Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)

– Кичәбезнең музыкаль өлешен менә шушы иптәш хәзерләде инде, – дип, Усманов кунакны Сәйдәш янына алып килде. Горький концерт башында ук оркестр чыгышыннан соң Салихны сәхнәгә менеп котлаган иде инде. Бу юлысында ул аны кочаклап ук алды. – Татар симфоник музыкасы туып килә! Булдырасыз, егетләр! – диде кунак. 

(Әсәрне башыннан укыгыз)

13

1927 ел татар тормышына зур яңалык алып килде. Октябрь инкыйлабының ун еллыгы көнне Татарстанда радио сөйли башлады. Татарстанда радио ачылу Шамил Усманов шәхесе белән бәйле. Әле инкыйлабка хәтле үк большевиклар партиясенә кергән ялкынлы революционер, гражданнар сугышы комиссары, каһарман сугышчы, язучы, җәмәгать эшлеклесе егерменче елларга кергәч үк радио белән кызыксына башлый. Радио эшләрен алып бару өчен Татар дәүләт академия театры урнашкан «Мәдәният йорты»нда бер кысан гына бүлмә бүлеп бирелә. Радиостудия моңа кадәр театр тирәсенә тупланып, төрле очрашуларын үткәргән язучыларны, мәдәният, сәнгать кешеләрен берләштерүче үзәккә әверелә.

Радио оештыру эшләре башланган көннәрдә үк Салих Сәйдәшев Шамил Усманов белән очраштылар. Бу күптәнге танышларның, дусларның очрашуы иде. Салих Шамил Усманов комиссары булган Төркестан фронтында хезмәт иткәндә, алар еш очрашалар иде. Командарм Фрунзеның уң кулы булган комиссар Шамил Усманов Татбригада сугышчыларының рухын күтәрү буенча эш алып барганда, хәрби оркестрның җитәкчесе булган Салих Сәйдәшев белән тыгыз элемтәдә торды ул елларда. Аннан соң Оренбургка да Салих Шамил Усмановның тәкъдиме белән барды һәм анда да, оркестр оештырып, Шәрык музыка мәктәбенә җитәкчелек итте. Һәм менә Казанга әйләнеп кайтып, бөтен көчен, ихласын радио оештыруга багышлаган язучы беренче тапшыруларыннан ук радиода музыканың зур әһәмияткә ия икәнен аңлап алды. Радиоконцертлар оештыруда үзенә иң зур ярдәмче нәкъ менә Салих Сәйдәшев булырга мөмкинлеген төшенгән Шамил Усманов әле радио эшли генә башлаган көннәрнең берендә әдәби тапшырулар редакторы Исмәгыйль Усманов белән Салих Сәйдәшевне үзенә чакырып кертте.

– Котлыйм, егетләр! Зур эш башладык. Халык безнең эшкә ышана, көн саен дистәләрчә хатлар килә, – дип, Усманов өстәлендә яткан бер өем хатка күрсәтте. – Радио эше ул – иҗади эш. Монда без язучылардан, артистлардан, җырчылардан, музыкантлардан башка эшли алмыйбыз. Килгән хатларга җавап итеп җырлар тапшырырга кирәк. Халык радиога ышансын өчен хат язучыларның үзләрен чакырып, радиодан чыгыш ясатырга кирәк. Без радиодан көне буе сөйләп тора алмыйбыз, Мәскәү радиосы алып барган тапшыруларны өзеп, көннең билгеле бер вакытында гына эфирга чыгарга рөхсәт бирелә. Менә шул чакта җырчылар турыдан-туры эфирга чыкса, килгән радиотыңлаучыларның үзләренә сүз бирсәк, шуннан да яхшысы булмас. Ә син, Салих дускай, радионың музыкаль редакторы вазифаларын үз өстеңә алсаң, әйбәт булыр иде. Бөтен музыкантлар, артистлар, җырчылар синең күз алдында, синең кулдан үтә, кем әйтмешли.

– Минем бит, Шамил абый, театрда эшем бар.

– Театрда көне буе эшләп утырмыйсыз бит. Тапшырулар да көне буе бармый. Эфир вакыты җиткәнче чыгыш ясаучыларны әзерләп куярга мөмкин. Аннары, радиоспектакльләр җибәрергә була эфирга. Театр спектаклен турыдан-туры трансляцияләргә дә мөмкин.

Салих беркайчан да, беркемнең дә тәкъдимен кире кага белми торган йомшак кеше иде. Бу юлы да ул Усмановның сүзенә каршы килә алмады, сүзсез генә баш кагып риза булды. Инде мәсьәләне хәл ителгән дип санап:

– Шамил абый, – дип, сүзгә Исмәгыйль Усманов кушылды. – Студия бүлмәсе бик бәләкәй. Студияне театр фойесына күчерсәк ничек булыр икән?

– Ә нәрсә, бик әйбәт фикер! Спектакльләрне дә шуннан трансляцияләргә уңайлы булачак.

– Тагын бер тәкъдим бар, – диде Исмәгыйль. – Чыгыш ясаучыларны тәкъдим итәр өчен диктор штатын булдырырга кирәктер. Көн хәбәрләрен укыр өчен дә әйбәт булыр иде диктор штаты.

– Килешәм. Диктор ул инде текстны куелган яхшы тавыш белән укырга тиеш. Андый тавыш гадәттә артистларда инде. Берәр кандидатура бармы соң?

– Минемчә, артист булуы мәҗбүри түгелдер. Дикциясе әйбәт булса, дөрес итеп сөйләсә, грамотасы яхшы булса, шул җиткән дип саныйм. Язучылар арасында да бар андый иптәшләр. Алар сүзнең, әйтергә теләгән фикернең мәгънәсен артистларга караганда да яхшырак аңлап, тыңлаучыга җиткерә алачак дип, уйлыйм. Шундыйлардан, Гадел Кутуйга тапшырсак бу эшне, әйбәт башкарып чыгар иде шикелле.

– Яхшы. Килешәм. Чакырып сөйләшегез. Эшли башласын, – диде Усманов.

1917 елдан хәрби хезмәттә булган Шамил Усманов 1927 елда отставкага чыгып, Татарстан тамаша предприятиеләре идарәсе начальнигы һәм республика Халык комиссарлары Советының радиостанция төзү буенча махсус вәкиле итеп билгеләнгән иде. Шуңа күрә театр да, радиостудия дә тулысынча аның кул астындагы оешмалар булды. Бер үк вакытта ул актив язучылык эше белән дә шөгыльләнде.

Начальник белән сөйләшү тәмамлангач, Исмәгыйль белән Салих, студия бүлмәсенә чыгып, булачак тапшыруларның графигын һәм программасын төзергә керештеләр. Татарча тапшырулар өчен эфир вакыты әллә ни күп бирелми иде. Әдәби программалар белән концертларны чиратлаштырып төзү турында килештеләр.

Гадел Кутуй тәкъдимгә каршы килмәде. Киресенчә, ул кызыксынып китте. Бу елларда Кутуй «Кызыл Татарстан» гәзитәсендә штаттан тыш хәбәрче булып эшли, ягъни редакциягә килеп-китеп йөри торган вазифада гына иде. Гәзит өчен язган хроникасын радиодан укып, халыкка җиткерү өчен бер дигән форсат ачылып тора дип сөенде ул.

Радиода эшләү Сәйдәш өчен дә зур популярлык китерде. Аның моңа кадәр театрда гына яңгыраган әсәрләрен радио аша бөтен дөньяга тарату мөмкинлеге барлыкка килде. Ләкин, икенче караганда, радио аның эшен бермә-бер арттырды да. Хәзер репетицияләр, спектакльләрдән тыш радиотапшырулар өчен чыгышлар әзерләргә, артистлар белән аерым репетицияләр үткәрергә, чыгыш ясаучыларга үзенә аккомпанировать итәргә туры киләчәк иде. Элек җырчылар нотаны белмиләр дә иде диярлек. Бернинди дә нотага-мазар карап тормыйча, турыдан-туры тамашачыга җырлыйлар иде. Шуңа күрә Салих та җырчыларга аккомпанировать иткәндә нотасыз гына, көйгә үзе теләгәнчә импровизация ясап уйный башлады. Бу аңа көйне иҗади башкарырга, яңа әсәрләр иҗат итәргә мөмкинлеген арттыра иде. Ләкин радио Сәйдәшнең күп вакытын ала һәм аңа еш кына вакытын музыкага бөтенләй кагылышы булмаган нәрсәләргә сарыф итәргә туры килә иде. Шуңа күрә 1930 елда радиостудия башка бинага күчәсе дигәч, ул радионы никадәр яратса да, сөенде генә. Аның өчен театр иң кадерлесе иде. Биредә ул үз оркестрын оештырды, дирижёрлык итте, әсәрләр иҗат итте, спектакльләргә музыкаль бизәлеш ясады, театр дөньясында үз жанрын тудырды – музыкаль драма жанрын.

1928 елда Казанга Максим Горький килеп китте.

Халык җәйге каникуллардан кайтырга өлгермәгән иде әле. «Мәдәният йорты»нда беркем юк. Радиостудиядә эшләүче бер-ике кеше йөри. Театрда әлегә эш юк дип, Салих та берничә көнгә ял алып, Кызыл Байракка киткән иде. Анда ул җизнәсенең ни эш белән шөгыльләнеп ятуын күрер өчен гел баргалап тора. Бигрәк тә җәй көннәрен шунда үткәрергә ярата торган иде. Театрның профсоюз оешмасы тырышлыгы белән анда артистлар өчен дә берничә йорт төзетте Шиһап җизнәсе. Бу юлы да Хәким Сәлимҗанов, Таҗи Гыйззәт, Мөхәммәт Яушев белән өчәүләп Идел ярындагы Кара күлдә балык чирттерәләр иде. Салихны эзләп көндезге пароход белән Кызыл Байракка Исмәгыйль Усманов килгән. Балыкта икәнен әйткәннәр дә, әлсерәп-сусап, манма тиргә батып, күл буена килеп җиткән.

– Уф, хәлдән тайдым! – ди бу. – Көчкә эзләп таптым.

– Әйдә, кая кармагың? Балык шәп чиртә, – диде Мөхәммәт, сулуы капкан Исмәгыйльне күреп. – Ял итәрсең бераз. Югыйсә ут капкандай әлсерәгәнсең.

– Әлсерәрсең дә. Әйдәгез, сезне алып кайтырга килдем. Усманов җибәрде.

– Ни булган инде тагын?

– Бүген алып кайтып җиткер Салихны, диде. Максим Горький килә, ди, Казанга. «Мәдәният йорты»нда җәмәгатьчелек белән очрашырга тиеш, ди. Махсус концерт күрсәтелергә тиеш, ди. Очрашуны да, концертны да радиодан трансляцияләргә кушылган.

– Ә мин нишләргә тиеш? Бөтен халык ялда. Кайсы кая таралышкан. Берничә төркем гастрольдән кайтмаган, кемнәрдер ял итә, дачаларда. Кызыл Байрактагыларны җыеп алып кайтырбыз инде, – диде Салих.

– Нәрсә, шулай ашыгыч рәвештә кайтып җитәргә куштымыни?

– Әйтәм бит, бүген үк табып китер, диде.

– Гаҗәп икән. Мин бит монда үзем генә түгел, Шиһап җизниләрнең өч баласын ияртеп җибәрделәр.

– Балаларны караучы табылыр. Әниләре бардыр. Әйдә, җыен, киттек, – диде Исмәгыйль, алга таба карышып торырга сүз калдырмыйча.

Таҗи белән Мөхәммәткә дә кармакларын җыеп, Салих белән бергә кайтып китәргә туры килде. Салих Кызыл Байракта ял итүче тагын берничә артистны һәм язучыны Казанга кайтырга чакырды.

Аларның кайтканын «Мәдәният йорты»нда ут йотып, Шамил Усманов үзе көтеп тора иде. Ул кул биреп исәнләште дә Салих белән Исмәгыйльне шунда ук үз кабинетына алып кереп китте.

– Бик җитди эш килеп чыкты, егетләр, – дип башлады ул сүзен.

– Белдек инде, – диде Салих.

– Маяковскийдан ким булырга тиеш түгел олы кунакны каршылау. Җәй башында Казанга Владимир Маяковский килеп киткән иде. Ул да «Мәдәният йорты»нда язучылар, җәмәгатьчелек белән очрашты. Анысында артистларны әллә ни җикмәгәннәр иде. Шамил Усмановның үзенә йөгерергә туры килде килүен. Шулай да язучыларның ТАПП оешмасы җитәкчесе Кави Нәҗми йөрде күбесенчә Маяковский тирәсендә. Ә артистлар, музыкантлар кунакка хөрмәт күрсәтүдә әллә ни катышмадылар.

– Монысы алай гына булырга тиеш түгел, – диде Усманов. – Бу юлы зур концерт әзерләргә кирәк булачак. Концертны да, халык белән очрашуны да радио аша трансляцияләүне сорыйлар Мәскәүдән.

– Мәскәүдән үкмени?

– Шуңа күрә бөтен өмет синдә, Салих дускай.

– Кайчанга кирәк инде бу?
– Вакыт калмаган шул. Тагын биш көннән. Ә син, Исмәгыйль дус, Кави белән элемтәгә кер. Язучылар белән берлектә Горькийны пароходтан каршы алуны оештырырга кирәк. Бөек пролетар язучысының Казанга килүен матбугатта да матур итеп яктыртканда начар булмас иде. Матбугат йортына барып, иптәшләр белән сөйләшүне үз өстемә алам.

– Яхшы.

– Яхшы булса, таралыштык, эшкә!

Усманов кабинетыннан чыгуга, Салих театр ягындагы үз бүлмәсенә кереп, концерт программасын төзи башлады. Дөрестән дә, Казандагы бөтен концерт ише чаралар, әдәби-музыкаль кичәләр соңгы вакытта гел «Мәдәният йорты»нда үткәрелә башлаган иде. Радиода тапшырыла торган концертлар да Сәйдәш кулыннан үтә, ул барлык җырчыларны да белеп тора, барысы да репетицияне аның белән ясый. Шуңа күрә Усмановның Сәйдәшевкә мөрәҗәгать итүе тиккә генә түгел иде.

Салих чама белән бер сәгатьлек программа әзерләде. Шуннан да артыкка сузарга ярамый иде. Әле бит Горькийның үзенең дә чыгыш ясыйсы бар. Аннары язучыларның чыгышлары. Әдипнең җавап сүзе булырга мөмкин. Җәмгысы ике сәгатьлек булса, хәттин ашкан.

Усманов программа белән үзе танышып чыкты. Барысы да әйбәт, уйланылган дип, Салихны мактады, рәхмәт әйтте. Аннары репетицияләр үтте. Һәр җырчы, музыкант эшкә җаваплы карады.

Иртәгә кунак килә дигән көнне генераль репетицияне дә Усманов үзе карады.

Һәм менә, ниһаять, Горький киләсе көн җитте. Бу көн бөтен Казан халкы өчен бәйрәмгә әверелде. Усия тирәсе пароход каршыларга төшкән халык төркемнәре белән тулды. Извозчикларга да эш булды. Халыкны ташып кына тордылар. Пароходны махсус комиссия каршы алды. Менә ерактан зур ак пароход килгәне күренде. Пароходның өске палубасында башына ак кепка кигән, инде табигать көзгә авышып барса да, җиңелчә, җәйге ак күлмәктән генә киенгән озын буйлы кеше карап торганын күргәннәр:

– Әнә, үзе! Әнә ул безнең кадерле язучыбыз! – дип кычкырыша-кычкырыша, пристань янына сөрлектеләр.

Пароходка кунакны каршы алучы комиссия әгъзаларын гына керттеләр. Менә бераздан каршылаучыларның һәм алардан бер башка диярлек биек күренгән кунакның чыкканы күренде. Горький трап буйлап пристаньга чыгып баскач, җыелган халык алдына килеп:

– Исәнмесез, кадерле казанлылар! – дип исәнләште. Пристаньдагылар аңа:

– Исәнмесез, Алексей Максимович! Хуш килдегез! – дип кычкырып җавап бирделәр.

– Казан – минем өчен кадерле шәһәр. Биредә минем яшьлегем үтте! Биредә минем беренче университетларым үтте! Тормыш университетларым! Мин Казан халкын бик яратам! Шуңа күрә менә утыз җиде елдан соң тагын сагынып, ашкынып, сөекле Казанга кайттым! – дип, Горький кыска гына нотык тотып алды. Аннары алгы рәттә басып торучылар белән берәм-берәм кул биреп күрешеп чыкты.

Кичен Татар дәүләт академия театрының тамаша залы халык белән шыгрым тулы иде. Анда да халыкны бары тик чакырулар белән генә керттеләр. «Мәдәният йорты»на керергә теләүчеләр урамда өелешеп калды. Кичә симфоник оркестр башкаруында «Зәңгәр шәл» музыкаль драмасының беренче актыннан вокаль-хореографик сюита белән башланып китте. Бу номерны халык аягурә басып, бик озак алкышлады. Салих Сәйдәшевне кат-кат сәхнәгә чыгарып, бик озак кул чаптылар. Дирижёрны Горький үзе дә чыгып котлады, кулын кысты.

Беренче булып олы кунакны котлап, Шамил Усманов чыгыш ясады. Аннары Кави Нәