Логотип Казан Утлары
Публицистика

«Чаллы-КАМАЗ: хәрәкәттә – көч!»: һәркем өчен ачык шәһәр тарихы

Шәһәребез тарихы өйрәнү-тикшеренүләргә генә түгел, иҗат итәргә дә илһамландыра. «Арт-кала» бүлегендә Яр Чаллы тарихы һәм аның һәйкәлләре буенча балалар өчен үткәрелгән дәресләр турында сөйләнә. Китапханәдә бу чаралар Россия Федерациясе Президентының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли әһәмияткә ия иҗади проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән гранты нигезендә уздырылды.

2026 елда Яр Чаллы шәһәре үзенең 400 еллыгын, ә КАМАЗ беренче йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуны билгеләп үтә. Әлеге даталар шәһәр һәм автогигант тарихы, мәдәни тормыш һәм меңнәрчә завод эшчеләренең язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Чаллы китапханәләр системасының рәсми сайтындагы (библиотека-челны.рф) «Чаллы-КАМАЗ: хәрәкәттә – көч!» Web-проектында бу тарихка караган бай мирас белән танышырга мөмкин. Анда төрле документлар, тарихи фотолар, вакытлы матбугат язмалары, беренче төзүчеләр һәм КАМАЗ заводы ветераннарының истәлекләре һәм башка материаллар тупланган.

 

Танышу «Шәһәр буйлап җәяүләп» бүлегеннән башлана. Бу бүлек Чаллы буенча виртуаль сәяхәткә алып чыга: калабызның истәлекле урыннары, аларга бәйле кызыклы фактлар һәм төрле легендалар белән таныштыра. Бу мәгълүматлар шәһәр кунакларына Чаллыны тулырак ачарга, ә җирле халыкка гадәти урыннарга яңача күз салырга ярдәм итә.  

Шәһәрнең әһәмиятле урыннары турында «Монда минем Ватанымның башы» дигән видеопрезентацияләр бүлеге сөйли. Маршрутның беренче ноктасы – Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә багышланган «Ватан-Ана» мемориалы.

Шәһәребез тарихы өйрәнү-тикшеренүләргә генә түгел,  иҗат итәргә дә илһамландыра.  «Арт-кала» бүлегендә Яр Чаллы тарихы һәм аның һәйкәлләре буенча балалар өчен үткәрелгән дәресләр турында сөйләнә. Китапханәдә бу чаралар Россия Федерациясе Президентының мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә гомуммилли әһәмияткә ия иҗади проектларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән гранты нигезендә уздырылды. Яшь катнашучылар кыска видеороликлар әзерләргә өйрәнде: видеолар төшерде, фотосурәтләр белән эшләде һәр үтемле итеп шәһәр һәйкәлләре турында сөйләде.

 

«Автокала рәссамнары» бүлеге Яр Чаллының иҗади берләшмәләре һәм танылган рәссамнары белән таныштыра. Күп кенә осталарның иҗади юлы һәм уңышлары шәһәр төзелеше һәм КАМАЗның үсеш еллары белән бәйле. Биредә тәкъдим ителгән шәхесләрнең иҗаты белән Үзәк китапханәнең сәнгать бүлегендә тупланган китап-каталогларда да танышырга мөмкин. Аларда рәссамнарның биографияләре, иҗат юллары, шәхси күргәзмәләре һәм әсәрләре турында мәгълүматлар, шулай ук эшләренең репродукцияләре киңрәк тәкъдим ителгән.

«Чаллы шәхесләрдә» бүлегендә шәһәр һәм КАМАЗ үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең кыскача биографияләре тупланган. Без укучыларга шәһәребезнең төрле вакыйгалар һәм кеше казанышлары артына яшеренгән язмышын тәкъдим итәбез.

«КАМАЗ: 50 еллык легенда» бүлегендә автогигант тарихы белән бәйле уникаль экспонатлар һәм башка материаллар белән танышырга мөмкин.

Web-проектның шигъри елъязмасы да бар. «Шәһәрем шигырьләрдә» бүлегендә Яр Чаллы шәһәре төзелеше һәм КАМАЗ турында шигырьләр җыелмасы тупланып бирелгән. Ә «Узган чараларга күзәтү» бүлеге китапханәдә узган әдәби кичәләр, шигъри бәйрәмнәр, китап күргәзмәләре, мастер-класслар, язучылар белән очрашуларны искә төшерә. Бүлектә урын алган фотосурәтләр катнашучыларның чарадан алган кичерешләрен, очрашуларның атмосферасын саклап калырга ярдәм итә.

Чаллы һәм КАМАЗ тарихы турындагы белемнәрегезне «Чаллы-квиз» дигән интерактив бүлектә тикшереп карый аласыз. Бу сораулар сезне кызыксындырып, тагын да күбрәк мәгълүмат алу теләге уятса, киләчәктә автокаланың үткәннәре һәм бүгенгесе буйлап сәяхәтне дәвам итәчәкбез.

 

Анастасия ВИНОКУРОВА,

Әминә МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Яр Чаллы Үзәк китапханәсенең

автоматлаштыру бүлеге хезмәткәрләре

Фото: Яр Чаллы китапханәсе архивыннан 

Галерея

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев