Яңа исемнәр

06.05.2018 №3 (март),2017

Сандык биге


Хикәя

Кәшифә карчык җайлап кына утырды да сандыгын актарырга тотынды. Шул сандык малын барлап алырга ярата ул. Эче пошса да, күңеле тулса да, бераз хәлсезләнеп торса да, шуңа барып ябыша.
Бер сандык хатирә бит анда! Кулга тоткан һәр нәрсә белән бәйле вакыйгалар күз алдыннан йөгереп уза… Гамьсез балачак чыркылдап көлеп җибәрә, дәртле яшьлек еллары искә төшә, шул чактагы мәхәббәт ялкыннары йөрәкне телеп ала, ниндидер югалту ачылары җанны тырнап куя…

Әй, сандык, сандык! Сине йозак белән бикләп куйган кебек, йөрәктәге хисләрне дә башка чыкмаслык итеп, күңелгә, тирәнгә беркетеп бикләп куясы иде дә… Юк шул…
Кәшифәнең әтисе сугышта үлеп калган. Ул көрәш кырына китеп барганда, кызчыкка нибары ике ай гына була. «Әти» дип өздереп әйтүнең рәхәтлеген дә, андый кадерле кешенең никадәр якын булуын да тоеп калмады Кәшифә.
Тол калган әниләре бишкә ярылды – өч бөртек баласын үстерү, ач итмәү өчен тырышты. Балакайларына үзенең иске киемнәрен кисеп күлмәк-ыштаннар текте. Кай арада вакыт тапкан икән?! Төн йокыларын калдыргандыр инде.

***

Әнә, Кәшифәнең кулында сандыкның кадерле ядкяре – әнисе теккән кечкенә генә күлмәк! Бер уч кадәр генә! Аны бер яшендә кигән Кәшифә. Тузган инде – тукымасы шактый тузган. Катырак тотсаң, ертылып китәр сыман. Әнисе оста булган шул: кул белән нинди матур якалар уйган, бала итәкләргә кадәр тегеп куйган! Кәшифә гомере буе бик кадерләп саклады бу күлмәкне. Әнә шушы сандыкка рәхмәт инде, бүгенге көнгә кадәр, бәбкәләрен саклаган каз кебек, нәни күлмәкне үзенә «сыендырып» торды…
Кәшифәнең абыйсы белән апасы кул арасына керә башлау белән, әниләренең зур ярдәмчеләренә әйләнделәр. Кечкенә сеңелләренә әниләрен алыштырып, Кәшифәне карап-тәрбияләп үстерүчеләр дә алар иде. Әниләре кырдан кайтып кермәде, колхоз эшеннән бушамады шул.

***

Ә менә монысы – Кәшифәнең үзе тегеп кигән күлмәге. Кәҗәләрен сатканнан соң, әнисе аңа бик матур – акка зәңгәр һәм сары чәчәкләр төшерелгән тукыма алып бирде. Кәшифә ике атна йокламаса йокламады, тик шуннан үзенә бик матур күлмәк текте. Әнисеннән кызга да кул эшләренә осталык сәләте күчкән иде шул. Ул вакытта алмаш-тилмәш киеп йөрерлек кием бар димени?! Шушы яңа күлмәген сөйгән егете Рафил белән очрашканда гына киярмен дип хыялланган иде Кәшифә. Кая инде, башка күлмәге булмагач, эшкә дә шуны кими чарасы калмады. Тишкәләнеп, тузып беткән күлмәк. Итәгенең бер ягы умырылган да. Хәер, аның умырылу тарихы бар бит. Шуларны уйлады да үзалдына көлеп куйды карчык.

Их, тиле яшьлек диген син. Шушы матур күлмәген киеп, кичен Рафил янына йөгереп чыкты. Җитәкләшеп кенә урам әйләнделәр. Гармунчы Гаптери агайлар турыннан узганда, кызның борынын баллы алма исе кытыклады. Мондый алма аларның бакчасында гына бар бит! Рафилгә шул җитә калды, бер генә селтәнеп алды да бакчага сикереп тә төште. Гаптери агайның бакчасын басарга керергә куркалар, тотса – эш харап, бик усал иде мәрхүм. Тик егет Кәшифәнең күңелен күрәсе итте. Кәшифәсе дә аптырап калмады, егет артыннан рәшәткәгә үрмәләде. Тик итәге эләгеп, эленеп калды. Хуҗаларның этләре өрә башлагач, Рафил Кәшифәне сөйрәп кенә алды да теге якка очыртты. Итәгенең ертылган кисәге бакчада калгач, кыз бүтән бу матур күлмәкне кимәде инде. Чәчәгеннән танып алырлар да, егерме яшенә җиткәндә бакча басып йөри, дип, кеше көлкесенә калдырырлар дип курыкты. Өстенә кабат ямаулы, иске күлмәге «кунаклады». Шуннан сандык төбенә «шуган» күлмәк инде бу – баллы алма истәлеге.
Рафил дигәннән, бик яратты Кәшифә Рафилне. Егет армиядән кайткан язда очрашып йөри башлаганнар иде. Хәер, кыз аңа кечкенәдән күз атты. Егет кенә, бер чәчәктән икенчесенә кунган күбәләк шикелле, әле бер кыз белән сөйләшә, әле икенчесе белән көлешә, әле чишмәдән кайтып килүчесе янына йөгереп барып, аның чиләкләрен күтәрешеп кайта. Ачуы килә иде лә соң Кәшифәнең. Ә Рафил ул шаянлык, шуклык белән генә шулай йөргән. Үзе дә Кәшифәне ошаткан булган. Күп егетләр кызыгып йөргәч, янына килеп сүз катарга кыймаган. Бары армиядән кайткач кына Кәшифәне озатырга тәвәккәлләгән. Шуннан соң бер-берсен яратып, кадерләп кенә йөрделәр алар.
Әле Рафилнең кызы булгач та, берничә егет Кәшифәгә кызыгып йөрүен яшермәде. Рафилгә читен булгандыр, билгеле. Күбесе белән каршылыкларга да кергән. Болар турында Кәшифә соңлап кына белде.

***

Вакыйгаларны бер-берсенә бәйләргә тырышкан күк, сандыкка куелган әйберләр дә тәртип белән тезелгән диярсең. Менә сәер соры таплы, үзе ак булса да, саргая башлаган шакмаклы сөлге… Анысын Кәшифә яшеребрәк куйган. Юка гына пакетка да салган үзен. Аерылып торган бу ядкярне кадерле дип әйтеп булмый шул… Кәшифәнең иң ачы, иң хәсрәтле хатирәсе белән бәйле сөлге бу. Пакетка салып куюы да аны кулына алмас өчен эшләнгән. Сөлгегә бер күз карашын төшереп кенә алса да, читен булып китә Кәшифәгә, йөрәге кыса башлый…
Авылның абруйлы егетләренең берсе Сәлим Кәшифәне бик яратып йөргән икән. Рафил белән берничә тапкыр тәпәләшкәннәр дә. Кеше белән сугышып йөргәне булмаса да, сөйгән кызын яклыйсы килеп, тыныч холыклы Рафил Сәлим белән бәйләнешмичә кала алмаган. Ә берсендә…
Сәлим ничектер Кәшифәнең яулыгын кулына төшергән. Шул яулык белән егетләр арасында мактанып йөргән. Менә, янәсе, кызның яулыгы кем кулында, кыз шуның кулыннан узган дигән сүз. Ә беркатлы Рафил сөйгәненең кем кочагында «булуын» белми дә калган.
Бу сүзләр җил тизлеге белән икенче көнне үк Рафилгә килеп ирешкән. Кичен Кәшифә янына килгәч тә, Рафил үзен сәер тотты, әллә нигә пошынды. Кыз бу сәерлекне сизми кала алмады. Берзаман, атка атланган Сәлим узып китте. Аның авылны чыгу ягына баруын күргәч, Рафил Кәшифә белән тиз генә саубуллашты да, тегенең артыннан китте.
Кереп урынына ятса да, йоклап китә алмады кыз. Рафилнең ни өчен үзен шулай тотуын аңламады, курыкты, шомланды. Эч пошуына түзә алмыйча, акрын гына урыныннан торды да урамга чыкты. Салкынча җил исә башлаган иде. Кыр ягына таба атлыйсы була дип, ишегалдында бауга элеп куйган керләр арасыннан шакмаклы сөлге алып иңнәренә япты, күз ачкысыз караңгы булса да, Рафиле киткән якка таба кузгалды.

Юкка гына пошынмаган икән, озакламый ниндидер ят тавышлар ишетте кыз. Адымнарын тизләтте, күзгә төртсәң дә берни күренмәс караңгыда йөгерә үк башлады. Рафил белән Сәлим сугыша! Янәшәләрендә, болай да куркыныч төнгә шом өстәп, Сәлимнең аты пошкырып куя… Икесе дә таза, нык егетләрнең берсе дә җиңелергә уйламый. Кәшифә аерырга маташып карады, әмма кая ул ажгырып торган егетләр арасына керү! Кайсыдыр төртеп кенә җибәрде үзен. Сәлимдер, мөгаен, ул бит: «Йөрмә монда, сөйрәлчек», – дип әйтте. Рафил бу сүздән тагын да ярсыды. Кай арада Кәшифәнең иңнәреннән сөлгесен тартып алды да Сәлимнең муенына салды соң?!.
Кыз боларны томан эчендәге кебек кенә хәтерләп калды. Кара төн уртасында ачы җилле ялан кырда Рафил Сәлимне әнә шул шакмаклы сөлге белән буды. Җан өзгеч куркыныч авазлар чыгарды Сәлим. Кәшифә берничек тә ярдәм итә алмады – биредә ул иң көчсез кеше иде. Елый да алмады, катты да калды…
Аннан соң булган хәлләр төштәге сыман гына исендә калган. Үз хәле хәл булса да, күзләре акаеп, ай яктысына караган Сәлимнең муеныннан сөлгене тартып алырга җөрьәт итте кыз. Аны, алып кайтып, үзе генә белгән урынга яшереп куйды.
Икенче көнне дә, аннан соң да тикшерүчеләр авыл буенча бик озак сорау алып йөрделәр. Фаҗигане күргән, ишеткән кешеләр табылмады. Авыл читендә булган хәлләрнең тавышын җил әллә кайларга алып китте шул… Хакыйкатьне Рафил белән Кәшифә генә белделәр. Һәм телсез ат… Хуҗасын ничек буып үтерүләрен күрсә дә, әйтеп бирә алмады шул хайван…
Рафилне кулга алдылар үзе. Яшьләр барысы да беравыздан, Рафил Сәлимгә ачулы иде, дип сөйләгәннәр. Турыдан-туры гаебен танымаса да, Рафил Сәлимгә үпкәсе булуын үзе дә әйткән. Тик җинаять коралын – буып үтергән җепне таба алмагач, Рафилнең гаебен тулысынча дәлилли алмадылар. Егетне эшләтү җәзасы белән Себергә озаттылар.
Бу вакытлар Кәшифәнең йөрәгенә бик авыр, кайгылы булып уелып калган. Кеше үтерүне үз күзләре белән күреп, җинаятьчене яшереп калды бит. Инде Рафилгә булган яратуының әсәре дә калмыйча, аны күралмас хәлгә җитсә дә, «сата» алмады шул аны. Яшьлек мәхәббәтен, тәүге хисләрен сата алмады! Сәлимнең дә гаебе юк түгел. Тик ялган гайбәт тараткан өчен генә кешенең гомерен өзү бернинди канунга да сыймый бит…

Сандык төбендә саргаеп яткан сөлгенең таплары – сугышкан егетләрнең берсенең каны инде менә…
Сөлгене башкача күрмәс өчен, Кәшифә аның өстенә кат-кат әйберләр тезде. Их, ул сөлгене каплап куеп кына үткәннәрне хәтердән җуеп булса икән! Сәлимнең ачыргаланып, газапланып кычкырган тавышы хәзер дә төшләренә керә бит, аның өметсезлек белән тулы, чиксезлеккә төбәлгән карашы һаман күз алдына килеп җәфалый…

***

Рафил Себердән Кәшифәгә хатлар язды. Бик авырлык белән генә җавап бирә иде кыз. Кыен иде аңа. Йөрәге, акылы бәргәләнде. Акылдан шашам бугай инде дип курка иде хәтта. Барысын да сөйләп күңелен бушатыр кешесе дә булмады. Мондый серне кемгә чишәсең ди?! Рафилнең язмышы Кәшифә кулында иде. Ә кеше язмышы белән уйнарга кем соң әле ул?! Кызганды егетне. Аны гомерлеккә төрмәгә утыртып куярлар дип курыкты. Ә болай, эшләү вакыты бетү белән, ирекле булачак бит. Вакытлыча тоткынлыктан тәне азат ителсә дә, гомеренең азагына кадәр күңелендәге хисләр тоткынлыгында яшисе була бит Рафилгә. Көнләшүдән, бәлки бик нык яратудан шушындый хәл китереп чыгарды – хисләрен йөгәнләп кала алмады…

Берсендә, Рафил: «Көтәсеңме?» – дип язган иде. Ни дип җавап бирергә дә белмичә, бер атна уйланып йөрде кыз. Юк, кеше җанын кыйган адәм белән гомер юлыннан бергә атлыйсы килмәде Кәшифәнең. Бер-берсенә караган саен, шул төнне искә алачаклар, барысы да баштан кичәчәк, кабат шул ук курку йөрәкне меңгә теләчәк. Шул да булырмы тормыш?! Өздереп: «Көтмим», – дип язарга курыкты кыз. Уйлана торгач, җавап хатын язмады гына. Шуның белән шул, Рафил белән аралары бөтенләйгә – гомерлеккә өзелде. Яшьлекнең иң матур, иң ихлас, иң рәхәт вакытларына шуның белән калын итеп нокта куелды.

***

Кәшифә кулына чираттагы ядкяр – ап-ак мамык шәлне алды. Кәҗә мамыгыннан, бераз күпертеп җибәрсәң, әле хәзер дә ярарлык. Тик анысын да кулланмый карчык. Кәшифәнең кулын сорап килгәндә, Гомәр алып килгән шәл бу. Яратмыйм дип тормады кыз, кияүгә чыкты. Бер-бер артлы алты балалары туды. Гомәр әйбәт ир булып, Кәшифәне хөрмәтләп, балаларны яратып яшәде. Тормышлары барлы булды, ач тормадылар, кияргә кием юк дип тилмермәделәр. Дөрес, тормышта барысы да ал да гөл генә бармый. Олыгайгач кына Гомәр салгалый башлады. Хуҗалыктагы бөтен эш Кәшифә кулына калды. Ирен аракы коллыгыннан йолып ала алмады шул. Гомер буе рәхәт кенә күрсәтеп яшәгән иреннән олыгайган көнендә ишетмәгәнен ишетте, күрмәгәнен күрде хатын. Күп тапкырлар тотып кыйнаганы да булды Гомәрнең. Шәһәрдән ялга кайткан балаларына, егылдым, дип алдый иде хатын. Сизделәр инде алар да бичаракайлар, тик әтиләренә сүз әйтергә базмадылар.

***

Әнә шулай гомер узып киткән.

Сандык төбендә мәрхүм иренең куян бүреге дә саклана. Кибеткә бүрек кайткач, Гомәренә шунда ук сатып алды Кәшифә. Тик икенче көнне үк ире вафат булды. Эчәэчә бавыры таралган, диде табиблар. Шул көнгәчә болай да чыдады әле ул бавыр…

Кәшифә бүрекне кире кибеткә илтмәде. Андый олылар бүреген уллары да кими инде. Үзенә атап алган идем, дип сандыкка салып куйган иде, тора әнә, көя дә тимәгән үзенә…

***

Шушы урында сандык актаруын туктатты карчык. Кара ничек кызык ә, берничә әйберне кулга алу белән, бөтен тормыш юлын урап узып була икән бит! Яшәлгән сигез дистәгә якын гомернең тоткасы булып берничә әйбер генә калган лабаса. Барысы да шуларга бәйле, барысы да шуларга барып тоташа… Әле бу сандыкта алардан башка да әйбер күп, билгеле. Барыннан да элек үлемтекләре шушында Кәшифәнең. Сандыкның кадерле ядкярләрен теге дөньяга үзе белән алып китә алмаячак ул, әнә шушы ап-ак бүзләре озатып барыр аны. Күптән дөнья куйган Рафилен дә, ире Гомәрне дә, хәтта Сәлимне дә күрәсе килә Кәшифәнең. Ходай очраштырсын гына үзләрен…

Бу дөньяда яшәвенең төп мәгънәсе алты баласы булды. Ә тегендә әле җавап тотасылары күп шул. Курка да карчык. Юк-юк, үлемнән түгел. Гомер буена йөрәгенә яшереп йөрткән дөреслек өчен җавап тотасы бар бит… Шушы ак бүзләре генә тәмуг утына пәрдә булып торсын иде лә…

Уйларына бирелеп, урамга ашыкты Кәшифә. Түбән очта үзләренә өй салып башка чыккан төпчек улларының хәлен белеп менәсе итте. Оныкларын да сагынды – бер генә көн күрмәсә дә, шул ташбашларны юксына башлый. Баланың баласы балдан гына да татлы түгел, бигрәкләр дә якын була икән.

Таягына таянып, акрынлап кына түбән очка төшеп җитте карчык. Үзләренең урамыннан кара төтен күтәрелүен дә сизмәде. Ә шул вакытта аның кечкенә генә агач өе дөрләп яна иде… Плитәгә чәен куюын бөтенләй оныткан Кәшифә… Сандыгын актарып алганнан соң, чәй эчәрмен дип уйлаган иде бит.

Йортының янып бетүен генә әйттеләр аңа. Торыр урынсыз калмады анысы, уллары болай да гел үзләренә чакырдылар. Тик менә сандыгы… Ут телләре йозакка бикләп куйган сандыкка да кергән… Хәтта шул бикле сандыкны да тар-мар иткән бит, әй! Кәшифә гомере буе шул сандыкның бигенә кызыгып, йөрәкне дә сандык кебек бикләп куясы иде, дип яшәде. Менә хәзер инде аңлады: җир йөзендә бикләп тотар, качырыр бер генә нәрсә дә юк икән. Кайчан да булса һәрнәрсәнең азагы килеп җитә. Гомернең дә…


Фото: okomnate.ru

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *