Юбилейлар

15.05.2017 №5 (май),2017

Сизгер күңел – нәзберек каләм


Тарханова

Каләмдәшләребез арасында шагыйрәләрдән дисеңме, прозаикларданмы, шөкер, гүзәл затларыбыз шактый.Алай гына да түгел: сүз сәнгатебезнең шушы төрләрендә, Тукай әйткәнчә, ат уйнатканнары да байтак. Сүзем үзенең матур гомер бәйрәмен каршы алучы Флёра ханым Тарханова турында. Ходай биргән зәвыклылыгына бәрабәр шәхси сыйфатлары: эчке культурасы, әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләрендәге зыялылыгы, сәнгатькә гашыйклыгы белән дә ул замандашларында үзенә карата җылы караш уята, аларда уңай хисләр тууына сәбәп була. Әйтерсең лә ул элекке заманнардагы морзалар яшәгән мохиттә генә, җил-яңгыр тими торган шартларда үтә нәзберек тирәлеккә көйләнеп яшәгән дә хәзерге көнебезгә дә шул хәлендә килеп җиткән. Әмма дөньяда яшәүнең кырыс кагыйдәләре берәүгә дә сәгадәтлелекне әзер килеш кенә китереп бирми. Гомер иткәндә кеше юлында, әкиятләрдәге кебек, төрле сукмаклар пәйда була. Шуларның кайсы хәерле офыкка илтәсен чамалау еш кына мөмкин дә түгел. Әйе, шул исәптән Флёра Габдрахман кызының да юлларына маяклар тезелеп куелмаган иде. Әмма туып-үскән һәм тәрбияләнгән ата-ана гаиләсендәге зыялылык, кешелекле тирәлек, Арча педагогия көллияте биргән төпле универсаль әзерлек (математик һәм тел белгече) аның өчен алга таба яшәешендә ныклы нигезне тәшкил итә. Туган ягындагы мәктәптә генә түгел, таулы Кыргызстанда да математика һәм рус теле укыта, балаларның мәхәббәтен яулап ала. Ихтимал, ул шушы юнәлешләрдә эшләп китеп, анда да үзенең ныклы урынын таба алган булыр иде. Тик әби-бабасыннан, әти-әнисеннән алган рухи тәрбия мохитен, күңеле өчен табигый булган милли яшәү рәвешен, туган телне, йөрәккә якын моңнарны сагыну аны Казанга тартып кайтара, дарелфөнүн талибәсе итә. Югары белем алгач, аспирантурада калдырылуы да очраклы түгел. Ник дигәндә, кыз ниндидер билге алу өчен генә түгел, белү өчен укый, үзенә кадәрге йөзләрчә буын элгәрләребез тудырган хәзинәне үзләштереп, алар башыннан үткән хәл-әхвәлләрне күңеленнән кичереп, хәтер төпкелләрендә гомер буе сакланырлык итеп беркетергә тырыша. «Иң яхшы драма әсәре» конкурсында икенче урынны яулаган «Сөю газабы, яки Ташлама мине» исемле сәхнә әсәрендә гәүдәләндерелгән Фирая образында без авторның үзен шәйлибез икән, хаклы булырбыз. Тормыш агымына каршы тора алмыйча, унике ел буена күңелен нык ымсындырган офыклардан читкә тайпылып яшәгәннән соң, Ф.Тарханованың тормыш сукмагы яңадан табигый эзенә төшә: аны тәрҗемәчелек, журналистлык эше мавыктыра. Мондый максатчанлык хәтта эзләнү юлына да алып килә – фәннәр кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә алуга ирешә.

Тарханова
Шулай да Флёра ханымның туганнан алып шушы көнгә кадәр килә торган тагын бер аерылмас юлдашы бар, ул да булса – күңелендә туган ярату-нәфрәтләнү, шатлану-борчылу, матурлыкка соклану, ямьсез күренешләргә әрнү, төрле хәлләргә битараф кала алмау, уйлары-хисләре аша үткәреп, аларның асылын ачу… Баштарак аның күңелендә алар гадәти фикерләр рәвешендә барлыкка килсә, тора-бара шигъри юллар булып бөреләнә, кәгазьгә төшерүне сорый башлый. Әнә шулай, табигый рәвештә, ул шагыйрьлек сукмагыннан олы юлга чыга. Узган гасырның туксанынчы елларында ул инде иҗат җимешләре белән укучылар хозурына килеп керә. Шагыйрә, үзенең бу халәтен аңлатып, болай ди:

Кайгы-хәсрәт дәрьяларын
Колачлап кичкән идем,
Күңелгә шатлык иңсен, дип,
Соңарган бәхет килсен, дип,
Җырларга күчкән идем.

Әйе, иҗат шатлыгыннан килүче бәхет аны, шактый соңарып булса да, барыбер эзләп тапты. Аның каравы, бер юлыккач, Флёра ханым бу тавис кошыдай гүзәллекне кулында нык тотты. Шигъриятебезнең Шәрык традицияләреннән килә торган нәфислеген үзенең хисси фикерләү рәвешенә әйләндерде. Робагый, газәл, мөрәббагъ, мөсәммән, тәрҗибәнд кебек жанрларда да зәвыклылык сыйфатларына тугры калды. Менә бу робагыйдагы тыгыз фикер сөреше аның күңел дөньясын аеруча төгәл ача булса кирәк:

Юлларыңда туктап калма – юлаучы барып җитәр,
Җиңел тормыш эзләгәннәр табалмый йончып бетәр.
Сынау өчен җибәрелгән ачы кайгы-хәсрәттән
Гыйбрәт алсаң сабыр булып, авырлык үзе китәр.

Мөрәббагъларындагы уй-хисләрне тиешенчә әйтеп бирү өчен дә күңеле сөю тулы яшь егет яки кыз булу гына җитми, алар артында зур тормыш тәҗрибәсе булган, зирәк акылга ия зат торуы да бәхәссез:

Сөя, дип әйтеп буламы – газабында көймәсә,
Бар дөньясын оныттырып сөелмәсә, сөймәсә,
Үзе янып, сөйгән ярын ялкынына төрмәсә? –
Ярата, дип әйтеп булмас, бу хисләрне белмәсә.

Флёра Тарханованың шигъри күңел байлыгы тупланган җыентыклары әнә шуның өчен укучылар тарафыннан да җылы кабул ителде. Алар – «Синең кайнар сулышың», «Йөрәгемә яшерелгән серләр», «Яшьлек эзем калган сукмаклар» һәм башкалар. Аның шигырьләренә язылган музыкаль әсәрләр эстрададан, радио һәм телевидениедән еш яңгырап тора. Балаларны да онытмый ул. Язучының «Уңган кыз», «Серле дөнья», «Өч каурый», «Алтын уклар», «Карлыган белән Чия» китапларындагы шигырь һәм әкиятләр балалар күңеленә юл тапты. Шигъри юлларга салынган «Өч каурый» әкияте буенча Казан «Әкият» курчак театры спектакль куйды.
Г.Бәширов, И.Юзеев, Р.Гаташ, Ә.Рәшитов, Зөлфәт кебек әдипләр һәм шагыйрьләр, төрле басмаларда бастырып чыгарып, аның шигъри иҗатына үзләренең уңай фикерләрен инде күптән белдерде. Бүгенге көндә дә аның иҗатына багышлап язылган мәкаләләр вакытлы матбугатта басылып тора.
Ф.Тарханова проза жанрларында да иҗат итә. «Язмышлар язылганда» дигән җыентыгында (2007) урнаштырылган хикәяләре аеруча хәтердә уелып калган. «Хисләр дәрьясында» дип аталган чираттагы китабы аның бу юнәлештәге иҗатының тагын да камилләшә төшүен күрсәтте.
Җыентыкта төп урынны «Даулы көннәр, яки Үлем баржасы» дигән тарихи повесть били. Ни өчен тарих? Чөнки биредә сурәтләнгән вакыйгалар инде тарих битләрендә генә сакланып калган чынбарлыктан алынган. Аларны Флёра ханымның әтисенең бертуган абыйсы Нурулла үз вакытында кәгазьгә теркәп калдырган булган.
1918 ел. Казан, Чистай төбәкләрендә, Идел-Чулман буйларында Гражданнар сугышының иң кызган чагы. Акларның һәм чехларның берләштерелгән көчләре ничек кенә булса да өстен катлау хакимлеген кире кайтарырга омтыла. Аларга таянып, инкыйлабка каршы булган җирле көчләр дә баш күтәрә. Флёра ханым шушы канлы вакыйгалар кисешкән урын итеп туган авылы Яуширмәне ала. Бер якта – биредәге инкыйлаб җитәкчесе, акыллы, алдан күрүчән, тирә-якта абруйлы Гаяз Садыйков, каршы якта – авылда гына түгел, Чистайның үзендә дә ташпулатлары булган Шәйхи кебек атаклы байлар. Бу көрәш рәхимсез, көчләрнең максаты бер-берсен бугазлаудан гыйбарәт. Биредә әлеге капма-каршылык арасында нинди дә булса чигенешләр булуы мөмкин түгел. Шәйхиләр, поручик Бутлеровлар үзләренең дошманнарын Идел уртасына кертеп батырса, Гаязлар, җае чыгу белән, Шәйхиләрнең тамырларын корыта.
Дөрес, биредә өченче көч тә шәйләнеп кала. Автор әлеге авылда туып-үскән тагын бер күренекле шәхесне – Мөхәммәтгаяз Гыйләҗетдин улы Исхаковны да (Гаяз Исхакыйны) шушы мохиттә тасвирлап алу җаен тапкан. Ул әлеге кан коелышлардан читтәрәк тора, чөнки вазгыятьне сәяси юллар белән хәл итү карашын яклый. Учредительное собрание тарафдары буларак, чираттагы чарада катнашу ниятендә, Самарага китеп бара. Авылда гаять катлаулы шартларда сыйнфый көрәшкә тартылган элекке фикердәшләре аны аңламый. Һади Вәлиуллин дигәне аңа: «Күрәм, безнең юллар аерылган, юкка җил куып йөрисең икән», – дип, каршылыклы фикерен белдерә.
Без биредә гаять буталчык вакытта да хәл-әхвәлне дөрес бәяләүче, киләчәккә карап фикер йөртүче Г.Исхакыйны күреп калабыз. «Ленинга атканнар икән, ул кадәр зур кайгы түгел әле. Үлмәгән бит, дәваларлар да аякка басар. Акларның килүе дә ул кадәр куркыныч булмас. Дөрес, аларның нинди тәртип урнаштырачаклары, нишләп бетәчәкләре билгесез әлегә. Ә менә акны карадан аера белмәгән большевиклар ни кырыр, илне, халыкны нәрсәгә алып барып җиткерер, шулай ук билгесез. Әмма бу билгесезлек – иң куркынычы», – дип фикер йөртә ул. Г.Исхакый уйлана, теге яки бу тарафдарларның нинди сәясәт алып барачакларын аңларга тырыша. Аны борчыган төп проблемаларның берсе – татарның милли мәнфәгате. Әлеге көчләрнең кайсысы хакимияттә булганда ул хәл ителер?! «Эшләрнең кызу чагы. Тик утырып булмый», – ди ул. Сәяси җирлектә эш алып бару – аның өчен хәрәкәттә булуның иң файдалы ысулы, уңышка ирешүнең дөрес юлы.
Автор дөрес сурәтләгәнчә, әлегә кемнең кем булуы өчен көрәш сыйнфый характерда бара. Сыйнфый баскычның бер ягында торган авылдашлар бер-берсенең байлыкларын, җир-суларын тартып ала, икенчеләре шуның өчен аларны үлем баржасына илтеп тыга, суга батырып юк итәргә тырыша. Шул мәхшәрдән исән котыла алганы тагын канлы үч алу юлыннан китә. Аның каравы, әлеге документаль повестьта татар Гаяз белән рус Иванның бер-берсенә булган игелекле мөнәсәбәте, аларның кешелекле сыйфатлары укучыларны сокландырырлык итеп тасвирланган. Бу хәлләрнең, уйлап кына чыгарылмыйча, сурәтләнелгән чын кешеләр язмышына нигезләнеп язылуы күңелне аеруча тетрәтә. Ф.Тарханова бу көчләрнең берсен дә якламый, шуңа күрә сурәтләү гадел бара, әсәрдә гомумкешелек идеаллары алгы планга чыга. Бу дөрес тә. Чөнки патшаны хакимияттән читләштерү иҗтимагый тормыш барышы белән тулысынча акланса да, илдә Гражданнар сугышын җәелдерү ихтыяҗы юк иде. Бу канлы бәрелешләр миллионнарча кешеләргә һәлакәт, җәбер, күз яше генә алып килде. Аның нәтиҗәләре табигый барышка, яшәешкә, дистә елларга сузылачак тайпылышларга китерде. Повесть бу хакта уйлану, гыйбрәт алу өчен тагын бер нигез бирә.
Шулай да шагыйрәнең проза каләме, әлеге повестьны язганда, үзен бераз киеренкерәк тота. Ник дигәндә, үз күзләре белән күргән, үзе кичергән вакыйгалар түгел. Гражданнар сугышы турында күп язылган, бу әсәрем белән шуларга нәрсә өстәргә була, дип тә уйлангандыр. Ни дисәң дә, туган авыл тарихы күңелне яраламый һәм җилкендерми калмый. Ә менә җыентыктагы бәянда, хикәяләрдә автор бөтенләй башкача. Ул инде, әйтергә яраса, үз стихиясендә. Бүгенге тормышның үзенә нигезләнгән бу әсәрләрне берсе артыннан икенчесен кызыксынып укып барганда, синең алда хатын-кыз күңеленең серле пәрдәсе ачылганнан-ачыла бара. Еш кына ир-ат язучыларның хатын-кыз күңелен бөтен нечкәлекләре белән белеп язулары турында шаккатып сөйләүләренә юлыгырга туры килә. Бар, әлбәттә, шактый тирән үтеп сурәтләүчеләр дә, әмма барыбер тамырына төшеп, тәмам белеп түгел. Моны хатын-кыз үзе генә белә.


Мәкалә сайтта кыскартылып бирелде. Тулаем «КУ» журналының 5нче (май, 2017) санында укырга мөмкин.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.