Укучыларыбыз иҗаты

17.09.2018 №4 (апрель),2017

***


Язлар иле: чәчкә-гөлләр назда иде,
Саба җиле ал чәчкәне назлап сөйде.
Сөю бакчасына былбыл соңлап килде –
Былбыл – гөлсез, чәчкә – җырсыз… аһ! Соң инде.

Кар сулары, гөрләвекнең шат җырлары,
Керфекләренә чәчкәнең сибелә моңы:
Моңсу, тирән күзләрендә кичәр чорны –
Былбыл – гөлсез, чәчкә – җырсыз… аһ! Соң инде.

Көзге ачы җилләр ярсып яфрак коя,
Сары яфрак бураннары – эзләр җуя.
Күчмә кошлар: тавышлары сагыш җыя –
Былбыл – гөлсез, чәчкә – җырсыз… аһ! Соң инде.

Наҗия САТТАРОВА.
Арча


Фото: sunshinehappiness

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *