Роман тег белән яңалыклар
-
6 июль 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Мансур икенче көнне түземсезләнеп көтеп алды. Иртән торуга Салихларга барырга ашкынды. Ни кызганыч, ул аларның фатир номерларын сорарга оныткан. Кайсы ишектән керергә икәнен дә белми. Салихка да үзенең фатир номерен әйтмәде. Ул да кермәс инде. Кич тагын шул клубта күрешсәләр генә инде. -
5 июль 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
– Өйрәтербез, Алла боерса. Бик сәләтле егет булырга охшаган. Күрәсең бит, нинди катлаулы көйне алган, әле шуның өстенә үзеннән өстәп уйнап ята. Композиторлык чаткылары да юк түгел. Менә шушы сөйләшү киләчәк язмышын хәл итте дә куйды Салихның. Рояльле генә булып калмады, киләчәктә аның музыка юлыннан китәсен, гади музыкант кына түгел, композитор да буласын билгеләде. -
4 июль 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Тәбәнәк кенә буйлы, авыру чырайлы, малайсыман күренгән ябык кына бу егетне Шиһап җизни үзе барып каршы алды. «Тукай шушы микәнни инде ул?» – дип уйлап куйды Салих. – Таныш бул, Тукай туган, минем кайниш Салих була бу! – диде Шиһап, аяк астында буталып йөргән малайлар арасыннан Салихны үзләре янына чакырып алып. -
3 июль 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (роман - эссе)
Салихны эшеннән чыгарып аттылар. Тагын ике елдан илле тула. Таҗи Гыйззәт белән егерме ел элек куелган «Наёмщик»ны яңадан карап, яңартып чыгарырга дип, җиң сызганып эшләп йөргән көннәре иде. -
17 май 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
Ринатның язмыш йомгагы тыныч тормыш юлыннан үз җаена сүтелеп, әкрен генә тәгәри башлады. Өйләнеп җибәрде. Гадәттәгечә, акча җитмәү авыр йөк булып, яшь гаиләнең тормыш арбасына менеп утырды. -
16 май 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
Икенчедән, шул: чишмәгә суга йөрмәскә иде. Аннан да бигрәк теге көнне, чишмә кырында очраганнан соң, яр башына менеп җиткәч, артыңа борылып карамаска иде. Менә шул көнне син минем йөрәгемне үзең белән алып киттең. -
15 май 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
– Нәрсә булды? Нәрсә булды? Түз, түз! Без хәзер, – дип, тиз генә аның билендәге патронташлы каешын ычкындырып, үзенең биленә буды. Девятка авыртудан үкереп җибәрде. -
14 май 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
– Тагы нинди телләрдә сөйләшеп, аңлаша аласың? – диде. – Татарча һәм русча. – Русчаны кайдан беләсең? – Безгә мәктәптә рус телен дә өйрәттеләр. -
13 май 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
– Утыннарны бушатып куйсак, әйбәтрәк булмасмы? – Малайларга эшләргә дә эш калсын. Ялкауга өйрәнеп үсмәсеннәр, -
12 май 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
Хуҗаларның йорты бер тыкрык кебек урында булып, елга ярында урнашкан. Тормышларын әллә ни җитеш дип әйтеп булмый, чөнки кичләрен керосин лампасын кабызырга да рәтләре юк. -
20 апрель 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
– Монда куркырга кирәкми. Һәм бу куркыныч нәрсә түгел. Күреп тор, азактан рәхмәт кенә әйтәчәксең. Мин сиңа начарлык эшләргә теләмим. Бу каһәр суккан Әфган илендә бер-беребезгә ярдәм итмәсәк, безне берәм-берәм кырып бетерәчәкләр. Мин дә сөннәтле, үлмәдем бит менә. Әзрәк авыртыр инде. Укол кадаганнан да нык булмас. Курыкма, мин дә кеше бит. Син ахмакны коткарырга телим. Югыйсә аталар бит үзеңне. -
18 апрель 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
Ул дөбер-шатыр килеп, ишек ачылган тавышка уянып китте. Үзенең кайда һәм ни эшләп ятканын аңлый алмый торды. Селкенергә тырышып карады. Юк, булмый икән, тәне таш булып каткан. Борылып ятарга чамалады. Борылырлык та түгел. Ике кул ике якка каерып, чылбыр белән стенага тарттырып куелган. -
17 апрель 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (дәвамы)
Тау түбәсеннән алга карады. Каравы булды, барча тәненнән ток булып, курку хисе йөгереп үтте. Чынлап та еракта астан юл үтә, һәм иң куркынычы – юлда ике БТР янып бетеп бара. Ара ерак кына булса да, ул БТР тирәсендә үлеп яткан солдатларны ап-ачык шәйләде. Болар безнекеләр иде. -
11 апрель 2023 - 09:00
ТАШ ТҮККӘН – СИХРИ БОҖРА (роман)
Аның күз алдында томан куерганнан-куерды. Алга барыргамы? Әллә кире кайтыргамы? Нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап, кыя башында басып торганнан соң, ул кырдагы зур гына бер таш өстенә барып утырды. -
9 апрель 2023 - 13:00
Мур кырылышы (дәвамы)
Синең шушы наданлыгыңнан чит патшалыкларның илчеләре, җасуслары, шымчылары бик нык файдалана. Алар өч бөек шәхесне талаштырырга, сугыштырырга, бер-берсен тар-мар итәргә сине котыртты. Син Туктамышны бетердең, Баязид Елдырымны пыран-заран китердең. Ә христиан илләре, Ауропа шушы гамәлләреңне күзәтеп, «Тамерланга рәхмәт» дип кул чабып, алкышлап тора.