Логотип Казан Утлары
Бәйге

«Батырлыкта – матурлык» («Красота – в отваге») әдәби бәйге

Бәйгедә катнашырга чакырабыз!

«Батырлыктаматурлык» («Красота – в отваге»)

әдәби бәйгесен үткәрү турында 

НИГЕЗЛӘМӘ

 

 

1. ТӨП КАГЫЙДӘЛӘР

 

1.1. «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Казан утлары» журналы редакциясе» (алга таба – «Казан утлары») язучылар һәм мәктәп укучылары арасында җәмгыятебез каһарманнарына һәм традицион кыйммәтләрне саклауга багышланган «Батырлыктаматурлык» («Крастота – в отваге») ачык әдәби бәйгесен үткәрә.

 

2. БӘЙГЕНЕҢ МАКСАТЛАРЫ

 

2.1. Бәйгене үткәрүнең төп максатлары:

• журналга кызыксыну уяту һәм әлеге басманы популярлаштыру;

• «Казан утлары» журналын яздырып укучылар санын арттыру;

• повесть һәм хикәя жанрларын камилләштерү;

• татар әдәбиятын яңа әсәрләр белән баету;

• татар теле, татар халык әдәбияты һәм мәдәниятенең милли үзенчәлеген саклау һәм үстерү;

• иҗатка яңа авторларны җәлеп итү һәм алар белән системалы рәвештә хезмәттәшлек итү.

 

3. БӘЙГЕНЕҢ БУРЫЧЛАРЫ

 

3.1. Бәйгенең максатларына ирешү өчен түбәндәге бурычлар билгеләнә:

• ватанпәрвәрлек, батырлык һәм гаилә кыйммәтләрен чагылдырган сыйфатлы әдәби әсәрләрне ачыклау;

• язучылар һәм яшь буынны (мәктәп укучыларын) әдәби иҗатка һәм туган телне өйрәнүгә җәлеп итү;

• авторларның иҗади потенциалын үстерү, аларга профессиональ яктан камилләшергә ярдәм итү;

• җиңүчеләрнең әсәрләрен «Казан утлары» журналында бастыру;

• җәмгыятьтә традицион кыйммәтләрнең әһәмиятен арттыру.

 

4. БӘЙГЕНЕҢ АКТУАЛЬЛЕГЕ

 

4.1. Бәйгене үткәрүнең актуальлеге факторлары:

• бүгенге көндә ватанпәрвәрлек хисен һәм гражданлык позициясен ныгыту зарурлыгы;

• татар әдәбиятында батырлык темасын киң яктырту;

• яшь буынны туган тел һәм әдәбият дөньясына тарту, аларда милли горурлык хисе уяту;

• җәмгыятьтә батырлык кылучы шәхесләрне күрсәтү һәм аларны үрнәк итеп кую;

• татар телендә батырлык темасына әдәби процессны активлаштыру.

 

5. БӘЙГЕНЕҢ ТАТАР ТЕЛЕН САКЛАУ ҺӘМ

ПОПУЛЯРЛАШТЫРУ ЮНӘЛЕШЕНДӘ КӨТЕЛГӘН НӘТИҖӘ

 

  • «Казан утлары» журналына яңа укучылар җәлеп итү һәм басманың яздырып алучылары саны артуы (100дән артык катнашучы көтелә);

  • татар әдәбиятын ватанпәрвәрлек, гаилә кыйммәтләре һәм батырлык рухы турындагы әдәби әсәрләр белән баету;

  • повесть һәм хикәя жанрларында язучыларның санын арттыру;

  • мәктәп укучыларының әдәби сәләтләрен үстерү;

  •  талантлы яңа авторларны ачыклау, аларның иҗади үсешенә ярдәм күрсәтү.

 

6. МАССАКҮЛӘМ МӘГЪЛҮМАТ ЧАРАЛАРЫ АША ПРОЕКТНЫ,

ПРОЕКТ ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТНЫ ХАЛЫК АРАСЫНДА

ТАРАТУ БУЕНЧА ЭШЧӘНЛЕК

 

6.1. ММЧда проект буенча эшчәнлек:

  • «Казан утлары» журналында, басманың рәсми сайтында һәм журналның социаль челтәрләрдәге (VK, Telegram һ.б.) рәсми битләрендә бәйге турында мәгълүмат урнаштыру;

  • Телевидение («Яңа гасыр» телеканалы), радиостанцияләр («Яңа гасыр», «Тәртип», «Китап» радиолары) республика басмалары («Мәдәни җомга» газетасы, «Ялкын», «Идел» журналлары) һәм мәгълүмат агентлыкларында («Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы) бәйге турында мәгълүмат (катнашу тәртибе, сроклар, шартлар һ.б.) урнаштыру;

  • Бәйге нәтиҗәләрен, тәбрикләү тантанасын Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктырту.

 

7. БӘЙГЕНЕҢ ОЕШТЫРУЧЫСЫ ТУРЫНДА МӘГЪЛҮМАТ

 

7.1. Оештыручының тулы исеме: «ТАТМЕДИА» АҖнең «Казан утлары» журналы редакциясе» филиалы.

7.2. Юридик адрес: 420097, Казан шәһ., Академическая ур., 2 нче йорт.

7.3. Почта адресы: 420066, Казан шәһ., Декабристлар ур., 2 нче йорт.

7.4. ИНН 1655144950, КПП 165802006.

 

8. БӘЙГЕНЕ ҮТКӘРҮ ТӘРТИБЕ

 

8.1. Бәйге бер турда үткәрелә: 2026 елның 1 апреленнән 2027 елның 31 мартына кадәр. Нәтиҗәләрне йомгаклау — 2027 елның 26 февраленә кадәр. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы — 2027 елның 31 марты.

8.2. Бәйгедә катнашучылар: язучылар һәм мәктәп укучылары. Катнашучылар саны чикләнмәгән.

8.3. Бәйгедә катнашу өчен татар телендә язылган әсәрләр кабул ителә.

8.4. Бәйгедә катнашырга теләүчеләр жюри каравына гариза (1 нче Кушымта) тәкъдим итәргә тиеш, гаризага югарыда күрсәтелгән темага иҗади әсәрләр һәм «Казан утлары» журналына 2026 елның икенче яртыеллыгына яисә 2027 елның беренче яртыеллыгына язылу турында квитанция күчермәсе беркетелергә тиеш.

8.5. Катнашучылар жюри каравына берничә әсәрләрен тәкъдим итә ала, әмма әлеге әсәрләр басма матбугат чараларында яки аерым җыентыкларда басылып чыкмаган булырга тиеш.

8.6. Катнашучылар үз эшләрен бәйгегә электрон почта аша яки турыдан-туры «Казан утлары» журналы редакциясенә электрон формада тапшыралар.

 

9. БӘЙГЕ НӘТИҖӘЛӘРЕН ЙОМГАКЛАУ ҺӘМ ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ БҮЛӘКЛӘҮ

 

9.1. Бәйгегә тәкъдим ителгән эшләрне бәяләү 10 балллык система буенча башкарыла. Бәяләү критерийлары:

• нәфис зәвык һәм сурәтлелек;

• сюжетны бәян итүнең оригинальлеге;

• композицион осталык;

• үз иҗади стиленең билгеләре булу.

9.2. «Повесть» номинациясе буенча расланган премияләр:

  • I урын – 100 000 сум (бер премия);

  • II урын – 80 000 сум (бер премия);

  • III урын – 60 000 сум (бер премия);

  • 20 000 сумлык кызыксындыру премияләре (өч премия);

 

«Хикәя» номинациясендә:

  • I урын – 50 000 сум (бер премия);

  • II урын – 40 000 сум (бер премия);

  • III урын – 30 000 сум (бер премия);

  • 15 000 сумлык кызыксындыру премияләре (өч премия);

 

Мәктәп укучылары арасында «Шигырь» номинациясе:

  • I урын – 15 000 сум (бер премия);

  • II урын – 10 000 сум (бер премия);

  • III урын – 8 000 сум (бер премия);

  • 5 000 сумлык кызыксындыру премияләре (өч премия).

 

Гомуми приз фонды 513 000,00 (биш йөз унөч мең) сум 00 тиен тәшкил итә.

 

9.3. Конкурста җиңүчеләргә премияләр конкурста җиңүче белән «ТАТМЕДИА» АҖнең «Казан Утлары «журналы редакциясе» филиалы арасында бүләк итү шартнамәсе төзү рәвешендә бирелә. Шартнамәгә кушымта итеп бирелә торган документлар:

- тутырылган заявка;

- документларның күчермәләре: паспорт, ИНН, СНИЛС.

9.4. Конкурста җиңүчеләрне бүләкләү «Казан утлары» журналының баш мөхәррир-җитәкчесе тарафыннан расланган конкурсның жюри әгъзалары карары (2 нче кушымта) нигезендә башкарыла.

9.5. «Казан утлары» журналының баш мөхәррир-җитәкчесе оештыру комитеты составын раслый (3 нче кушымта).

9.6. Конкурста җиңгән һәр кешегә диплом тапшырыла.

9.7. Җиңүчеләрнең иң яхшы әсәрләре «Казан утлары» журналында басылып чыгачак.

9.8. Конкурс нәтиҗәләре турында мәгълүмат «Казан утлары» журналы сайтында урнаштырыла. Сайт: www.kazanutlary.ru; Вконтакте» да: vk.com/feed#/qazanutlari.

 

10. КОНТАКТЛАР

 

10.1. Катнашучыларның эшләре һәм аларның гаризалары (1 нче кушымта) түбәндәге электрон почтага җибәрелә: kazanutlari@yandex.ru.

10.2. Белешмәләр өчен телефоннар: (843) 222-09-84 (филиалның өстәмә номеры: 1612) (Нуриев Вакыйф Вәкил улы).

10.3. Төп таләпләр:

  • эшләр кулъязма рәвешендә кабул ителми;

  • «1 нче кушымта» барлык таләпләр буенча тутырылырга тиеш;

  • катнашучының бер фотосын җибәрергә кирәк.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Кушымта 1

 

 

«Батырлыктаматурлык» («Красота – в отваге»)

әдәби бәйгесенең катнашучы гаризасы

 

 

1. Фамилиясе, исеме, әтисенең исеме __________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

2. Туган көне  ________________________

3. Бәйгегә тәкъдим ителә торган әсәрнең исеме __________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

4. Авторның кыскача биографик белешмәсе

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

__________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

_______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

_____________________________________________________________________________

_____________________________________________________________________________

_____________________________________________________________________________

_____________________________________________________________________________

_______________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

_____________________________________________________________________________

5. Почта индексы белән өй адресы, контакт телефоннары (кәрәзле, шәһәр һәм район коды белән өй телефоны), электрон почта адресы _________________________________ __________________________________________________________________________________________________________________________________________________________

6. Әсәрләремне бастырып чыгару һәм теләсә нинди максатларда куллану хокукларын түләүсез тапшыруга ризамын _____________________/______________________________/

                     (фамилия, исем, әтисенең исеме)                                        (имза)                                                                            

 

7. Минем персональ мәгълүматларны бәйгене оештыру эшендә кулланырга рөхсәт бирәм __________________________/__________________________/

             (имза)                         (фамилия, исем, әтисенең исеме)

 

Фото: Шедеврум ии

 

 

 

Теги: бәйге

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев