Логотип Казан Утлары
Шигърият

Гомер юлын чабыш атыдай...

Таш һәйкәлдән, купшы чәчәкләрдән Бизәлсә дә, мәгәр, каберең. Җир өстендә – якты бу дөньяда Исән чакта булсын кадерең.

Гомер юлын чабыш атыдай,
Мин юыртып кына үтмәдем.
Бардым алга, салып җилкәмә
Саллыларын гына йөкләрнең.
***
Дан артыннан куып маташмадым,
Малына да исем китмәде.
Мин канәгать – бар(ы)сын алыштырды,
Эшләп тапкан хәләл икмәгем.
***
Таш һәйкәлдән, купшы чәчәкләрдән
Бизәлсә дә, мәгәр, каберең.
Җир өстендә – якты бу дөньяда
Исән чакта булсын кадерең.
***
Хайван булу өчен күп кирәкми,
Кеше булу – анысы кыендыр.
Хак Тәгаләм, берүк кочагыңа
Бәндәң итеп мине сыендыр!
***
Байлык белән түгел, күпләрдән
Фикерләрем белән өстен мин.
Хәләл көче белән көн күргән
Эшчән гаиләдә үстем мин.
***
Хакыйкатьне һаман өстен куям –
Китмәгән шул миннән малайлык.
Юкса илдә хуҗа күптәннән –
Ялагайлык, власть һәм байлык.
***
Горур бөркет түгелмен күктә
Ничек тели, шулай очалган...
Мин һаман да ярсу, көчле дип,
Үзем алдап, үзем ышанган.
***
Купшы нотыкларда, плакатларда
Тиңләнсә дә Ватан анага,
Табынып яшим ихлас күңелдән
Газиз анама һәм Аллага!

***
Без түгелме аптыраган үрдәк –
Арты белән чумып юанган?
Алга бару кулдан килмәсә дә
Тик тормыйбыз диеп, куанган.
***
Уем белән гасырларны үттем,
Тарих арбасына утырып.
Ялган тарих язганнарны сүктем –
Үз милләтем калган йотылып.
***
Дошман мине көчсезгә санап,
Баш идерү иде исәбе.
Явызлансын, әйдә, бик тиздән
Үз башына төшәр күсәге!
***
Тормыш үзе үги атадай,
Кырыслыкка мине өйрәтте.
Кызып китеп, хәтта юкка да
Угалыймын бик еш йөрәкне.
***
Тормыш, дустым, шулай көйләнгән –
Югалтып та була, табып та.
Ялкауланмый күбрәк тырмашса,
Ач яшәми хәтта тавык та.
***
Җитмәгәндә җанга тынычлык,
Ызгышулар бер дә чүп түгел.
Аунап яткан сөяк өчен дә
Ырылдарга мин бит эт түгел!
***
Мин ваемсыз, хәтер хәзинәмнең
Югалтсам да инде байтагын,
Әй балачак, кабат яланаяк
Еллар аша сиңа кайтамын.
***
Сагышлардан ар(ы)ган күңелемә
Нинди уйлар гына килмәс лә.
Җаннан җанга күчеп картайганнар –
Бу сакаллы уйлар мең яшьтә!

***
Бу тауларда без дә уйнап үстек,
Төштә генә сыман үткәннәр.
Нәкъ безнең күк җирдә тәгәрәшеп,
Уйнап үсә инде бүтәннәр.
***
Барысын барлап, барысын яңартып,
Таныш сукмаклардан атлыймын.
Күпме эзләп, җитез балачакның
Үзен генә никтер тапмыймын.
***
Һич үкенмим, җанда сагышларым
Мөлдерәмә тулып торса да.
Жирәбәгә чыккан язмыш түгел,
Үземнеке – нинди булса да!
***
Чишмә булып ургылыр чакта
Тамчы булып кына тамганмын.
Үкенәмен, соңга калганмын –
Балкыр чакта пыскып янганмын.
***
Сабыр гына, берни өмет итми,
Каршылыймын гомер көземне.
Бу тормыштан бик тә канәгать дип,
Алдый алмам әмма үземне.
***
Бер ялгызым хыялым ачкан
Утрауда яшим күптәннән.
Аулак, тыныч, җанны көйдергән
Берни дә юк анда үткәннән.
***
Сәер төшкә охшаш бу тормыш,
Мин еш кына нидер югалтам.
Тапмасымны белеп торсам да,
Табарсың дип җанны юатам.

 

«КУ» 10, 2026

Фото: Ләйсән Зарипова

Теги: шигърият поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев