«Ак җилкән»

18.05.2018 №4(апрель),2016

Әни җылысы булса…


Кечкенә чагымда мин һәрвакыт ялтыравык тәтиләргә кызыга идем. Кешеләрнең затлы киемнәре, кесәсендә йөргән затлы телефоннары, һичшиксез, һәр баланың күзенә чалына. Тырнак буяулары, кыйммәтле кершән, иннек сөртеп йөргән олы кызларга карап: «Их, боларның барысы миндә дә булса!» — дип хыялланып куя идем.
Шулай искә төшкәч, көлке булып китте: янәсе, кешенең иң мөһим хаҗәте бизәнүдән, башкаларның сиңа кагылышлы фикереннән, социаль баскычта үзенең урынын билгеләүдән гыйбарәт.

Адәм көлкесе!.. Хәзер инде аңлыйм: әти-әниеңнең исән-сау булуы, синең мәрхәмәтеңне, игелегеңне тоеп яшәве дөньяда иң зур бәхет икән!

Башлангыч сыйныфта укыганда, минем бер иптәш кызым бар иде. Аның әти-әнисе юл авариясендә һәлак булганнар. Бердәнбер таянычы — әбисе, ул үзенең картлык көнендә базарда кием-салым сатып, гаиләсен туендыра иде. Гаҗәп, шушы кызның тормыш юлы турында бары тик ун елдан соң гына уйлана башладым… Аның соргылт-кара күзләрендә һәрвакыт моңсулык чагыла иде. Юлында күпме киртәләр очратуга карамастан, ул тормышка чатырдап ябышкан, гаҗәеп мәрхәмәтле була белә иде. Эчке яктан һәрвакыт җылылык, самимилек бөркелеп торган кызның күңел түрендәге кичерешләрен ул чакта без, сабыйлар, ничек күзаллыйк инде?! Кемдә булса ярдәмгә мохтаҗ икән, иң беренче булып шушы бичаракай кулын суза иде…
Башка мәктәпкә күчкәч, тормыш юлымда тагын бер кыз очрады — аның да әнисе күзләрен мәңгегә йомган. Искитмәле ачык йөзле кыз, ул да авырлыкларга бирешми, каршысына куйган хыял-өметләренә ирешергә омтыла. Үзенең әнисенә булган мәхәббәтен шигырьләр аша тасвирлый, аңа багышлап җыр сүзләре дә иҗат итә. Концертлар булды исә, сәхнәдә әнисенә атап җырлар башкара. Интернет челтәрендә дә сөйләгән, язган фикерләре әнисе турында. Мин аны бик кызганам да, шул ук вакытта сокланам да!
…Беркөнне әдәбият дәресендә, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның тормыш юлын тагын бер мәртәбә барлап чыгуга, янәдән тетрәнеп куйдым, уйга калдым. Аллаһы Тәгалә адәм баласы алдына нинди генә сынаулар куйса да, бәхетле мизгелләр дә бүләк итә. Тукайның бәхетле чаклары булган микән соң? Ә бит, бер карасаң, аның фаҗигале тормышы күп очракта кайгы-хәсрәт, бәла-казалардан гына гыйбарәткебек. Шушы фикерләрне сүтеп-чәчеп утырганда, бер сорау туды: ә бәлки ул шагыйрьлеге, бөеклеге, халык йөрәген яулавы белән дөньяның бер бәхетлеседер?! Шул УК вакытта нарасый гына чагында ук әтисез дә, әнисез дә калуы белән дөньяның бер бәхетсезедер… Ярый әле аның тормыш сукмагында күңел түрен җылытырдай мизгелләре — әниле чаклары, төштә кебек кенә булса да, булган…

2

1907 елда Казан аны киң колач җәеп каршы алды. Биредә инде чып-чын көз җиткән, бар дөнья алтын яфракларга төренгән иде. Язмыш, аның алдында яңа сынаулар куйыйм дип, янәдән Казанга илтеп ташлады.
Фатих Әмирхан янына, «Әл-ислах» газетасына эшкә урнашкач, Габдулла үзенең иҗат җимешләрен Казан халкына да тәкъдим итә башлады. Тукай да, Фатих та ачы телле булырга гадәтләнгән, сөйләшүләрендә дә ике дус бер- берсенә төрттерергә җай гына эзләп торалар.
…Бүген Габдулла көне буе кич буласы очрашуны уйлап йөрде. Инде сәгатьнең телләре туктаган төсле тоела иде. Фатих та үртәгәндәй:
– Нәрсәгә үрсәләнәсең, кардәш? Алай-болай миңа әйтмичә кызлар белән очрашуга барырга ниятләмисеңдер бит?! Тавыкка әйтсәң, тавык кычкырып көләр, — дия-дия, түгәрәк күзлеген сөртергә кереште.
Тукай аеруча җитдилек белән:
– Тукта, бәйләнмә әле, яңадан сөйләрмен, — дип җавап кайтарды. Аның шушындый коры гына җавабыннан Фатих сәерсенеп куйды.
Ноябрь ае көзгә һәм кышка хас табигать күренешләрен берләштерүе белән үзенчәлекле: әле көзге кояш караган кебек, әле битне умырырдай ачы җил исә, инде тәңкә-тәңкә яуган карларны очратуың да ихтимал. Салкын җилгә каршы чыгып, Габдулла көтелгән очрашу буласы йортка таба аяк атлады. «Әй, адәм баласы, юл өстендә очрыйсы булма» дигәндәй, урамда ачы җил котыра-котыра җир себерә. Әйтерсең, аны да билгеле бер уй борчый.
Габдулланың өстендә Җаекта алган пәлтәсе иде. Иске түгел түгеллеккә, тик юка булган, каһәр. Болай да тәнендә ит-майның әсәре дә юк, мондый көзге салкында түгел, җәйге җил искәндә дә шундук ютәлләргә керешә иде. Өстәвенә, пәлтәнең аскы өлешендәге ике сәдәф, чыгып очып, каядыр тәгәрәгән икән. Габдулланың сәдәф турында уйлануы алда торган очрашуны күзаллаудан ничек тә булса качарга тырышу гына иде. Тик барыбер «күрешү ничек узар?», «нинди икән ул, үзгәрде микән?», «хәзер дә якын итә микән, мин якын итә алырмынмы?» кебек сораулар бер-бер артлы баш миенә керә башлады. Бәлки ул инде чит-ятка әверелеп, күңелнең түреннән чыккандыр, үзе урынына салкын бер бушлык кына калдыргандыр…
Габдулла үзенә кирәкле капканы тиз абайлап алды. Йортның каршына килеп туктау белән, борын төбенә сасы күн, тире исләре килеп бәрелде. Ә бит бу Яңа бистәдә яшәүче халык гел шушы исне иснәп яши! Капка төбенә килеп җиткәч, Габдулла аяк буыннарының йомшаруын тойды. Койманың каралып бетүен, мескен кыяфәткә керүен күргәч, кинәт кенә тәненнән ачы бер салкынлык йөгереп үтте. Җанның бер өлеше кителгәндәй булды… Ниһаять, аяклар эчкә таба атлады. Ачы җилулавына «хәзерҗимереләм, ишелеп төшәм» дигәндәй, агачбаскыч такталары шыгырдый иде. Күрәсең, тәрәзәдән күреп алганнар, ишек төбендә бер карчык пәйда булырга да өлгерде. Ул, «көтә инде, бик көтә» дигән сүзләрен кабатлый- кабатлый, Габдуллага эчкә узарга ым какты. Егет йортның эченә үтте.
Өстәл өстендә, бүлмәне яктыртып, бердәнбер керосин лампасы утыра иде. Тәбәнәк эскәмиягә чүмәшкән берәү, торып, шәмәхәләнгән иреннәрен дерелдәтеп, «балакаем, сине күрәсе көннәрем дә бар икән әле», дип пышылдап, калтыранган куллары белән Габдулланы кочып алды…
Моңа хәтле башында йөрткән уйлар күктәге җәйге болытлардай таралып бетте. Бер дә уйламаганда, Габдулланың күңеле нечкәрде. Ул үзенең яңагында кайнар яшь тамчысы тойды. Иреннәре: «Исәнме, әни!» — дип кат-кат пышылдарга тотынды. «Ничек якын булмасын инде?!» дип, Габдулла эчтән генә үз-үзен йөз мәртәбә тиргәргә дә өлгерде. Төш кенә күреп алган кебек көннәрдә шушы йомшак куллар аны сыйпады, алдына утыртып үчтекиләде. Шушы җыерчыкланып беткән куллар аңа кәләпүш тегеп бирде! Шушы җылы куллар аңа мәңге татымаган ана җылысын бүләк итте, яшәү дәрте өстәде. Өчиледән Печән базарына килгәч, «Асрамага бала бирәм, кем ала?» — дип кычкырып торган ямщиктан Мөхәммәтвәли әтисе үзләренә алып китмәгән булса, Газизә әнисе биргән наз, ярату, миһербанлыкны кем бирер иде аңа?!
Газизәнең дә йомшак күңеле тагын да ныграк йомшарды, коңгырт яшел күзләре яшькә чыланды. «Ярар, җитәр» дигәндәй, кулындагы кулъяулыгы белән бит очларын сөртештерде.
– И балакаем, кем уйлаган, исән икәнсең бит, югыйсә, күпме чирләп тинтерәтә идең. Син атаң белән миңа үпкә саклама инде, ярыймы? Үзебезнең дә хәлебез шәптән түгел иде, чирдән башыбыз чыкмады. Шул сәбәпле, сине Казанга китергән ямщикны табып, аңар утыртып янәдән Өчиле карьясына җибәрдек шул. Ярар, анысын калдырыйк, тормышың ничек соң, улыкаем? — дип Газизә авыр сулап куйды.
Габдулла әрле-бирле йөрүеннән туктады, фуражкасын салып, хуҗабикә янына утырды.
– Алай зарланмыйм, әни. Уральск шәһәрендә «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыдым. Гәҗит-журнал тирәсендә эшләдем, бик күп кенә тәҗрибә туплап кайттым менә. Тормыш үз көенә бара инде. Синең хәлләрең ничек соң? Әти ничек?
– Барысы да Аллага шөкер. Ипләп кенә яшибез, намаз укыйбыз, беркемгә дә зыян китермибез. Иң зур теләгем шул иде: исән-сау чагымда сине бер күреп каласым килгән иде, — дип җавап кайтарды Газизә. Ипләп кенә зәңгәр чуклы шәленең бер читеннән тотып, авыз кырыен каплады да бик мөлаем гына елмаеп куйды. Ә елмайганда күзләре яшәреп китте, кояш нурларын сирпегәндәй балкый башлады. Шушы елмаюда, күз карашында бозны эретерлек чиксез наз һәм җылылык чагыла иде. Кызганыч, Габдулла аның картаеп килүенә инанды: кул тиресе аркылы күренеп торган кан тамырлары бүртеп чыккан, маңгае, ирен читләре, күз төпләре җыерчыкланган иде. — Ярар, Җаекта чакта кайда тордың соң, улым? Яшәр урының бар идеме?
– «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенең хуҗасы Мотыйгулла хәзрәт Мөхәммәтгариф әткәй белән яшь чакта бергә шәкерт булып белем алган. Бик дус булганнар, шуңа мине дә якын итте. Мин анда башта әтинең сеңлесе Газизә апа белән Галиәсгар абый гаиләсендә яшәдем, аннары мәдрәсәгә чыктым, алар безнең ишеләр түгел — байлар иде, — дип Габдулла көрсенеп куйды.
– Хәтерлисеңме соң, улым, байларга кәләпүш илтергә сине дә алып бара идем. Нишләптер бердә яратмый идең үзләрен, балалары беләндә уйнапматашмадың, — дип Газизә көлеп куйды, Габдуллага сораулы карашын күтәрде.
– Булгандыр. Хәзер дә аларны өнәп бетермим, — дип көлемсерәде Габдулла.
– Хәзер бөек булгансың икән. «Габдулла Тукаев — шагыйрь» дигән хәбәр Казанга күптән килеп җитте инде. Без атаң белән «шулмы, түгелме» дип баш ваттык. Атаң әйтә, «җырларга, такмак чыгарырга хирыс иде, шулдыр», ди. — Газизә Габдулланың өс-кыяфәтенә күз йөгертеп чыкты да сүзен дәвам итте: — И-и-и, бигрәк ябык инде үзең, йөзләрең дә ап-ак. Ашарыңа җитәме соң, чирләмисеңме? — дип төпченде. Тугыз мурдан үткән, күпне кичергән Габдулланың һаман да «әни» дип дәшүе аның йөрәгенә сары май булып ятты. Шушы бичара бала үз гомерендә кемнәргә генә «әни» дип әйтсә дә, чын ана сөтен татып үскән, җылысын тойган балалардан бик аерыла иде. «И балакаем… Бала чагында синең кебек михнәт чиккән тагын берәр сабый бар микән соң бу дөньяда?! Әле дә тәнеңнән чыкмаган җаның бар. Искитмәле йомшак күңелле бит үзең… Мин тудырган анаң булмасам да, күңелем нидер сизә. Гомеркәйләрең озын булыр микән? И бер Аллакаем…» Газизә үз уйларына бирелеп алды, Габдулланың җавабын да ишетми калды.
– Син, әни, әтигә миннән бер кочак сәламнәр җиткер берүк. Минем сезне бер дә онытканым юк!
– Ярый, ярый, борчылма анысына. Алай-болай безгә рәнҗүең калмадымы, улым?
– Юк инде, әни, андый юк сүз сөйләп кеше көлдерә күрмә. Сездә, Казанда үткән ике елым — гомеремнең иң татлы мизгеле иде бит… — Шулвакыт Габдулланың күңеленнән бер әрнүле хис үтте. Газизә әнисенең аның — сабый күңелен вакыт-вакыт аңлап бетермәгән чаклары да, билгеле, булгалагандыр. Кайчакта әнисе белән Ташаяк базарына баргач, андагы уенчыкларга кызыкканын, самокатта әйләнгән малайларга карап, көнләшеп торганын Габдулла бүгенге көнгәчә хәтерли әле. Ул да атланыр иде — акчасы юк. Ни әйтсә дә, Газизә үз әнисе түгел шул. Шушылай тилмереп торганда, үз әнисеннән акча сорап алмас идеме?! Сабый барыбер үзенекен итәр: итәгенә ябышып булса да, үтенә-үтенә, әнисен тинтерәтер иде. Үз әнисе булса, шулкадәр мөлдерәп карап торган кара, сәдәф кебек түгәрәк күзләрдән үк улының уйларын, кичерешләрен укып кына алыр иде. Ахыр чиктә яулыкның бер почмагын сүтеп, бер-ике тиенен «мә, улым», дип Габдуллага сузар иде…
Боларны Габдулла Газизәгә әйтеп тормады. Үткәне үткән, булганы булган. Җанны телгән хатирәләрне кыймылдатуны кирәк дип тапмады. Менә бит — очраштылар, ул янәшәсендә тагын, бер генә мизгелгә булса да, ана җылысын тоеп алды…

3

…Тукай белән бергә мин дә уйларымда шул очрашудан Казанның киң урамы буйлап кайтып киләм. Кич, саф һава, җил тынган. Йолдызлар, Габдуллага күз кыскандай, җемелдәшеп карап торалар. Гаҗәп, әле иртән генә күк йөзен каплап алган болытлар югалып беткән инде әллә?.. Урам почмагындагы фонарьлар яктысында кар бөртекләренең әкрен генә бөтерелә башлавы күренде. Урамда, үзенең көен көйләп, салмак кына ап-ак кар яварга тотынды…
Бу очрашу күңелнең тирән почмагындагы онытылмас хатирәләрне яңартты, Габдулланы кат-кат уйланырга мәҗбүр итте. Ачы бер ирония белән, «гадәти кеше түгелмендер индемин», дип уйлап, үзалдына көлемсерәп куйды. Ятимүсте шулул. Ятим??? Туктале, нишләп ятим булсын соң әле ул?! Әллә ничә әтисе, әнисе булды… Әнә бит, кемнәрдер бөтенләй «әни», «әнкәй» дип дәшүдән мәхрүм. Ә ул… Бүгенге очрашу ниндидер җиңеллек өстәде, йөрәгенә сары май булып ятты. Әйтерсең, ничәмә еллар күңел шуны гына көткән, таләп иткән. Үзенең ятим түгеллеген аңлау өчен бүгенге очрашу кирәк булган… Ахыр чиктә, аны бөтен татар милләте маңгаеннан сыйпап, әти дә, әни дә булып, шагыйрь итеп үстерде түгелме соң?!

Азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим?!.
Азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем…

Күңеленә килгән шигырь юллары Габдулланың туңган тәнен дә, җанын да җылытып җибәрде.
Инде тынды дигән кичке җил, әллә каян гына килеп чыгып, бит очларын иркәләп узды. Әйтерсең, әни кулы кебек назлап сыйпарга теләве. Тик ул салкын иде шул…

Лилия МУЛЛАГАЛИЕВА,

Чаллы шәһәре М.Вахитов исемендәге 2нче гимназия укучысы


Фото: art16.ru

Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *