Роман

22.03.2017 №1(гыйнвар),2017

Илбашы (дәвамы)


шаймиев с женой

Моң

Үсмер Минтимер авылда «көнчелек», «көнләү» сүзләрен күп ишетте. Көнләшүчеләрне дә, көнләүчеләрне дә күп күрде. Икесе дә яман хис, начар гамәлдер.

Нәрсә соң ул көнчелек, ә нәрсә ул көнләү, көнләшү?

Көнчелек ул – кызыгу, башкаларның байлыгына астыртын кызыгу, башкаларның хатынына әхлаксыз рәвештә кызыгу, сәләтлеләрнең сәләтенә усал кызыгу. Кызыгу ул үзе гөнаһлы гамәл түгел. Мин бик яхшы биючегә, мәшһүр җырчыга кызыгам, ләкин миндә аларга карата көнчелек хисе барлыкка килми. Мин Илһам Шакировка, Рудольф Нуриевка кызыгам. Мин алардан көнләшмим, чөнки, аларга зыян эшләсәм дә, аяк чалсам да, алар урынын яулап ала алмаячакмын. Мин аларның сәнгатенә кызыгам, аларның сәнгатеннән ләззәт алам, мин аларны хуплыйм, хөрмәт итәм. Әгәр дә кызыгуның төбендә мәкер ятса, ул көнчелеккә әверелә.

Ә көнләү нәрсә? Ир хатынын көнли. Сәбәпсез көнли. Хатынының гаебе дә юк, ләкин ире билгесез кешедән хатынын көнли. Бу – ирнең үзенә ышанмавы, хатыным миннән яхшырак егетләр белән чуалмыймы дип уйлавы, ягъни ул – үзен башкалардан кимрәк дип, кимсенү, мескенлек чире йоктырган бичара.

Көнләшү дә көнләүгә бик якын. Бусы конкретрак шәхескә карата кулланыла бугай. Ул хатынын дустыннан көнли.

Ул бәк көнчел кеше, бу очракта кеше байлыгына кызыгу да, хатынын башкадан көнләү мәгънәләре дә хәрәкәт итә.

Ул Габдулланы хатыныннан көнли. Ул Габдулладан көнләшә.

Дөньяда, кешелек җәмгыятендә көнчелек кебек нәҗес хиснең булганы юк һәм булмас та.

Кызыгудан башланган һәм көнчелек, көнләү, көнләшү дәрәҗәсенә җиткән бу нәҗеснең үрнәген фани дөньяга Адәм галәйһиссәламнең баш углы Кабил күрсәтә.

Адәм угыллары Кабил белән Һабил Әкълимә исемле бер кызны сөя. Әкълимә Һабилгә чыгарга тели, Кабил аларга комачаулый, тарткалаш китә. Адәм әйтә:

– Икегез дә Аллаһка корбан чалыгыз! Аллаһ кайсыгызның корбанын кабул итә, Әкълимә шуңарга кияүгә чыга! – ди.

Икесе дә корбан чала, Аллаһ Һабилнең корбанын кабул итә. Чөнки Һабил ихластан корбан чала. Кабил исә мәҗбүр булганга гына корбан китерә. Һәм, үч итеп, Кабил Һабилне үтерә.

Җиһанга беренче үтерешне дә әнә шул көнчел кызыгу алып килә.

Багыгыз сез дөньяга! Сугышларның, үтерешләрнең, хыянәтләрнең, талауларның барысы да кеше малына, кеше хатынына, җиргә, нефтькә, алмазга, алтынга мәкерле кызыгудан башланган. Бүген гарәп илләрендә бара торган кан коешларга да төрле сылтау табалар, ә төп сәбәбе – нефть ятмалары…

«Бер генә кешегә кызыктым – гармунчыга, бер генә кешедән көнләштем – гармунчыдан!» дип әйтер Минтимер, Илбашы булгач.

Чыннан да, аның сабый чагында гармун уйнарга бик тә өйрәнәсе килә иде. Өйләрендә гармун да бар югыйсә, ләкин, күпме генә шыңгырдатса да, көй чыкмый. Гармун уйный белү – егетлек галәмәте, гармунчысыз уен юк, туй юк, озату юк, каршы алу юк, гармун ул – татарның җаны.

Аларның курасыннан ерак түгел оста гармунчы яши, аның улы Зөфәр дә гармунчы. Зөфәр болай гына кергәнме аларга, әллә атасы чакыртканмы аны Минтимер янына, Зөфәрдән гармун уйнарга өйрәнсен дип, шайтан белсен. Бераз сөйләшеп утырганнан соң, Зөфәр кулына гармунны алды, аның шунда гармуны әллә нишләде, тавышы үзгәрде, Зөфәр, башын бер янга кыегайтып, көй эченә кереп китте, бу «Озату» көе иде. Зөфәрнең бармаклары телләргә тияр-тимәс кенә кагылып уза. Бас ягындагы урта тел кызганыч тавыш белән чинап-чинап ала.

Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,

Сау булыгыз, туганнар.

Бу – Минтимернең атасын, бик күп абыйларны сугышка озаткан көй. Минтимер дә, атасы да, башкалар да көй тәэсирендә иде. Анасы Нәгыймә апа, күз яшьләрен башкаларга күрсәтмәс өчен, яны белән борылды да яулык очы белән битен каплады, нәкъ 1941 елның 22 июнь көнне кебек. Үзәк өзгеч көй иде бу.

Басу капкасын чыккач та

Күтәрелде тузаннар;

Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,

Сау булыгыз, туганнар.

Көй туктады.

– Әйбәт гармун! – диде Зөфәр.

Миңкәй могҗизаның шаһиты булды һәм аның башыннан бер фикер-теләк сызылып узды: ничек булса да, мин дә шулай уйнарга өйрәнәчәкмен дип, күңеленә беркетеп куйды.

Ул мунчада да, лапас кыегына менеп тә гармун уйнарга маташып карады, тик гармун Миңкәйгә буйсынырга теләмәде, бармаклары аны тыңламады. Күпме генә тырышса да, ул гармуннан көй чыгара алмады.

Узар вакытлар. Күп эшләр майтарыр Әнәк сабые Миңкәй, олы дәрәҗәләр яулар, Минтимер Шәймиев булып, дөньякүләм дан казаныр. Җиңә-җиңә алга, югарыга күтәрелеп, бик бәхетле булыр ул.

Илбашы буларак туган көнен уздырганда, аңа бик кыйммәтле, затлы бүләкләр тапшырырлар. Ләкин иң кыйбатлы бүләк әле тапшырылмаган булып чыгар.

Туган көн туе гөрләп барганда, сәхнәчеккә Минтимер Шәймиевнең хәләл җефете Сәкинә ханым, ике углы – Айрат белән Радик чыгар һәм алар бәйрәмдар хөрмәтенә аның иң яраткан җырын җырлый башлар. Зал да, бәйрәмдар да тынып калыр… Салмак кына моң агыла, Минтимер шатланган да, каушаган да. Гаиләсенең бергәләп җырлаганын аның беркайчан да ишеткәне булмады. Гаиләсе аңа сюрприз әзерләгән иде. Монда бер ачыш, бер могҗиза барлыкка килде. Сәкинәнең җыр сөйгәнен, үзе дә җырлаганын ул яхшы белә, ә менә балалары – инде ир-егетләр булып өлгергән улларының җырлаганын беренче тапкыр ишетә. Ул, кунакларга сиздермичә генә, куаныч яшьләрен сөртеп алды. Җыр тәмам булды, Минтимер Шәрип улы күңеле тулганын күрсәтмәс өчен уңайсыз гына елмайды.

– Сез үзегезнең иң бәхетле кеше икәнегезне кайчан белдегез? – дип сорады бер журналист бәйрәмдардан.

Минтимер Шәймиев бу сорауны көтмәгән иде, каушабрак калды һәм уңайсыз елмаеп әйтте:

– Менә шушы мизгел минем бәхетем! Хатыным, балаларым халык моңы белән мине тәбрикли! – диде. – Сезгә тагын бер серне ачыйм инде: шушы туган көнемә килеп җиткәндә, мин гомерем хыялына ирештем. Гармунда яраткан көйләремне чыгара башладым. Менә сиңа мә, Ходай, күрәсең, шулай кушкан, – бәхет өстенә бәхет!

Мунча

Тәнгә – мунча, җанга юк!

Габдулла Тукай

Кичләрен капка төбендә картлар утыра, яшьләр, сабыйлар олылар янына елыша. Агайлар анда сугышта күргәннәре, әсирлектә булганнары турында сөйли. Сабыйлар йотлыгып тыңлый. Сугыш маҗараларыннан соң өлкәннәр тормыш-көнкүреш, колхоз эшләре, гореф-гадәтләр турында сүз башлый. Шулчак ерактан:

– Зөфә-әр! Мунча өлгерде-е, ка-айт! – дигән тавыш ишетелде.

– Бар, әнкәң мунчага чакыра! – диде кемдер.

– Кайта-а-м! – дип, Зөфәр өйләренә таба йөгереп китте.

Сөйләүче агай Зөфәрнең ялан аякларыннан бөтерелеп калган тузанга карап торды да әйтте:

– Һәй, почык борыннар! – диде. – Сез мунчаның ни икәнен беләсезме соң?..

Җавап та көтеп тормаенча, ул сөйләп тә китте:

– Мунча ул – фәйләсүфиә, дускайларым! Мунча бик борынгы заманнарда татарларда барлыкка килгән… Әүвәл-әүвәлләрдә халык мунчаның ни икәнен белмәгән. Су коенган, суда юынган да вәссәлам. Билгуар ханның өч углы булган. Баш ханзадәнең исеме – Ташкын, уртанчысыныкы – Чапкын, төпчекнеке Качкын икән. Берзаманны Билгуар хан баш угланы Ташкын ханзадәне өйләндерергә ниятләгән. Төрле илләрдән бик күп гүзәлләр килгән. Ханзадә иң гүзәл кызга өйләнгән. Шәпләп туй ясаган болар. Туй узуга, ханзадәне билгесез чир баскан. Табибларны да, өшкерүче-төкерүчеләрне дә, сихерчеләрне дә, тылсымчыларны да чакырганнар – берсе дә ханзадәгә ярдәм итә алмаган. Ханзадә үлгән. Йола буенча икенче ханзадә Чапкын тол калган җиңгәсенә өйләнергә тиеш булган. Туйлап алганнар. Шул ук хәл кабатланган. Ханзадә Чапкынны да чир баскан, ул да озакламый вафат булган. Олуг хан Билгуар уйга калган: бу тол киленгә өйләндерсәм, соңгы углымны да әрәм итәрмен, ни киңәш бирәсез, дип, ул яраннарын җыйган. Яраннар әйткән: бу киленең синең юха елан булырга тиеш, дигән. Аның юха икәнен белер өчен син мунча ясат, уртасына чуерташлар өеп, мич чыгарт, каты итеп мунчаны кыздыр. Вә әйт киленеңә, без яңа йола-гадәт башлыйбыз, никахтан соң кәләш белән кияү мунчага барырга, чишенергә, бер-берсен юындырырга тиеш, диген. Юха еланнан туган хатынның кендеге булмый. Чөнки еланнар күкәйдән чыга. Чебешләрнең, бәбкәләрнең, еланнарның кендеге юк. Имезүче җан ияләреннән туганнар кендекле була, чөнки алар ана карынында ярала.

Шулай итәләр дә, никахтан соң кияү белән кәләш мунчага китә, хатынның күлмәген салуы була, кияү аның бүксәсенә бага, ә бүксә шоп-шома, анда кендек юк икән. Ханзадә Качкын тиз генә мунчадан чыга да ишекне терәтеп бикләп куя. Хатын никадәр ялварса да, ханзадә ишекне ачмый. Бераздан тавышлар тына, ишекне ачып керсәләр, ни күзләре белән күрсеннәр, теле белән ишек тоткасына уралган елан үлеп ята, ди. Никахтан соң бергәләп мунчага керү йоласы әле дә булса саклана. Матри, почык борыннар, чибәр кызга өйләнәм дип, юха еланга юлыга күрмәгез!

Ахириләр

Ат көтүен сакларга алар өч малай чыкты.

Иртән бер ярка кабыклы бәрәңге ашап, бер чокыр шикәрсез кабакчәй эчкән, икенчесе көрпә катыштырылган бер телем алабута ипие ашап, өченчесе арыш боламыгы йотып чыккан малайлар төш вакытында бик каты ачыкты. Алар чишмәгә ятып су да эчеп карады, печәнне чабып алганнан соң тырпаеп калган ат кузгалагының каты көпшәсен дә чәйнәп бакты, ачлык барыбер үзенекен итте. Эчтә бүреләр улый иде.

– Булмый болай! – диде Зөфәр. – Кузакка барырга кирәк.

Карар нык иде. Ат көтүче өч малай болай план корды:

– Берәү балаган янында каравылчының игътибарын басудан читкә тартып, сөйләндереп тора, калган икәвебез коры яр эченнән борчак басуына үрмәләп, күпме булдыра ала, күлмәк эченә кузак тутыра. Соңыннан каравылчыны сөйләндергәнгә дә тигез итеп бүлеп чыгабыз!

– Килештек! – диде үсмерләр.

– Ә кем каравылчыны сөйләндерә?

– Миңкәй сөйләндерә! – диде Фәрит.

– Персидәтел малае… – дип каршы төште өченче көтүче.

– Бигрәк яхшы, аны урлаша дип уйламас.

Үз араларына ышанычлы иптәш итеп алганнарына Минтимер эчтән генә куанды, димәк, алар аны чит итми, аңа ышана.

– Киттек! – диде Фәрит.

Минтимер атына атланды да каравыл чатыры ягына чаптырып китте, калганнары җәяү коры яр юлы буйлап атлады. Коры ярга җитәрәк, малайлар үлән арасыннан үрмәләп барды, аннан соң шуышуга күчте, ул арада Минтимер, атын чаптырып, каравылчы куышы янына килеп җиткән иде инде. Ул бабайга сәлам бирде, тамак кыра-кыра, каравылчы чатырыннан чыкты.

– Ә-ә, синмени әле бу, Миңкәй улым! Арумы?

– Аруын ару, кем, бабай.

– Ни йомыш, олан?

– Йомыш шул, бабай: мәктәптә җәйге каникулларга өйгә эш биргәннәр ие…

– Соң?

– Соң… Менә син сугышта күргәннәреңне сөйләсәң, мин аны эстинә гәҗитәсендә чыгарам, кызык булыр иде…

– Һәй, кем, улым Миңкәй, хәтер бетте…

– Хәтереңдә калганнарын булса да сөйлә…

– Әйдә кер минем куышка, торма анда кояшта, атыңны агачка бәйлә, – дип, бабай чатырына кереп китте, атын бәйләгәч, Минтимер дә эчкә узды.

Куышта караңгы, салкынча иде. Каравылчы бабай, сырмасына кырын ятып, тамагын кырыштыргалап, сүз башлады.

– Кыхым, Жуковны күрдем мин фронтта… Ай-яй гаярь кеше ие ул… Ну исемсез калкулыкны алганда тутырды инде халыкны пүләмүт астына…

Солдат бабай озак сөйләде, аның белән бергә Минтимер Берлинга хәтле үк барып җитте.

Берлинны алгач, малай куыштан чыкты, атына атланып, коры яр тарафына элдерде. Ул барып җиткәндә, күлмәкләрен шыплап тутырган «юан корсаклар» коры ярдан чыгып килә иде. Шулчак Минтимер ат өстеннән атасының урта юл буйлап, ниндидер бер кешене тарантасына утыртып, бирегә таба килгәнен күреп алды. Малайлар уйсулыкта, аларны күрми. Борчак караклары туп-туры тарантас каршына килеп чыгачак! Һәм тотылачак!

«Әгәр районнан килгән палномочный булса, бетте баш, әткәйне дә, мине дә, малайларны да апкитәчәкләр!» дигән уй сызып узды малайның башыннан.

Ул атының корсагына типте, бераз чапкач, яр астына карап сызгырды. Малайлар башларын күтәреп аңа бакты, Минтимернең кул хәрәкәтләреннән, аның хафалы чыраеннан алар хәтәр килгәнен аңлап алды. Минтимер аларга кире борылырга, ярга кереп посып ятарга кушты. Озакламый тарантас тавышы, персидәтел айгырының пошкырганы ишетелде. Минтимер атын аскы якка, олы юл тарафына куды. Тау астыннан атлы тарантас күренде, Минтимер атасы каршысына китте. Шәрип абзый атын тыя төште, аның янында, чыннан да, район вәкиле утыра иде.

– Улым, син нишләп йөрисең монда? Нишләп син көтүдә түгел? – дип сорады атасы.

– Әткәй, – диде Минтимер, – анда малайлар калды, мин каравылчы бабайдан фронт хәлләрен язып алдым.

– Алайса, ярый, – дип, атасы атына чөңгерде, айгыр тарантасны ындырга таба алып китте.

Тарантас узып киткәч, Минтимер сызгырды, яр чокыры борылмасыннан малайлар чыкты. Алар, өчесе бер атка атланып, болын ягына чапты. Минтимер, малайларны төшереп, басуга кереп бара торган атларны җыярга китте. Малайлар кузакны өлешкә тигез итеп бүлеп чыкты. Минтимер әйләнеп кайтканчы алар кузакка кагылмаган, бергә җыелгач, дәррәү кузакка ябырылдылар.

Шушы вакыйгадан соң малайлар – Минтимерне, Минтимер малайларны «ахирәт дус» дип йөртә башлады.

Мунча пәриләре

Татарда «Ахирәткә чаклы дус булырга» дип ант итү йоласы бар. Малайлар, егетләр бил каешларын, пәкеләрен алмаша һәм аулак урында бер касәдән икесенең каны тамызылган кымыз яки сөт эчә, бер-берсенә ахирәткәчә дус булырга сүз белән ант итә. Шуннан соң егетләр бер-берсенә «ахири» яисә «ахир» дип эндәшә башлый…

Ахириләр тагын киңәшкә җыелды.

– Избачка Таҗи Гыйззәтнең пьесалар китабы кайткан! – диде Минтимер.

– Кайда укыйбыз? – диеште ахириләр.

– Зөфәрләр мунчасында!

– Ие, безнекеләр бүген мунча яккан иде, башта кунаклар керер, аннан әткәй-әнкәй керер, аннан бала-чага, мунча сәгать сигезләрдә бушар… – диде Зөфәр.

Узганында Фәритләр мунчасында Шәриф Камалның хикәяләрен укыганнар иде, «Сәмруг кош» хикәясен укыганда, ләүкәгә дә, идәнгә дә ятып, тәгәрәп, эчләре катканчы көлделәр.

…Менә күктә оча торган машиналар уйлап табучыларның ярышы уза, Германиянең дә очкычы ялтырап тора, Россиянеке дә ким түгел, французлар да яңа очкычлары белән мактана. Ә инде татар очучысының агачтан эшләнгән машинасын күреп, бөтен дөнья халкы көлә башлый. Менә Айга очып китәргә старт бирелә, немец машинасы корымга батып ватылып төшә, Россиянеке дә, Айга барып җиталмыйча, керәчине бетеп, кире борыла, французның очкычы бөтенләй Ай кырында күренми, ә Гайнетдин исемле татарның агач очкычы Ай тирәли очып йөри дә, тегесе үзенең кәләпүшен Айга кадаклап төшә.

Татар галәме шаулаша:

– Әйтергә кирәк Гайнетдингә, кәләпүшен ике-өч көн алмыйча торсын! Әһле дөнья белсен татарларның кем икәнен!.. – ди.

Бу юлы ахириләр, Таҗи Гыйззәтнең пьесаларын укып, бичара Гөлчирәне кызганып елады.

Мунчада сукыр лампа яктысында китап укып, малайларның бите-башы сөремгә буялып кайта, шуңа күрә аларга «мунча пәриләре» дип кушамат тактылар.

Шулай итеп, кемнең мунчасы җылы, малайлар шунда күчә-күчә китап укый. Виктор Гюгоның «Хокуксызлар»ын, Гарриет Бичер-Стоуның «Гәрчич оҗмахы балалары»н, Марк Твенның «Том Сойер маҗаралары»н, Кави Нәҗминең «Язгы җилләр»ен, Мирсәй Әмирнең «Агыйдел»ен күмәкләп укый-укый туздырып бетерделәр.

– Иң яхшы китап – кулдан-кулга йөреп тузган китап, – дия иде китапханәче апа.

Медаль

Минтимергә уку бик җиңел бирелә иде. Аның алтын медальле аттестат алачагына бөтен мөмкинлекләр дә бар. Барча имтиханнарын да ул «бишле»гә генә бирде. Җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша, тәртибе дә «бишле». Алтын медаль алырга өмет тә, ышаныч та бар иде. Әмма Минтимергә алтын медаль эләкмәде, көмеше дә тәтемәде. Күрәсең, әллә кайдагы татар малаена алтыннары җитмәгәндер инде.

Кыскасы, Мәгариф министрлыгында утыручы чиновниклар ни өчен Минтимер Шәймиевкә алтын медаль бирелмәгәнлеккә сылтавын да тапканнар. Имеш, ул математика мәсьәләсен чишкәндә «тригонометрик функцияләрне» кыскартуда иң кыска юл белән китмәгән.

Кызганыч ки, югарыда утыручы «педагоглар» әллә кайдагы, Актаныш ягындагы Әнәк авылы баласын рәнҗеттек дип уйламагандыр да. Ихтимал, ул алтын медальне кемгә дә булса барыбер биргәннәрдер.

Әлбәттә, бу гаделсезлек Минтимернең кәефенә китереп сукты. Күрәсең, аны алда катлаулы, кайчакларда аңлашылмый торган тормыш көтә булыр. Мәктәп диварларын калдырып, олы дөньяга аяк басканда, ул бу турыда нык уйланыр.

Шуңа күрә Минтимер «алтын медаль» вакыйгасын тиз онытты. Гаилә йолалары, Әнәк авылы гадәтләре, Пучы мәктәбе укытучылары Минтимер Шәймиевне олы юлга сыйфатлы итеп, тәвәккәл итеп, максатчан итеп әзерләгән иде инде.

Һәм Минтимер Шәймиевне мактаулы тормыш юлында күп тапкырлар орденнар, медальләр белән бүләкләрләр, аның күкрәге никадәр киң булса да, ул бу орден-медальләрне сыйдыра алмас иде.

Ленин ордены – 1966

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены – 1976

Халыклар дуслыгы ордены – 1987

II дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены – 1997

I дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены – 2007

III дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены – 2010

IV дәрәҗә «Ватан каршындагы хезмәтләре өчен» ордены – 2014

Дуслык ордены – 2015

Батырлык һәм намус ордены – 2004

«Әбүгалисина» исемендәге көмеш медаль – 2011

Ахьдз-апша ордены – 2004

«Россия-ЮНЕСКО»ның истәлекле медале – 2005

Әл-Фәхр ордены – 2005

Изге Сергий Радонежский ордены – 2005

Минин-Пожарский ордены – 2005

Олимпия ордены – 2008

«Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены – 2010

Бу орден-медальләр Минтимернең хәләл көче белән яулаган алтын медален бирмәгәннәренә язмыш тарафыннан түләү, бурыч кайтару иде.

Ике капчык тары

1949 елда, атасы Шаһишәрип хуҗалык җитәкчесе чагында булды бу хәл.

Сугыш тәмамланган булуына карамастан, халык әле һаман ачыга, кешеләр ачтан шешенә, шешенә-шешенә ябыга башлый, аннан шыр сөяккә калып үлә иде. Халык язга чыкты. Үләнгә ябырылды. Җир сөрергә, булган орлыкны чәчәргә кешеләрнең хәле юк иде. Атларга, сыерларга өй түбәсеннән төшкән, күгәреп беткән салам череге ашаталар. Сабан тарту түгел, үз аягында көчкә басып тора бичара хайваннар.

Хуҗалык рәисе коммунист Шәрип Мөхәммәт углы төннәрен йоклый алмый иде. Аның башында бер генә уй: «Ничек халыкны ачлыктан коткарырга, ничек итеп соңгы ашлыкны туфрак куенына тапшырырга? Чәчми калсак, ни ашарлар, тагын ачлык булачак…»

Ә райкомнан чәчүне башлагыз дигән хәбәр юк, имеш, туфрак өлгермәгән. Өлгергән, туфрак пешеп беткән, чәчәргә вакыт!

Әйе, йокыдан калды Шәрип абзый. Күпме фаҗига, күпме үлемнәрне күреп, сугышта да агармаган чәченә чал төште. Инде төзәлеп беткән, онытыла язган җәрәхәтләре сызлый башлады. Нишләргә? Малларны ничек аякка бастырырга, кешеләрне ничек сакларга?

Аның инде ничә төн ут йотып ятканын хатыны Нәгыймә генә аңлый иде шикелле.

Ул сак кына иренә эндәште:

– Син, атасы, ике ут арасында шулай яначаксың, – диде.

Шәрип абзыйның бугазыннан ут булып «у-уф» бөркелеп чыкты.

– Нишлим соң, карчыгым? – диде чарасыз Шәрип.

– Күрәләтә хайваннарны да, кешеләрне дә үтереп булмый бит инде, атасы! Әткәй ничек кылган булса, син дә шулай кыл!

Шаһимөхәммәт ачлык елларда арыш биреп авыл халкын үтермичә калган!

Шәрип абзый юрганын атып бәрде дә, сикереп торып:

– Карчык, куй җиз самавырыңны! – дип кычкырды.

Тавышка балалар уянды. Ут кабыздылар. Нәгыймә апа самавыр шалтырата башлады, балалар да сикерешеп торды, олы якка керделәр, әмма аталарының елмайган йөзен күргәч, ни әйтергә белми аптырап калдылар.

– Яхшыга гына булсын! – дип теләделәр.

Таң алды иде бу. Чәй янында бәйрәм кебек иде.

Чәйләп алгач, кыска тунын, күн белән тышланган каракүл бүреген киеп, Шәрип абзый идәнгә каты басып чыгып китте.

Силсәвиттә кизү торучы хатынга язу тоттырып, ул амбар башлыгына җибәрде. Кәгазьдә:  «Маяда торган ике капчык тарыны ашлык җилгәрә торган урынга китерт. Калганын аңлатырмын! Маһирәне аш пешерүче хатыннарны уятырга җибәр, таң атуга, чәчүгә төшәбез, олы казанны ындыр табагына китерт. Ботка пешерер өчен суга җибәр. Калган чәчүлекне, минем атка төяп, ерак басуга ташыт», – дип язылган иде.

Ул икенче кизүчегә дә язу биреп, каядыр юллады. Бу кәгазь бригадирга аталган иде: «Аягында басып торган ат белән үгезгә башак бирдерт, яхшылап эчерт. Аннан аларны сабанга җигегез, сөрә барырбыз, чәчә барырбыз».

– Бетте-китте! Вәссәлам! – дип кычкырды Шәрип абзый.

Бу мәлдә ул ярым шашкан кыяфәттә иде. Юк, бу аның шашканлыгы түгел, шатлыгы иде. Ниһаять, хәл ителде, бер кабаладан котылды. Бу аның шәхси карары иде! Бу аның авыл халкын коткаруы иде!

Ашасыннар, тамаклары туйсын! Яхшырак эшләрләр. Ләкин туфракны кысыр калдырмабыз, орлыкны амбарда күгәртмәбез! Беләм, бер уч икмәк өчен ун елга утырталар. Беләм, бер сәнәк салам урлаган өчен катыр сөрәләр. Сөрсеннәр, ичмасам, минем вөҗданымда тап булмас!

Бу көнне авыл халкы кабердән терелеп чыккан өрәкләр кебек иде. Чәчүчеләргә генә дип пешерелгән ботка аеруча нык ачыкканнарның балаларына да бераз эләкте. Персидәтелнең бу тәвәккәллеген бәһаләп бетергесез иде.

Чәчү тәмамлангач, Шәрип абзый тагын кычкырды:

– Машалла! Хәзер орлыкны казып ала алмаслар!

Ләкин Нәгыймә бикә генә тыныч түгел иде.

– И Ходаем, ниләр генә булыр инде, утыртмасалар гына ярар иде, мин бер итәк бала белән тагын ни кылырмын?! – дип, эчтән яна иде бичара.

Бер кабаладан котылды, икенче кабалага килеп капты Шәрип абзый.

«Яхшы» кешеләр әләкне төбәк мәркәзенә түкми-чәчми ирештергәннәр.

Куркыныч комиссия, Шәймиевләр капкасын киереп ачып, курага керде. Барысы да артык җитди, бар агентлар да кысыр күн портфель тоткан. Прокурор Кашапов, итек кунычына чат-чот чыбык белән суккалап:

– Саботаж! – дип кычкырды. – Контра!

Бу сүзләрдән Нәгыймә бикәнең дә, балаларының да җаннары табан астына төшеп китте шикелле.

– Кем рөхсәт итте сиңа башбаштаклык кылырга?! – дип ысылдады Кашапов. – Дәүләт малын әрәм-шәрәм итәргә партячейка карар чыгардымы? Партия куштымы? Райком куштымы?

– Беркем дә кушмады, – диде Шәрип абзый. – Башкаларны монда бутамагыз, зинһар! Алар гаепле түгел.

– Алайса, кем кушты? – дип кычкырды прокурор. – Контра капиталистлармы?

– Вөҗданым, намусым кушты! – диде Шәрип абзый.

– Күрсәтәм әле мин сиңа вөҗданыңны!.. Ничә пот тары чәчтегез? Бәлки, син кем беләндер чәчүлеккә дип калдырган тарының яртысын урлагансыңдыр?

– Мин бер бөртек тә үземә алмадым, барысын да халыкка бирдем! Ә күпме тарының ач колхозчыга ашарга бирелүе, күпмесенең чәчелүе турындагы кәгазьләр кладаушикта, бригадирда!

– Тентегез! – дип кычкырды Кашапов.

Ике милиционер, ике пүнәтәй йортка, амбарга, лапасларга кереп актарына башлады, ләкин берни дә таба алмады.

– Ни өчен райком белән киңәшмәдең? – диде Кашапов.

– Калганы турында мин адвокат каршында гына сөйли алам! – диде Шәрип абзый һәм тоткынны алып китәргә әзерләнгән арбага үз теләге белән менеп утырды. – Борчылмагыз, – диде ул хатынына, балаларына. – Минем гаебем юк. Озакламый кайтырмын, Алла боерса!

Халык үз җитәкчесен басу капкасына чаклы елый-елый озата барды.

Мин гадел хөкемдар булачакмын!

Район үзәге Пучы урта мәктәбендә укыганда, Минтимер хокук фәне белән кызыксына башлады. Ул вакытта төбәк мәркәзендә Исрафилов фамилияле мәшһүр бер адвокат эшли, ул Минтимер укыган мәктәптә мантыйк фәне буенча керә иде. Укучылар аны бик ярата, хөрмәт итә. Халык арасында аның гаделлек сагында торуы, гаепсезләрне яклау нотыкларын оста-матур сөйләве һәм еш кына гаепләнгәннәрне аклап-яклап калуы турында сүзләр күп йөрде. Бер төркем үсмерләр төбәк мәхкәмәсенә шул адвокатның чыгышларын тыңларга бара башлады. Гаҗәеп кызыклы өлкә икән ул «хокукчылык» дигән нәмәстә. Гаепләүчесе дә хаклы кебек, аңа да ышанып утырасың, яклаучысы да хаклы кебек, аңа да ышанасың. Ә хөкемдар бөтенләй башка бер хөкем карары чыгарып куя.

Минтимер күңелендә хокукчы булу теләге борынлады. Ул, бөтен яклап тикшереп, гаепсезне аклар, бары тик гадел хөкем генә чыгарыр иде. Ул мохтаҗларны, кимсетелгәннәрне, мескенлеккә төшкәннәрне, бичараларны яклар иде.

Бу теләк атасы белән булган, чак кына фаҗигагә китермәгән вакыйгадан соң тагын да көчәйде.

Күп еллар җигелеп халык файдасына эшләгән колхоз җитәкчесен, Ватан азатлыгы өчен сугышта яраланган солдатны, намуслы коммунист Шаһишәрип Шаһимөхәммәт улы Шәймиевне гаепләп, прокурор Кашапов эш кузгатты. Халык пошаманга калды. Кашапов бик тә канәгать иде: Джеймс Бонд исемле америка шпионын тотканмыни, Рейхстагка Җиңү байрагын кадаганмыни!

Шәрип абзыйны гаепләр өчен прокурор ниләр генә кыланмады, аның курасында кабат тентү ясатты. Ләкин актарынучылар һични таба алмады. Казан-табак төбендә бер генә бөртек тары тапсалар да, Шәрип абзыйны күп елларга зинданга аткарачаклар иде. Халык яклады, дуслары яклады, иң зур дәлил үстергән уңыш булды, чөнки чәчүне үз вакытында оештыра алмау сәбәпле, районның күп хуҗалыкларында иген уңмады. Адвокат яклады, дәлилләр булмау сәбәпле, хөкем эше туктатылды. Партия райкомының әмереннән башка үзбаш эш кылганы өчен Шәймиев Шәрипкә каты шелтә биреп чыгардылар. Анысына гына түзәр батыр Шәрип.

Минтимер хөкем барышын башыннан ахырына кадәр тыңлап, карап утырды. Ул атасының аклануына чиксез шат иде, адвокатның гаепсез кешене ничек яклавына аның исе китте. Һәм ул эчтән генә:

– Мин адвокат булачакмын! Гаепсезләрне, гаделлекне яклаячакмын! – диде.

Чибәркәй

Азагы яхшы тәмамланган шушы шомлы вакыйгалардан соң Минтимер янә укуга ябышты. Укуда аның эшләре һәрвакыт ал да гөл була килде. Хәтере шәп, тирә-якны, табигатьне, кешеләрне күзәтүе аның холкын ныгыта, мантыйкка өйрәтә. Минтимерне бигрәк тә кешеләрнең үзара мөнәсәбәте, мөгамәләсе кызыксындыра. Ул кемнең кайда нәрсә әйткәнен яхшы хәтерли һәм, вакытлар узгач, әгәр дә бу кеше әүвәл исбатларга тырышканына каршы сөйләсә, кирәк чакта ул аның нәрсә әйткәнен исенә төшерә. Шуңа күрә, үсмернең олыларча җитди фикер йөртүенә карап, аннан бераз шүрлиләр иде. Чыннан да, Минтимер үзен бик җитди тота иде. Шул сәбәпле, башка җилбәзәк егетләр кебек, ул бер кыздан икенчесенә күчми. Әйттем исә кайттым, Минтимернең моңарчы кызлар белән ныклап танышканы да булмады әле.

Ләкин аның күз тоткан кызы бар иде. Ул аны сиздермәстән генә күзәтә: кыз ничек көлә, ничек атлый, ничек киенә?

Кыскасы, ошый аңа бу чибәркәй. Ул вакытта татар авылында бай киенүче кызлар юк иде. Әмма чибәркәйнең итәге, күлмәге, яулыгы, хәтта олтанлы итеге дә, чытлыкыйлыгы да үзенә килешеп тора. Минтимернең басынкылыгы, кычкырып көлмәве, бары тик тыйнак кына елмаюы, ордым-бәрдем эш йөртмәве чибәркәйгә дә ошый. Аларның карашлары бик еш очраша. Тансы-мансыларда алар гел бергә бии. Читтән күзәтеп торганнарга алар менә дигән пар булып күренә. Бәлки, ул шулай булгандыр да әле, бер уйласаң. Ләкин язмыш дигәннәре кешеләрне һәрдаим сынап бага, кайсысын рәхимсез шартларга куеп сыный, кайсысын җиңелчә генә, фаҗигасез генә тикшерә.

Минтимер Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга кереп, беренче курсны тәмамлап кайткач белде: аның чибәркәе башка егет белән йөри башлаган икән.

Хәер, Минтимер, бу хәбәрне ишеткәч, аның чыннан да дөрес икәненә ышангач бәргәләнмәде, кичерешләрен читләргә сиздермәде. Аналитиклар, гадәттә, сабыр була, холериклар кебек, пычак тотып, кызын яки көндәшен суярга чыгып йөгерми.

Баш беткәнмени? Башка чибәрләр юкмыни? Китсен! Бәлки, икесе өчен дә шулай һәйбәтрәк булыр. Әгәр дә ул башкага тиз генә күчә алган икән, димәк, аның хисләре нык булмаган, какшау хисле кызның ниемә кирәге бар? Ул, бәлки, шул кеше белән бәхетле булыр. Нигә аларның бәхетенә комачау итәргә?

Минтимернең чибәркәй янына барасы да, аны күрәсе дә килмәде. Ул аңа битараф иде.

Бу уйлардан егеткә җиңел булып китте. Аның кәефе күтәрелде. Ул якты язмышына таба җиңел атлады.

Син Кәтиев булырсың!

– Улым! – дип эндәшер аңа атасы Шәрип абзый. – Син МТС башлыгы Кәтиев кебек бул… Аның кулында халыкның өмете, аның кулында техника, аның кулында икмәкнең уңышы. Яхшы каралты-кура җиткезеп, абзар тулы мал-туар асрап, ныклы нигез корып яшә. Үз нигезең нык булсын, башкаларның нигезе дә нык булсын өчен, син авыл хуҗалыгы техникасына баш бул! Илне ашатучы кеше үзе ашаткан кешеләрдән фәкыйрьрәк яшәргә тиеш түгел! Икмәк булса, бар да була. Җыр булса, икмәк тә була, дип тә әйтәләр. Шулкадәр мул икмәк җитештергән кеше башкалардан хәерче булырга тиеш түгел!

Икмәксез җыр ул бары тик кайгылы җыр гына булырга мөмкин. Чыннан да, татар халкы мең ярым елдан арткан гомеренең соңгы 400 елын ачлы-туклы, кайгылы тормышта уздырды. Ләкин җыр чыгарудан, шигырь язудан, дастаннар иҗат итүдән, Коръәнне күпләп бастырып таратудан, мәчет, мәдрәсә корудан туктамады. Димәк, «икмәк булса, җыр да була» дигән гыйбарә яртылаш кына дөреслеккә туры килә. «Икмәк булса, җыр да була» әйтемен заманча таркатып баксак та, мантыйк аксый кебек. Шәймиев Илбашы булып утырганда, Татарстан икмәксез калмады. Аның шәкерте Рөстәм Миңнеханов Илбашы булганда да Татарстан икмәксез калмас. Икмәк булса, ит тә, сөт тә, кием дә, икътисад та – барысы да була. Бүген дә татар халкы авыл хуҗалыгы мәхсулаты* белән үз-үзен тәэмин итә. Мохтаҗларга да өлеш чыгарып тора әле, шөкер. Икмәк күп, ләкин халыкта бәетләр чыгару, дастаннар иҗат итү юк. Әдәбиятыбыз саекты. Композиторлар мәктәбендә шәхесләр азайды. Эстрадабызны бер күзәнәкле, гел кабатлана торган, бер-берсенә тач охшаш көйләр басты. Җырчылар азайды, җырлаучылар күбәйде. Әллә дөнья төшенчәләре үзгәрә, әллә табигать, йолалар үзгәрә, әллә халык мәкальләре, халык әйтемнәре искерә бара – белгән юк.

Минтимер атасына «мин адвокат булам» дип әйтергә базмады. Ул аның сүзләрендәге хакыйкатьне аңлады, әлбәттә. Егет техниканы, математиканы ярата. Чыннан да, ә нигә әле җир кешесе булмаска?

Киләчәктә ул әйтер: мин сәясәтче булмасам, җир кешесе булыр идем, дияр.

Минтимер «ә» димәде, «җә» димәде, документларын туп-туры авыл хуҗалыгы институтының механика факультетына илтеп тапшырды һәм ялгышмады. Ул атасының киңәшен тотканына беркайчан да үкенмәде. Адвокат булып киткән очракта да ул шөһрәт казаныр иде, ләкин тар даирәдә генә. Ә аның узган юлы, тар даирәләрне үтеп, киңәя, тирәнәя барып, бөтен халыкның казанышына әверелде. Шул түгелме бәхет?!

Озак еллар Илбашы булып эшләгәндә, бик күп катлаулы мәсьәләләрне чишкәндә, Минтимер Шәймиев, чыннан да, адвокат сыйфатында иде. Казан Кирмәнен, Болгар каласын ЮНЕСКО исемлегенә керттерүдә аның адвокатлык эшчәнлеге бәһаләп бетергесез булды. Тарих әле Шәймиевнең бу өлкәдәге эшчәнлегенә яңадан әйләнеп кайтачак.

Сабак

Минтимернең тәкъдирендә шулай язылгандыр инде, күрәсең, аны беренче курстан ук рәһбәр (староста, җитәкче) итеп куйдылар. Институтта укый башлаганчы ук, сентябрь аенда, аларны авылга бәрәңге алырга юлладылар.

Студентлар авылга бәрәңге алырга килгәч, кызыклар була иде инде ул.

Балачакта ук Минтимер үзе өчен эчке тәртип кагыйдәләрен булдырган иде, ул үз-үзен кулда тотарга өйрәтте. Кемнеңдер үз эшенә җавапсыз караганын, әштер-өштер эшләгәнен күрсә, күңеле әллә нишләп китә. Институтта укыганда да ул шушы, үзе төзегән кагыйдәләрне тотарга тырыша иде.

Курсның рәһбәренә эчке тәртип кагыйдәләреннән читкә чыккан студентны шелтәләргә, клубта кичә вакытында хәттин ашса, тиз генә җыелыш җыеп, студентның тәртибен тикшерергә, колхоз эшеннән кыяклаганнарга кисәтү ясарга хокук бирелгән. Ә бит андыйлар да табыла, алар үзләрен башкалардан өстен куя, башкаларны кимсетә торган гамәлләр кыла.

Толя Марамыгин атлы бер студент бар иде аның курсында. Үзе укуын да рәтләп укымый, колхоз эшеннән дә гел кыяклау ягын карый, иң алдан ялга утыра, иң арттан кузгала. Бәрәңгенең сабагын гына йолкый, бәрәңгесен туфракта калдыра. Минтимер, бу эшне сизеп, Толяны читкәрәк алып китеп кисәтү ясады:

– Кешеләр бу бәрәңгене халык өчен үстергән, көч түккән, ә син аны туфракта черергә калдырып китәсең! – дип битәрли башлаган иде, Марамыгин аның сүзен тыңлап бетермичә китеп барды да, аннан, борылып:

– Чаплашка! – дип кычкырды. – Какое твоё дело!

«Чаплашка» дигәненә Минтимернең исе дә китмәс иде, түбәтәй киеп йөргәч, «чаплашка» инде, әмма Анатолий бу сүзне шундый нәфрәтле, шундый мыскыллы итеп әйтте ки, Минтимер ни сабыр булырга тырышса да түзмәде, кулындагы зур гына бәрәңгене Толяга томырды. Бәрәңге тегенең уң чигәсенә килеп тиде. Ул, ике кулы белән бәрәңге тигән җирен каплап, җиргә чүгәләде. Минтимер каушап калды, шундук Толя янына атылды. Бичараның күз төбе күгәреп-кабарып чыккан иде.

Бу хәлне башка студентлар да күреп торды, алар Минтимер яклы иде. Шулай да ул, мине институттан куарлар инде дип, хафага калды.

– Курыкма! – диде сыйныфташы һәм авылдашы Гайнулла Гыйздуллин пошаманга калган Минтимергә. – Чакырсалар, без – шаһитлар да барырбыз. Чакырсалар, чатнатып әйт: СССРның Төп Законы ни? Дөрес! Конституция, диген. Конституциядә ничек язылган, диген. Конституциядә «СССРда халыкларның, милләтләрнең хокукы тигез!» диеп язылган, диген. Бәс, милли низаг чыгарырга маташканы, ягъни сине түбәтәй киеп йөргәнең өчен «чаплашка» дип мыскыллаган Анатолий Марамыгинның үзен комсомолдан чыгарып, институттан куарга була!

Авылдашы, шәриге Гайнулла Гыйздуллин, институтны тәмамлагач, Бөгелмәдәге һөнәр училищесы директоры булып китәчәк.

Чыннан да, эшне зурга җибәрмәделәр. Анатолий да бәлаләп йөрмәде. Ләкин ул үзенең тар маңгаена зур бәрәңге генә түгел, зур сабак та алган иде.

Сабак алды ябалак!

– Этнең койрыгын кем киссә, шуңар җизнәй дип әйтә! – диде ул Гайнулла дустына.

Күңел күзе

Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге.

Халык әйтеме

Адәм баласына тумышыннан ук үзенә тиң пар әзерләп куелган, диләр. Акылы белән уйламастан, кеше үзенең парын эзли. Ир кеше ялгызы – ярты кеше, хатын-кыз ялгызы – ярты кеше. Бер-берләрен табышып, йола кушканча кушылгач кына алар бербөтенгә әверелә, ди.

Ләкин егерме-утыз яшенә чаклы сөйгән ярын эзләп тә, адәми зат үз тиңен таба алмаска мөмкин.

Шулай итеп, бик күпләр үз парын табалмыйча үлеп тә китә.

Әллә ничә хатынга өйләнеп тә яхшы гаилә кора алмыйча – үзенең сөйгән ярын табалмыйча дөнья куйганнар бар.

Бөек бәхет ул – эзләгәнеңне табу.

Аллаһы Тәгалә адәм баласына күңел сиземләве биргән, шул күңел сиземләве аша ул, бу кыз синең ишең түгел, бу егет синең парың түгел, дип хәбәр ирештерә торадыр.

Ләкин кемдер шушы хәбәрне ишетми, кемдер аңа игътибар итми һәм нык ялгыша.

Адәм баласының маңгай күзе булган кебек, күңел күзе дә була.

Кешеләрнең күпчелеге дөньяны, вакыйгаларны, әйберләрне маңгай күзе белән генә күрә. Азчылык маңгай күзе белән дә, күңел күзе белән дә күрә. Алар күңел күзе белән вакыйгалар сөрешен, кешенең рухын, чуалчык вакыйгаларның серен күрә ала.

Күңел күзе сукыр кеше вакыйгаларны, процессларны маңгай күзе белән генә күрә, шуңа күрә ул, кешеләргә яхшылык кылам дип, яманлык кыла. Революцияләрнең барысы да кешелеккә яхшылык эшлим дип кылынган җинаятьләр. «Бөтен җир крестьяннарга!» дип, бай җир биләүчеләрнең җирен талап алып, крестьянга биргән булып, крестьянны да, алпавытны да хәерче иттеләр. Халыкка игелек кылам дип махсус оештырылган продразвёрстка талаулары булды. Яки болар – чынлап торып халыкка игелек кылабыз дип инанган талаучылар. Һәр ике очракта да бу – җинаять!

Күңел күзең күрмәсә, син хата артыннан хата ясарсың һәм бәхеткә ирешә алмассың. Башкаларны да бәхетсез итәрсең.

Минтимернең күңел күзе ачык иде.

Күңел күзе ул – навигатор, күңел күзе ул – компас!

Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге.

Аның юлында да яхшы кешеләр дә, яманнары да очрады. Күңел күзе ачык Минтимерне күңел сиземләве коткара килде, шөкер!

Ләкин аның булачак яры кайда, кайларда йөри торгандыр, билгесез.

Билгесез, ләкин Минтимернең күңеле сизенә, бу дөньяда бар аның пары, бар! Ул аны һичшиксез эзләп табар, алар барыбер кавышыр, иншалла!

Сәкинә

Бер мәхәббәт табар өчен

Бер яшьлегем җитәрме?..

Разил Вәлиев

Сәкинә ул сөйкемле кызның исеме, Сәкинә Ахунова. Сак, сабыр, тыныч мәгънәсен белдерә ул «Сәкинә» исеме. Кешенең исеме аның холкын билгели, диләр, дөрестер дә. Алга таба күрербез!

Сәкинә белән Минтимернең нәсел тарихы да бераз охшаш. Сәкинәнең бабасы да таза гаиләле, көр тормышлы булган, димәк, мал таба белгәннәр, бәрәкәт саклый белгәннәр.

Сәкинәнең ата-бабасы, әби-анасы Казан артындагы Күн авылы кешеләре.

Һо-о, Күн авылының тарихына кереп китсәң, чыга алмассың, билләһи.

1552 елда Казанны җимергәч, ханлыкны юкка чыгаргач, Явыз Иван буе арба чәкүшкәсеннән узган һәр татар оланының башын чаптырырга әмер бирә.

– Татарларны Казаннан куып, авылларыннан сөреп чыгарырга! Аларның йортларына рус воеводаларын урнаштырырга! Татарлар Казан каласына кырык чакрымнан да якын утырмаска, йорт салмаска тиеш! Татарларны Казанга якын җибәрмәс өчен, юлларга сак, каравыл гаскәрләре куярга!

Тикшереп карагыз сез: Казаннан кырык чакрымнан якын авылларның исемнәре татарныкы булса да (Тылмачи, Майдан, Карагуза), анда татарлар түгел, руслар яшәп ята. Кырык чакрым ераклыктагы Шәле, Күн, Әлдермеш, Чыршы авылларында татарлар яши. Борынгы йола дәвам итә. Рус белән чиктәш булып яшәргә курыкмаган батыр халык яши ул авылларда. Усал халык.

Күн, Шәле авыллары Явыз Иван заманасында ук булган. Каһарманнар яши ул авылларда. Һәр авылның үз һөнәре булган. Шәлеләр шәл бәйләгән, Күннәр күн иләгән, баш бирмәгән, бай булган. Көр тормышлы халыкның каны уйнаган, Сабан туйлары атналарга сузылган, кыз урлау йолалары әле һаман да яшәп килә. Хәтта Совет хакимияте дәверендә дә Күн белән Шәле үзләренең мәчетләрен җимерттермәгән, манараларын кистертмәгән.

«Күн» атамасының тарихы болай. Авыл борын заманда Казанга бик якын утырган булган. Җиңүчеләр бу халыкны Казаннан кырык чакрымга күченеп китүен таләп иткән. Халык буйсынмаган. Сугыш башланган. Мәскәүгә буйсынган әнчек татарлар халыкны үгетли башлаган.

– Күчеп утырырга күн инде! – дип, алар авыл башлыгына ялварган. – Күнмә­сә­-гез, Иван, тагын да зур гаскәр белән килеп, барыгызны да кырып бетерәчәк!

Шуннан соң гына халык күченеп, шушы урынга килеп урнашкан һәм бу авылга «Күн» дип исем кушканнар.

Халык телендә икенче бер риваять тә йөри.

Имеш, Күн авылы иң кирәкле һөнәр – тире иләп, күн эшләү белән дан тоткан, иләгән тире каймак кебек йомшак, каеш кебек чыдам булган.

…Менә 1931 ел килеп җитә. Көр тормышлы хуҗаларны кулак дип гаеплиләр. Революция булгач, җыен галах, кәҗә дә асрый алмаган хөрәсән ялкаулары коммунистларга куштанлыкка языла. Күн авылының бер куштаны Шакирҗанның кайсы малы кайда ятканлыгын әләкләп, аны зинданга яптырырга уйлый. Шакирҗан Ахунов хатыны Гөлсем белән, бөтен малларын талаучыларга калдырып, эш коралларын гына алып, Казанга күченеп китә.

Волков урамындагы бер ташландык йортның подвалын сипләштергәләп, алар шунда яши башлый. Шакирҗанның кулы тире иләргә дә, балта эшенә дә оста була. Аларның тормышы рәтләнә. Менә шушы Волков урамындагы 22 нче йортның 9 нчы фатирында 1939 елның 23 августында Минтимернең булачак сөеклесе Сәкинә дөньяга килә…

Шәһәрдә туса да, Сәкинә җәен авылда – йә Күндә, йә Шәледә туганнарында үсте.

Күн, Шәле авылларының йолалары бик тирәнгә китә. Йолаларның берсе – ирләр җәмгыятендә тыйнак, басынкы кыз эштә ут өертергә тиеш, палас сугарга, малын карарга, чишмәдән су ташырга, мунча ягарга, энеләре, сеңелләренә күз-колак булырга, олыларга, ата-анага хөрмәт тәрбияләргә тиеш.

Сәкинә дә нәкъ шушы тәрбиядә үсте. Ул инде буй җиткән кыз, кооперация техникумында укый башлады. Техникумда бәйрәмнәр-танцылар еш була иде. Бервакыт ул дус кызы белән танцыга китте. Бер татар егете аны биергә чакырды. Бер чакырды, ике чакырды – алар азакка чаклы бергә биеде, егет озата кайтырга да рөхсәт сорады. Карап торышка үзе бер дә начар түгел, кыз риза булды. Менә шуннан китте аларның танышуы, байтак кына бергә йөргәннән соң, Сәкинә егетне өенә, гаиләсе белән таныштырырга чакырды.

Чәй эчеп утырганда, әнисе Гөлсем егеттән сорап куйды:

– Син кайсы якныкы буласың?

Егет кыю гына сөйләп китте:

– Минем әти-әни Питрәч районы Күн авылыннан! – диде.

– Кем баласы буласың?

Егет атасының исемен әйтте. Шунда Гөлсем апаның кулыннан тәлинкәсе төшеп китте.

– Әни, ни булды? – дип, Сәкинә әнисе янына килде.

Гөлсем апа итәгенә түгелгән чәйне тастымал белән сөртте. Бераз тынычлана төшкәч, аягүрә басты һәм:

– Кызым, синең бу егетең – безнең малларны талап алган, безне катыр сөрергә уйлаган кешенең баласы! – диде.

Егет белән Сәкинә тораташ кебек катып калды, Гөлсем апа берни булмагандай ишек катына барып басты. Бу хәрәкәт «егет, чыгып кит!» дигәнне аңлата иде.

Сәкинә бер егеткә, бер анасына карап алды.

– Әни, дөресме шул?

Әнисе сабыр гына:

– Дөрес, кызым, – диде. – Алар безнең бөтен малны туздырып, ашап бетерде!

Егет бер сүз дә әйтмичә китәргә җыенды.

– Бу егетнең безнең өйдә кабат эзе дә булмасын! – диде хуҗабикә. – Үзем исән чакта кызымның шундый кеше баласы белән йөрүенә юл куймам!

Егет сүзсез генә чыгып китте. Ишек ябылуга, Гөлсем апа калтыранып елый башлады. Алар кочаклашып, икәүләшеп елый иде.

Кызга – егет, егеткә кыз ошый иде. Нишләтәсең, шулай язгандыр. Алар мәхәббәт бөреләнгәнче үк аерылышты.

Ләкин әле бу эш моның белән генә төгәлләнмәде. Егет солдат хезмәтенә китә икән. Егетнең анасы ялынып килде:

– Зинһар, безне гафу ит! – дип башлады хатын сүзен. – Без гаепле түгел, аңа куштылар бит…

Гөлсем бер сүз дә әйтмәде.

– Улым әрмиягә китә, Сәкинәнең озата төшүен бик тели… Гөлсем, минем улым Сәкинәңне бик ярата, зинһар, аны солдатка озата төшәргә җибәр.

Гөлсем апа, мәрхүм иренең диварда эленеп торган фоторәсеменә якын килеп, хатынга әйтте:

– Кара! Сез менә шушы изге кешене хатыны, күкрәк баласы белән өеннән кудыгыз! Малларын талап, балаларын хәерчелеккә сөрдегез! Кара, туры кара Шакирҗанымның йөзенә. Без эт тә яшәмәс подвалларда яшәдек. Шакирҗаным аркасында без янә аякка бастык, ә сез һаман хәерче. Юк! Җибәрмим мин алмаз кебек кызымны! Чыгып кит, зинһар!

Хатын чыгып китте. Ана белән кыз тагын бер-берсенең кочагына ташланып үкси башлады.

Сәкинәнең, бәлки, егетне озатырга төшәсе дә килгәндер, ләкин ул анасын өзелеп сөя, ул аның ихтыярына каршы баралмый иде.

Сәкинәнең дә күңел күзе ачык, аның да күңеле сизгер иде. Әгәр дә бу егет белән кушыла калса, очрашкан саен ике як пычакка пычак килер иде. Юк, бу егет Сәкинәнеке түгел.

Шәле кичләре

Күн авылында туган нигез калмагач, әнисе Сәкинәне вә башка балаларын җәйгелеккә Шәле авылына кайтарып куя торган иде. Сәкинәне эш вакытында авыл кызларыннан аерып булмый. Суын ташый, урагын ура, утынын яра, мунча яга, сыерын сава – менә дигән уңган килен. Сәкинә дус кызлары белән кичләрен клубка чыга башлады. Бу чагында ул инде шәһәр кызына әйләнгән, ләкин шулай да яулыгын Шәлечә бәйли иде. Шәле кызлары чигешен маңгайга туры китереп, калфак кебек почмаклап бәйли яулыкны. Балитәкле ситсы күлмәк, шәлеләр чиккән алъяпкыч, ак йон оекбаш, ялтыравыклы кызыл эчле галош – гаҗәеп килешә иде бу кием кызга. Шулар өстенә тез астына җиткән ике озын кап-кара толым. Шәле егетләренең күзе Сәкинәдә. Казан кызы бит, җитмәсә, үзе шундый чибәр!

Клубта бииләр, җырлыйлар, түгәрәк уеннар уйныйлар.

Сәкинәне берәү генә озата кайта ала – гармунчы егет кенә. Кыз да аның озатуын тели иде. Егет гармун уйный-уйный кызны озатып куя да, капка төбендәге бүрәнәдә бераз сөйләшеп утыргач, гармун уйный-уйный кайтып та китә. Сәкинә, ишегалдына кергәч, капканың теге ягына посып, гармун тавышы тынганчы тыңлап тора. Ошый иде Сәкинәгә Шәле кичләре. Егете дә бик ошый иде.

Әмма тора-бара гармунчының Сәкинәне озатулары ни өчендер сирәгәя барды. Сәкинә дә моңа аптырамады. Очрашкан чакларда алар бер-берсенә елмаеп сәлам бирешә, сәлам алыша иде.

Алар шулай дус булып кала белде. Ул үзе егетне ошатса да, Сәкинәнең сизгер күңеле егет белән очрашканда дәртләнмәде. Аның күңел күзе гармунчыны үзенә пар итеп күрә алмады.

Ә Шәле кичләре онытылмаслык булып күңелгә кереп калды. Иң самими, иң ихлас, иң саф хатирәләр саклый Сәкинә Шәле табигате, Шәле кешеләре турында.

Җәйге каникуллардан соң Казанга кайтып, тагын техникумда укуын дәвам итте кыз. Язмыш Сәкинәнең юлына тагын бер асыл егетне китереп куйды. Бөтен ягы да җитешле-килешле иде ул Илгиз Мөхәммәтгатин атлы егетнең. Сәкинәнең сизгер күңеле сизә, егет аны бик тә ярата, ләкин эчке сиземләве кисәтә дә: ашыкма, кызый, каударланма, бу әле синең парың түгел, ди. Чыннан да, алар аерылышты: егет солдат хезмәтенә китте.

Укуын тәмамлагач, Сәкинәне Актаныш ягына, Калинин районы үзәге Пучыга эшкә юлладылар. Ул Пучы райпотребсоюзында икътисадчы булып эшләячәк. Ура!

Адәм белән Хәүва

Җәннәттән куылгач, Адәм белән Хәүва җир йөзенә аерым-аерым: берсе – Сәйлүн утравына, икенчесе Мәккә ягына килеп төшә. Бер-берсен сөюче ике җан бер-берсен эзли китә. Аларны күңел тоемлавы компас кебек бер-берсенә якынайта. Ерак араларны, куркыныч урманнарны, диңгезләрне узып, алар, ниһаять, гомергә аерылмаска кавыша.

…Минтимерне диплом практикасына туган ягына кайтардылар. Бу 1959 ел иде. Ул яраткан эшенә кереште. Аның зиһене-фикере, таланты, теләге, яшәү рәвеше җир-туфрак, механика-техника белән укмашкан иде.

Ләкин бөтен шушы барлыгы белән ул тәкъдир тарафыннан билгеләнгән сөекле ярын да эзли иде. Тыштан эш белән мавыккан булып күренсә дә, аның бөтен гамәле, фәгалияте бер теләккә, сөекле ярын табып, гаилә коруга юнәлтелгән иде.

Юк, Минтимер мөкәммәл хатын эзләми иде, чөнки андый хатыннар булмый, алар дөньяда юк, ул хыялыйлар-шагыйрьләр уйлап чыгарган бер гүзәл шәкел генә.

Минтимер Тукайның хур кызына атап язылган шигырен бик тә ярата.

Әгәр җәннәттә күрсәм мин йөзеңне,

Күрермен ай йөзеңдә үз йөземне.

Беләм инде: мине әсир итәрсең,

Сихерләрсең, мине әфсүн итәрсең…

Гүзәлсең син, матурсың син, матурсың,

Матурларның матурыннан матурсың.

Гүзәлсең син, зөбәрҗәтсең, асыл ташсың,

Ләкин җир кызы төсле үк түгелсең.

Күркәмлегең, дөрес, һәртөрле мактауга лаек,

Шулай да җир кызы синнән сөеклерәк.

Ә Минтимер җир кызын эзли иде.

Ләүхелмәхфүздә язылганча, аларның очрашуына күп калмаган иде инде.

Юл башы

Яраткан эшең, сөйгән ярың, милләтеңнең үзбаш булып яшәве ул – бәхет!

Батулла

Ни өчендер бүген Сәкинәнең күңеле сөенә, ни өчен икәнен ул үзе дә тәгаен белми иде. Мөстәкыйль эш башлавына сөенәме унтугыз яшьлек кыз? Булачак һөнәрен практика вакытында ук яратып өлгергәненә куанамы әллә? Пучы авылы кешеләренең, эш урынындагыларның үзенә карата ягымлы булганына шатланамы?

Яшь белгеч буларак, аңа торырга йорт бирделәр. Ул чебешләр, бәбкәләр алып җибәрде, кыскасы, тулы хуҗалык белән авылда яшәргә уйлый иде.

Аның янына тагын бер яшь белгечне керттеләр, Рита исемле кыз иде ул.

Сәкинәнең олы бер шатлыгы беренче тапкыр хезмәт хакы алу булды. Башка кызлар, кулларына акча керүгә, күлмәкләр, бизәнү әйберләре, алка-йөзек сатып ала башлады. Сәкинә исә сөекле сеңлесе Асиягә ап-ак куян тун, икенче хезмәт хакыннан әнисенә, абыйсына матур-матур келәмнәр алып бүләк итте. Кызның башы күккә тигән иде ул чагында, бүләк тапшырганда, әнисенең, туганнарының күз яшьләре белән куанганнарын күреп, ул да бәхетле иде.

Кешегә куаныч китерүдән дә олы бәхет бармы икән ул?

Очрашу

Аһ, ул заманнарда клубтагы кичәләр! Яшьләр күп, яшьләр дәртле, егетләр кызлар алдында егетлек күрсәтә, өздереп гармун уйный, бии, җырлый, кызлар өчен бәйләнешеп тә ала. Кызлар басынкы, тыйнак, гүзәл, ләкин эчләрендә богауланган дәрт-гайрәт ята. Тымызык күлдә корт уйный.

Минтимер ул кичне клубка никтер ашкынып килде. Анда кичәнең иң кызган чагы иде. Яшьләр әле яңа гына биеп туктаган, хәл алалар, тамашачылары да күп, иннек-кершән яккан, күзләренә сөрмә тарткан, тырнакларын кынага буяган кызлар эскәмиядә утыра, егетләр бер читтәрәк кунак кызларының кайсын кем озата дигән мәсьәләне хәл итә, малай-шалайлар мич артында кайнаша.

Минтимер ишекне каерып ачты, бөтен кеше ишек тавышына борылып карады. Йөз күз Минтимергә карый, Минтимер ике күзе белән йөз күзгә бага.

Минтимер клуб ишеген ипләп кенә япты да бусага төбендә басып калды: аның карашы әле яңа гына күзе төшкән бер кызда тукталды. Таныш түгел кыз иде ул. Үзе ап-ак кофта кигән, карасу сарафаннан, исең-акылың китәрлек озын кара толым да үзенә бик килешеп тора. Кунак кызымы, әллә эшкә кайткан бер-бер яшь белгечме?

Кызның карашы да Минтимернеке белән очрашты. Шул мәлдә ике йөрәк арасында тәкъдир җепләре тартылды да бугай инде.

Сәкинәнең тәне буйлап кайнар дулкын йөгерде. Бу – ул эзләгән яр, ул эзләгән мәхәббәт иде.

Шулвакыт баянчы Сара Садыйкованың «Көтәм сине» көен уйный башлады. Ул чакта бу көйне «Беренче татар тангосы» дип йөртәләр иде.

«Теге егет биергә мине чакырсын иде, башкалар чакырганчы чакырсын иде, монда чакырган егет белән биюдән баш тарту әдәпсезлек санала, башкалар чакырса, теге егет бүтән кызны чакырыр», – дип уйлады Сәкинә, уе шундук Минтимергә барып та иреште. Ул туп-туры атлап кыз янына килде дә аны биергә чакырды.

– Сез минем белән биемәссез микән? – диде егет.

Сәкинәнең дулкынлануына чик-чама юк иде. Минтимер дә тыныч түгел, ләкин ул үзен ир-егетләрчә тота. Бию башланды. Пар-пар булып яшьләр бии, кайсыдыр биегән вакытта көйне сүзләре белән җырларга ук кереште.

Син кайларда йөрисең икән,

Алтыным, көләч йөзле иркәм,

Кайтырсың дип мин өмет итәм,

Мин сине һаман көтәм, көтәм…

Минтимер дә сүзләрне кабатлый, кыз да чак кына ишетелерлек итеп җырлый иде.

Гаҗәеп илаһи бер мизгел иде бу. Каян, ничек шулай килеп чыкты? Нинди ярашканлык, нинди самимилек, нинди сафлык! Минтимер кызга бакты, кыз биегән уңайга башын кыңгыр салып, идәнгә текәлгән, ләкин ул идәнне күрми, аның бар игътибары, күңел күзе Минтимердә генә. Ул егетнең күзенә карарга кыймый. Бу гүзәллеккә бу тыйнаклык бик ятыша, юк, бу тыйнаклыкка бу гүзәллек бик яраша. Бөтен яшьләр җырлый:

Синнән башка бер ямь юк миңа,

Син кайтмасаң, бәйрәм юк миңа.

Таң балкуы кебек кайт, иркәм,

Мин сине көтәм, көтәм, көтәм…

– Нинди матур җыр! Кем сүзләре икән ул? – дип сорады кыз кыюсыз гына.

Шулчак аларның карашы очрашты – хисләр дулкыны ике йөрәккә берьюлы китереп сукты. Бу караш ике ялгыз йөрәкне берләштерде, тоташтырды. Минтимер шунда үзенең гашыйк булганын аңлап алды. Сәкинә исә моны күптән, җыр дәвамында ук аңлаган иде. Минтимер, дулкынлануын тыя төшеп:

– Сүзләре Әхмәт Ерикәйнеке, көе Сара Садыйкованыкы! – диде.

– Нинди гүзәл җыр, сүзләре дә, көе дә…

– Биючеләре дә… – дип өстәде Минтимер.

Сәкинә челтерәп көлде. Бию тәмамлангач, алар утыргычка таба китте.

Яшьләр дә Минтимер белән Сәкинә арасындагы күренмәс җепләрне күрде, сизде кебек. Биюдән таралганда барысы да инде әлеге парга карап соклана иде.

– Каптырды бу гүзәл кыз асыл егетне! – диде кемдер.

– Миңкәй каптырды асыл кызны! – дип куйды кайсысыдыр.

Бер күрүдә гашыйк булу дигәннәре менә шушыдыр инде ул. Сәкинәнең болай да тулы-матур тормышы тагын да тулылана төште.

Хатлар

Тормыш ике гашыйк арасына киртәләр дә кора башлады.

Калинин районы бетерелеп, Сәкинә туташ Казанга – әнисе янына кайтып китәргә мәҗбүр булды.

Ике арада кайнар мәхәббәт хатлары йөри башлады. Хат көн саен Казанга китә, көн саен Пучыга килә. Хат ташучыларга эш артты…

…Минтимернең атасы улыннан канәгать иде. Ул күзәтә. Эшнең рәтен белә малай, мәгънәсе бар, кешеләр белән сөйләшү маһирлыгы бар, шөкер!

Тик менә йөргән кызы гына юк бугай. Шәрип абзый күзәтә. Тирә-юньне тыңлый. Ә бөтен яңалык базарда була. Базарның колагы сак, күзе үткер.

Шәрип абзый сөлек кебек чем-кара айгырын шәп тарантаска җигеп, һәр ял көнне базарга йөри: гаиләсе өчен, колхоз өчен кирәк-ярак караштыра, һәркем аның белән олылап исәнләшә. Күренеп тора: бу кеше халык арасында бик тә абруйлы. Карсак буйлы, төптән юан чыккан, галифе балагын ялтырап торган күн итек кунычына тыгып куйган, кара кашлы, кара күзле, кара чәчле әлеге ир игътибарны үзенә тартып тора иде.

…Бервакыт Сәкинә үзе дә сизмәстән таныш хатыныннан сорап куйды:

– Бу агай кем була? – диде.

Ул – Пучыдан, колхоз персидәтеле Шәрип абзый Шәймиев! – дип җаваплады хатын.

Шәрип абзыйның да карашы Сәкинә туташка төште. Ул, карый торган товарын куеп, аны күзәтә башлады.

– Бу кем кызы? – диде Шәрип абзый, үзе дә сизмәстән.

Камыт сатып торучы агай әйтте:

– Райпотребсоюзда иканамис булып эшли, Казаннан кайтты, – диде.

Шуннан соң ул җае туры килгән саен Сәкинә турында сораштыра башлады: малайга – хатын, өйгә килен кирәк ләбаса.

Кызның да күңел түрендә бу олпат кешегә хөрмәт уянды, хөрмәт белән бергә тагын ниндидер, үзенә билгесез хис тә барлыкка килде. Рух туганлыгымы, җан уртаклыгымы – ни дә булса бар, ләкин Сәкинә әле бу турыда уйларга базмады.

– Улым, әллә кая каранма! – диде хуҗабай. – Мин сиңа – кыз, үзебезгә килен таптым, ул райпотребсоюзда эшләүче кыз Сәкинә булыр! Ике дә уйлама, шуңа өйлән!

Минтимер елмайды, алар Сәкинә белән күптән таныш, һәм араларында инде мәхәббәт тә бөреләнеп килә иде.

Ата кодалады, улы үз җаен карасын!

******************************************************

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 


Комментарий

    Рашит Саттаров:

    Уважаемый Минтимер Шарипович! Вы наш любимый президент. Мы всегда вами гордились и восхищались в годы Вашего президентства. Вы не только внутренне красивы, но и внешне вместе со своей супругой. Доброго вам здоровья и долгих лет жизни. Дай вам Аллах! Супруги Саттаровы г. Омск

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован.