Бәян

21.11.2016 №5 (Май),2016

Ни хәлең бар, балам?..


«Сиңа килдем. Хәлеңне белергә килдем. Иминлекме? Рәхмәт, сиңа! Быел да чыдадың, түздең. Күпме йөк күтәрергә туры килде үзеңә. Йөк түгел, уңыш ул. Икмәк бит ул! Байлык-муллык, шатлык-куаныч, өмет-ышаныч бит ул! Безнең кебек авыл кешесенең теләк-хыялы, максат-омтылышы, тормышның асылы-мәгънәсе. Горурланам синең белән! Ничәмә-ничә ел тонналарны «эһ» тә итми күтәрәсең. Ыңгырашмыйсың, зарланмыйсың, көйсезләнмисең. Минем дә авылдашларым алдында йөзем ак. Тиздән Уңыш бәйрәме булыр. Уракта шәп эшләгәннәрне мактарлар, бүләкләрләр. Синең белән мине телгә алучы да булмас. Борчылма. Икмәк өчен көчебез кергәнгә куанып яшик.

Хәтерлисеңме соң шушында килеп, шушы урынны бил тиңентен кычыткан, алабута, шайтан таякларыннан чистартып, җир казып мәш килгән тиктормас егетне. Сине шушында бастырып киткәнемне хәтерлисеңме? Әйе, мин идем ул. Ул көннәрне оныта алмыйм. Бәхетле көннәр!»

* * *

Факил Казан авыл хуҗалыгы институтында укый иде. Практикага туган авылына җибәрделәр. Кәнсәләргә кергәч, председатель белән сөйләшү кыска булды:
— Энем, үлчәү кирәк колхозга. Үлчәү. Автовеса! Шуны корып бирсәң иде син безгә.
— Аңладым.

Аңлавын аңлады. Тик кулыннан килерме бу эш? Авылдашлары алдында адәм көлкесенә калмасмы? Институт кадәр институтта укый дигән даның бар. Авылдан беренчеләрдән булып керде ул анда. Азмы-күпме дары исен дә иснәп карады. Факил сугышка кырык бишенче елның язында алынды. Псков десант дивизиясенә эләкте. 177 тапкыр парашют белән сикерде. Кайчан гына ыргытмадылар аларны: иртән дә, кичен дә, көндез дә, төнлә дә. Кая гына килеп төшмәделәр: далага, суга, сазлыкка, урманга. Урманга төшү бик хәтәр иде, чыршы очына эләксәң, корсагыңны ярасың. Агач башында кунып калсаң, җиргә төшә алмый җәфаланасың. Бергә хезмәт иткән иптәшләренең күпмесе шулай харап булды. Бүген-иртәгә сугышка керәбез дип торганда, Гитлер тәпиен ялтыратты. Аның каравы, сугыштан соң исән калганнар өйләренә кайтып китте, ә Факил кебек «егерме җиденчеләр»гә тагын җиде ел хезмәт итәргә туры килде.

Армиядән кайткач, авыл мәктәбенә укырга китте. Малай-шалайлар белән сабак өйрәнде. Беркөнне мәктәп бәдрәфендә төтен эленеп торганын күреп алган директор Хөсәен Хәсәнович малайларны тезеп куеп тентеде. Тәмәке Факилдән чыкты.

— Бу гамәлең мәктәп стенасына сыймый, — дип сүкте аны Хәсәнович.

«Мәктәп стенасына сыймый». Кемнең дә булса бер-бер хилаф эш кылганын белсә, директор гел шушы сүзләрне әйтә.
— Нишләп сыймый соң ул? Нигә мәктәпне зуррак итеп салмадыгыз? — диде дөнья күреп кайткан, лаеш шулпасын шактый чөмереп өлгергән, самолётның тар ишегеннән очсыз-кырыйсыз күккә атылырга күнеккән Факил.
Директор десантчы егеткә бүтән бәйләнмәде.

* * *

Иртәгесен Факил йөрәксенеп эшкә тотынды. Алдына җәймә кадәр кәгазьләр җәйде. Болар — үлчәүнең сызымнары. Егет аларны дөньясын онытып өйрәнде. Җәйнең кояштан нур яудырган бер көнендә янына хатыны Рәкыя килеп басканын да сизмәде.

— Нихәл, картым, эшләп буламы? — дип сорады, битендәге сөйкемле сипкелләре уңып, сизелер-сизелмәс кенә язылып калган, икедән үргән сары чәч толымын баш түбәсенә такыя кебек түгәрәкләп салган якты кыз.

Факил сискәнеп китте, каушап калгандай булды.
— Маташып карыйм әле, ни килеп чыгар, — диде ул һәм маңгаендагы тамчы-тамчы тибеп чыккан тирләрен кул аркасы белән сыпырып куйды.

— Ярый, мишәйт итеп тормыйм. Бер сәгатьтән аш өлгерә, әбәдкә кайт!

Рәкыяны ай күрде, кояш алды.
Студент егет аны ягымлы-якты карашы белән күздән югалганчы озатып калды.
Факил белән Рәкыя тиз кавыштылар.

Егетнең армиядән кайткан чагы иде. Кайтып төште сержант авылга. Тәбәнәк буйлы, җиңел сөякле, бит очлары ялтырап-янып торган солдат-десантчыны күреп кызлар «аһ» итте. Күрше кызы Фәһимәнең дә күңелен ымсытты. Алай гынамы?! Кызның йокысы качты.

Егет ике арадагы бакчага турник ясап куйды. Көн саен иртәнге алтыда торып чыга да шунда атына. Аның ничек атынганын көтү куарга чыккан күрше кызы койма буена килә дә ярыктан шыпырт кына карап тора. Факил башта ике кулы белән өскә тартыла. Ияге турникның тимере белән тигезләшкәч, ике аягын бергә куеп алга кискен ыргым ясый. Һаваны яра. Таган кебек атына да атына. Амплитуда үскәннән-үсә бара. Берзаман аяклары өскә чөелә. Егет ботларын, кулларын сузган хәлдә туры сызыкка әверелә һәм турникны әйләнеп чыга. Гәүдә күзнең явын алырлык якты түгәрәк ясый. Нәкъ кояш инде менә. Хәер, бу тамаша үзе дә «кояш» дип атала бит! Авылда Факил турында «ул турникта «солнце» ясый икән» дигән могҗизалы хәбәр тарала. Күпме егет газапланып та, черәшеп тә булдыра алмаган хәл бит бу! Көч-куәтнең, матурлыкның гаҗәеп тантанасы.

Фәһимә — күрше йорттагы ун баланың бишенчесе. Түгәрәк битле, бөдрә чәчле, зәңгәр күзле кыз. Чибәр! Күр әле син бу Факилне, моңарчы читкә-миткә чәчрәп тормаган, каралты-курада, өй тирәсендә тыныч-сабыр гына үз эшен эшләп йөргән мыштым кызны нишләтеп ташлады бит, ә! Хәзер Фәһимә өчен бу дөньяда армиядән кайтып аның һушын алып йөргән күрше егете генә бар. Мәхәббәт дигәннәре шушы буладыр инде ул.

Иртән көтү куганда күрше-күлән бер түгәрәкләнеп ала да хәл-әхвәл сораша, тегене-моны ишетә, эчен бушата. Авыл кешесенең сөйләгән сүзе гадәттә тавык-чебеш, мал-туар, печән чабу, утын хәстәрен күрү тирәсендә бара инде.

— Җәй ничек килер? Яңгырлар булырмы? Корыга китмәсме? Курмы әзерләп булырмы?
— Чалгыларны таптап куясы бар.
— Чалгы алырга кирәк әле быел. Былтыр безнеке, мужикны әйтәм, урманда сындырды. Артыштауда бар микән чалгы?
— Бүген минем мужик әче таңнан урманга китте. Өстерилек белән. Агач келәймәләргә.
— Кайда келәймәлиләр икән? Кайсы диләнкене?
— Без былтыр туксанда, Поп елгасында әзерләгән идек утынны. Фартал юлы кырыйларын чистарттык.

Фәһимә бу сөйләшүләргә колак салып тора да уйлап куя: «Бигрәк ваклана бу кеше дигәнең. Телләрендә бер сүз: йә утын, йә печән. Әйтерсең, дөнья шулардан гына тора. Әй, сез, Адәм балалары! Җир йөзендә мәхәббәт бар! Пүчтәк сезнең печәннәрегез аның белән чагыштырганда. Чуртымамы печән-мечәннәрегез, утын-мутыннарыгыз, кәгдә монда мәхәббәт бар! Гыйшык-мыйшык бар!»

Тик Фәһимә гыйшык утында үзе генә янды. Егетне ничек каратырга соң? Вечерга (кичке уеннарны Солы авылында шулай дип йөртәләр) чыккач, гел Факил тирәсендә чуалды, боргаланды, сырпаланды. Клубтан аның белән бергә кайтып та, кич чыкмаган көннәрендә күршесен капка төбендәге эскәмиядә көтеп алып та карады. Тик егетнең исе китмәде. Аның күңелендә бер генә теләк — мәктәпне тәмамлагач институтка укырга керергә!

Көннәр үтә торды. Фәһимә эчтән сызды, янды, көйде. Җавапсыз мәхәббәтнең ни икәнен үз башына төшкән кеше генә аңлыйдыр. Факил күрше кызының үзенә карата булган кайнар мөнәсәбәтен, ташып торган уй-хисләрен сизмәде түгел —
сизде. Дөресен әйткәндә, кызның чытлыкланулары аны туйдыра да башлаган иде инде. Бу «сыткый сагыз» белән бер кистереп сөйләшмәкче дә иде. Япь-яшь кызны үпкәләтүдән курыкты. Үпкәләтү генә түгел, җиләк кебек өлгергән туташның гыйшык-мыйшык хисеннән гайрәтен чигерерсең, күңелен сындырырсың. Юк, юк, песигә дә «прес» дип әйтә алмаган Факилнең үзе өчен дә бик авыр мондый сөйләшү. Фәһимәнең мәхәббәт канатларын каермаслык сүзен дә таба белергә кирәк бит әле аның. Туры әйткән туганына ярамаган, ди.

Шөкер, Факилгә тел тирләтеп азапланырга туры килмәде. Җәйнең ашыгып аткан бер галиҗәнап таңы барысын да хәл итте дә куйды. Беркөнне кызның башына бер уй килгән иде: «Һәркем үз тиңен ярата. Укытучы — укытучы белән, артист артист белән кавыша. Ни булыр икән, әгәр Фәһимә дә турникта күрше егете кебек «сунце» ясаса? Аның әллә ни авырлыгы да юктыр инде. Прусты катырак атынырга гына кирәк. Атынасың да үзеннән-үзе әйләнеп чыгасың. Фәһимә ике кулында атына алмыймы?! Фәһимә «сунце» була алмыймы?! Теләсә кояш та, ай да була ала. Ике кояш бергә кушылачак. Менә күрерсез!» Кызның башына шундый уй килеп торуын күр әле.

Фәһимә әче таңнан торды. «Кояш»ны ул кеше-кара күрмәгәндә ясап карамакчы булды. Шул ният белән, аратасыннан купкан черек тактаны бер якка авыштырып, койма тишегеннән шыпырт кына күрше бакчасына керде. Керде, ике кулын өскә сузып сикерде. «Кояш»ның күчәренә эләгә алмады. Икенче омтылыш. Әһә, эләкте. Эләгүен эләкте, тик шул мизгелдә йомры гәүдәсенең галәмәт авыр, лапшык булуын тоеп алды. Кая соң инде, кая соң… Кайда ката, кайда тун? Атынырга кирәк бит. Атыныр өчен аякны күтәреп алга ыргытырга, Факил кебек һавага кушаяклап тибәргә кирәк. Фәһимәнең аякларына ике потлы гер асканнармыни, асылынып тик тора. Бераздан кыз хәл-җегәре беткән кулларын ычкындырырга мәҗбүр булды һәм, келәттәге матчага эленгән җиреннән өзелеп төшкән симез сарык түшкәсе кебек, җиргә гөрселдәде. Үзе тиз генә сикереп торды тагын. Кагынды. Тагын асылынды. Ботларын күтәрергә азапланып карады. Мыш-мыш килде, ахылдады-ухылдады. Җиргә лапылдады. «Кеше-мазар юкмы», дип як-якка каранып алды. Ах, үҗәт кыз да инде үзе. Тагын менеп маташа бит. Бу юлы турникка эләгә алмыйча җиргә йөзтүбән капланды. Кыз буялып-пычранып бетте. Шулвакыт тын келәтнең бакча ягындагы бер канаты аз гына ачылып торган серле тәрәзәсе бөтенләй ачылды. Һич көтмәгәндә, һич уйламаганда, хикмәти Хода, анда Факилнең башы пәйда булды…

Дәвамын «Казан утлары» журналының 5нче санында (2016) табарга мөмкин.

 


Комментарий өстәргә

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *