Роман тег белән яңалыклар
-
6 апрель 2023 - 17:00
Мур кырылышы (дәвамы)
– Теләсәң ничек уйла, ләкин сине коткарырга кирәк, сине генә түгел, корольлекне коткарырга кирәк, корольлекне генә түгел, католик динен, Кастилияне коткарырга кирәк. Кастилияне маврларга, яһүдләргә, гарәпләргә, төрекләргә хач сәфәрләре оештырып кына коткарып булмый, яу артыннан яу чаптылар христианнар Ислам илләренә. Мөселманнар, яһүдләр үрчи барды, байый барды, куәтләнә барды. Яңа ысуллар кирәк, король. -
25 март 2023 - 09:00
Мур кырылышы
Руи сукмак буйлап, ашыгып, аска төшеп китте. Беатриса ике учы белән йөзен каплап, аланда калды. Ул озак елады. Соңыннан ниндидер карарга килеп, күз яшьләрен сөртте, тирән сулыш алды да сукмак буйлап кайтыр юлга чыкты. -
15 февраль 2023 - 15:00
Алло, кем әле бу?! (ахыры)
Телефон шалтырады... Алучы булмагач, ул тынырга уйламады да. Күн диванда яткан берәү, ятагын кармалап, дивар читендә үк яткан кесә телефонын табып алды. Йокысы ачылып җитмәгән килеш иренеп кенә: «Алло, кем әле бу?!» – дип сорады. Ул телефонын мендәре белән каплап әйләнеп ятты. Сөйли бирсен әйдә... -
14 февраль 2023 - 09:00
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
...- Урдага бердәм дәүләт дине кирәк. Андый дин итеп, мин үзем бары тик исламны гына күрәм. – Нигә исламны? – Чөнки ул халыкны берләштерерлек көчкә ия. -
13 февраль 2023 - 13:00
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Ничек дигән иде әле теге вакытта Туктай? «Әрибах хатын исән чакта Үзбәккә беркем дә кагылмаячак», – дидеме? Кадакка янә хәл керде. Үткәннәрдән кинәт калкып чыккан ханзадәдән котылу юлын ул хәзер тәгаен белә. Мәкерле фикерен тормышка ашыруны башында әйләндереп, мөддәбир үз тирмәсенә юнәлде. -
10 февраль 2023 - 09:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
– Сез ничек уйлыйсыз, Марс туган, гаебе бармы аның, үтерүчеме ул? – Ул беркайчан да ялган сөйләгән егет түгел. Үзебезнең арага керткәндә дә сынап, тикшереп алабыз! «Марс, мин кеше үтерүче түгел!» – диде ул, мин аңа ышанам! Тик бөтен дәлилләр аңа каршы. -
9 февраль 2023 - 15:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
Әйе, ул үзе дә ятимлектә үскән, аның бердәнбер улы да атасыз үскән үзе кебек үксез. Инде оныгының да ятимлектә үсәчәге суд тарафыннан хәл ителгән. Менә ул Тамара Ивановна биргән адрес буенча яшьлек мәхәббәтен эзләп килә... Аның күңелен бу мизгелдә каршылыклы хисләр өермәсе били иде. -
8 февраль 2023 - 09:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
– Хәтерлим кебек! – диде Приюткин сагаеп, ә үзе яшьлек мәхәббәтен күз алдына китерергә тырышты. – Ул синнән бала табып үстерде. Синең Юра атлы улың бар. Бик матур, акыллы егет, – дигәч, өлкән яшьтәге җинаятьче хатынның күз яшьләре сытылып чыкты. – Аңламадым, нинди бала? Нинди Юра? -
3 февраль 2023 - 09:00
Алло, кем әле бу?! (дәвамы)
– Курыкмагыз, алар сезне күрми, дим, якынрак барыгыз тәрәзәгә! – диде, майор. Түтәй сак кына өч адым атлады да, бераз төбәлеп карап торгач, пышылдап кына: – Монда ул! – диде. – Кайсысы? – Әнә теге свитер кигәне! – Номеры белән әйтегез! – Өченчесе! -
2 февраль 2023 - 09:00
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
– Үзеңне хан каршында бик дөрес тоттың, ханзадә, – диде Баялун хатын, егет белән исәнләшеп, аның бүләкләрен кабул итеп алгач та. – Алга таба да шушы рәвешне югалтма. Бәхет көтә белгәннәрне ярата, синең дә вакытың җитәр, тик ашыкма гына. -
31 гыйнвар 2023 - 09:00
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Хан белән түгел, әтисенең җанын кыйган кеше белән очрашу көтә бит аны. Әнисенең хәзер шул хаин белән бер ятакта йоклавы гына Үзбәкнең үзен үлемнән саклап кала алырмы икән?! -
30 гыйнвар 2023 - 09:00
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
– Хакимне бары тик хаким генә үтерә ала, – диде ул, ниһаять, бераз тынычланып. – Минем дошманым булса да, Ногай үз олысының чын хуҗасы, данлыклы төмәнбашы иде. Мәетен табып алып, хатыннарына илтеп тапшырыгыз, Ногай белән бәхилләшкәндә, ул табынган мөселман дине кануннарын үтәсеннәр. -
26 гыйнвар 2023 - 13:00
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Урдага яңа хан килде. Бу хәбәр шул ук мизгелдә даланың төрле почмакларына, рус кенәзлекләренә, Кавказ аръягына, Римга һәм Каһирәгә, Болгар һәм Җүкәтауга, Киев һәм Тверьгә, Константинополь һәм Мәккәгә таралды. Бөтен дөнья тын калды. Яңа хан илгә ни алып килер? -
25 гыйнвар 2023 - 11:00
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Ногайның кылычы һавада сызгырып үтте. Бер-бер артлы Мөләгән, Кадан, Көтөгән нойоннарның башлары җиргә тәгәрәде, аларның муеннарыннан чыжлап, кан бәреп чыкты. Ахыр чиктә, тезләнгән килеш тора алмый, башсыз мәетләр җиргә гөрселдәп ауды. Ногай, «күрдегезме инде» дигән караш белән янәшәдәгеләргә текәлде. -
24 гыйнвар 2023 - 13:00
УРДА ХАНЫ ҮЗБӘК (дәвамы)
Көнчыгыш тарафында башта тузан өере күренде. Аның эченнән атлы нүкәрләр озатуында Туктай пәйда булды. Ногай, җәһәт кенә ияреннән сикереп төште дә тез чүгеп катып калды. Үзе белән бергә килгән барча кешеләр дә бәкләр-бәгенең гамәлен кабатлады.