Логотип Казан Утлары
Роман

Гөләйза. Мәхкәмә алдыннан...

Татар хатыны өчен мәхкәмә хәтле мәхкәмәләр уздырып яталар икән, димәк, алар Гөләйзаны болай гына ычкындырмаячаклар... Моны ирләр сизенә, әмма шул хакта Гөләйзаның үзенә әйтмиләр. Әйе, Ишук – Ишмөхәммәт бик яхшы белә, яңа патша килгән саен яңа тәртипләр урнаша, әмма татарга, бигрәк тә мөселманнарга мөнәсәбәт һаман бертөрле – начар белән бик начар арасында.

Романның башы монда.
 

Авылның икенче башында, Якуб атакай йортында да җитди сөйләшү бара, иртәгә мәхкәмәдә нишләргә кирәген киңәшәләр. Якуб атакайның өе зур һәм җылы, әллә ничә бүлмәле, шәмдәлләр белән яктыртылган, түбәсе дә Бәчилләрнеке кебек салам түгел, такта белән ябылган. Балалар да аяк астында буталмый, күрше бүлмәләрдән тавышлары гына килә, анакайлары өстәлгә ризыкларны чыгарып куйды да алар янына кереп китте. Кайнар чәй эчеп, анысын-монысын капкалап, тагы мәхкәмә турында сөйләшә башладылар. Актау побы анда тылмач буларак чакырылган, моннан тыш Биләрнең баш атакае иерей Михаил Лавров үзе катнашачак икән, чөнки бу эш шуның әләге буенча башланган. Әлеге бәндә бөтен тирә-юньне дер селкетеп тора, татарларга тын алырга да ирек бирми, мәкруһлар өстеннән Казанга гына түгел, Петербургның үзенә туктаусыз шикаять-әләкләр язып ята. Керәшеннәрне ул козгын кебек саклый, аз гына читкә тайпылганнарын, ислам ягына борылганнарын ишетсә, аларны урыс авылларына күчереп газаплый, хәрбиләрне ияртеп килеп, алар кулы белән җәзага тарттыра. Гөләйза өстеннән дә ул инде узган ел ук Казан консисториясенә рапорт язган булган, имеш, Шонталадан керәшен кызы Пелагея үзенең законсыз туган улын чиркәүгә алып килеп чукындырмый, моңа чара күрергә кирәк икән! Казан һәм Зөя архиепискобы Владимир бу эшне Чистай судына тапшыра, алар исә Гөләйза белән баласын, анасы Гөлзаданы мәхкәмәгә алып килергә пристав белән полицияне җибәрәләр. Инде бу эшкә Казан губернасының архиепискобы үзе кушылган икән, бер татар хатыны өчен мәхкәмә хәтле мәхкәмәләр уздырып яталар икән, димәк, алар Гөләйзаны болай гына ычкындырмаячаклар...
Моны ирләр сизенә, әмма шул хакта Гөләйзаның үзенә әйтмиләр.
Әйе, Ишук – Ишмөхәммәт бик яхшы белә, яңа патша килгән саен яңа тәртипләр урнаша, әмма татарга, бигрәк тә мөселманнарга мөнәсәбәт һаман бертөрле – начар белән бик начар арасында. Алай да Ишмөхәммәтнең күңелендә бер өмет пыскый – моннан ун еллар элек халык дәррәү кубарылып, ак патшага прошение-үтенечләр яза башлагач, бераз үзгәреш булды бит! Күрше Акъяр белән Кадыйдан гына да кырык дүрт татар рәсми рәвештә яңадан исламга кайтты! Диңгез ерылды, меңләгән кеше үтенеч яза башлады, аның хәтта рәсми үрнәкләре һәм шуларны язып-күчереп бирүчеләре дә барлыкка килде. Бигрәк тә Тубылгытауда мишәрләр кайнады, заманында Болгар-Биләр каласы булган, урыслар басып алгач, көчләп чукындырылган бу татар авылы, аз гына дин иреге килү белән, яңадан исламга кайтты, башкаларны да үз артыннан ияртте. Ишмөхәммәт үзе дә булып кайтты ул авылда, үрәдникләр мөһерләп киткән мәчетләренең ишекләреннән кермичә, түбәсеннән төшеп намаз укуларына шаклар катып кайткан иде. Муллалары хәтта Чистайдан килгән урыс приставын да сугып еккан, ди, тегесе аны түбәгә менеп барганда баскычтан тартып төшергән. Ул мулланы соңыннан Казан янындагы Раиф монастырена яптылар, халыкны куркыту өчен, чылбырлар белән бәйләп, авылга алып кайтып урам әйләндерделәр. Әмма аңа карап Тубылгытау халкы иманын бирмәде, намазын ташламады, түбәтәен салмады, тирә-як халкы хәзер дә киңәшкә аларга бара. Ишмөхәммәт үзе дә аннан ак патшага үтенечнең күчермәсен алып кайткан иде, шуның буенча Шонталада да күпләр Петербургка прошениеләр язып җибәрде, әмма әле һаман җавап кына килмәде. Ишмөхәммәт менә шул үтенеч-прошениеләренә зур өмет баглый иде, бу турыда Якуб атакайга да әйтте.
– Без бит Микулай патшага үтенеч яздык, үз динебезне тотарга рөхсәт сорадык, димәк ки, аннан җавап алганчы, безне бернинди дингә дә ирексезләү булырга тиеш түгел! Мәхкәмәдә моны да әйтергә кирәк булачак, Якуб энем! Миндә аның бер күчермәсе дә бар, анда менә нәрсәләр язылган бит! «Олуг Галиҗәнап! Рәхимле Падишаһ! Без, яшебез-картыбыз, шулай ук безнең хатыннарыбыз, күз яшьләребезне түгә-түгә, сиңа ялварабыз! Борын-борыннан, ата-бабаларыбыз дәвереннән башлап бүгенге көнгә кадәр үзебезнеке саналган динебезне тотарга рөхсәт итсәң иде! Безнең ата-бабаларыбыз ислам динендә булган, ә хәзер, билгесез сәбәпләр аркасында, безне керәшенлеккә күчергәннәр, урыс-грек динен тотарга көчлиләр. Әмма без урысның телен дә, динен дә белмибез, безне палицай белән мәҗбүриләп чиркәүләргә куып кертсәләр дә, анда берни аңламыйбыз, керәшен динен тотмыйбыз. Шул ук вакытта без үз динебезне дә закун юлы белән, рәсми рәвештә тота алмыйбыз – безнең өстә чиркәү әһелләре һәм палицайлар көне-төне каравыл тора, алар мәчетләребезне җимертәләр, муллаларыбызны Себер сөрәләр, чукынырга теләмәгән татарларны монастырьларга ябалар, гомерлек солдатка алалар, халыкны, яткырып, чыбык белән суктыралар. Олуг Галиҗәнап! Рәхимле Падишаһ! Без дә синең тугры колларың бит, ярдәм ит безгә! 1764 елның 20 февралендә чыгарылган, «Россия империясендә һәркем үз динен тотарга хокуклы», дигән указның көченә өмет тотып, шушы өметебезнең аклануына ышаныч белән калырга җөрьәт итәбез».
– Беләм мин ул прошениеләрне, Ишук әзи, миндә аның урысчасы да бар! Аларны син генә түгел, меңләгән татар язган инде, әмма әле берсенең дә җавап алганы юк.
– Менә шул җавап килгәнче безгә тимәсеннәр инде, бәлки яхшы җавап килер, ак падишаһ татарларга үз диннәрен тотарга рөхсәт итәр!
Якуб атакай моңа җавап бирмәде, ул дөресен әллә белми, әллә белеп тә әйтәсе килми иде. Ә дөреслек шуннан гыйбарәт: татарларның бу үтенечләре башта Изге Синодның обер-прокуроры, князь Мещерскийга бирелә, аннан Изге Синод дигәннәре карар чыгара, татарларның үтенече кире борыла, аларга христиан диненнән чыгу тыела. Ул гына да түгел, заманында көчләп чукындырылган татарларны христиан динендә, чиркәү карамагында саклап калу өчен, өр-яңа юллар эзли башлыйлар, җәза алымнары белән бергә үгет-нәсихәт юлына да басалар. Шул нисбәттән, христиан дине китаплары татарчага тәрҗемә ителә һәм бушка таратыла, авылларга татарча белгән попларны җибәрә башлыйлар яки керәшеннәрнең үз араларыннан шундый дин әһелләре әзерлиләр. Якуб атакай да Зөя чиркәү мәктәбендә махсус укытылып, керәшен татарлары арасына эшләү өчен кайтарылган әзерлекле белгеч иде, шушы як кешесе. Ул ак патшаның да, чиркәүнең дә татарларга үз диннәренә кайтырга беркайчан да рөхсәт бирмәсен белә, башлары белән таш диварга бәргәләнгән милләттәшләрен кызгана, аларга үзенчә ярдәм итәргә тырыша иде. Әмма аның ярдәме күп очракта керәшенлектә калуга өндәүгә кайтып кала... Бу юлы да ул үзенә тугры булып калды.

 

Романның дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.

 

"КУ" 7, 2018

Фото: pikabu.ru

Теги: роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев