Кайтаваз

22.12.2016

Театрга тарихи тема кирәкме?


383

«Казан утлары» журналының 2015 елгы 11нче санында басылган «түгәрәк өстәл»не зур кызыксыну белән кат-кат укып чыктым. Минемчә, журнал бик кирәкле теманы күтәргән. Галимнәребезнең милләт язмышы өчен чын күңелдән борчылулары миңа нык тәэсир итте. Дөресен әйткәндә, бу темага язарга күптән кыҗрап йөри идем.

1970 еллар башында курчак театрында Нурихан Фәттахның «Энҗеле үрдәк» дип аталган пьесасы куелды. Балалар өчен язылган бу әкиятне русчага тәрҗемә итеп тә күрсәттеләр, районнарда йөреп тә байтак вакыт репертуардан төшми уйналды ул әсәр. Пьесаның язылу тарихын Р.Батулла берничә мәртәбә сөйләде, язып та чыкты, шуңа кабатлап тормыйм. Ни генә булмасын, мондый уңыш авторга уңай тәэсир итте, иҗатына этәргеч булды. Озак та үтми, Н.Фәттах «Кол Гали» дип аталган тарихи трагедия язды, аны академия театры 1975 елда сәхнәгә чыгарды (режиссёры – М.Сәлимҗанов). Спектакль зур уңыш казанды, аны Мәскәү, Уфа, Фрунзе шәһәрләрендә күрсәттеләр, газета-журналларда күпсанлы рецензияләр, интервьюлар, актёрларның фотолары басылды – кыскасы шау-гөр килгән, тынгысыз, шатлыклы еллар… «Бераз вакыттан соң Фәттахның кытыршы холкы аны тагын үз йортына бикләп куйды», – дип яза Батулла Нурихан турындагы истәлекләрендә. Кытыршы холкы гына түгел, ул, күрәсең, бәйрәмнәр, мактаулар күпкәрәк киткәнлеген аңлагандыр, аны «яңадан эшкә чумды» дисәк, дөресрәк булыр. Нәкъ шул елларда аның дистәләгән мәкаләләре, рецензияләре, юмористик хикәя һәм повестьлары өстенә «яшь хикәячеләр клубы» рубрикасын алып баруы, проза турында уйланып язулары һәм «Сызгыра торган уклар» дип аталган зур күләмле роман язуларын әйтсәк, авторның үз өендә бикләнеп тик кенә утырмаганлыгы ачыклана кебек.

Җитмешенче еллар азагында Нурихан, тарихи чыганакларга таянып, «Сармат кызы Сәринә» дип аталган трагедия иҗат итә. Безнең эрага кадәр яшәгән болгарларның борынгы ата-бабалары сарматлар тормышы, аларның фаҗигаләре тасвирлана бу әсәрдә. Сәринә образын ул гүзәл артисткабыз Алсу Гайнуллинаны истә тотып яза; трагедияне академия театрына тәкъдим итә. Пьеса озак кына баш режиссёр Марсель Сәлимҗанов папкасында ятканнан соң, 1980 елның 18 мартында коллектив алдында уку һәм фикер алышу булды. Мин анда әйтелгән һәр сүзне язып барырга тырыштым. Әлеге язмага, үземнең һәм Нуриханның көндәлекләрендә теркәлеп калган сүзләргә таянып, шул чорда булган карашлар белән укучыны да таныштырырга җөрьәт итәм, чөнки «түгәрәк өстәл»дә «тарихи темага пьесалар кирәк» дигән фикер үткәрелә.

Пьесаны Равил Шәрәфиев 2 сәгать ярым, тәнәфес тә ясамыйча укып чыкты. Шуннан фикер алышу башланды.

Беренче сүзне театрның өлкән артисткасы Рәшидә ханым Җиһаншина әйтте. (Бу урында һәм алга таба сөйләүче ничек сөйләгән, шулай үзгәртмичә, әз генә кыскартып язылды. – Р.Ф.)

Әсәр жанр ягыннан дөрес бирелгән, образлар төгәл, һәркайсының үз характеры бар, рольләр үз урынында. Әсәрдә кызыл җеп булып намуслы булу, туган җирне саклау, мәхәббәткә тугрылыклы булу төшенчәләре ята. Мин бу әсәрне театр репертуарына алу ягында.

Равил Шәрәфиев:

Кеше авызыннан аңлау читенрәк. Мин пьесаны өч мәртәбә укып чыктым. Әсәр бик озын һәм шактый катлаулы. Бик ерак чор тасвирланса да, күтәрелгән проблемалар бүгенге көндә дә актуаль – сүз илләр язмышы турында бара. Бүгенге көндә дә халыкара киеренкелек, сугыш. Трагедия жанры бик төгәл – финалда Сәринә үз-үзен һәлакәткә дучар итә. Ул чордагы яман йолаларны Сәринә бетерергә тели, ягъни дошманны үтереп, аның башын алып кайтса гына, кыз үзенә ир сайлый ала. Сәринә, менә шушы йола бетерелсә генә, үзенең амага (ыру башы) итеп сайлануына ризалыгын бирәчәген әйтә. Монда спектакль өчен тиешле саналган киеренке моментлар, кискен борылышлар җитәрлек. Ни генә булмасын – мин бу спектакльдә уйнар идем.

Наил Дунаев:

Без «Кол Гали»не рәхәтләнеп уйнадык, репетицияләргә атлыгып йөрдек. Дәртле, иҗади еллар булды ул еллар безнең өчен. Автор бу әсәрендә дә зур проблемалар күтәрә. Илне саклау, кан коюга каршы булу, гуманизм – бу темалар беркайчан да актуальлеген югалтмый. Только пьеса бигрәк озын, катлаулы. Минемчә, ул бераз кыскарса, җыйнакланса, мешать итмәс иде. Географик урыннар да күбрәк. «Кол Гали»нең адресы бар иде, шуңа ул безгә якын иде. Бу сарматлар бигрәк ераклар икән. Тарихны белмәү дә комачаулый. Инде без дә аңлап бетермәгәч, тамашачы ничек кабул итәр аны?

Һидият Солтанов:

Миңа сарматларның географик һәм вакыт ягыннан ераклыгы әлләни тәэсир итмәде, киресенчә, бу әсәр бүгенге политик киеренкелеккә җавап кебек яңгырады. Ул кызның поступоклары безне уяулыкка өйрәтә. Трагедиянең төп фикере – чын халык язмышын кайгырту. Һәр образның үз холкы бар, пьесаның теле бай, финал трагедия законнарына туры килә. Беренче картинадан ук конфликт башлана, бу инде тамашачыны булачак событиеләргә әзерләп куя. Кызларның сугышчанлыгы, батырлыгы ышандыра. Ватан сугышында аз булдымыни батыр, фидакарь, патриот кызлар? Ни генә булмасын, бераз кыскарткач, шомарткач, әсәрне берсүзсез сәхнәгә менгерергә кирәк.

Әзһәр Хөсәенов (театр директоры):

Без тарихи әйберләргә игътибар итмибез түгел. Нурихан абый – зур проблемаларны курыкмыйча күтәрә торган серьезный автор. Мин пьесаны бик дулкынланып тыңладым, һәр образны үземчә күз алдына китереп утырдым. Монда бөтен коллектив катнашырдай массовый күренешләр дә бар һәм алар кием-салым әзерләү ягыннан зур чыгымнар да сорамый шикелле (көлешү, шаян репликалар. – Р.Ф.). Без пьесаны куярга алынабыз икән, эш барышында автор белән режиссёр килешеп эшләсәләр, әйтелгән кимчелекләр бетәр дип уйлыйм.

Хәлим Җәләл:

Мин әсәрне икенче бүлеккә җиткәч кенә аңлый башладым (тагын көлешеп алдылар. – Р.Ф.). Героиня чит кабиләгә, чит ил кешесенә ияреп китте. Сарматны югалтты, үз илен онытты. Мондый хәл бүгенге көндә дә актуаль. Әнисе, бер хәбәр дә булмагач, кызын эзләп китте, аның «күзен ачты», үзе һәлак булды. Ышандыра, тетрәндерә. Мондый спектакльне карап бетермичә, тамашачы ташлап чыгып китмәячәк… әйбәт уйнасак.

Әдәби бүлек мөдире Зөмәрә ханым:

Әсәрне үзем, аерым укыдым. Менә икенче мәртәбә тыңладым. Миндә: «Сугыш котылгысыз!» – дигән кебегрәк тәэсир калды. Бөтенесе талаша, яу чаба, нишләптер дуслык кулы сузган ыру юк. Сармат илендә дә үзара каршылык. Бесконечный сугыш. Сәринә кровожадная. Йола буенча кияүгә чыгар өчен, бер баш та җитә бит. Танай качты, Сәринәнең бер таянычы да юк. Ил тотарлык ирләр кая соң?

Әзһәр Шакиров:

Нурихан абыйны без бик хөрмәт итәбез. Мин дә үз фикеремне әйтим инде. Миңа калса, пьеса бик озын. Мәсәлән, Филеб, Анналар, скульптура ясаулар төп темадан читләштерә, төп образларга мешать итә. Азакка таба әсәр йомшара, арыта башлый. Ышандырмаган урыннарны яңадан эшләргә, камилләштерергә кирәк дип уйлыйм.

Баш режиссёр Марсель Сәлимҗанов:

Бүгенге көндә үзебезнең авторлардан трагедияләр сирәк килә, без тәрҗемә әйберләре куярга мәҗбүрбез. Безнең өчен Нурихан Фәттах – кыйммәтле автор, без аннан бер сүз белән отмахнуться итә алмыйбыз. Трагедиядә – бик борынгы ата-бабаларыбыз тарихы. Безнең янда автор үзе утыра. Ул сарматларның кем икәнен, кайда, кайчан яшәгәннәрен безгә аңлатты. Тамашачыга кем аңлатыр? Кем була инде бу сармат дигәннәре? «Минем ниндидер сарматларга ни катнашым бар?» – димәсме. Ну ярар, ансын кыскача программага да язып куеп булыр. Пьесада натурализм бар. Ул Барак дигән егетнең башын күрсәтмичә генә аңлатып булмасмы? Әзһәр дөрес әйтә, ул скульптуралар ясау моментлары, Баспур иле, Сатир патшалар, где-то бөтенләй икенче якка алып китәләр, основной темадан отвлекают. Танайның биографиясен өч мәртәбә кабатлау да артык. Трагедияне шәхси мәхәббәт белән тәмамлау ахырны йомшарта. Гомумән алганда, әсәр укыла, укучыны «җибәрми», значит, зрительне дә ялыктырмас. Менә шул без әйткән недостатокларны автор исендә тотса һәм эшләү, сәхнәгә кую, әзерләү процессында үзгәртүләргә каршы булмаса, куябыз без «Сармат кызы»н.

Фикер алышу тәмам булгач, Н.Фәттах бөтен артистларга, тәнкыйть сүзләре, гомумән, фикер җиткергән иптәшләргә рәхмәт әйтте, кимчелекләрне бетерергә, әсәрне яңабаштан эшләп кыскартырга ризалыгын белдерде.

 

********************************************************

Мәкаләнең ахырын «Казан утлары» журналының 1нче (гыйнвар, 2016) санында укый аласыз.


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *