СҮЗ КОДРӘТЕ ХАЛЫКЛАРНЫ БЕРЛӘШТЕРӘ
Теләк
Бәхетле шул – балачакта Кемгә кояш сөеп баккан, Кем татыган ана назын! Җанга сары сагыш сарган...
Бәхетле шул – балачакта
Кемгә кояш сөеп баккан,
Кем татыган ана назын!
Җанга сары сагыш сарган
Көзге яңгыр яуган чакта
Кем хәтерли гомер язын!
Бәхетле шул – туган якта
Кем якын җан дуслар белән
Урам буйлап җырлап килә...
Бәхетле шул – сука тотып,
Кем басуда иген игә,
Икмәк җитештерә илгә!
Бәхетле – кем дан казана
Акылы һәм эше белән.
Кемгә халкы хөрмәт белән,
Колак сала фикеренә.
Кем атасы сүзен тота –
Хөрмәт яулый үз атына!
К о с т а
Х е т а г у р о в
«КУ» 10, 2026
Фото: Индира Габдуллина
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев