Логотип Казан Утлары
Яңа исемнәр

Кызу-кызу педаль әйләндерәм...

Кызу-кызу педаль әйләндерәм, Эшләнәсе эшләр бихисап!

«Тәртип» радиосының җитәкчесе, журналист Ризәлә Исмәгыйлеваны белмәгән татарлар сирәктер. Һәрхәлдә, үзен «тәртипле» дип санаучылар, бу ханымны таныйлардыр дип фаразлыйбыз. Ә менә аның нечкә хис-тойгыларга бай лирикасы белән, мөгаен, һәркем дә таныш булмаска да мөмкин. Хәер, үзебез дә һәрчак ачык күңелле, тыйнак һәм мөлаем ханымның илһам белән тулы күңел байлыгын моңарчы абайламый йөргәнбез икән ләбаса! Ул шигъриятендә дә тормыштагы кебек үк итагатьле, иманлы, шөкер кыла белүче, укучысына яктылык, инсафлылык нуры өләшергә омтылган шагыйрә: «Җиде ятка изге теләк тели», Раббыбызга шөкер итә, халык күңелен яктылык, игелек белән сугарырга ашкына, дөньяны агарту, сафландыру, «тәртип»кә салу мәсьәләсендә гамәл кыла һәм шигырьләр, җырлар яза!
 

Кызу-кызу педаль әйләндерәм,

Җил җилбәзәк кала көнләшеп.

Раббым биргән уңыш, шуңа күрә,

Саранланмый йөрим өләшеп!..

Кызу-кызу педаль әйләндерәм,

Эшләнәсе эшләр бихисап!

Вак-төяккә бүлгәләнми генә

Яшәп өлгерергә бар исәп!

Кызу-кызу педаль әйләндерәм,

Шартлап сынсын «ялгыш» таяклар!

Тәгәрмәчкә кысылыплар гына

Сүндерелә алмый маяклар.
Кызу-кызу педаль әйләндерәм.

Тигез юлдан җиңел барыла.

Тау менгәндә, беләм, куып булмый,

Биек менгән саен арыла.

Кызу-кызу педаль әйләндерәм,

Шүрләгәндәй туктап калудан.

Чыгырыннан чыкмас минем сәпит,

Раббым саклап барыр янымнан!

Кызу-кызу педаль әйләндерәм,

Төп юлдашым – изге ниятем!

Чик-хисапсыз шөкер Сиңа, Раббым,

Сер бирмәскә мине өйрәттең!

...Кызу-кызу педаль әйләндерәм.
 

Ризәлә  Исмәгыйлева 

"КУ" 10, 2023

Фото: архивтан.

Фотода автор үзе.

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев