Логотип Казан Утлары
Хәтер

Шамил Усманов: матур тормыш төзүгә багышланган гомер

2023 елның 26 декабрендә Шамил Хәйрулла улы Усмановның тууына 125 ел тула. Кызыл комиссар һәм хәрби җитәкче, Татарстан Республикасын төзүгә зур өлеш керткән сәясәтче, татар совет мәдәниятен тудыруга катнашкан әдип һәм оештыручы...

2023 елның 26 декабрендә Шамил Хәйрулла улы Усмановның тууына 125 ел тула. Кызыл комиссар һәм хәрби җитәкче, Татарстан Республикасын төзүгә зур өлеш керткән сәясәтче, татар совет мәдәниятен тудыруга катнашкан әдип һәм оештыручы... Совет чорында мәктәптә һәм вузда без аны шулай таныдык һәм бәяләдек. Мәктәп программасындагы «Гает корбаны» хикәясе акгвардиячеләрнең кансызлыгын күрсәткән әсәр буларак өйрәнелә иде. Университетта мөхтәрәм остазыбыз Альберт Гатуф улы Яхин безне кабат аның шәхесенә якынайтты: Татарстанда беренче булып радио оештыруын, эсперанто телен популярлаштыручылардан икәнлеген, Казан шәһәрендә, меңләгән катнашучы җыеп, ачык һавада мәдәни чаралар уздыруын, гаепсезгә һәлак ителүен сөйләде. Студентлар тулай торагына кызы Айсылу ханым Сагайдак килеп, әтисе хакында истәлекләр белән уртаклашты. Әмма бу шәхескә кагылышлы күп кенә мәгълүматлар совет чорында әйтелеп бетмәгән кебек, 39 ел гына яшәгән, хәтта кабере дә билгесез Шамил Усмановның тормышы, эш-гамәлләре бүгенге вазгыятьтә дә ничектер ачылып-ачыкланып бетмәгән килеш кала төсле.

Хаҗи малае Габдулла

Габдулла (Шамил) Усманов 1898 елны Саратов губернасы Кузнецк өязе (хәзерге Пенза өлкәсе Кузнецк районы) Пәндәлгә авылында мөгаллим Хәйрулла Гыйззәт улы гаиләсендә алты малайның икенчесе булып дөньяга килә.

Әтисе Хәйрулла – укымышлы, ачык фикерле, дөнья хәлләреннән хәбәрдар кеше була. Яшь вакытында ул, ерак туганнары фабрикант Акчуриннардан берсенең гозерен үтәп, аның урынына хаҗга бара, юл уңаеннан өч ел Мисыр уку йортларында гарәп телен һәм дин гыйлемен тирәнтен үзләштерә. Хаҗ сәфәреннән кайткач, Пәндәлгәдәге туку фабрикасы мәктәбендә укыта һәм мөгаллим Миндән кызы Гайшәгә өйләнә. Кызыксынучан, актив табигатьле Хәйрулла малайларын ир-егетләр итеп тәрбияләүгә зур игътибар бирә: җәй көннәрендә урманга китеп, палаткалар корып яшәү, револьвердан атарга өйрәтү, мөстәкыйльлек күрсәтерлек өй эшләренә җаваплы итеп кую кебек гамәлләрне ул чор татар гаиләләре өчен табигый дип булмас. 

6 яше тулгач, улы Габдулла да әтисе мәктәбендә укый башлый. Әмма мәктәп ябыла, эшсез калган Хәйрулла гаиләсе белән үзенә һәм хатынына укытучылык эше тәкъдим ителгән Әстерханга күченә. Күрәсең, җәдиди укыту тарафдары Хәйрулла хаҗиның абруе татар дөньясында инде билгеле була: аны Оренбургка – мәшһүр «Хөсәения» мәдрәсәсенә геометрия, арифметика, тарих һәм кыйраәт предметларын укытырга чакыралар. Олы уллары Гали һәм Габдулла, имтихан биреп, мәдрәсәнең рөшди (урта) интернат группасына кабул ителә: дөньяви белем алалар, рус телен үзләштерәләр. Өченче уллары Габдрахман башлангыч сыйныфка керә.

Алдынгы фикерле татар зыялылары тәрбияләү бурычы куйган «Хөсәения»дә шәкертләр, белем алу белән бергә, актив иҗтимагый-мәдәни тормыш алып баралар: газета-журналлар яздырып, илдәге һәм дөньядагы хәлләр белән танышып торалар, үзләре дә кулъязма мәдрәсә газетасы нәшер итәләр, кичәләр оештыралар… Хәйрулла малайлары арасында да чаялыгы, кыюлыгы, хәрәкәтчәнлеге, кызулыгы белән аерылып торган Габдулла барлык яңа эшләрне башлап йөрүчеләрдән була. Гаиләдә дә әтисенең иң ышанычлы ярдәмчесе – шул. Әйтик, әнисе Гайшәне Илецк шәһәренә озатып куюны әтисе 13 яшьлек Габдуллага ышанып тапшыра. Энеләре Габдрахманны Сембер коммерция училищесына имтихан биреп урнаштырырга да аны җибәрәләр...

1910 елны укуларын бик яхшы тәмамлаган Гали һәм Габдулла, сәүдәгәр Хөсәеновлар стипендиясе хисабына, 4 сыйныфлы Оренбург һөнәр училищесына урнашалар. 4 ел һөнәр үзләштергәч, стипендия алу шартлары буенча, Габдулла сәүдәгәр Хөсәеновларның Тургай өлкәсендәге Актүбә шәһәрендәге он тегермәнендә слесарь булып, кышкы чорда телефон станциясендә эшли. Аннары егетләр икесе дә Акчуриннарның Сембер губернасы Зөябаш (Гурьевка) авылында урнашкан туку фабрикасына эшкә китәләр. 

2 мең татар эшчесен туплаган туку фабрикасындагы тормыш төпле дини һәм дөньяви белем, тәрбия алган Габдуллага бик көчле тәэсир итә, аның карашларын үзгәртә. Эшчеләрнең өметсез, караңгы, фабрика белән тулай торак арасында юктан кызык табып үткәргән көнитеше егеткә чыгып булмаслык баткаклык булып тоела. Габдулла йотлыгып, матур әдәбият укый, хәтта әтисе кушкан Габдулла исемен (гарәп. «Аллаһ колы») үзенең рухына һәм күңел халәтенә туры килгән шәхес, Л.Толстойның «Хаҗи Морат» повесте герое, Кавказ халкы азатлыгы өчен көрәшүче батыр Шамил исеменә алыштыра. 1914–1917 елларның тынгысыз рухы Усмановны да көрәшкә өнди: 1917 елның 10 мартында ул большевиклар партиясенә языла. Хәрби хезмәткә алынып, июль аенда Шамил Сызрань шәһәре запас полкында теркәлә, солдат советына сайлана. Шушы вакыттан аның хәрби-сәяси эшчәнлеге башлана.

Күрәсең, Шамил язмышы аның шикелле гаярь татар егетләренең революциягә килү, большевиклар вәгъдәләренә ышану сәбәпләрен дә аңларга ярдәм итәдер. Эшчеләр мохитенә эләгеп, ул гади халыкның иң хокуксыз катламнары тормышын күрә. Шуннан чыгу юлын эзләгәндә, һәркем өчен тигез бәхетле социалистик тормыш төзү тәгълиматына ышана, үз акылын, көчен шушы эшкә багышларга карар итә. 

