Роман тег белән яңалыклар
-
8 сентябрь 2023 - 15:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
1932 елның 21 мартында «Кандыр буе» музыкаль драмасының премьерасы булды. Ул Салих Сәйдәшев иҗатының тагын да югарырак баскычка күтәрелүен күрсәткән музыка бәйрәменә, Сәйдәш музыкасының тантанасына әверелде. -
30 август 2023 - 09:00
Гөләйза. Татарлар – Чистай төрмәсендә
– Кичер мине, Мәрьям, шайтан котыртты... телемнән тартты... хәзер генә аңладым нинди яман эш эшләгәнемне! Китмәгез, зинһар, мине ташлап, китә күрмәгез! Улым, син бит минем бердәнберем, нәсел дәвамчым! Син дә китсәң, миннән баш тартсаң, бу дөньяда яшәвемнән ни мәгънә?! -
29 август 2023 - 09:00
Гөләйза. Ишмөхәммәтне Чистай төрмәсенә алып китәләр
– Мине алырга киләләр! Гөләйза шулай дип кычкырып җибәрде дә, ярдәм эзләп, иренә, әти-әнисенә карады. Алар да бу хәлдән шашынып калганнар иде, юлны дәвам итәргә дә, кире өйгә керергә дә белмичә, капка төбендә катып калдылар. Инде качарга да соң иде... -
28 август 2023 - 09:00
Гөләйза. "Үлсәк тә, урыс диненә кайтмыйбыз!"
– Курыкма, бу пычак белән сине үтермим мин, урыс карты! Синең белән пычранмыйм, гөнаһ кылмыйм! Әгәр балаларымны алырга килсәгез, шушы пычак белән үземне дә, балаларымны да суям, аларны урыс кулына биреп, кяфер ясаганчы, үзем юк итәм! Безнең башка чара калмады... -
27 август 2023 - 09:00
Гөләйза. Биләр побының татарларга үче
Аны яндырып үтерделәр. Шәһәр уртасындагы мәйданда, баганага бәйләп куеп яндырдылар. Тирә-юньдәге бөтен татар-башкорт авылларыннан кешеләрне шунда куып китерделәр, алар әлеге хәлләрне үз күзләре белән күреп торырга һәм гыйбрәт алырга тиешләр иде. Бу аларны куркыту өчен дә эшләнде, христиан динен ташлаган өчен, аларны да тереләй янып үлү көтә иде... -
26 август 2023 - 09:00
Гөләйза. "Мөселманлык җебен өзмәгез!"
1840 елларда Коръән бастыру елына ике йөз меңгә җиткән була! Татар байлары бу изге китапны халыкка ураза бәйрәмендә бушка тарата! Һәм кулына шушы изге китап килеп кергән татар инде беркайчан да керәшенлеккә әйләнеп кайтмый, ул үлгәндә дә кулына Коръән тотып үлә! -
23 август 2023 - 09:00
Гөләйза. "Минем исемем Гөлзада!"
Мунча ишеге йозакка бикләнгән, ә бөтен тишек-ярыклардан ургылып кара төтен чыга... Эчтән әти-әнинең буылып ютәлләүләре, ыңгырашулары, «Аллаһ! Аллаһ!» дигән сүзләре ишетелә... Тышта без үкереп елыйбыз, бикле ишекне тырныйбыз, эчтә аларның бәхилләшү авазлары ишетелә... -
22 август 2023 - 09:00
Гөләйза. Минем исемем Гөләйза!
Коръән тотып ант итәм – мин мөселман! Минем исемем Гөләйза! Мин Пелагея түгел, мин урыс түгел, мин – татар кешесе! Гөләйза, күкрәгенә яшергән Коръәнен кулларына күтәреп, шушы сүзләрне кабатлады. Шулчак ишек артында сулкылдап сабый бала елый башлады, әйтерсең лә ул да әнисенә кушылып өзгәләнә иде... -
21 август 2023 - 09:00
Гөләйза. Мәхкәмә алдыннан...
Татар хатыны өчен мәхкәмә хәтле мәхкәмәләр уздырып яталар икән, димәк, алар Гөләйзаны болай гына ычкындырмаячаклар... Моны ирләр сизенә, әмма шул хакта Гөләйзаның үзенә әйтмиләр. Әйе, Ишук – Ишмөхәммәт бик яхшы белә, яңа патша килгән саен яңа тәртипләр урнаша, әмма татарга, бигрәк тә мөселманнарга мөнәсәбәт һаман бертөрле – начар белән бик начар арасында. -
20 август 2023 - 09:00
Гөләйза. Керәшен авылы Актауда
Бөтен авыл өстендә чиркәү чаңы шашынып бии... Бу шомлы тавыштан балалар куркынып уянды һәм елый башлады, Гөләйза да, коты чыгып, шул якка борылып карады. Нигә аларны монда китерделәр соң, әллә, Ходаем, хәзер үк шунда алып кереп, берәр нәрсә эшләтергә җыеналармы?! -
19 август 2023 - 09:00
Гөләйза. Гөләйзаны алырга килделәр!
Гөләйзаны алырга килгәннәр икән! Иртәгә Чистайда суд буласы, ди. Балаларын да алып китәләр икән, анасын да монда китергәннәр. Барысын да чиркәүгә алып барып чукындырасылар, ди... -
17 август 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Салих дирижёр пультына менеп басты. Җитмеш кешедән торган хәрби оркестр аның таякчык тоткан кул ишарәсенә буйсынып, маршның кереш аккордларын уйнап җибәрде. Залны тетрәтеп, Сәйдәш маршы яңгырады. Солдатлар аны аягүрә басып тыңладылар. -
31 июль 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
– Авторларны сәхнәгә! – дигән чакырулар кабатланды. Салих Сәйдәшев тә, Таҗи Гыйззәт тә көчле алкышлар астында сәхнәгә чыгып, тамашачылар алдында баш иде. Музыкаль драма әнә шулай тәмамланды. Тирән социаль-эстетик фикерле, киң полотнолы, музыкаль әсәр иде бу. «Моцарт, Верди, Бетховен белән янәшә торырлык музыка бит бу! Татар музыкасын Европа композиторлары белән бер дәрәҗәгә күтәргән музыка! -
28 июль 2023 - 13:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
– Кичәбезнең музыкаль өлешен менә шушы иптәш хәзерләде инде, – дип, Усманов кунакны Сәйдәш янына алып килде. Горький концерт башында ук оркестр чыгышыннан соң Салихны сәхнәгә менеп котлаган иде инде. Бу юлысында ул аны кочаклап ук алды. – Татар симфоник музыкасы туып килә! Булдырасыз, егетләр! – диде кунак. -
7 июль 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Театрны оештырганда, аның структурасы хакында сөйләшкәндә, үз оркестрын булдыру турында да сүз барган иде. Һәм бу эшне нәкъ менә Сәйдәшевкә тапшыру дөрес булыр дигән фикергә киленде ул чакта. Аның башкару осталыгына гына түгел, оештыру осталыгына да игътибар ителде. Әле малай чагыннан ул төрле клубларда, рестораннарда инструменталь ансамбльләр оештырып, чыгышлар ясап йөрүләрен искә алдылар.