Логотип Казан Утлары
Хәтер -хатирә

Саҗидә апа белән өч очрашу

Ә миңа ул шигърият белән илһамланып кына калмыйча, Саҗидә апаны күрергә, хәтта бераз аралашырга да туры килде. Үз гомеремдә Саҗидә апа белән өч мәртәбә очрашырга насыйп булды миңа.

Бездә кызларның күбесе Саҗидә Сөләйманова шигырьләрен укып,
җырларын җырлап үскәндер. Алардагы хисләр өермәсен, хыял очышларын,
мәхәббәт кичерешләрен шуның кадәр дә төгәл һәм үтемле итеп җиткерә алган
ул!
Ә миңа ул шигърият белән илһамланып кына калмыйча, Саҗидә апаны
күрергә, хәтта бераз аралашырга да туры килде. Үз гомеремдә Саҗидә апа
белән өч мәртәбә очрашырга насыйп булды миңа.
Беренче очрашу. Бер җәйдә... Бер җәйдә безнең Байсарга бер төркем
язучылар килде. Иске клуб янындагы ачык һавада – ха-а-лык! Көтүләр
кайтып, сыерлар савылып, инде кичке эңгер төшкәч кенә җыелган
авылдашлар, дөньяларын онытып, черкигә талана-талана, шигырь тыңлый.
Минем әле икенчедә генә укыган чак, кемнең кем икәнен дә белеп бетермим.
Арадан Хәсән Туфан белән Әлмәт шагыйрәсе Саҗидә Сөләйманова гына
аермачык хәтердә калган. Чөнки Хәсән Туфан шундый җылы итеп сөйләде
ул шагыйрә апа турында. Аны Анна Ахматовага тиңләде. Чынлап та, бик
ягымлы, нәфис иде шул ул. Унынчы класс кызлары Сөн буеннан җыеп
кайткан чәчәкләрен язучыларга менгергәч тә, ул бөтен җаны белән балкып
кабынды. «Чәчәкләр аланда, чәчәкләр болында, ак канат ромашка гашыйклар
кулында» дип, шигырь дә укыды әле. Аннары – Минзәлә турындагысын.
Безгә анысы бигрәк тә ошады. Шагыйрә апа, күр, безнең Минзәләне дә
белә икән, дибез. Еллар узгач кына, аның «Янә килдем Минзәләгә» дигән
шигырен укыганын аңладым. Ире Әдип абый Маликовны «Яшь сталинчы»
газетасының үз хәбәрчесе итеп Минзәләгә җибәрәләр. Саҗидә апа шундагы
мәктәпкә урнаша. Бердәнбер җиһазы булган зур фанер чемоданлы фатир,
беренче бала, бәхетле чаклар...
Койрык кагып чапкан грузовойда
Чаллы белән Минзәлә арасын
кайчандыр бер очып үткән идек...
...Бездән дә бай кеше
булмагандыр –
икебезгә ике чемодан...
Агач өйдән нәни бүлмә алгач,
шатлык ашкан иде чамадан.
Ашау өстәле дә шул чемодан.
Язу өстәле дә чемодан.
Гел шатлыгы истә.
Борчулары
сүзсез генә әллә йотылган...
Гаҗәп вакыйга булды ул безнең авыл өчен. Икенче көнне язучыларны
«УАЗик»та Мөслим якларына озаттылар. Ай күрде, кояш алды – Саҗидә апа да утырып китте. Кичтән алар әдәбият укытучысы Мәдәния апа
Хәмидуллиналарда (соңрак ул Киров мәктәбендә Ләбиб Лерон, Данил
Салиховларны укыта) туктала. Саҗидә Сөләйманованың иңенә салып
йөргән ак бәйләм кофтасы аларда онытылып кала, аны сәбәп итеп, язучылар
артыннан юлга чыгалар, кайдадыр куып тотып, иясенә тапшыралар... Истә,
барысы да исемдә.
Балачакта күңелгә әнә шулай уелып калган апаны, үсә-үсә, без җырлары-
шигырьләре, хикәяләре аша да таный башладык. Аксыл йөзле, сары чәчле,
куе зәңгәр күзле ягымлы Саҗидә апа тагын нәрсәсе беләндер бик-бик якын
иде безгә. Бәлки, якташ булуы беләндер? (Башкортстанның Яңавылы күршедә
– күз уңында гына!) Без аның белән бер телдә сөйләшәбез. Ә аның «Безнең
апай – королева» хикәясен бер тында укып чыктык та шундагы укытучы кызны
кумирыбыз күреп йөри башладык. Ул бик чибәр дә, шаян да, хыялый да, кай
ягы беләндер үзебезнең яраткан укытучыларга да охшаган кебек. Җитмәсә,
сөйләшүе дә безнеңчә икән: «Мәскүрәләр ягында, Казан татарлары сыман:
«Бармыйм», «чыкмыйм», – дип кырт кистермиләр. «Бармаем», «чыкмаем»,
«булмай», – диеп, сузыбрак, башкортларга хас назлану беләнрәк сөйләшәләр.
Башкортстан татарлары алар». Мәскүрәнең Саҗидә апа икәнен шундук аңлап
алабыз. (Саҗидә апа да Уфада пединститутта укыган, Башкортстанның иң
ерак көнчыгышындагы Әбҗәлил районы Әскәр мәктәбендә тарих укыткан.)
Ә мәктәптәге соңгы кыңгырау бәйрәмнәрен «Саубуллашу вальсы» өчен генә
дә көтеп алырлык! Мәсгут Имашев көе, Саҗидә Сөләйманова сүзләре! Ай,
ничек ярата идек без ул җырны!
Икенче очрашу. Студент чак. Җомга саен язучыларның Тукай клубына
чыгабыз да чабабыз. Анда очрашулар, әдәби кичәләр. Кызыл, сары яфраклар
явып торган октябрь кичендә шагыйрә Саҗидә Сөләйманованың 50 яшьлек
юбилей кичәсенә ашыктык. Шул ук йомшак тавыш, куе зәңгәр күзләр, ягымлы
уйчан караш... Ә шигырьләре! Агыла да агыла... Алкышлар, алкышлар,
алкышлар... Бер шигыре сискәндереп куя шулай да:
Үлем – көндәш,
җан һәм кан дошманы!
Сизсәң аның синнән узасын –
телгә алмыйсың,
сүз катмыйсың аңа,
эчтән янып,
яшерен сызасың.
Юк ла, булмаганны! Саҗидә апа әнә нинди матур, горур. Ул баш
әйләндерерлек биеклектә! Аны инде ил күләмендә яратып укыйлар.
Шигырьләре «Литературная газета», «Литературная Россия»ләрдә үк басыла.
Инде ничә еллар «Азат хатын» журналының редколлегиясендә. Ул редакциягә
килгән һәр хатка җавап яза, укучылар белән очрашуларга чыгып китә икән.
Җиренә җиткереп эшли торган кешене эшкә күмәргә яраталар инде шулай! Ул
КПСС шәһәр комитетында лектор, Әлмәт радиосында редактор һәм диктор.
Өстәвенә, ир хатыны, балалар әнисе. Эш, өй, хуҗалык... Ул җигелеп дөнья
көтә. Ашарга әзерләү, кер юу, үтүкләү, тегү... Хатын-кыз эшеннән берәү дә
азат итмәгән. Әдип абый белән барып, шәһәр читендәге алты сутый җирләрен
дә эшкәртеп кайта, компот та кайната, кыяр да тозлый. Гап-гади хатын инде. Җырларга, табын әзерләргә, җирдә казынырга, йолдызлар күзләргә,
авыл өстеннән очкан кыр казларын карарга ярата. Һәм шигырьләр яза! Яза
дигәннән... Ул бит эш, көндәлек мәшәкатьләр арасында үзе өчен генә язып,
күңелен бушатып йөри. Азмыни шундый хатын-кызларыбыз! Безнең халыкта
гомер-гомергә хатын-кыз тыйнак булган инде ул, беренче чиратта ирен
үстергән, ә үзе күләгәдә кала килгән. Ә Саҗидә апа – исеме билгеле шагыйрь
хатыны. Ярый әле берчак аларга кунакка Хәсән Туфан белән Сибгат Хәким
килә!.. Саҗидә апаның кылдай нечкә токмачларын мактый-мактый, табын
янында яшь шагыйрьләрнең бер өем шигырьләрен тикшерәләр. Шулчак
Саҗидә апага әллә фәрештәләр пышылдый инде – тәвәккәлләп, теге өемгә
сиздермичә генә үз шигырьләрен салып китә. Олпат шагыйрьләр ни әйтер?
Ни булса – шул: шигырьләр бит имзасыз. Йа Хода! Туфан кычкырып, аның
шигырен укый!
Үз энҗемне эзлим һаман,
көн туса – йөрим йөдәп...
Ач, шигърият, серләреңне,
тылсымлы сүзләр өйрәт...
«Кем язган?» – дип сорый. Саҗидә апа ялгыш кергән дип акланмакчы.
Ә Туфан сокланып, таң калып, менә бу чын шигырь дип, Саҗидә апаның
аркасыннан сөя. Ул аңа канатлар куя! Шундук шагыйрь итеп таный!.. Бер
карашка гади генә тоелган ул шигырьләрдә никадәр мәхәббәт, тормышны
ярату! Акыл иясе, әни кеше, хатын-кыз зирәклеге бар аңарда. Менә, бәйрәменә
тагын өр-яңа китабы чыккан. «Кызыл каурыйлар»! Кичә тәмамлануга ук
Саҗидә ападан автограф алырга кыбырсый башлыйбыз. Елмаюлары, аркадан
сөеп алулары... «Чибәр кыз Эльмирага ак бәхетләр телим!» дигән язуын күреп,
мин күкнең җиденче катына очам...
Өченче очрашу. 1980 ел, февраль ахыры. Саҗидә апа каты авырый иде
инде. Онкология... Кремль астындагы больницада аңа операция ясаганнар дип
ишеттек. Әлмәттән ире Әдип Маликов килеп җиткән, университетта укучы улы
Әнвәр гел әнисе янында, диләр. Хатын-кыз язучылар, журналистлар, алмашлап,
Саҗидә апа янында утыра. Мине дә чакырдылар. «Ялкын» журналының ул
чактагы баш редакторы Роза Хафизова мине чакырып алып, җайлап кына:
«Саҗидә апа янында утырып кайт инде, бала. Иртән сине алыштырырлар»,
– диде.
Котсыз-шыксыз бина. Әллә утның яктысы шундый, әллә бар нәрсәнең үз
төсе ул: стеналар соры, киемнәр соры, йөзләр соры... Куркыныч. Үлем сине
сагалыйдыр сыман. Палатасына килеп керүемә: «Менә нинди хәлдә бит әле
мин», – диде ул, сизелер-сизелмәс гаепле елмаеп. Исемемне сорады. Чәй
кашыгы белән су каптырдым, курка-курка урын-җирен җайлагандай иттем.
Ничектер кулым килешми кебек. (Андый эшләр эшләп караганмыни соң мин!)
Хәле авыр иде. Керфек какмый төн уздырдык. Саҗидә апага нибары су эчерә,
маңгаена кулымны куеп кына тора алдым мин...
Ә икенче көнне Камәрия китте Кремль астына. (Ул – Әлмәт районы кызы,
үзе дә шигырьләр яза, мәктәптә укыганда, Саҗидә Сөләйманова җитәкләгән
әдәби берләшмәгә йөргән, якыннан аралашкан.) Иртән күзләре яшьләнеп
кайтып керде. «Берәр нәрсә кабып карыйсыгыз килмиме, Саҗидә апа, дим.
Юк, дип башын чайкагандай итте дә, карбыз булса гына инде, ди». (Хәзер кибетләргә керсәң, ел әйләнәсе карбыз саталар. Аларны күргәч, Саҗидә апа
искә төшеп, күңел өзгәләнә.)
Чарасызлыктан, ярдәм итә алмаудан нишләргә белмәдек без ул көннәрдә.
Ә берничә айдан инде Саҗидә апа белән мәңгегә хушлаштык.
...Озак та үтми кулга аның соңгы әсәре – «Гөлбадран» автобиографик
повесте килеп керде. Кабат Саҗидә апаны искә төшертте. Авыруның үз
докторы ясый торган операцияләргә кереп утыруы турында ишеткәнегез бар
идеме әле? Саҗидә апа гына булдыра ала моны. Чөнки аның табиблар турында
әсәр язасы бар, аңа барысын да үз күзләре белән күрергә кирәк. Ул ашыга-
ашыга, әйтеп калырга өлгерим дип яза.
Әлмәт хастаханәсенең хирургия бүлеге мөдире Виктор Поляков
Казаннан республиканың баш хирургы Михаил Розенгартенны каты авыру
Сөләйманованы карарга чакыра.
«Самолётта кыска вакытлы очыш, һәм миңа зур куе зәңгәр күзләр төбәлә.
(Әйе, әйе, аның күзләре әнә шундый сирәк очрый торган төстә иде.) Ул инде
яшәренә санаулы көннәр генә калганын белә иде. Зарланмады. Шигърият
турында сөйләде. «Тирә-ягыгызга карагыз. Тормыш тоташ шигырь ул.
Кызганыч... Шигырьләрем аша миңа бик күп әйберләрне язасы, әйтәсе, яратып
каласы бар», – диде...» Бу очрашу табибны әнә шулай таң калдыра.
«Үтә айлар, көтә Зәйләр,
суларында йөзалмыйм...»
Саҗидә апа җыры! Җаннарны актарып, «Урсал тау»ны Салават җырлый.
(Башкортстанның Аксәет егете, заманында Сөләймановлар, Маликовлар
яшәгән авылдан ул.)
...Кызыл, сары яфраклар яуган октябрьдә – шагыйрәнең туган көнендә
Әлмәттә ел саен Саҗидә Сөләйманова исемендәге премияләр һәм алдынгы
укучы яшьләргә махсус стипендияләр тапшыру тантанасы була. Аның бюстына
чәчәкләр салалар.
...Килен каенана туфрагыннан ярала, диләр. Хак икән! Шагыйрәнең килене
Асия – тач Саҗидә апа! Әнвәр Маликов дигән журналист егет бу сылуны бер
күрүдә әнисенә охшаткандыр, мөгаен. Сары чәчләр, зәңгәр күзләр, гел елмайган
иреннәр... Сабыр, тыйнак... Яшьлегендә мәктәптә балалар укытуын, шигырьләр
язуын, иҗат дөньясына тартылуын, республика яшьләр оешмасында лидер
булуларын да әйтсәң... Кызганыч, Саҗидә апа үзе генә күрә алмады. Исән
булса, Асиягә гел кызым дип дәшәр иде ул.

 

«КУ» 10, 2026

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев