Драма

28.03.2017 №3 (март),2017

Сагынган чакларымда (дәвамы)


әби кыз

8 күренеш

Нигъмәтләрнең ишегалды. Шаһидә белән Зәкия көянтә күтәреп судан кайтып керәләр. Чиләкләрен эскәмиягә куялар.

 

Зәкия. Үскәнем, мин әбекәйләргә дә берәр көянтә су китерим әле, син боларны бушатып кына куй инде, яме.

Шаһидә. Әбекәйләргә? Әле иртән генә аларга дип суга бардың бит.

Зәкия. Бер көянтә су каян килеп, кая китми инде ул.

Шаһидә. Алайса, мин дә синең белән барам!

Зәкия (ияртәсе килми). Син арыгансыңдыр, үзем ялт кына урап кайтам.

Шаһидә (чиләкне җитез генә өйдә бушатып чыга). Нишләп арыйм! Барам дигәч барам!

Зәкия. Әбекәй нишләсен ул тик­лем чишмә суы белән. Шуның хәтлене чәйгә тотарга… Иртәгә барырсың.

Шаһидә. Берүзе генә барыр иде. (Авызын ерып.) Белмиләр ди хәйләңне.

Зәкия. Абау! Нинди хәйлә?

Шаһидә. Латыйфаның абыйсы без суга барганда карап кала, без судан кайтканда карап кала…

Зәкия (оялып). Китчәле, нишләп безгә карасын инде.

Шаһидә. Безгә түгел. Сиңа карый. Сүз катар иде – миннән шүрли!

Зәкия (көлеп). Синнән? Җегетләрне шүрләтерлек нишләдең ул тиклем?

Шаһидә. Эшләмәдем. Әйттем генә. Минем түтәй тирәсендә төлке кебек бөтерелмә, сине яратмый ул, дидем.

Зәкия (аптырап, күңелсезләнеп, сиздермәскә тырышып). Һай, телең… Әллә ниләр сөйләп йөри икән.

Шаһидә. Сөйлим шул. Күзе майлы аның. Сиңа да карый, бүтәннәргә дә. Менә сиңа гына карап торса, әллә әйтмәгән дә булыр идем.

Зәкия (күңелсезләнеп). Дөрес әйт­кәнсең, үскәнем, дөрес әйткәнсең… (Борылып, өйгә керергә җыена.)

Шаһидә. Бәй, чишмәгә бармыйбызмыни?

Зәкия. Әбекәй суны күп тотмый ла ул, иртәнгесе дә бетмәгәндер әле. (Кереп китә.)

Шаһидә (аның артыннан). Ну, Зәкия түтәм!

Абзар буеннан Мәрзия чыга, кәҗә сауган. Кулында кечкенә бидон, кечкенә сөлге.

Мәрзия. Шаһидә, бар әле, балам, калай кружкәне алып чык.

Шаһидә (өйгә атлап). Кәҗә саварга гына кушма, инәкәй, калган бөтен эшне эшлим! (Йөгереп кенә кружка алып чыга.)

Мәрзия (бидондагы сөтнең беразын кружкага бушата). Бар, кызым, Касыйм абыеңа кертеп чык. Аңа дару, безгә савап булыр. (Калай кружканы Шаһидәгә тоттыра.) Аяк астыңа карап атла, әрәм итә күрмә!

Шаһидә (бик гаҗәпләнеп). Инәкәй, нигә син аларга сөт бирәсең?

Мәрзия. Әйтәм бит, Касыйм абыеңның үпкәсе чирле, килешсә сөт кенә килешә, ди.

Шаһидә (ярсып). Алар безнең сыерны алып чыгып китте, алар безнең сыерны үтерде, инәкәй!

Мәрзия. Безнең сыерны… алар үтермәде, кызым.

Шаһидә. Рәтләп карасалар…

Мәрзия. Атаң дөрес әйтә, күршеләрнең бер гаебе дә юк. Заманасы шундый, ни хәл итәсең… Күрше хакы – Алла хакы, диләр, кителәсе дөнья бер җомры сөттән генә торып калмас. Аллаһ бәндәне авырлык белән сыный шул, балам, авырлык белән…

Шаһидә кружкадан күзен алмый гына чыгып китә. Мәрзия аның артыннан карап кала.

Ут сүнә. Яктыра.

9 күренеш

Эскәмиядә карт Шаһидә нәкъ баягы халәтендә утыра. Әле генә исенә төшергәннәрдән күңеле тулган. Камзул кесәсеннән кулъяулык чыгарып, күзләрен сөртә.

Шаһидә (таягына ике кулы белән таяна, ияген дә таякка тери). Гомеркәйләр, диген… Тегеләй яшәсәң дә узган, болай яшәсәң дә… Сагынган чакларымда шулай артыма әйләнәм дә карыйм, әйләнәм дә карыйм… (Башын күтәрә, муенына аскан сотовыен күзеннән ерагайтып, вакытны карый, аннан номер эзли, җыя.) Фәния, Фәния, дим! Әле кайтып кердеңме? Урын эзлим, ди­сеңме? Нинди урын? Ә-ә, машина куярга, дисең… Шәһәрегездә машина куярга урын булмаганда, мине чакырып яткан буласыз… Юк инде, бәбекәем, синнән көлмим… Ярар, әйбәт булган, күңелем тынычланды. Мин соң ни… Эшем беткән. Утырам. Уйланып утырам. Банкадагы сөтеңне әйтәм, ачытма, әрәм итә күрмә!

2 пәрдә

Шаһидә телефонын сүндерә. Баягыча таягына таяна. Үзалдына әкрен генә җырлый.

Без барасы юлларның ла

Ике ягы канаулы.

Без моңаймый, кем моңайсын –

Безнең көннәр санаулы.

Атландым атның биленә,

Киттем герман җиренә.

Герман җире кара үлән –

Әллә кайтам, әллә үләм…

Тагын уйга бата.

10 күренеш

Вакыйга Шаһидә хәтерендә җанлана. Сугыш еллары. Кыш. Бертөркем хатын-кызлар урман кисүдә. Алар арып-талып ялга туктаганнар. Бүрәнә өстенә тезелешеп утырганнар. Өсләрендә бишмәт, бияләйләр, киез итекләр. Араларында Гөлсем белән Мәрзия дә бар. (Шактый олыгайганнар.)

Мәрфуга. Каһәр генә төшсен бу Гитлерга! Каһәрләр генә төшсен!

Сәлимә. Чыкмаган җан гына калды бит, катыннар. Күпмегә түзәрбез?

Мәрзия. Бүген тагын нурмыны тутырып булмастыр, кулларым өзелеп чыга бит инде.

Гөлсем. Ярар, каш ярылып күз чыкмаган, төнгә кадәр ничек тә тутырыр­быз әле. Хәмит кенә иснәнеп йөрмәсен..

Мәрфуга (кемнеңдер килгәнен күреп). И-их, бәхетеңне кәҗә сөзсә… Әнә, килеп ята, иблис токымы.

Кышкы киемнән Хәмит килеп керә. Ике кулын кесәсенә тыгып, үзалдына сызгыргалап, хатыннар тирәсендә сүзсез генә әйләнгәләп йөри.

Хәмит. Я-а-ал итәбез, да?

Мәрфуга (торып, ул да, нәкъ Хәмитчә кыланып, аның тирәсендә әйләнеп чыга). Иптәш быргадир, син бит, бер күзем бөтенләй күрми, дип сугыштан калган кеше, безнең бер минутка ялга туктаганны ничек күреп өлгерәсең, ә?

Хәмит. Ай-яй телләрегез озынайды!

Сәлимә. Синеке бик кыска ату. Хатыннар белән телләшергә генә җитә.

Мәрзия. Үзебез монда, кызларыбыз ФЗӨ дигән эт олаккан җирдә тилмерә. Исемлекне син төзеп биргәнсең.

Хәмит. Яп авызыңны, кулак калдыгы! Каршы әйтеп тора ишшу… Икенче кызыңны да тотып озатырбыз! Үзеңнең генә бридетель булуың җитмәгән, боларны да сәвиткә каршы котыртасың һаман! Районга илтеп яптырам мин сине! (Мәрзиянең беләгенә килеп тотына.)

Мәрзия (селтәнеп). Канатларыңны җәймә, бригадир булдым дигәч тә.

Мәрфуга (башыннан шәлен йолкып төшерә, җан әрнүе белән лып итеп җиргә утыра). Нигә Мәрзияне генә ди, безне дә илтеп яптыр. Ичмаса, бу кәтер эшеннән котылып, бер-ике көн булса да ял итеп кайтырбыз. (Озын итәген җыера төшеп, аякларын җәеб­рәк куя, бөтенләй көтмәгәндә уенчак тавыш белән җырлап җибәрә.)

Сания апа суга бара,

Яшел чиләген асып.

Сандугачлар чут-чут сайрый

Көянтәсенә басып…

Хәмит (аяк астына черт итеп төкерә). Нәрсә монда җәмиләңне җәеп утырасың, сез тутырмаган нурмыны әллә мин килеп эшләр дисеңме? Себерелеп йөрергә беләсез.

Мәрфуга (җитез генә сикереп тора, Хәмитнең йөзенә кизәнә). Хәшәрәт! Безнең ирләр ут эчендә йөри, син монда аларның хатыннарын басып рәхәтләнәсең! Кайтсыннар гына, фәлән җиреңне кисеп кулыңа тоттырырлар әле!

Сәлимә (башын иеп кенә). Әйт­мә! Бер бетмәсә бер бетәр сугышы да…

Гөлсем. Хатыннар! Сүз әрәм иткәнче, әллә соң шатырдатып бер кочаклыйкмы үзен? Җыйнаулашып, дим! Сөякләре коелып төшкәнче, ха-ха-ха…

Хатыннар, аның сүзен куәтләп, Хәмитнең өстенә килә башлыйлар. Ул арткарак чигенә, бишмәтенең өске төймәсен ычкындырып, муенын ата каз кебек боргалагандай итә, кемгә тукталырга белмичә, кисәк Сәлимәгә текәлә.

Хәмит. Боларны син котыртасың, мыштым, җавабын да син бирерсең! Былач кешесенә кул күтәрүнең ни икәнен күрсәтермен мин сезгә! (Арты белән чигенә-чигенә чыгып китә.)

Мәрфуга (ачы тавыш белән кычкырып кала). Безгә күрсәтәсе килгән нәрсәңне авыл савитына үзебез дә күрсәтешербез, җәме. (Сәлимәгә борыла.) Кара, кызый, ниемә дип тота да сиңа бәйләнә соң ул, ә?… Йәле, йә…

Гөлсем. Бәйләнми ни, аңа әле һаман теше үтми бит…

Хатыннар кычкырып көлеп җибәрәләр. Шулчак Сәлимә, учлары белән йөзен каплап, бүрәнә өстенә утыра, иңри. Тынлык.

Мәрзия. Ходаем икән лә… Син дә инде, Гөлсем, алдын-артын уйламый әйтеп куясың…

Гөлсем. И-и, Мәрзиякәем, мин бит синең кебек мулла кызы түгел, культур-мультур итеп сөйләшә белмим.

Мәрфуга. Туктагыз әле сез, кемәйләр… (Йомшак кына итеп.) Сәлимә, Сәлимә, дим… Менәтрәк, тынычлан әле син… (Тегесе катырак мышкылдый башлагач, тавышын кинәт кырыслатып.) Нәрсә җебеп утырасың соң?

Сәлимә (кул аркасы белән йөзен сөртеп, кызганыч елмая). Бетте. Әллә нәрсә мәлҗерәдем шул.

Мәрзия. Минем гарип Нигъ­мәтемә тиклем трудармиягә дип апкиттеләр, типсә тимер өзәрлек бу нәмәрсәгә кагылучы юк.

Мәрфуга. Кагылырлар ие дә, агасы райкум тирәсендә утыра… Силсәвит Шәйдул да шуңа тел-теш тидерә алмый үзенә. Хәмит абзаң тиешле кәгазьләрен дә ясата белгән. Үзен колхоз рәисе йә сәвиткә куярлар иде дә – абзагызның грамыты җитеп бетми.

Гөлсем. Ул азгын синең дә капкаңны кактымы әллә?

Мәрфуга (Сәлимәгә). Әйдә, тел яшереп маташма инде.

Гөлсем. Безнең ни, хәзер монда бары да, югы да уртак, сер капчыгын төйнәп утыра торган түгел.

Мәрзия. Ярар инде, Гөлсем, кешенең өстендә торма.

Сәлимә (башын иеп утырганнан соң, кинәт усалланып). Ирем исән-сау гына кайтсын. Барысын да үз телем белән сөйләп бирәм.

Гөлсем. Нәрсәне?

Мәрзия. Тәки өзми-куймый бу Гөлсем.

Сәлимә. Кызымны ФЗӨгә китүчеләр исемлегенә язып куйган иде. Сыздыртам, авылда калдыртам, диде.

Мәрфуга. Кая калдыртсын, Сабираңны да ат арбасына төяп озаттың бит.

Сәлимә. Озаттым шул (елап җибәрә). Алдады, кабахәт. Үзем дә инде… Тәнем куырылып катты шуның янында. «Син ни, бүрәнә ни», дип чыгып китте…

Гөлсем (бот чабып). Әйттем бит, сине генә урап узамы соң ул иблис?

Мәрфуга. Алла үзе кичерсен инде, кемәйләр, башларыбыз гөнаһка батып бетте.

Гөлсем. Башларыбыз, ди, хи-хи-хи…

Мәрзия. И чорсыз инде син, Гөлсем. Көләргә генә торасың.

Гөлсем (көлгән җиреннән кинәт туктый). Йә көләсең, йә җырлыйсың инде. Җылыйсым килми. Касыймымның ярты җаны гына калды, кан төкерә. Кайчак аны кочаклыйм да котыра-котыра җырлый башлыйм.(Ярсулык белән җырлап җибәрә.)

Салкын чишмә буйларында

Атлар эчерсәң иде.

Туган-үскән илләреңдә

Гомер кичерсәң иде…

(Җырдан кисәк туктап, тын тора.) Әүхәтем ут эчендә йөри – аны уйласам да җырларга тотынам. (Янә җырлый.)

Алмалар өзәр идем дә

Җепләргә тезәр идем.

Янмаса бу йөрәккәем,

Сагынуга түзәр идем.

Җылыйсым килми, Мәрзиякәем, җылыйсым килми! (Кинәт сулыгып-сулыгып еларга тотына.)

Хатыннар әкрен генә аның җырын бергәләп дәвам итәләр. Шулчак агачлар арасында кемнеңдер йөргәнен ишетеп алалар, сагаеп калалар, җырдан туктыйлар.

Мәрзия. Һаман Хәмит иснәнеп йөриме?

Сәлимә. Безне тикшерергә дип авылдан урманга ат куып менә икән…

Мәрфуга. Кемәйләр, әллә соң чыннан да бергәләшеп дөмбәсләп атабызмы үзен? Без күрәсен эт күрмәс, беткән баш беткән.

Гөлсем (читкәрәк барып карый). Катыннар, Хәмит түгел бу. Кеше булды бугай. Бәй, икәү бит болар. (Агачлар арасыннан тонык кына булып ютәлләгән тавыш ишетелә.)

Мәрзия (нидер сизенгәндәй, аның янына томырылып килеп баса). Ай Ходаем! Кинәт йөрәгем сикерә башлады…

Мәрфуга. Әйтәм бит, беткән баш беткән.

Горык-горык ютәлләп, сәләмә киемнәргә, ертык шәлгә төренгән Зәкия, шундый ук кыяфәттә
Сабира керәләр.

Мәрзия (үзәк өзгеч тавыш белән кычкырып Зәкиягә ташлана, кызның шатланырга хәле юк). Балакаем! Зәкиям! Балакаем!

Сәлимә (шаккаткан кыяфәттә кызына карап тора, учы белән авызын каплый). Са… Сабирам! Сабирам!

Сабира. Әнкәй… (Кызганыч елмая, иреннәре күгәреп каткан, аның авырлы икәне сизелә.)

Зәкия. Инәкәй! Без качып кайттык… (Ютәлли.) Ичмаса… өйдә үлим, дидем…

Мәрзия (елый, кызын кочаклый, нишләргә белми, битеннән сөя). Балакаем! Ничекләр урманда адашып үлмәдегез? Ничекләр монда килеп чыктыгыз?

Сабира. Җәяү кайттык. Авылларда куна-куна… Зәкия апа бик авырый, юлда үлмәсә ярар иде дип котым очты.

Сәлимә (һаман кызының корсагыннан күзен алмый). Бу нәрсә? Бу нәрсә?

Мәрфуга. Туктале, Сәлимә, дапрус алырга ашыкма.

Гөлсем. Әйе. Җитешерсең. Балаларны тизрәк авылга аптөшәргә кирәк.

Мәрфуга. Мәрзия, әллә соң Шәйдулның өенә барып, сүз катып карыйсыңмы? Качып кайтканга бәла-казасы була күрмәсен, диюем… Хәзергене белмәссең…

Мәрзия. И Мәрфугакаем, шул сәвит Шәйдуллар, Хәмитләр төяп җибәрде бит инде безнең кызларны җәһәннәм тишегенә…

Зәкия (ютәлләп). Инәкәй, сез ничек? Шаһидә өйдәме?

Мәрзия. Апаең сарык карарга керде. Көне-төне фермада балакаем. Атаңның хаты килеп тора, Аллага шөкер. Шахта чистартырга куйдылар, дигән. Син генә менә, чирләргә сабышкансың бит.

Гөлсем. Аякларына кара, чабаталары тетелеп беткән! И Ходаем…

Мәрфуга. Болай сөйләнеп торганчы, Гөлсем дөрес әйтә, балаларны тизрәк авылга алып кайтыйк, тотып асмаслар әле.

Сәлимә. Ничекләр авылга кайтасың хәзер?

Сабира. Әнкәй…

Зәкия. Сәлимә апа, Сабираның гаебе юк. Аны… Фзуда бригадир көчләгән…

Сәлимә (иңрәп). Сабый гына бит әле ул, сабый гына…

Зәкия. Андагыларга барыбер. Әле барып төшкән шәйгә кызлар-егетләрнең барагы да упший иде, шаулаша торгач аердылар тагын. (Ютәлли.)

Сабира. Мунча керергә иде, әнкәй. Әйтергә дә оят, без бетләп беттек.

Сәлимә. Әйтергә генә оят булмас.

Мәрфуга. Сәлимә, кызыңның ярасына тоз сибеп торма әле. Буласы булган, чүбек чәйнәүдән файда юк.

Мәрзия. Әйдә, кызым, менә минем шәлемә төрен, аягыңа да шушы чүпрәкне булса да урап куйыйк. Күпкә түзгәнне азга түз инде, балам, түз инде, түз!

Сәлимә. Сабира! Мә… син дә төрен… кызым.

Ут сүнә. Музыка. Яктыра.

11 күренеш

Мәрзияләрнең өе. Сәке өстендә ютәлләп Зәкия ята. Ютәлләгән саен гәүдәсе урталай бөгелә, кыз җыерылып килә. Шаһидә аның янында утыра, апасының чәчен сыйпый.

Шаһидә. Түтәй, тагын мәт­рүш­кәләп чәй ясыйммы әллә? Кишер чәе булса да, файдасы тияр, дим.

Зәкия. Кирәкми, үскәнем, инде миңа бернәрсәнең файдасы булмас.

Шаһидә. Шулай дип ятсаң, булмый да булмый! Ә син тереләм дип эч!

Зәкия. Шаһидә, шулкадәр яшисем килә, үскәнем! Шулкадәр яшисем килә! Җәй җитсә, көянтә-чиләкләремне алып, чишмә буена йөгерәсем килә.

Шаһидә. Йөгерерсең әле, түтәй, җәйгә тиклем ерак бит, аңынчы терелерсең…

Зәкия. Җамаяк тутырып сөт эчеп торсам, әллә терелер дә идем.

Шаһидә (күз яшен сиздерми генә сөртеп ала). Фронтка ит кирәк дип, кәҗәләрне дә сөйрәп апчыгып киттеләр шул, түтәй…

Зәкия. Шаһидә… Әүхәттән хат киләме?

Шаһидә. Килә, түтәй. Миңа да яза! Сагындым дигән була, менә исәр… Сугышып йөргән җирендә сагынырга вакыты бар микән.

Зәкия. Күңелем сизә: синең бәхетеңә исән кайтачак ул. Менә мин әйтте диярсең!

Шаһидә. Кайтсын гына берүк, кайтсын гына! Түтәй… түлке син әнекәйгә ычкындырмый тор: без бит Әүхәт белән вәгъдәләштек! Мин аны көтәрмен дип антлар биреп калдым. Көтәм дә.

Зәкия. Өй тутырып балалар үстерерсез, Алла боерса.

Шаһидә (оялып). Әй, Әүхәт тә шулай дигән була…

Зәкия. Ул кайтачак! Ышан гына. Ә мин егетләр сөяргә дә җитешә алмый калдым.

Шаһидә. Һи, өлгерерсең әле! Тумас борын картайган берәү…

Зәкия. Карт кыз бит инде мин, үскәнем (ютәлли). Миңа караучы да табылмас…

Шаһидә. Табылмый ни! Чибәр бит син, түтәй! Менә терелгәч, тагын мич артыннан корым алып, кашларыңны каралтып җибәрсәңме?

Зәкия. И-и, терелсәмме…

Шаһидә. Зәкия түтәм! Син ни… Миңа ачуланма инде, яме…

Зәкия. Нигә ачуланыйм?

Шаһидә. Теге чакны Латыйфаның абыйсы синең арттан күзен алартып калганда дим…

Зәкия (көч-хәл белән елмаерга итә). Булмаганны…

Шаһидә. Син дә ошаткан идең дә аны… Сакчы эт шикелле гел яныңда йөрдем, күзләре бигрәк майлы тоелды шул, синең өчен курыктым.

Зәкия. Әйтәм аны чишмәгә бер­үзем­не җибәрмәскә җан талаша идең…

Шаһидә. Аның үлгән хәбәре килгән. Кызлар кулы тотарга да җитешмәгәндер инде, бахыр…

Зәкия. Үскәнем… Өстемә япчәле, бөтен тәнем калтырый…

Шаһидә. Бөтен җелегеңә үткән икән суык.

Зәкия. Безне бит заводта эшләттеләр. Ни өскә, ни аякка кияргә биргән кеше юк. Киеп барган киемнәр тетелеп бетте. Ашарга юк. Соңгы айны ипи карточкасын урлаттым – Сабира белән аның валчыкларын бүлешеп ашадык. Баракта катып үлмәле, алай да бетләп беттек. Әтекәй элгәре хак әйткән икән: саласында да, каласында да шайтаннар хуҗа булган шул. (Ютәлли.)

Шаһидә (апасының өстенә яба). Түтәй, мин хәзер Сабираларга төшеп менәм, аларның сыеры бар бит, берәр чокыр сөт арттыра алмаслармы…

Зәкия (аны туктатып). Кирәкми, үскәнем, кирәкми… Инәкәйгә сиздерми тор. Сиңа әйтәм. Син көчле кыз, малайларга охшагансың. Мин авылга үләргә дип кенә кайттым, үскәнем. Чит-ят туфракта аунап каласым килмәде. Мине зиратның теге башына, наратлык каршына җирләрсез. Әтекәй исән-сау кайтса, баш очыма да берәр бәләкәй нарат утыртып куярсыз.

Шаһидә. Түтәй…

Зәкия. Бүлдермә. Шуны да онытма: бу илкәйләрдә беркем дә беркемгә кирәкми икән, үскәнкәем. Хакыйкать бардыр, тәртип бардыр, хаклык бардыр дип алданып йөри күрмә. Үзеңә генә ышан!

Шаһидә. Түтәй, дим… Син тереләчәксең, ишетәсеңме, тереләчәксең! Мин сиңа сөт алып кайтам, түтәй, сөт алып кайтам! Син тереләчәксең!

Зәкия. Шулкадәр яшисем килә дә соң, үскәнкәем, шулкадәр яшисем килә! (Бөгәрләнеп ютәлли.)

Шулвакыт ишектән, шаулашып, Хәмит белән берничә кеше керә. Артларыннан ачыргаланып Мәрзия йөгерә.

Хәмит. Әһә, монда да бер качкын! (Дәфтәренә нидер яза.) Нәрсә, сугыш чоры закуннары синең өчен түгелмени? Качып кайткан өчен, беләсеңме, нәрсә көтә сине?

Мәрзия. Бирмим! Кызымны берегезгә дә бирмим!

Хәмит. Синдә генә кыз… Әле сәвиткә рәхмәт әйт. Төрмәгә озатасы урынга, силсәвит Шәйдул качкыннарны кире җыеп ФЗӨгә генә җибәрергә кушты.

Мәрзия. Үземне алып китсеннәр! Өтермәнгәме, җәһәннәмгәме… Кызымны бирмим! Тәнендә чыкмаган җаны гына калган.

Хәмит. Калган бит әле. Димәк, яши! Җыеныгыз! Атлар әзер.

Шаһидә. Түтәйгә кагыласы булма! Аның урынына мин барам!

Зәкия. Юк! (Башын калкыта, көчкә тора.) Юк, үскәнем! Син ничек тә яшәргә тырыш! Инәкәйгә терәк бул!

Шаһидә. Юк, түтәй! Үзем барам!

Хәмит. Сиңа да чират җитәр, нигә кайгырасың… Бу юлы качкыннарны алып китәргә, диделәр! Җыен, дим!

Зәкия ютәлли-ютәлли киенә. Мәрзия сыгылып төшеп елый.

Мәрзия. Балам! Балам! Кызыкаем!

Зәкия. Инәкәй, сау бул! Бәхил бул, инәкәй!

Мәрзия. Кызыыыым! (Хәмиткә.) Башың бетсен, бәдбәхет, каргышым тотсын! Болай да тере мәеткә әйләнгән кызымны тагын кая олактырасыз? Кабахәтләр, барыгызны бергә җир йоткырлары…

Хәмит. Кара, сәвит властен каргап торасыңмы? Үзеңне дә олактырыр җир табылыр, күп сөйләшсәң… (Җиңенә килеп ябышкан Мәрзияне селтәп җибәрә.)

Мәрзия. Төкерәм мин сезнең влачыгызга! Беркемгә рәхәт күрсәтмәгән ул савитыгыз белән чукынышып китегез!

1 ир. Мәрзия, авызыңны үлчәп ач! Каторгыга китмиләр бит, кайтыр. Курчак уйнап утырыр яшьләре узган.

Мәрзия. Чу-кы-нып ки-те-гез! Чу-кы-нып ки-те-гез! Кызым, балам…

Шаһидә (әнисен кочаклап, нык­лык белән). Әнекәй! Сыгылма! Елама! Елама, зинһар! Мин еламыйм бит, күрәсеңме, мин еламыйм!

Ут сүнә. Югалту ачысын чагылдырган үзәк өзгеч көй яңгырый. Яктыра.

*******************************************************

Башыннан укырга:

  1. http://kazanutlary.ru/?p=21030
  2. http://kazanutlary.ru/?p=21934

Әсәрнең ахырын «КУ» журналының 3нче (март, 2017) санында укырга мөмкин.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *