Роман

18.05.2017 №5 (май),2017

Карабәк


51

Тарихи роман
Ерак бабам, бөек Карабәк рухына багышлыйм.

1

– Туктамыш ханнан чапкын!
– Яңа хан чапкыны!
Ихатада яңгыраган шушы хәбәр барча кирмән эчендә корт күчедәй мәхшәр куптарса да, сарайның түр бүлмәсендә яткан Карабәкнең күңелендә кыл да кыймылдамады. Тышта, табаннарына ут капкан шикелле, йөзбашлар белән ясавыллар1 чабыша, хәтта меңбашлар да ни кылырга белми изалана: әттәгенәсе, күз өстендә каш булырлык затлы җайдак килгән, Урда мәркәзендә чираттагы хан калыккан икән! Юкса, төкерәсе! Бик күп булды андый түнтәрешләр. Карабәк үзе дә – Сарай тәхетенә ике тапкыр арт тидергән таҗдар. Беренчесенә – егермегә якын, икенче кабатына унбишләп ел үткән. Ә аннан соң, күк йөзендәге Ай шикелле, Урда тәхетендә дә ай саен йә ярты ел саен хакимнәр алышына. Бер хакимнең йөзен күреп калырга, алдына тезләнеп бигать2 китерергә дә өлгермиләр, анысын тагын да кансызрагы, залимрәге суеп ыргыта да, бөке кебек, яңа таҗдар калка. Тик ул табадагы коймак шикелле яңарып торучылар олуг хан таҗын үлчәп карарга да өлгерми, анысын да йолкыш бүре урынына куып җибәрәләр. Кара гавамның, бичара, таҗдарларның исемнәрен дә ятлап калганы юк…
Карабәкнең үзенә Туктамышның исеме күптән таныш. Сабый чактан бирле, дип күпертсәң дә ярый. Егерме ел чамасы элегрәк аларның олыслары бер-берсеннән кул сузымында гына иде. Карабәкнең әтисе Дәүләт-Хуҗа Сакмар буендагы Актүбә олысына йортбаш булып торды, Туктамышның атасы Туйхуҗа бәк алардан шәрык ягынарак сузылган Җаек ярындагы Сарайчык олысында кышлау-җәйләү тотты.


1 Ясавыл – кала-кирмәннәрдәге эчке сакчы.
2 Бигать – тугрылыкка ант.

Кырым-йорт, Болгар иле, Күк Урда атлы үзбаш йорт төзүләр, каш ясыйм дип күз чыгарган кебек, Сарайдан аерылып йөрүләр юк иде ул заманда. Дәүләт-Хуҗа олысы – нигездә гәрәйлеләр, Туйхуҗа бәкнекеләр ак мангыт дип аталса да, барча ыру-кабиләләр, лапасларга бикләнгән маллар төсле, Алтын Урда атлы гомумтүбә астында мәгыйшәт асрый иде. Шул елларның берсендә Сарайда Җанибәк атлы олуг хан сырхаулап егылды да, Җучи төзеп калдырган шанлы Алтын Урда, комнан әвәләгән йорт шикелле, янтайды да төште.
Тәүге гаеп кемдә? Чыңгыз әманәт итеп калдырган «Яса» кануннарын таптап, Алтын Урда нигезен әүвәл кем какшатты? Каһәр-ләгънәт атлы күз яшьләре, иң беренче чиратта, кемгә тиеш? Тирәнгә үк чумып тормыйм дисәң, һәлакәт һәм мәхшәр Җанибәкнең атасы Үзбәк ханнан башлангандыр, бәлки. Туктай атлы хан, әле түшәккә ауганчы ук, үз урынына өлкән угылы Илбасмышны утыртырга васыять иткән була. Иллә мәгәр хан җәнапләре әле исән чакта ук хата җибәрә – ул Харәзем дәүләтендә шәех булып утырган Имаметдин хәзрәтне үзенә якынайта. Аның вәгазьләренә мөкиббән киткән Туктай-таҗдар шәех Имаметдинне Сарайга чакырта да, үз теләге белән дилбегә тоттырган төсле, сәед итеп куя. Ә Туктай хан хаста булып егылуга ук, ошбу сәед агулы җимгә тиң үз вәгазен башлый.
– Сарай белән Үргәнеч калалары – ике игезәктер. Сезгә имамнарны Бохарага җибәреп гыйлем эстәтү дә, асыл затлы суфилар кулында булган Харәзем мәмләкәте илә сәүдә итмеш тә килен төшерү төсле бик муафыйк гамәл. Мүнкә-Тимер хан оныгы вә Тагрул угылы булган Үзбәк атлы әмир-солтанымыз Коръән-хафиз булмыш өстенә суфилар мәмләкәтенә йөз тотуы илә дә танылмыштыр. Сәеднең мондый татлы вәгазеннән аеруча Үргәнеч белән Бохара ягына сукмак салган сәүдәгәрләр кавеме мәмнүн кала. Үз чиратында, шулар әмир белән бәкләр колагына тукран төсле тукый.
– Сәүдә гамәлләре вә иҗтиһад – мәмләкәтне көч-куәтле итүнең нигезедер. Тауар-нигъмәт белән берлә байлыгы да, салымы да кайта. Ат аунаган җирдә төк кала ди, табын-казналарның мөбарәк булуы – түрә кавеме өчен дә коргаксымас кое. Безгә тәхтемезгә Үзбәк солтанымызны күтәрү отышлырак.
Нәтиҗә шул: байлар, сәүдәгәрләр ул елны ак киезгә Үзбәкне күтәрә. Яңа таҗдар һич вакланып тормый – вәли гаһед3 булган Илбасмышны гына түгел, аны яклап йөргән йөз егерме түрәне дарга озаттыра.
Хыйлаф үрнәк – үләттән дә яман. Мәгълүм ки, җиде йөз дә кырык ике санәдә4 дөнья куйган чакта Үзбәк үзе моны күз чалымына да китереп карый алмый. Ул да, беркатлыланып, үзе урынына өлкән угылы Танибәкне варис иткән була. Бәхетсезлегенә, Танибәкнең Сарайдан еракта, Нишапур-Кәшмир якларында, Чагатай туруннарына5 каршы яу кылып йөргән чагы. Ә тәхетне чебен төсле сырып алган түрәләрнең һәркайсында тешләренә сөяк йә калҗа каптырган этнеке шикелле үк начар гадәт – алар калҗага хәтта үзләренең газиз балаларын да якын китерми. Ханбикә ятагына ияләшкән Тайдула да юрганны олуг ир булып җитлеккән Танибәк белән бүлешүне тарсынган бит. Ире Үзбәк күзен йомуга ук, берәм-берәм каршысына тезеп, әмирләре алдында җыр башлаган.
– Олы улым бәләкәй чагыннан ук мән белмәде, ә ханымыз аны башлы-күзле иткәч, энеләрен генә түгел, әмирләрне санга сугу дигән гадәтне дә онытты.


3 Вәли гаһед – тәхеткә кануни варис.
4 Милади белән 1342 ел.
5 Турун – онык улы яки оныкның оныклары.

Танибәк алга табан мәмләкәтне хосусан үзе вә хатыны илә биетеп тотар сыман. Үзбәк ханымыз, әнә, бер Үргәнеч каласында гына да шәех Шәриф, Түрәбан хан, чичән Нәҗметдин Кобра пулатларын, Ак Кала кирмәнен, башка тарафларда ничәмә-ничә җәмигъ мәчетләр вә алтын илә нәкышләнгән мәрмәр төрбәләрдә төзеттереп куйды. Дәүләт илә, Үзбәк ханымыз төсле, әмирләр вә бәкләр берлә киңәшләшеп, күмәкләшеп идарә кылу фарыз. Ә Танибәк кансыз. Ул, юньсез бозау сыман, әмирләрне талап имүдән башканы белмәячәк.
Тамчы ташны тишә. Җанибәкне, ашык-пошык кына, тәхеткә иңдерделәр. Ул да түгел, Урда күген көпә-көндез яшьнәгән яшен төсле хәбәр айкап үтте.
– Дилбегәне Тайдула ханбикәбез кулдан ычкындырмый, ул угылы Җанибәк илә бергәләп идарә итәчәк, ди.
«Танибәк кайта», – дигән хәбәр таралуга, Тайдула үзенә бигать китергән әмирләрне асыл варис олавына каршы куды.
– Вәгъдәләшкән гамәлне үтәп кайту насыйп итсен сезгә. Хан җәнапләре сезнең тугрылыкны мәңге онытмастыр…
Танибәкне Сарай-Бәркәдән ике тәүлекле юл арасындагы Сарайчык каласына чаклы каршы барып уен ясадылар. Танибәк мондагы әмир сараена үтеп мәҗлес корган булган.
– Юлда кайткан чакта чит итмәсен өчен без шушында ук бигать китерәмез. Һәркайсымыз, эргәсенә кереп, кул үбәргә әзер.
Шундый күндәмлек күрсәтүләргә яраннары каршы тора алмаган. Ә соран6 әмирләр залда Танибәкне урап алганнар да күз ачып йомган арада буып үтергәннәр. Сөенечле хәбәр җиткерүгә, Җанибәк үзенең бердәнбер энекәше Хасарны да буып ташлаттырган. Тик Җанибәк тә үзен нинди канлы тәкъдир сагалап торуын чамалый алмаган шул.
Җанибәкнең тәхеткә менүенә унбиш ел тулганда, мәмләкәттә көтелмәгән елан пәйда булды. Каф тау өркәчләре артына таралган азәриләрнең Әшрәф атлы бәге, тавык кетәклегендәге куначасын онытып, бөркет сыман тоя башлагандыр, шул хөрәсән үзен мәлик-солтан дип игълан иткән! Әтәчләрнең кайсысы гына төн уртасында саташып бугаз ярмый, анысына гына төкерер дә идең. «Моннан ары Сарай тарафына сыңар арбалык та ясак озатмыйбыз!» – дип шәрран ярып хат язган бит әле. Мин-минлеге чуан шикелле сытып уятылган Җанибәк, өч төмән гаскәр кузгатып, Каф таудагы тарлавыклар арасына чумарга мәҗбүр булды.
Дәште Кыпчактагы барча татар «Тимер Капка» дип йөрткән Дирбәндне дә, аның артыннан Ширбән каласын да тиз үттеләр. Дәрьял тарлавыгында берьюлы ике яктан турап ташларга ниятләп, мәлик Әшрәф төмән ярым җайдак белән генә каршы чыккан булган. Мәгәр урдалылар тарлавыкны җәйрәндәй тиз узды, ә тигез яланда азәриләрне зур боҗрага алып, давыл шикелле котырынып, дулап тукмадылар. Мамай атлы меңбаш мәликнең шәхсән үзен аркан ташлап әсирлеккә алган. Мамай кичә генә кияү егетедәй үз-үзенә хозурланып йөргән Әшрәфне олуг ханның аяк астына китереп ташлагач та, Җанибәк, күркә сыман кабарынып, бик кукраеп дәште:
– Монда суйсам, дошманнарың гына күрә, сабак алучы юк. Җиңүчегә
кан дошманын үз илендә, туганнарының күз алдында җәзалап үтертүдән дә татлырак ширбәт, ләззәт булмас. Мин синең төн уртасында саташып кычкыра торган әтәчнекедәй буш башыңны мәркәз үзәгендә, Тәбриз мәйданында чаптырып ташлыйм әле!..
Җанибәккә тау һавасы ярамады, ахры, ул түшәккә ауды, ут шикелле кызышып, тоташ укшып ятты.


6 Соран – төсен үзгәртүче җәнлек, хамелеон.

Ике-өч тәүлектән соң, чатырына чакыртып, янындагы улы Бирдебәкнең колагына тиз-тиз пышылдады.
– Тәбризгә чаклы барып йөрердәй гайрәтем юк. Мин ике төмәнне үз артымнан ияртәм дә кайтыр юлга чыгам. Син сүземне үтә. Тәбризгә җит. Әшрәф гыйсъянчының башын зур бүкәнгә куеп чаптырмыйча калма. Үзең өчен гомерлеккә ятла. Ханияләр өчен гыйсъянчы яраннарыннан да хәтәррәк бәла-каза юктыр. Читтән килгән дошман хәвеф түгел, алар синең тәхетеңә менми, акыртып талый вә ахыр чиктә төянә дә китә. Ханияләр өчен үз мәмләкәтендә баш күтәргән гыйсъянчылар – иң әшәке дошман.
– Мәлик Әшрәфнең башын чаптырмый кайтмыйм, әткәй, – дип тел кузгаткан Бирдебәкне сәйяхчы хан ярты сүздә бүлде.
– Әшрәфнең җанын кыйганнан соң да кайтмыйча тор әле. Аның урынына яңа җасус7 табылуы мөмкин. Фәрман әзер. Мин сине Тәбриздә Урда каладары8 итеп тәгаенләп китәм. Хаҗәт туса, шундук чакыртырмын…
Хан чатырыннан чыгуга ук, Бирдебәк солтан меңбаш Мамайны үз янына дәште.
– Ияреңә сикер, юл буенча бер адым да калмыйча, хан җәнапләренең янында йөр. Чире тотып, тормастай егыламы, җанын тәслим кыламы, әллә үзе урынына минем берәр борадәрне калдырырга васыять яздырамы – барысы хакында да шундук миңа җиткер. Ә Сарайга кайткач, шыпырт кына бәйләрбәге Тулбайга да белгерт. Ул да, син дә – таянырдай якын яраннарым. Мин тугры яраннарны соңыннан алтын-мәрҗәннәргә күмми калмам.
…Җанибәкне исән-сау көенә кайтарып җиткергәннәр, ул Сарайда да ике-өч атна буе сырхаулап яткан әле. Бер төндә ханның һуштан язуын күргәч, Тулбай үзе ясавыллар арасына чыгып, меңбаш Мамайны ияргә күтәрттергән.
– Табын әзер. Кунаклар сугым ашын гына көтеп утырадыр. Алар дога кылачак хәзрәтнең килүенә нык сусаган. Шушы сүзне түкми чәчми тапшыр…
Берәр айдан соң ун гына җайдак иярткән Бирдебәк авыртмаган башка тимер тарак кебек кайтып җитсә, Җанибәк хан сырхавыннан туктап, аягына басарга җыена икән. Чигенердәй ара калмаган бит, Бирдебәкнең фәрман бозуын белсә, ханзадәнең башсыз калуы да озак йөрмәс. Гыйсъянчылар, тараканнар төсле, Тулбай бәкнең йорт эченә кереп бикләнәләр. Ил юынтык суы булмаган йорт шикелле үк гайбәтсез дә тормый, хәтта җансыз койма-капкаларның да колагы бар. Качаклар турында Җанибәк ханга да илтеп җиткерәләр. Аның таянычы – бәйләрбәк бит! Ул, җилем сыман тартып-сузып тормыйча, Тулбай бәкне дәшкән.
– Бирдебәк нишләп монда? Аны кайсы мәкерлесе Тәбриз каласыннан чакырттырып алган?
– Мин ачыклармын, төбенә төшми калмам. Баш өсте, баш өстедер, ханым җәнапләре, – дип билен бөккән булган икейөзле әмир.
Ә сарайдан чыгуга, кабат көянтәдәй бөгелеп, ханбикә Тугай-әкә янына барып кергән.
– Нинди ният илә кайтканлыгын белсә, Җанибәк хан Бирдебәкнең башын чаптырачак. Син – Бирдебәк анасы. Газиз угылыңның җанын коткар.
Хан булса да, Җанибәк тә – адәм баласы бит, киңәш-уңашка дип хатынын чакырттырган. Тугай-әкә, күрәсең дә, улын кызгангандыр, кызу-кызу тезгән.
– Бирдебәк каян килеп монда булсын инде? Аның хакындагы гайбәт – барысы да ялган. Ышанмасаң, үз яныңа каравылбаш Гарифҗанны чакыр, шаһитлеккә Тулбай бәкне дә дәш.


7 Җасус – астыртын, мәкерле рәвештә килеп җан кыючы.
8 Каладар – наместник.

Һәркайсының йорты кул сузымында гына, кирәк икән, үзем чакыртам да кертәм…
Тәбриздән бирле төн йокламый кайткан һәм хәзер инде Тулбай бәкнең кибәндәй гәүдәсе артына яшеренеп кергән чапкын ирләр, тәхет залының түренә үтүгә үк, таҗ иясен тавык чебеше урынына буып аткан. Хан җәсәден йокы бүлмәсенә ертык юрган төсле кертеп яшерүгә, Бирдебәкнең үзен чакырганнар. Бирдебәк нәкъ әтисен бугазлап үтергән келәм өстенә аякларын бөкләп утырган да кан катарлык әмер ташлаган.
– Берәм-берәм, бөтен энекәшне сөйрәп китерегез!..
Юлда чакта ук ишәк урынына кыйналган бичаралар кереп бил бөгәргә яисә ант китерү өчен авыз ачарга да өлгерми, Бирдебәк һәрберенең йә билен сындыртып, йә суйдырып бара. Уникенче саналган төпчек энекәшен, сигез ае да тулмаган нарасыйны, һич югы монысын кызганмасмы дип, Тайдула әбисе күкрәгенә кочып кергән булган.
– Юк, үсеп җиткәч, монысы да барыбер җан кыячак! – дип үкергән дә, әбисенең күкрәгеннән үләксә бүлешкән сыртланнардай йолкып, Бирдебәк сабыйны ишек ниргәсенә башы белән орган…
Ә язмыштан барыбер узмыш юк бит. Ике ел үтүгә үк, әмирләре Бирдебәккә каршы фетнә корган. Шулар бер төн эчендә канэчкеч ханны да, икейөзле бәйләрбәге Тулбайны да суеп үтергәннәр. Ә аннары Урда Сараенда – шайтан туе! Дөрләп янган учак яисә кайнап торган казанны хәтерләткән хан сараена моннан ары һәркем кул селтәр, дип уйлаганнар иде, ни әкәмәт, мичкәсе белән ширбәт тапкан бал кортлары кебек, кабат ябырылдылар. Урдадагы барча әмир шашты.
Ул чагында даими гаскәрдәге бер канатка Мамай ия иде. Ул – хан кияве, куенында Бирдебәкнең кызы Гөләндәм бар. Әмма Мамай – тәхеткә дәгъва итәргә бөек Чыңгыз ханның нәселеннән түгел. Шуны чамалапмы, ул үзенә бабай тиешле Бирдебәк хан исән чагында ук әүвәл ике-өч төмәнгә йөгән ташлап өлгерде, аннары Сарайдан ерактарак, Идел тамагы ягында Үкәк атлы кала корып куйды. Аның хакында «Мамай бабасы Бирдебәк ханны суюда катнашкан», «Бабасын суюны Мамай оештырган», дигән уттай кайнар имеш-мимешләр дә тараттылар. Мамай – шомарган таш, түнтәреш хәтле түнтәрештән аның читтә калуы да бик икеле. Хакмы-ялганмы бу хәбәр, ачыклаучы юк бит. Мамай үз эзләрен елан төсле тиз яшерә белде. Чынлыкта исә, пошмас бәндә сыман, тау башында кысла сызгыруын көтеп йөрмәде ул. Сарайдагы тәхет бушануга, Кырымны тез астына бөгеп салды да, аерым хан төсле, ясакны үз биштәренә тупларга тотынды, мәркәзне гел онытты. Аннан күрмеш, Урда ханы исеменнән Болгар олысына ясак җыярга барган Тимер-Булат үзен әмир дип игълан итте, Болгар-Җүкәтаулар аерым йорт шикелле аерылып чыкты. Кичә генә Бирдебәк кул астында әмир булып йөргән Хаҗи-Чиркәс Хаҗитархан каласын учына сосып алды һәм хаким кыяфәтендә баш калкытты. Җаек буендагы олысларда һәм Сарайчык каласында Айбәк атлы әмир үзбаш булды. Мәркәзләре Мукшы булган олысны Сәркиз атлы әмир үз кулына алды һәм Сарай фәрманнарын кире борды. Билгеле ки, Владимир, Сүздәл, Тверь, Мәскәү, Рәзән каласында утырган кенәзләр дә авыз ачып калмады, аларның да һәммәсе Сарай казнасына ясак озату дигән гадәтләрдән бизде.
Җидесу9 атлы зур олыста утырган Чымтай углы Ырыс10 барысына караганда да елгыр, үткер икән. Ул әүвәл бер-бер артлы Сыгнак, Сауран, Әтрәр атлы калаларны учына җыеп алган, ә аннары инде үзен, Күк Урда дигән аерым йорт ханы итеп, ак киез өстенә күтәрткән дә куйган.


9 Җидесу – Сыр-дәрья белән Әму-дәрья арасы.
10 Ырыс – иске төрки телдә «бәхет» дигән сүз.

Сасы көзән, кетәклеккә керсә, бер генә тавыкны буып туктыймы соң! Гоҗ тамаклы хаким Харәзем таҗы булган Үргәнеч каласын да үзенә кушып куйгач, инде Алтын Урдадагы Сарай-Бәркәгә дә күз ташлаган. Ә гаскәр җитенкерәми, булганы – бик көчсез. Меңкышлак олысына таралган ак мангыт кабиләсеннән дә чирү сораган бу. Башлык булып торган Туйхуҗа бәк Җучи олысын тез астына салырга маташкан Ырыска төмән җыеп бирүдән баш тартырга батырчылык иткән. Ә Ырыс хан Туйхуҗаны үсмер угылы Туктамыш һәм барча бәкләр күз алдында дарга озаттырган. Шул кайгы һәм мәсхәрәгә түзмичә, Туктамыш Сәмәркандта әмир булып калыккан Аксак Тимер янына качып киткән. Дөнья чиләктәге юынтык су шикелле айкала да, чайкала да бит ул. Менә, өч ел элек Туктамыш үзе шул зобани Ырыс хан урынына Күк Урданың хуҗасы булып калды. Тик монысы да, сасы көзән йә чүл бүресе кебек, һич туюны белмәс, гоҗ бер ерткыч. Карабәк барысын да, мең кат белеп тора. Туктамыш та Сарай тәхетен ул иясез чакта, Мамай мирза Тверь кенәзе Михаилны яклап урыс олысына яуга киткән атналар эчендә килеп эләктерде бит. Тын елга буендагы Шөлди кырында11 Мамай яу барышына кул селтәп киткәч тә, Мәскәү кенәзе Митрәй үзенең исән калу турындагы сөенечен, галәмдә күрелмәгән зур җиңүдәй күпертеп, барыннан да элек, Сарайга кереп оялаган Туктамышка язган. Димәк, мәскәүлеләр Туктамышны яклап яуга кергән, киләчәктә ул аларга ясак җыюда ташлама ясаячак, дигән сүз бу. Митрәй кенәз яңа ханның тәхеттә ныгып калуына ярдәм итә, ул аның колына әверелеп өлгергән инде, димәк. Мәскәү боярлары гына түгел, Туктамышка хәтле гасыр ярым буе гомер сөргән Урда әмирләре өчен дә никадәрле хурлык!..
Менә шул Туктамыш үзенең Күк Урдасыннан тыш бөтен Алтын Сарай иленә дә бугалак ташларга, тышау салырга җыенадыр инде. Кырым хәтле Кырым җиренә дә чапкын куган икән, димәк, Карабәк шикелле әмир-бәкләрне дә үз каршына тезләнеп китертмәкче, антлар иттермәкче. Тик шунысы сәер: Мамай мирза Кырымга исән-сау көенә әйләнеп кайтты, Мәскәү өстенә үч явы белән бару өчен кабат гаскәр җыя. Ә Туктамыш мондый чакта Мамайны нишләтмәкче? Мамайның кул астында бүген үк өч төмән бар, аның канат ышыгына иртәгә тагын шуның чаклы җайдак җыелуы мөмкин. Ахыр чиктә Мамай мирза, нәкъ Митрәй өстенә баргандагы кебек, Каф тау буендагы әрмәннәрне, алан-чиркәсләрне, Дәште Кыпчак буйлап чәчелгән кумык-бәҗәнәкне яки Кәффа каласында үзбаш булып яшәүче җәнәвиз12 яугирләрен дә яллап җыя ала. Анда алтын-якут, байлык-нигъмәт дигәннәре кәрван-кәрван. Шыр-тилеләр үз-үзләрен «иелгән башны кылыч кисми», дип юатса да, Мамай мирзаның, бу рәвешле гаярь була торып, Туктамыш каршында тезгә чүгәсе юк. Ул очракта Җучи илен, андагы олысларны тагын өр-яңа яу, үзара суеш-кырылыш көтеп торамыни? Әллә… әллә Мамай мирзадан башка яшерен генә чакырып, Туктамыш хан минем шикелле әмирләр кулы белән утлы учактан күмер сосмакчымы?..
Карабәк, ятаган-хәнҗәрләрен тагарга онытмыйча, алгы як бүлмәгә атылып чыкты. Каравылбаш Нургали бәк болай да аягүрә басып көтә иде, хуҗа әмир күренүгә, капылт әсәренде.


11 Шөлди кыры – Дон елгасы буенда 1380 елның 8 сентябрендә Мамай мирза белән Дмитрий кенәз яу
үткәргән Куликово кыры.
12 Җәнәвиз – Кырым ярларында колония төзеп яшәгән генуэз-венециялеләр.

– Йә, чапкын мондамы соң? Әллә инде куып җибәрдеңме?
Хуҗа сер бирмәгән булып шаяртса да, йөрәге каен тузы шикелле бөгәрләнеп, чатнап яна инде, аны гына күз алдына китермәскә Нургали бәк беркатлы шалкан түгел.
– Юк, кумадым. Сине ашыктырмас өчен, аны тамак ялгап алырга
утырткан булдым әле. Ясавыллар аның чаптарын чистарткандай итеп кыйлана. Чапкынның гаебе юк, ул бичара да камчылап куылган адәм баласы бит.
Карабәк киң елмайды. Ап-ак тешләрен ялтыратып елмаю аңа бик килешә. Аның йөзе беркая да качмыйча, гомер буе кояшның иң эссе, рәхимсез нурлары астында каралган бакыр ләгән йә җиз комган сыман. Нургали белә-белгәннән бирле Карабәкнең маңгай-яңаклары кара-кучкыл. Ул белгәннән бирле Карабәк барча кеше белән ачык йөзле. Кычкыруны-җикерүне белми. Кешеләргә түгел, эткә дә таяк күтәргәне, сукканы юк. Шуңа кара гавам, гади сугышчылар аны гел үз итеп Карабәк йә Бәкчура дип йөртә дә бит инде.
– Юлчы кешене өзлектереп булмас, йә соң, әйдә, чакыр, – дип эндәште ул, тагын риясыз елмаеп.
Чапкын яугир, залга иңүгә үк, җиләненең җиң эченнән алып, мөһерле хат сузды.
– Олуг ханымыз Туктамыш хәзрәтләре сине үз янына, корылтайга дәшә, олуг Габдулла хан!
Чапкын моны билен бөгеп, башын иеп әйтте, ә Карабәкнең йөрәгенә әйтерсең лә хәнҗәр кададылар. Ул тешләрен ком капкандай шыгырдатып кысты, йөзендәге ярсуын күрсәтмәс өчен, сыңар учы белән маңгаен һәм ияген угалады.
– Хатыңда да шул ук сүзләрме соң? – дип ашыгып сорау бирде.
– Шул ук чакырудыр, ханым, мин бит укымадым. Чөнки Туктамыш хан аны сүзләр белән дә җиткерергә кушты. Габдулла ханның килүен бигрәк тә нык көтәм, дип, аерым да өстәргә онытмассың, диде.
Карабәк тел очына килгән яңа чәнечкеле сораудан үзен тыя алмады.
– Миннән соң тагын ничә әмиргә хат илтәсең әле?
– Туктамыш хан һәрбер олырак бәк илә әмирләр янына аерым чапкын куды. Җәмгысы никадәрле бәкне чакырадыр, ул тиклесен белмим, – дигән җавап тотты чапкын, берни яшермичә.
– Ә Мамай мирзаны? Мамайны чакырамы?
– Анысы да миңа дөм-караңгы, – дип җаваплады чапкын элеккечә, аннары барыбер дә тиз-тиз пышылдады. – Чакырмыйча калмас. Мирза килсә, иң төп имән ава, ил-койманы тоткан зур багана ава. Баганасы ауса, койма-киртәләр, чапкан печән сыман, бик тиз егыла ул.
«Менә сиңа гап-гади бер чапкын! Ил тоткасы кемнәр булганны да, ханнар ни кылырга җыенып йөргәнне дә алдан белеп тора», – дип нәтиҗә ясады күңеленнән генә. Чапкын күз алдыннан чыгып югалуга, каравылбаш Нургали тарафына катгый әмер бирергә онытмады.
– Ашыгыч рәвештә Сарай каласына чапкын җибәр. Туктамыш атлы яңа килмешәк нинди эшләр кырып ята анда, аның тирәсенә нинди этләр килеп оялаган? Мамай янына да шымчы чапсын. Аны Туктамыш янына чакыралармы-юкмы, ул мирза Туктамышка каршы нинди этлек әзерли, безгә барысын да белеп тору хәер.
Кабат түр бүлмәгә кереп бикләнгәч, Карабәк ирексездән янә хатирәгә чумды.


Вахит ИМАМОВ (1954) – язучы; «Татарларның Ватан сугышы», «Сәет батыр», «Утлы дала» һ.б. китаплар авторы. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе, Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты. Казанда яши.


Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *