Шигърият, Язучы блогы

05.05.2017

Ил кадерен белер — илсез калган


alabuta

Әтиемә һәм туган авылыма багышлыйм

I
Татар авылының тамыры корый,
Гореф-гадәтләре югала.
Яңа буын!
Нигә битараф сез барчасына –
Ә сездән соң җирдә ни кала?

Оптимизация, имеш, глобальләшү –
Сүзләре үк ят бит безләргә.
Милләт булып җирдә яшим дисәң,
Үз юлыңны кирәк эзләргә!

Үз сүзләрен әйтә белсен икән
Түрәләргә гади халык та.
Иманаңны тартып алалмаслар –
Иман сатма олигархка!

Бер кап чәйгә, онга һәм ярмага
Алдадылар әүвәл халыкны.
Кибет киштәләрен бушаттылар,
Алып атып бәя-ярлыкны.

Кайгыртучан ата булып шулай,
Уйнадылар хаким-түрәләр.
“Җир – халыкка!” шигарен дә әнә
Кире яктан хәзер эләләр.

Инвесторлар, әти, каты куллы,
Сезнең ише генә түгелләр.
Сез халыкка диеп тырышкансыз,
Алар исә
Кесә ягын каера белерләр.

Татар булса икән инвесторы,
Урыс, диләр, Мәскәү токымы.
Кабатлана икән җирдә тарих —
Алпавытлар торып утырды.

Мәскәүдәге хуҗаларга нигә
Синең авылыңның тарихы?
Корал белән түгел, акча белән,
Буйсындырды алар халыкны.

II
Дөнья шулай татлысыннан бигрәк,
Ачыларын күбрәк ашата.
Падишаһ та ясый, мәхбүс-кол да,
Зинданнарга салып таптата.

… Ул елны да көннәр матур килә,
Күкрәп үсә ашлык-игеннәр.
Иген генәме соң! Муллык һәм бәрәкәт –
Уңышлардан башлар әйләнер!

Бизмән-үлчәүләрне көйләгәндә,
Онытылыпмы әллә үткәнсең,
Бер уч ашлык җиткән синең башка –
Төрмә кошы булып киткәнсең.

Берәү сөенгәндә мул уңышка,
Берәү донос язган төн буе:
Симәнәгә, имеш, бик аз калган,
Ни чәчәрбез, диеп, бу елны?..

Илдә сугыш бара. Аның әле
Яше җитми, бераз кечерәк…
Донос язар өчен яшь кирәкми,
Җитә икән бары көнчелек.

Картлыгында ул да михнәт күрде,
Килә җәза – күпме илермә.
Бакыйлыкта очрашсагыз, әти,
Үтенеп сорыйм, зинһар, кул бирмә!

Юк, юк, әти, дөрес әйтмим бугай,
Кичерә алсаң, кичер, вакландым.
Тигезләде дөнья һәммәсен дә,
Синең исем күптән акланды.

Ә бит мине сиңа охшаган диләр,
Туры сүзле, ялган-риясыз…
Гадел булу сине мәхбүс итсә,
Ә мин калдым нигез-оясыз.

…Бер төш сөйлим әле, әти, сиңа:
Яна икән нигез-курабыз!..
Беркем килми ярдәм итешергә,
Тик икебез генә,
Бер-беребезгә карап торабыз.

Арлы-бирле чабам, оран салам:
“Эчегездә юктыр җаныгыз!”
Озак тормый яман хәбәр килде:
“Өегезне сүтеп атыгыз!”

Инвесторга, имеш, төзек авыл кирәк –
Чүп-чарларсыз, ватык-җимерексез.
Шаһгалиләр табылыр һәр заманда,
Үз туганың булса игелексез.

III
“Туган якның җилләре дә назлы…”
Әллә үзем әйттем, әллә ишеттем.
Басып торам урам уртасында,
Кагарга, дип, кайсы ишекне.

Үз телемдә әгәр сәлам бирсәм,
Нинди телдә булыр җавабы?
Оныклары инде танымаслар,
Таныганнар – кая алары?

Чит кавемнәр хуҗа булып йөри
Татар авылының түрендә.
Әрмән дә бар, диләр, үзбәк, таҗигы да,
Чегәне дә хәтта күренә.

Киереп ачып читән-капкаларны,
Мал кумыйлар хәзер көтүгә.
Шәһәр дисәң – шәһәр түгел үзе,
Авыл дисәң – бара бетүгә.

Җәйге хозурлыкка хозурланып,
Кармак салып елга-күлләрдә
Утырулар бүген чикләнелгән,
Һәр рәхәткә кирәк түләргә.

И табигать!
Аллаһ биргән байлык –
Суың-җирең, урман-кырларың.
Үзләштерер өчен сине адәм
Нинди хилафлыклар кылмады!

Буе җитсә күкнең катларына
Хуҗа булыр иде анда да.
Җылы яктылыгы, нуры өчен
Салым салыр иде
Кояшына, хәтта Айга да!

IV
… Ялгыз бер йорт тора чат башында,
Тәрәзләргә пәрдә тартмаган.
Капка келәләре төшерелгән,
Монда бүген беркем кайтмаган…

Керү сукмакларын әрем баскан,
Аралыймын аны як-якка.
Тигәнәге сарыла бәгыремә,
Әрем исе әрни йөрәктә.

«Иле кайда – иблис шунда” сүзе
Берәүне дә читләп үтмәгән.
Кемдер – корсак колы, ә кемнәрдер
Матди байлык белән җенләнгән.

Татар авылы. Тагын бер нигезнең
Тамырына балта чабылды.
Капка-коймаларын җимереп атар
Кешесе дә шундук табылды.

Һәр нәселнең була дәвамчысы,
Ышанычын аклый алырлык.
Нигезләрен саклый алмаганнар
Идел-йортны яклый алырмы?!

V
«Урманнарга керсәң, сызгырып кер,
Уянмаган кошлар калмасын…”
– Сызгыр әле, кызым, яңгыратып бер,
Их, малай булып калган туасың! –

Дия идең миңа һәрчак шулай,
Урманнарда печән чапканда;
Йөк өстенә йөгереп менеп китеп,
Бастырыкка аркан такканда…

Сыңар куллы әти, мин үсмер кыз,
Сабыйлыгы чыгып бетмәгән.
Сәнәк-тырмаларым онытыла
Җир-җиләге күренеп киткәндә.

Туры да гына атны туры тотып,
Дилбегәне урап кулыңа,
Тормыш йөген салып иңнәреңә,
Алып чыктың безне хак юлга.

Ата кадерен ата булган белер,
Йорт кадерен белер йорт корган,
Ил кадерен белер илсез калган,
Җир кадерен белер җирсегән.

Тел кадерен белер Ватаныннан
Кимсетелеп читкә этелгән.
Сүзем дога булсын,
Туган туфрак өчен
Шәһит киткән газиз әтиләр…


«Казан утлары» журналының 2нче (февраль, 2013) санында басылды.


Комментарий

    Аноним:

    Рэхмэт яусын Гэлзадэ бик матур итеп язгансын эфэрин, !

    Наилэ:

    Голзадэ!рэхмэт узегезгэ — …

    Гэлнур Искэндэровпа:

    Рэхмэт сегэ бик матур хэм дэрес язылган.Сезгэ унышлар Гэлзадэ. Гэлнур Искэндэрова Тубэн Кама шэхэреннэн

    Розалия:

    Голзадэ! Бик матур шигырь. Рэхмэт!Тагын шундый матур шигырьлэр котеп калабыз.Сарман.

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.