Кызыл комиссар 

Татарча һәм русча төпле, ышандырырлык чыгышлар ясау, үз артыннан күпләрне ияртә алырлык кирәкле сүзләрне таба белү сәләте (харизма) Шамилгә Сызрань шәһәре хәрбиләре арасында үз урынын табарга ярдәм итә. Большевиклар шәһәрдәге 45 меңлек гарнизон солдатларын октябрь аенда Советлар ягына чыгарга күндергән булалар. Шулар арасында үткен акылы, башсызлык чигенә җиткән кыюлыгы, ораторлыгы белән аерылып торган Шамил тиз арада инициативалы шәхес булып таныла. Аны Казан хәрби округы советлары II съездының гадәттән тыш утырышына җибәрәләр. Монда ялкынлы чыгыш ясаган 19 яшьлек егет хәрби округ белән идарә итү өчен оештырылган вакытлы коллегиягә сайлана.

Кайтуга, ул 80 гаскәридән торган Беренче Сызрань партизан пулемёт отряд оештыра. Үзенең истәлекләрендә Шамил хәрби эштә берни аңламаган килеш әлеге эшкә алынуын, гаскәриләр белән ничек идарә итәргә планлаштыруын сөйли. 

Әлегә хәрби өлкәдә мәгълүматы аз булса да, Шамилнең үз-үзенә һәм үз гамәлләренең хаклыгына ышанычы зур була. Күрше Кузнецк шәһәрендә эшчеләр советының офицерлар тарафыннан таркатылуын ишеткәч, 150 хәрбидән торган отряд белән анда барып, агитация аша ул 3 көндә 2 мең солдатны коралсызландыруда катнаша. Шунда ук отряды белән үзе теләп, тимер юл белән хәрәкәт итүче ак чехларны коралсызландырып торуга алына. 

1918 елның маенда, Оренбург төбәгендә атаман Дутов җитәкчелегендәге казаклар активлашкач, Ш.Усманов отряды Көнчыгыш фронтка җибәрелә. Биредә отряд Кәриб Хәйруллин оештырган Оренбург мөселман батальонына кушыла, Шамил исә батальон комиссары итеп билгеләнә. Бу вазифада ул төрле милләт, дин кешеләреннән тупланган хәрби берләшмәләрдә тәртип урнаштыруның авыр икәнлеген күрә. Шул ук вакытта ислам динен, татар телен белгән, башка төрки халыклар белән дә иркен аралашкан (алты төрки халык телендә иркен сөйләшәм, дип яза ул) егетне мөселман гаскәриләр аеруча хөрмәт итәләр. Каты сугышлар узып, батальон Актүбәгә килеп җитә. Шамил исә мөселман батальоны нигезендә 1200 хәрбидән торган III Интернационал исемендәге легион төзи. Бу легион Яйсан шәһәрен ала, Орскины азат итә, 1919 елның гыйнварында Дутовның казакларын Оренбургтан куып чыгара.

Бу вакыйгаларны Ш.Усманов «Легион юлы (Тургай далаларында)» дилогиясендә җентекләп тасвирлый. Ул әсәрне унике ел дәвамында – 1923 елдан 1935 елга кадәр яза. 

Вакыйгалар 1918 елның 4 апрелендә, кызыллар кулындагы Оренбургны берничә мең кешелек аклар гаскәре яулап алу, әмма 500 кешелек кызылгвардия отрядының шәһәрне коткаруыннан башланып китә. Бозаулык янында җиңелгән Кызыл Армия отрядлары да Оренбургка поездда чигенәләр. Үзенең прототибы булган комиссар Хәйдәр белән әдип шушында таныштыра. Аның исеменнән үк бу егетләрнең максатын әйттереп үтә: «Иптәшләр, һич шөбһә юк, без бөек вакыйгалар алдында торабыз. (...) Без хәзер шул көрәшкә бик ныклап катнашырга, аңа бөтен көчне бирергә тиешле булабыз» (Ш.Усманов. Сайланма әсәрләр. Казан, 1958. 39 б.).

Әмма кызыл гаскәр шәһәрне калдырып чыгарга, Актүбә-Ташкент якларына чигенергә мәҗбүр була. «Легион юлы» – мадьярларны, немецларны, татарларны, башкортларны, казакъларны, таҗикларны, полякларны, румыннарны һ.б. бик күп милләт вәкилләрен туплаган гаскәри бердәмлекнең, күпсанлы станицаларны, далаларны һәм тауларны, Каратургай, Яйсан, Тозтүбәләрне азат итә-итә, Оренбургка әйләнеп кайтып, аны Дутов казакларыннан коткару юлы ул.

Армиянең ниндилеге гаҗәеп күренешләрдә тасвирлана: мылтык тота белмәгән авыл агайларының армиягә язылулары, поездга һөҗүм ясалгач, кешеләрдән бигрәк, яралы атны коткарырга талпынулары, яшь сугышчыларның, Оренбургны калдырып чыкканда, кирәге булмаса да, «шәһәр төбендә яхшылап кына бер сугышып алырга» теләк белдерүләре шундыйлардан. Хәрби эшкә махсус хәзерлекле булмасалар да, гаскәрләрнең кыюлыгы, җиңү өчен үләргә әзер торуы, ярдәмчеллеге барлык вакыйгаларда да калку күрсәтелә.

Төрле милләтләрдән җыйналган гаскәрнең бербөтен көч булып оешып җитә алмавы да әсәр буенча искәртелә бара. Бу сызыкның иң югары ноктасы – мадьярлар белән мөселманнар арасында тавыш чыккач, легион командиры Белевичның атылып үлүе. Вакыйга легионда өч көч – мадьярлар, немецлар, мөселманнар – аерылып торуны, әмма уртак максат кына этник сыйфатлары төрле булган төркемнәрне берләштерә алмауны сөйли. Ш.Усмановның татар бригадасы төзү фикере тамырлары белән шушы күзәтүләргә барып тоташа.  

Әсәр кызыл гаскәрнең Оренбургны азат итүе белән төгәлләнә, дидек. Елъязма тәртибендә Тургай далаларында сугышып йөрүне тасвирлап, әдип мондый нәтиҗә ясап куя: «Тургай далаларында үткәргән җиде ай вакыт безнең гаскәрне сугыш белеменә өйрәтте. Алар кулына мылтык тота белгән, нервлары таза, чыныккан сугышчы өчен ачык далада атына атланып чапкан казак куркыныч түгел икәнен аңладылар. Әле канатланып җитмәгән яшь Кызыл Армия өстендә кылыч уйнатырга гадәтләнгән казачийлар да каршындагы дошманның болай бердән ныгып китүенә аптырап калды...». Шул рәвешле, «Легион юлы» – әсәр башында гаскәргә язылырга килгән эшче-крестьян халкының оста сугышчыларга әйләнү юлы да икән.  

Шулай ук әсәр буйлап аерым кешеләрнең уртак эшкә аяк чалуы, сатлыкҗаннар мотивы күренеп-күренеп китә. Бу мотив әдипнең икенче әсәре – «Памирдан радио» (1925) повестенда көтелмәгән чишелеш таба. Анда вакыйгалар кызыл командир Җаббарга яла ягудан башлана. Гаделлек тапмыйча, герой Төньяк Африкага китеп, Риф кабиләләре белән французларга каршы сугышып йөри, шуннан кайтып кына дошманнарның чын йөзен ача ала.

Совет әдәбият белеме әсәрне, әлеге Мароккога китү өлешенә бәйле, фантастик, хыялый текст буларак бәяләп килде. Әмма, дилогиядәге кебек үк, монда да төгәл урын-вакыт, билгеле вакыйгалар, чыннан да аларда катнашкан кешеләр сурәтләнү аны шулай ук сугыш елъязмасына әйләндерә. Эпиграф та әлеге фикерне көчәйтә: «Бу хикәямне Фәрганә фронтының корбаны – сөекле энем краском Габбаска багышлыйм. Автор.» (Күрс.китап. 221 б.). 

Әсәр 1921 елның августында, Фәрганәдә басмачыларга каршы көрәшкән полкка кызыл командирлар курсын тәмамлаган Җаббарның взвод командиры булып хезмәткә килүеннән башланып китә. Полкның командир-комиссары Кукушкинның кызыл гаскәрләргә каршы эшләгән явызлыклары аның Җаббарны сатлык итеп күрсәтүенә кадәр килеп җитә.

Чишелеш өлеше Октябрьның 20 еллыгына – ягъни 1947 елларга алып китә. Бу вакытта «Советлар Союзы Балтыйк диңгезеннән Урта диңгезгә кадәр җәелгән «Иске дөнья Совет җөмһүриятләре Федерациясе» исемендә бөтен Европа, Азия һәм Африканың зур кисәген, җир шарындагы халыкның биштән дүрт өлешен эченә алган бер мәмләкәткә әйләнгән иде инде. 

Аның төзек шәһәрләре, яңа оешкан коммуналары арасында Казан шәһәре зур урын тота. Ул элекке СССРдагы химия сәнәгатенең мәркәзе. Искедән калган клиника, больница һәм университетлары белән медицина дөньясында да Казан зур роль уйный. Ул Британия белән элеккеге Япония атауларын тоташтырган Транс-Арктик һава юлы өстендә торуы аркасында, Идел буе һава юлларының үзәгенә әйләнгән. Транс-Арктик юлдан башка ул, Казан – Истамбул, Казан – Һиндстан, Казан – Пекин юлларының һәм якындагы шәһәрләр белән тоташтыра торган уннарча һава юлларының үзәгендә тора. Аның шәһәр үзәгендә, элекке Арча кырында, ясалган мәркәз һава вокзалы Федерациядә беренчеләрдән санала иде». Алга таба тизйөрешле машиналар, гүзәл бакчалар, 3-4 айлык балаларны, аналарыннан аерып, коммуна балалары итеп тәрбияләү, пневматик почталар, электр белән эшләүче экологик чиста фабрикалар турында бәян ителә. Бу картиналарда Ф.Әмирханның фантастик күзаллаулары да күренеп китә, әлбәттә.

Әмма биредә төп фикер булып Кукушкин-Осиповны 20 елдан соң гына фаш итү, бигрәк тә геройның, үз илендә хаклыкны исбатлап булмавын аңлап, Африкалар аша узып кына моңа ирешүе килә. Күрәсең, сугышлар аша узганда, Ш.Усманов яңа тормышның күп кенә җитешмәгән якларын да күрә, алар хакында да уйлана, каләм ярдәмендә кисәтергә дә омтыла. «Көчле мандат» хикәясендә, яраланган кызылармеецларга утырырга урын булмаганда, наркомфин агентының берүзе бер вагонда баруын тасвирлау да шул хакта сөйли. Мондый күренешләр Ш.Усмановның драмаларында да очрый. 

Күп кенә әсәрләрендә шушы кисәтүне каләмгә тотынырга мәҗбүр иткән сәбәп төсендә үзе дә билгеләп уза. Әйтик, «Командир хатыннан» хикәясендә төп герой үзенең дустына болай дип яза: «Синең белән мине көнлекче эшчедән командир дәрәҗәсенә мендергән ул елларда алынган белем, тәҗрибә хәзерге яшь буынны сугарып тора» (Күрс. китап. 376 б.). Ягъни автор үзе язганнарның киләчәк буыннар өчен кирәк булуын искәртә.
 

Татар бригадасы төзү 

Гражданнар сугышы шартларында күп кенә шәһәрләрдә мөселман полклары оеша башлый. Усманов та Оренбургта мөселман полкы оештырырга уйлый. Ул моны русча начар белгән, еш кына башка милләт вәкилләре арасында югалып кала торган, әмма кыю, ышанычлы һәм батыр мөселман гаскәриләре өчен үзләрен күрсәтү, үз көчләренә ышаныч уяту юлы дип караган. Әмма бу эшнең кирәклеге турында төрле югары даирәләрдә никадәр сөйләсә дә, җирле хәрби җитәкчелек моны хупламый.

Эшләп килүче мөселман полклары Мәскәүдә Үзәк мөселман комиссариаты каршындагы Үзәк мөселман хәрби коллегиясенә буйсыналар. Аның рәисе М.Солтангалиевнең Уфага килгәнен ишетеп, Шамил чатнама суыкта атка атланып, аның белән очрашуга чыгып китә. Бу вакыйганы архив материаллары нигезендә өйрәнгән А.Яхин Шамилнең Мәскәүгә бу хакта дистәләрчә рапортлар, гаризалар, жалобалар язуын әйтә (А.Яхин. Шамил Усманов. Казан, 1963. 12-13 б.). Л.Троцкийга язган хатында Ш.Усманов әлеге мәсьәлә белән Сталинга керүен дә телгә ала. Һәм мондый нәтиҗә дә ясый: «В красной Москве, где я ожидал разрешения всех вопросов, я хожу по ее улицам. Истрепал себе сапоги, истратил последние деньги и везде ответы: не можем, завтра, подождите... Махровым цветом расцветает канцелярщина, и к любому «превосходительству» и «Высочеству» было пробиться гораздо легче, чем к ревкомандирам красной Москвы». Туры сүзле, үзенең хаклыгын кан түгеп раслаган кызыл комиссар киләчәктәге матур тормышны да – хаклык белән, дөресен әйтеп кенә төзеп була дип ышана. 

Ниһаять, 1919 елның мартында, советларга Колчак гаскәрләре яный башлагач, Казанда мөселман бригадасы – «Аерым Идел укчы татар бригадасы» – төзергә рөхсәт алына, Ш.Усманов аның комиссары итеп раслана: бригада оештыру тулысы белән аның карамагында була. Комиссар колачлы сәяси-агарту эшен җәелдерә. Гадел, сүзендә тора торган, кыю комиссарны тыңлыйлар, яраталар. Яңа хәрби берләшмәдә батальон командиры булган Якуб Чанышев соңрак аны – бригаданың җаны иде дип атый.

Тиздән бригада командиры итеп Йосыф Ибраһимов билгеләнә. Бригаданың Беренче полкы май аенда, калган полклары август башында сугышка китә. Татар бригадасының алга таба каты сугышларда үрнәк тәртип һәм оешканлык күрсәтүендә, гел җиңүгә омтылуында, бердәмлегендә Ш.Усмановның да роле зур була. 

1919 елның сентябрендә Ш.Усманов каты яралана, умыртка баганасын җәрәхәтли, дәваланырга Ташкентка китә, аннан Казанга кайта. Сәламәтлеге какшау аңа фронтка әйләнеп кайтырга мөмкинлек бирми. Шуңа күрә аны, бригада комиссары вазифасыннан азат итеп, 1919 елның 8 октябрендә Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең политбүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Бу олы вазифа, асылда, мөселман полклары, бригадалары белән эшләүнең стратегик юнәлешләрен билгеләүдә, алардагы хәлне күзәтү һәм контрольдә тотуда зур мөмкинлек ача.

1922 елның мартында Ш.Усманов Казанга әйләнеп кайта. 1925 елның 1 гыйнварыннан Мәскәүдә, хәрби уку йортлары идарәсенең сәяси секретариатында өлкән инспектор булып эшли башлый. Шул ук елның сентябрендә М.В.Фрунзе исемендәге хәрби академиянең берьеллык курсларына керә, аны тәмамлагач, Ташкентта Шәрык курслары рәисенең сәяси эшләр буенча ярдәмчесе итеп билгеләнә. 1927 елның маенда, сәламәтлеге начараю сәбәпле, дивизия комиссары дәрәҗәсендәге Ш. Усманов хәрби хезмәттән китәргә мәҗбүр була. 

Шулай итеп, революция һәм Гражданнар сугышы шартларында, ун ел эчендә Ш.Усманов ышанып та булмаслык хәрби карьера ясый: гади солдаттан – бригада комиссары, слесарьдан – Үзәк мөселман хәрби коллегиясенең политбүлеге җитәкчесе дәрәҗәләренә кадәр үсә. Үз көченә, ышандыру сәләтенә нык ышанган хәрби җитәкчесе буларак, ул зур гаскәри берлекләр оештырырга алына, ныклы ышаныч белән үз артыннан ияргән илдәшләрен туган җир, бәхетле киләчәк өчен көрәшкә рухландыра. Ирешкән уңышларының сәбәбе, безнең фикеребезчә, аның үзенең кавемдәшләре – мөселманнар, татарлар, төрки халык вәкилләре, башка милләт хәрбиләре өчен җаваплылыкны үз җилкәсенә алудан, беренче булып яуга ташланудан, үз фикерен өзеп әйтүдән курыкмавында була. 

Бу вакыйгалар турында әдипнең күп кенә публицистик язмалары бар. «Казан, 26 октябрь» («Кызыл армия», 1919, 26 октябрь) мөрәҗәгате мондый сүзләр белән төгәлләнә: «Үзебезнең истикълялиятебез исеменә, халкыбызның иркен яшәве исеменә без хәзердән үк аларга (иске идарәне кайтарырга тырышучыларга – Д.Ф.) каршы сугышучы гаскәр сафына басарга, аның әләмен ныграк тотарга, революция таләп иткән нәрсәләрне алда тотып, аңа ныграк буйсынырга тиешбез. Бу – безнең мөкатдәс бурычыбыз». 

«Татар бригадасы безгә нәрсә бирде?» («Кызыл армия», 1919, 24 октябрь) язмасында ул, барлык гаскәрләрнең 25 процент тәшкил иткән татарларның, рус телен белмәү, һөнәре булмау сәбәпле, «түбән хезмәтләрдә» эшләве, «полк яки бригада командиры» дәрәҗәсенә күтәрелә алмавы турында ачынып яза. Полк яки бригада төзү идеясенең инде өлгергән мәсьәлә булуын исбатлап, кабат Тургай далаларында үткән вакыйгаларга күз ташлый, «7-8 ай казаклар белән булган сугышларда кыргыз сәхрәләрендә шул берничә йөз татар гаскәриләренең үз араларыннан командирлар, офицерлар җитеште. Ул гына да түгел, шул батальонда тәрбияләнгән кайбер командирлар мадьяр, немец батальоннарына командирлыкка тәгаен ителеп, татар эшче-крестьянының да эш башында тора белүен исбат иттеләр». Әмма милли низаглар чыгудан куркуның бу эшләргә каршы килүен дә ачыктан-ачык белдерә. Туры сүзле, батыр каләмле Шамил «Октябрь һәм татар кызыл гаскәр бүлекләре» («Татарстан», 1923, 7 ноябрь) мәкаләсендә хәтта болай дип яза: «Көрәш елларында кызыл гаскәр идарәсе сафларын узган иске урыс офицерлары бу туачак татар кызыл гаскәрендә «Чыңгыз гаскәре тудыру» хыялыннан куркып, бөтен көчләре белән каршы төшә иделәр». Ш.Усманов фикеренчә, татар офицерларыннан – кызыл генераллар үсеп җитешкәндә генә, алар үз милләттәшләре өчен үрнәк, әйдаман булачаклар. Совет идеологиясенең бөтен Җир шарына җәелүен, уңышын ул менә шул киләчәкнең кызыл генераллары белән бәйли. Бу сүзләр әдипнең еракка карап эш итүче сәясәтче, бер үк вакытта үз халкы мәнфәгатьләрен кайгыртучы милләтче булуын да искәртәләр.
 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12,2023

Фото: архив

 

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев