Хикәя

12.07.2018 №2 (февраль),2017

Замана баласы


Ул кыз автобуска килеп керүгә, бөтен халык калкынып куйды. Урыннарыннан торып, үрелеп караучылар да табылды.
Болытлы көндә күк йөзендә пәйда булган кояш кебек иде ул. Ә кояш, мәгълүм булганча, яктыртып, җылытып кына калмыйча, күзләрне дә чагылдыра, миләрне, каннарны да кыздырып җибәрә.
Бу юлы да шулай булды.
Кояшлы көннән балкып килеп кергән кыз ягына, сокланулы карашлар белән бергә, ямьсез, мәнсез сүзләр очты. Автобус салонын тутырып утырган әби халкы, тел чарларга җай чыгуына куанып, замана баласына ябырылды:
– Кара инде моны, ә, тәмам чишенеп беткән бит! Адәм мәсхәрәсе!
– Ботын-ботка чалып торуын әйт син… Тьфу, анасы тапмагандыр, Иблис төкергәндер моны!..
– Кара-кара! Изүен ничек ачкан… Оятсыз! Ирләрне бозып йөрүчеләр шулар инде, ахирәткәем. Әнә, ныклап карап кал, синең Әүхәдиеңне дә шулар юлдан яздыргандыр әле…
– Дөмеккере! Ничек карап тора бит, юньсез!..
– Әйтмә дә генә… Бозылулары җитте яшьләрнең… Йә, болардан нинди игелек күрмәк кирәк?! Игелек кылу түгел, чәчләрен дә тарап үрә белмиләр бит алар…
Кыз бу сүзләрне ишетмәмешкә сабышты. Әбиләр шау-шуы бераз басыла төшкәч кенә, салон түренә борылып, йөз-битләрен җыерды да:
– Ыр-р-р! – дип, үртәп куйды.
Бигрәкләр дә кыска иде шул кызыйның итәкләре! Бигрәкләр дә ачык иде шул аның күкрәк-шәрәфләре! Бигрәкләр дә чибәр, мәхәббәтле иде шул ул! Ачык, якты йөзенең, җилбәгәй чәчләренең, кыйгач кашларының, аяз күк төсендәге күзләренең, чиядәй тулышкан иреннәренең, бит очындагы «мәхәббәт чокырлары»ның автобус салонындагы тиргешле, каргышлы дөнья белән бернинди уртаклыгы да юк иде…
Әйе, күңел сискәнерлек, йөрәк җилкенерлек дәрәҗәдә яшь, ымсындыргыч иде бу кызый. Күпләрдән аермалы буларак, мин аны яратып каршы алдым, яратып озатып калдым… Чөнки мин бу кызны яхшы белә идем.
Ул ике ел инде ялгыз бер әбине карый. Төгәл генә әйтә алмыйм – әбисеме ул аның, берәр туганымы, әллә аңа бөтенләй чит-ят кешеме? Көн саен, кайткан уңайга, кибетләрдән ризык җыеп кереп, шул түшәк иясен бөртекләп карап, астын-өстен алыштырып, тамагын туйдырып, юындырып-киендереп чыга.
Беләм, килбәтсез генә төенчеген күтәреп, бүген дә шул авыру әбекәй янына чыгып китте ул. Күпме пычрак, әшәке сүз ягылып калды аның яшь, саф һәм мәхәббәтле җанына! Күпме нахак рәнҗеш һәм әрнеш белән китте ул гомеренең ахырын яшәп ятучы, үз янына кергән һәр игелекле җанны изге бер фәрештәгә
тиңләп көтүче Хода бәндәсе янына.
Бу кыска итәкле, күзләрне чагылдырырлык ачык түшле кызның изге юлда йөрүе хакында тагын белүче булгандырмы, юкмы, төгәл генә әйтә алмыйм. Булгандыр да, чөнки бу хәлне якын-тирәдә күпләр белә иде. Ләкин алар да, мин дә кызны яклап бер сүз эндәшмәдек. Шуның белән үзебезгә гомерлек борчу һәм авырлык алдык.
Без ничек тә түздек. Кеше күңеле түзем бит ул. Ә менә Кояш ничек түзде икән бу гамьсезлеккә? Бу нахак рәнҗешкә ничек түзде икән? Әнә бит ул һаман елмая, көлә, гүя дөньяда бер генә борчу да, бер генә рәнҗеш тә калмаган кебек…


Фото: pinterest.com

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *