Печән базары

22.07.2018

Үкенү


Үз көенә яшәп яткан Тиктормас шәһәрендә көннәрдән бер көнне шомлы хәбәр таралды. Ул кала администрациясе хезмәткәрләрен аеруча борчуга салды. Шәһәр башлыгы — әле генә эшкә килгән Шәрәфи Хәсәнович чираттагы киңәшмәдә чиновникларның барысын да ялганлау детекторы, ягъни полиграф аша уздырылачагы хакында белдерү ясады.
Бу эчке тикшеренү замана шаукымы түгел һәм берәүне дә читләтеп узмаска тиеш дигән катгый күрсәтмә дә яңгырады. Иң булдыклы, иң әрсез кешеләр шәһәр администрациясе тирәсендә тупланганга-тукланганга, мондый яңалык һәр гаиләгә кагыла иде. Әлеге детектор турында мәгълүмат биредәге халыкка Әмрикә киноларыннан гына билгеле булганга, түрәләр, интернет, энциклопедия кебек чыганакларга дәррәү ябырылдылар. Ләкин анда да күңелне тынычландыра, мәсьәләгә ачыклык кертә торган мәгълүмат табылмады. Иң мөһиме – бу четерекле гамәлнең техник ягын кем оештыра да кем уздыра? Кем моның артында тора?! Берише хәбәрләргә караганда, детекторны башкаладан алып киләләр вә шундагы белгечләр тикшеренү дә уздырачаклар икән. Монысы инде бөтенләй хафага салды. Чүпне әле урамга да чыгарырга ниятлиләр икән…

Әлбәттә, намусы чиста кешегә теләсә нинди тикшерүләр күркәне су асты көймәсе борчыган кебек кенә дулкынландырыр иде дә… Ләкин һәр түрәнең мәсләге, яшәү рәвеше, бигрәк тә сәмән казану ысуллары бик тирән яшерелеп эчендә зур сер булып сакланганга, полиграф аша җавап тоту курку булмаса да борчу тудырды. Аңлашыла ки, түрә халкы мондый мәсьәләләрне үз агымына куеп, читтән генә корбан тәкәсе кебек күзәтеп тора алмый бит!

Шул ук кичне Тиктормас башлыгының урынбасары Мәрдән Идрисович үзенең күл буенда урнашкан өч катлы патша сараенда гайре рәсми утырыш уздырды. Көн тәртибендә бер мәсьәлә: гыйфрит машинасы аша тикшерүне узып, урындыкны саклап калу. Урынбасарның сарае, мәсәлән, законны бозып, тыюлыктагы күл буена салынган иде. Хәер, шул ук җәннәти урында башка элитный йортлар да калкып чыккан чыгуын. Ә инде полиграфның «Йортыгызны нинди акчага салдыгыз?» — дигән соравы байтак түрәләрнең йөрәк тибешен дә, температурасын да, кан басымын да берьюлы күтәрер иде. Хәтта кичке киңәшмәдә катнашкан пыркарурның да, милиция башлыгының да, ягъни канун сагында торырга тиеш әфәнде-иптәшләрнең дә күңелләре бик тыныч түгел иде. Сарай бер җайсыз сөаль булса, иномарка-джиплар хакындагылары да йөрәк тибешен салмакландыра торганнардан түгел иде, әлбәттә. Кайбер түрәләр беренче мәртәбә үзләренең кыңгыр эшләрен искә төшереп, тәүбә кылу дәрәҗәсенә килгәннәр иде. Әле бит эштәге һәм читтәге сөяркәләр, елына ике тапкыр чит илгә ялга йөрүләр өчен дә җавап тотасы бар…

Беренче мәлгә, алдауны фаш итү машинасының тикшерүен узмаска, дигән фикер өстенлек итте. Кайсылары ГАИ башлыгы полиграфны алып килүче машинага юл казасы оештырсын, диделәр. Икенчеләре, подстанциядә кинәт электр егәрен күтәреп детекторны сафтан чыгарырга кирәк дигән мәкерле фикерне алга сөрделәр. Кеше факторын исәпкә алып эшләүче бер җитәкче, килгән операторны әйбәт кенә «кунак итеп» айныткычта кундырырга һәм проблеманы тамырдан хәл итәргә дигән эшлекле тәкъдим кертте.

Бу хәлиткеч адымнар шактый радикаль булганга, Мәрдән Идрисович уйга калды. Әле бит шәһәр башлыгы бар. Ул ничек фикерлидер бит әле? Аңа, әлбәттә, җиңелрәк. Яңа килгән кеше, әле тамыр җәймәгән, гомер бизмәнендә үзенең дә гөнаһлары бардыр барын, анысы мәгълүм түгел, ләкин Тиктормаста кылган гамәлләре полиграфтан куркырлык түгелдер. Һәрхәлдә, ришвәт белән көрәшкән була, сарай салдырырга керешмәде, иномарка әлегә алдырмады. Бу шайтан тикшерүе дә шул адәм уйлап чыгарган нәрсә түгел микән?! Акыллы кеше җилгә каршы төкерми, аптыкаем!..

Урынбасарның бу саллы фикерен шәһәр элитасы игътибар белән тыңлады. Нәтиҗәдә, полиграф тикшерүен узарга кирәк дигән бердәм фикергә киленде.

Тикшерү көнен нинди түрәләр нинди хис-кичерешләр белән каршы алуын тәфсилләп язып тору шактый урынны алыр иде. Иң мәзәге – кайбер гаилә башлыклары, кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә дигән гыйбарәне искә алып, алдан ук хәстәрен күрергә булдылар: хатыннарына кем белән зина кылулары турында сөйләп биреп, гафу үтенделәр, башка андый гамәлләрне кылмаска тәүбә иттеләр. Кем әйтмешли, иелгән башны кылыч кисми бит!.. Хәләл җефетләренең кайсылары мондый хыянәтне кабул итмичә, никахны өзүгә хәтле барып җитте. Сөяркәләр һәм закунный хатыннар арасында әледән-әле низаглар, разборкалар була торды. Ләкин тормыш иптәшләренең акча таба белгән ир-ат икәнен искә алып, ханымнарның иң горурлары да, иң әрсезләре дә гаиләләрен саклап калырга булды. Шәһәр башлыгының кабинеты бу көннәрдә кырмыска оясы кебек гөжләде. Тәүбә кылучы түрәләр, хилаф эшләрен өлешчә танып, гаепне бер-берсенә аударып, әллә кайчан булган кыңгыр эшләрне ачып салдылар. Гәрчә җылы урыннан китәргә гариза язучылар булмады. Ә инде полиграф күрсәткән нәтиҗәләргә килсәк, алар шаккатыргыч иде. Шәһәр администрациясендә эшләүче түрәләр детектор тикшерүен тиешенчә, ягъни уңнан-сулга чайкалмыйча, ипле генә уздылар. Әлбәттә, монда түрәләргә профессиональ ихтыяр көче вә калын тиреле булу нык ярдәм итте. Көненә йөз тапкыр ялган вәгъдәләр биреп, аларны үтәмичә, күзгә карап борчак сибеп утырган чиновникка мондый «әйе», «юк»ларга җавап  бирү кроссворд чишү, йә симәнке чиртү белән бер иде. Һәрхәлдә, андый сынау температурага да, кан басымына да, йөрәк тибешенә дә тәэсир итәлмәде.

Барлык хезмәткәрләр арасында себерке директоры, гафу, урам себерүче Хамматхан абзый гына ялганлау детекторы куйган сорауларның берсенә ихластан җавап биреп, полиграф операторында шик тудырды. «Кеше милкенә кул тидергәнегез булдымы?» – дигән сорауга ул: «Әйе!» – дип җавап бирде. Бу мизгелдә Хамматхан абзыйның кан басымы күтәрелгән, йөрәге «дөп-дөп» тибә иде. Күзләре зур кызыксыну белән янган операторга туры карап, ул тирән сулап куйды:

– Булды шул андый хәл, энем, булды! Илле еллар элек балачакта күрше Шәяхмәт бабайның бакчасына алма урларга кереп, әйеме, караңгыда ялгыш бер алмагачын сындырган идем… Гомерем буе шуңа үкенеп яшим, энекәш…


«Казан утлары» журналының 9нчы (сентябрь, 2014) санында басылды.

Фото: getalongwithgod

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *