның йортын мин, Шәйбан хан оныгы, үз кулыма алам! – дип Хызыр оран салгач, Сарайга күсе кебек кереп оялаган сатлыкҗаннар Нәүрүз бәкнең үзен генә түгел, аның хатыннары белән малайларын, хәтта бүлмәдән-бүлмәгә йөреп, саташасаташа нәни оныгын эзләүче Тайдуланы да арканнарга бәйләп китергәннәр. Тик Хызырга асып үтерелгән Нәүрүз гаиләсенең газапларын күргәч тә озак вакыт тантана итәргә язмады шул, җәллад ханны үзенең газиз улы Тимерхуҗа идән буенча тәгәрәтеп суйды. Тик исеме булса да, җисеме белән ул бичарага да Сарай тәхетенә ияләнү, үзен хуҗа итеп тою бәхете эләкмәде.

Бирдебәк кияве булып канат җәйгән, өстәвенә Урда гаскәренең яртысына хуҗа булып алган Мамай мирзаның дистәләгән олысларга ятьмә ташлаган, тамырларын бик тирәнгә җибәргән чоры иде. Шул мирза әүвәл Тимерхуҗага каршы усал яу оештырды да, тегене боҗрага алып капкынга эләктергәч, чатырына иңеп җанын кыйды. Аннары инде гаскәр башында Сарайга бәреп керде һәм унбиш яшьлек Габдулланы тәхеткә утыртты да куйды. Аерым олыс бәкләре яисә әмирләрнең Мамай мирзага теш күрсәтерлек куәте юк иде, барчасы да, юаш бозау сыман, яңа ханга бигать китерде. Габдулла хан әле яшь булса да, нәселе өчен шикләнерлек түгел, аның чишмәбашы Бачман тарханнан ук инеш ярган иде. Болгар илендәге Саксин каласын бирмичә каршы торган Бачман бабасының башын Чыңгыз ханның улы Мүнкә чабып өзгән. Ә Бачманның җиткән кызы Зөбәйдәне үзенә хатынлыкка алып куйган. Габдулла менә шул үзе җәллад та, үзе каһан да булган Мүнкә ханның бер туруны иде.

Турунлыкка турун, әмма таянырга Мамай шикелле икейөзле мирзадан башка нигез-терәк табылмады аңа. Ә тегеңә илне үз кулында биетеп тоту өчен тәхеттәге балбал гына кирәк. Гаскәр фәкать аны гына тыңлый, меңлек яки төмәннәр башында – Мамай белән бергә Тимер Капка, Баку калалары янында, Дәрьял тарлавыгында азәриләргә, аланнарга13 каршы сугышта сыналган сыбай14 һәм әмирләр. Габдулла тәхетне саклап утырган кыяфәт чыгара, ә Мамай мирза йә Кырымга, йә Рәзәнгә барып орыша да төмәнбашларның һәммәсен дә талап кайткан байлыгына күмә. Башына таҗ элгән Габдулла ничарадан бичара кыяфәттә әле теге, әле бу әмирне чакыртып кармак сала, үз ягына аудармакчы була, ә тегеләр, кабыгын алыштырган елан төсле, икенче таңда ук аны мирза колагына барып чага.


13 Аланнар – чукынгач, осетинга әверелгән кавем бабалары.
14 Сыбай – офицер. Төрекләрдә һаман да шул исемдә.

Мәскәү белән Тверь калаларыннан икесе берьюлы, әмма аерым-аерым юлдан Сарайга килеп төшкән Митрәй һәм Михаил кенәзләр каршында да көчсез булып калды Габдулла хан. Берәм-берәм Сарайга иңдергәч, аларның тел төпләрен чамалау өчен бөкресе чыкканчы һәм сакалы чаларганчы гыйлем эстәгән мөхтәсиб йә мөдәррис булу да һич кирәкми. Икесенең телендә дә бер үк гозер:

– Олуг кенәз ярлыгын фәкать миңа гына язып бирче, зинһар? Шуны бирсәң, мин урыс илендәге барча калалардан ясак җыяр идем дә аны түкми-чәчми сиңа гына китереп бирер идем.

Ә Габдулла хан яшүсмер көенә дә яттан белеп тора – җыйган ясакның яртысын үзләренә йомып калдырачак та шуның хисабына мәркәз ныгытачак, гаскәр ишәйтәчәк, ахыр чиктә идән-түшәмнәрне дер селкетеп типтерәчәк болар. Һәр бәндәнең бармагы елан мөгезедәй үз ягына кәкре, бу ике кенәз дә Аллаһының кашка тәкәләре түгел.

Берәм-берәм үтеп кергән саен боларның һәр икесе Габдулла хан каршына бүләк-нигъмәт өя. Мәскәү каласыннан килгән кенәз Дмитрийга унике яшь кенә, әле борын астында мыек төртә башларга да бик нык иртә. Карап торышка да күндәм, юаш сыман, моның ише яшь бозауның аран җимерүе, сөзешә башлавы да бик икеле. Менә шуны үлчәп, Габдулла хан олуг кенәз ярлыгын яшь кенәзгә язып биргән иде. Дмитрийны сарай тупсасыннан озатуы булды, икенче мизгелдә, котырынып-шашып, тәхет залына Мамай атылып керде.

– Син нәрсә монда бер кәрҗин сасыган күкәй хакына ярлык өләшәсең? Атаң мирас итеп калдырган ханлыгың бармы әллә? – дип, ярсый-ярсый төкереген чәчә.

Габдулланың тораташтай утыруын күргәч, усал әтәч сыман, янә очып куна.

– Тверь кенәзе миңа унике мең данә алтын тәңкә салды, ярлык аңа тиеш! Анасының имиеннән аерылмаган Митрәйне һичбер кала боярының олуг кенәз итеп таныйсы юк. Аннан ясак көтмә! Әгәр Михайлога син бирмисең икән, мин ярлыкны аңа үзем бүләк итәм! – Соң, мин ярлыкны Митрәй кенәзгә язып бирдем ләбаса инде! Иртәнге акылы кичкә алышына торган таҗдар буламыни! – дип, яшь Габдулла тузгып караса да, картлач төлке Мамай аны, ялтыравык тәтәй күргән сабый урынына, бик тиз сатып алды.

– Төш вакыты үтүгә үк ачып чыга торган ашны пешермәскә, бер тапкыр кискәнче мең үлчәргә өйрән! Ә үкенмәс өчен, Михайло өеп калдырган алтын тәңкә тавының яртысын керттерәм мин сиңа!..

Габдулла хан эндәшмәде, эченнән генә пескәк яңгыр булып елады-сыкрады да тынды инде ул чак. Ә ике кенәзнең икесе дә бер үк төрле ярлык алып китте. Кайтуга ук Тверьдагы Михаил яндагы Владимир каласын да барып яулаган, аны Мәскәү авызыннан тартып алган икән. Әле ярый, Дмитрий яшь булганга, Мәскәү кенәзлеге белән Алексий атлы атакай идарә итә, ә ул, җавап итеп, Ростов белән Галич калаларын үзенең чиркәвенә буйсындыра алган.

Яшь Габдулла белән төлке Мамай менә шулай, бер каенанага ярамаган ике көндәш килен төсле ызгышып ята иде, Күк Урда ягыннан Шәйбан ханның яңа бер туруны – Урда-Мәлик атлы солтанның бәреп керүен сизмичә дә калды. Сарайдагы гаскәр бик аз иде, Габдулла хан белән Мамай мирза икесе тиң Идел аръягына чыгып сызды.

Сарайга иңгән Урда-Мәлик тә әллә ниләр майтарып өлгермәде. Аның Сарайдагы әмир һәм бәкләрне, уңга-сулга аерып тормыйча, дарга озатуын күреп алуга, исән калган аксөякләр фетнә оештырган һәм таҗ залында ук аның җанын кыйган. Мамай мирза ул вакытта үзенең биләмәсе булган Үкәк каласында качып ята иде, түнтәреш турында белешергә шактый соңга калган. Гаскәр туплап Мамай кузгалганда, Урда мәркәзе Бату ханның яңа бер энекәше – Тукай-Тимер нәселеннән булган Килдебәк хан кулына эләккән иде инде.

Атасының йорты Актүбәдә качып яткан Габдулла хан янына әмир йә бәк шикелле түрәләрне түгел, хәтта гади чапкын җибәреп тә вакланып тормадылар. Бактың исә, Чыңгыз йортының үз эчендә яман ызгыш купкан, бөек бабалары әманәт итеп калдырган изге «Яса» кануннарын тишек кәвеш урынына җиргә ыргытканнар, Шәйбан токымнары Тукай-Тимер нәселенә каршы чыккан икән. Шулар Алтын Урда иленә гаскәр җыеп килгән, Килдебәкне тотып үтергәннәр. Җучи тәхете хәзер инде ике ел элек суелган Хызырның бертуган энекәше Морад кулына кайткан. Иллә мәгәр Морад ханның Идел аръягына кулы җитми, анда Мамай хуҗа. Ни әкәмәт, урыс кенәзләренә ярлыкны да чиратлашып өләшә башлаганнар. Митрәй белән Михайлоның олуг кенәз ярлыгы алып кайтуларына бик нык рәнҗеп, Морад хан каршына Сүздәл белән Җүнкала15 хуҗасы булып торган Константин16 кенәз килеп җиткән. Аның авызында да – иске бер җыр:

– Олуг кенәз ярлыгын миңа кайтарыгыз? Ул шалапай Митрәйгә караганда ясакны мин күпкә шәбрәк җыям! Владимир каласы, каз оясы төсле, гомергомергә Суздальныкы булды, ул да миңа тиеш!

Яңа ярлык алып хан сараеннан чыкса, Константин каршына киртә булып икенче чапкын баскан.

– Син Иделнең уңъяк ярына кем хуҗа икәнлеген белмисеңме әллә? Исәнимин кайтырга исәп тотсаң, Мамай йортына сугылмыйча калма!..

Мамай мирзаның Үкәктәге, Идел ярындагы калкулык өстендә күркә сыман кукраеп утырган ап-ак сараена17 Морадныкына караганда ике тапкыр зуррак бүләк кертеп өйгәч, хуҗа моңа өстәмә ярлык сузган.

– Моннан ары Сарай ханын оныт, мине санга сана. Сыер көтүенә чыбыркысын җуйган көтүче түгел, шәпле үгез хуҗа. Җыйган ясак миңа килә икән, олуг кенәз ярлыгы гомерең буе синең кулда булыр. Танучы булмаса, минем камчы әзер!..

Сүзе җилгә очмасын дип тырышкандыр, ахры, Мамай мирза Константин кенәзне рус җирендә олуг итеп таныттыру өчен хан исеменнән Арык-Буга атлы зур илчене куган. Шуннан яңа бер әкәмәт: Мәскәүдәге Митрәй белән Тверьдагы Михайло хәзер инде яңа хан алдында бил бөгү өчен, олауны мул төяп, юлга кузгалган ди.

Алар Морад ханны күрергә өлгерә алмый калды. Әллә каян гына Газиз шәех атлы әмир табылды да, шул килмешәк Морад гомерен кыйды. Мондый башбаштаклык Мамай мирзага һич кенә дә ошамаган икән, ул яллаган җанкыярлар, Идел суын кара төндә кичеп, Газиз шәехне йоклаган түшәгендә буып үтергән.

Бичара Габдулла бу хәлләрнең һичберсен дә белми, әтисенең олысында туй хәстәре белән яна иде. Сарай тарафыннан көтмәгәндә зур илчелек килгәч, аптыраудан гел таралып төште.


15 Җүнкала – Түбән Новгородның Алтын Урдадагы атамасы.
16 Суздаль-Нижгар кенәзенең тарихтагы исеме Дмитрий Константинович. Ике Дмитрий арасында буталдырмау өчен, монысының атын үзгәртергә булдык.
17 Бүгенге атаклы Мамай курганы – элек мирза сарае урнашкан калкулык ул.

– Мамай мирза җәнапләре синең хозурыңа безне куды. Ил бәкләре синең кабат Сарай тәхетенә кайтуыңны сорый.

– Нинди тәхет кабат, нинди ханлык? Мин соң сезгә Мамай сыйрагына ярамаган саен алыштыра торган кәвешмени? – дип әүвәл күкерттәй кабынып караса да, даладагы ялгыз учак сыман, бик тиз сүнде.

Шулай икән, тәхет һәм таҗ атлы шайтан коткысы зәмзәм суы, газиз ана кочагы, сөекле ярның оҗмах бакчасы, күкрәкләре очындагы татлы чия төшләре шикелле үк ымсындыргыч вә һич туйдырмас икән. Габдулла, үз башына, бу юлы да риза булды инде, тискәре кәҗә тәкәседәй аяк терәп каршы тора алмады. Ә Сарайга килсә, шул ук Мамай кубызы да Мамай чыбыркысы.

Габдулла Актүбәдә бикләнеп яткан айлар арасында урыс кенәзләре туктаусыз яу йөргән. Әүвәл әле яңа гына олуг кенәз ярлыгы алып кайткан Суздаль кенәзе Константин Владимир атлы каланы кулына эләктергән Михайло кенәз өстенә ташланган ди. Михайло чигенмәгәч, тверьлыларга ярдәмгә мәскәүлеләр гаскәре килеп җиткән. Бердәм һөҗүмгә каршы тора алмаган, Константин кабат Суздалена качкан. Митрәй белән Михайло, әтәчләнеп, моны Җүнкалага тикле куа барган. Ахыр чиктә Константин үзенең бер кызын унбиш яшьлек Дмитрийга хатынлыкка биреп кенә котыла алган икән.

Ә көтүдә үгезләр үзара сөзешә башладымы, бүреләргә бәйрәм. Кенәзләрнең гаскәр дә калдырмыйча калаларын ташлап йөрүен белгәч, Сәркиз бәкне куып, Мукшы җирен үз кулына эләктергән Гарәбшаһ атлы әмир хәзер инде урыс калалары өстенә ыргылган ди. Өч кенәз дә, бердәм гаскәр туплап, мукшыларга каршы чыккан-чыгуын, иллә мәгәр урыс яугирләре, ни галәмәт, нәкъ Пьяна дигән елга ярында, ыстан да кормыйча, исерешеп-тәгәрәшеп яткан. Гарәбшаһ аларның һәммәсен Пьяна ярына кысрыклап, сарык көтүе урынына тотып ярган икән. Урыс ирләренең күпчелеге кызган баштан елга суына сикергән дә шунда батып үлгән. Юлы уңгач, берочтан, Гарәбшаһ Җүнкаланы да тоташ талап качкан. Кенәзләр соңыннан, ак эт бәласе кара эткә дигәндәй, бер гөнаһсыз Болгар иленә зур яу белән чапкан.

Урда тыныч түгел, һәр тарафта ызгыш, һәрбер почмагында яңа учак. Кырым атавыннан чапкын килеп җитте.

– Рум диңгезе18 аша йөзләп кораб килде. Гаскәрләре санап бетергесез. Алпарлары19 тоташ көбәләргә төренеп беткән. Атау ярындагы Кәффа белән Солхат20 калаларын кулга эләктерделәр. Аларны коры куллар белән генә кире куып булмый. Корабларының диварлары тулы бакыр туп та, тимер таганнары саен грек уты.

Мамай мирза өч төмән гаскәр ияртеп, шәхсән үзе чыгып киткән иде, ике айдан әйләнде дә кайтты.

– Рум иленең Генуя илә Венеция калаларыннан җыелышып килгән җәнәвизләр анда. Алар Урда казнасына зыян-зәүрәт салмый. Кала-дәүләт төзеп, остаханә ачып, сәүдә корып гомер итмәкчеләр. Башлыклары тамга салымын да, ясакны да икеләтә түләргә әзер тора. Алар Мәскәүдәге юеш борын Митрәй дә, Болгардагы астыртын Тимер-Булат та түгел. Боларда әйткән сүз – аткан ук. Җәнәвизләр җир җимертеп эшли һәм яши дә белә. Менә, утыз олауга төяп, иң беренче ясакларын алып кайттым инде.

Габдулланың тәхеттә бишектәге сабый бала кебек тын да чыгармыйча гына утыруы да, Мамай кубызына биеп йөрүе дә олыс бәкләренә ошамаган. Мукшы җиреннән Гарәбшаһ куып җибәргән Сәркиз белән Болгардагы Тугаш атлы бер бәк Урда ханының мәркәздәге сараена килде. Зарлары, койма-капкалары җимерелеп беткән тол хатыннарныкыдай, гел әрнүле.


18 Рум диңгезе – Кара диңгез.
19 Алпар – рыцарь.
20 Кәффа – хәзерге Феодосия каласы.Ә Солхаты Аксак Тимер тарафыннан юкка чыгарылган.

– Илдә хаким бетте, яклаучы-саклаучы юк. Ата – улын, ана – кызын белми. Ханнар туктаусыз алышынып торган тотрыксыз дәвердә яшәүдән дә бәхетсезрәк, өметсезрәк замана юк икән. Һәрбер түрә үз ягына каера, һәрбер олыс хуҗасы ил казнасын талап, ана каз шикелле, бар байлыкны үз канаты астына туплауны хуп күрә. Алга карап, ил турында уйлап яшәү бетте. Ил өстендә хуҗа берәү генә булса, ул йортын талатмас, аны үз улына төзек, бөтен, берәгәйле итеп калдырып китү өчен ут йотар иде. Ә болай, ай саен йә атна саен хан-таҗдарлар алышынып торгач, ул вакытлы хакимдарлар ил турында кайгырта димени?! Аларга бит үз гомере, үз тәгаме якын. Талап калыйк, баеп калыйк дип, сасы көзән сыман котыралар. Яфрак ярып, яшь үсенте җибәреп утырган ямь-яшел агачларга су да сибүче юк. Ә сипмисең икән, йөзьяшәр имәннәр белән йөзьяшәр карагайлар да коргаксып егыла ул…

Боларның һәрбер сүзе кайнар энә урынына Габдулланың җанын өтеп ала, ул утлы таба өстенә утыртылган кебек боргалана һәм кыбырсый иде. Мукшы белән болгар халкы исеменнән килгән бу ике илченең дә аңа һәр фикере якын, күңеленнән алар белән ризалаша иде. Ләкин авыз ачып җавап кайтарырга бер җае да юк бит. Сарайның һәр ишеге, һәр ярыгы саен эче мәкер белән тулы Мамай мирзаның уяу шымчылары тыңлап тора. Илчеләргә шәфкать күрсәттеңме, кичен сине Мамай җанкыярларының тотып суюы бар.

Илчеләрнең дә җавап көтә-көтә тәкате корыгандыр, иң беренче булып, мукшы Сәркиз урыныннан купты.

– Сазаган кыз чит-ят бала ярсып еласа да, ул сабыйны үз кулына алмас, аны юатмас ди. Кара гавам хәлен җиде кат болытлар өстендә йөзгән хаким каян белсен? Иллә мәгәр барча адәмнәр дә сугым малы сыман бер карусыз түгел. Ятим бала җылынырга учак тапмый калмас. Үз илеңдәге чишмәне корытсалар, бичара бәндә балалары күршедәге сасыган күл суына ирен тидереп булса да сусавын баса ул…

Сәркиз бәкнең кинаясе юкка булмаган бит, ул Мәскәү кенәзе Дмитрий чатыры астына баш тыккан да шунда чукынган ди. Ә Тугаш бәк чәнечкеле, күмерле дә булган башка юл сайлаган. Болгар илендәге пырдымсыз һәм үҗәт татар түрәләре Шәйбан олысыннан Хәсән атлы әмирне чакырган да, күмәк кубып, күз ачып йомган арада Сарай диварлары янына килеп җиткән.

– Мамай дәвере бетте, безнең кулда Алтын Урда өчен яңа тәсбих. Без Бирдебәк йә Хызыр хан шикелле җанкыярлар түгел. Алтын Капка ачык, Габдулла ханны чыгарып җибәрегез. Кан коймыйбыз. Ә Сарай тәхетенә үзебезнең ханны, Хәсән ханны кертеп утыртабыз.

Мамай-монафыйкның нәкъ мәркәзгә килгән чагы иде, дивар өстеннән даладагы төмәннәргә күз салуга, ашыга-кабалана итекләрен киде.

– Боларның исәбен санап бетергесез. Кала эчендәге өч мең ясавылны алар тәгаменә калҗа итеп ташлыйк та, Хәзәр капкасы аркылы ипләп кенә качыйк. Бүген безнең өчен күктә кояш тотылды. Иншалла, ул иртәгә кабат чыкмый калмас…

Мамай белән Габдулла хан әүвәл бергәләшеп Кырым тарафына чыгып качкан иде, кабих мирзада ярты юлны үткәнче үк яңа мәкер туган. Габдулла Кырымда җилән итәгендәге тузаннарын да кагып өлгермәде, Сарай хозурыннан утлы хәбәр килде.

– Мамай, Үкәк каласындагы бар гаскәрен күтәреп, Сарай өстенә барган.

Хәсән кабат Болгар ышыгына чыгып качкан. Мамай мирза исә Сарай тәхетенә Мөхәммәт-Бүләк атлы ханны күтәргән ди…

Габдулла ул вакытны, япь-яшь, сау-сәламәт көенә «талак» сүзе белән куылып кайткан бәхетсез киленнәр шикелле үкси-үкси, идәннәрне, чирәмнәрне төйде. Яраланган бүрене көтүендә дә бер дә яратмыйлар, кайтып күрендеме, ботарлап үтерәләр. Әнә шуңа күрә кабат әтисенең олысына, Актүбәгә әйләнеп кайтмады ул. Мин-минлеген һәм ярсуын учларына бикләп, ул Кырымда калды.


Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

Башын укырга: http://kazanutlary.ru/?p=27067


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *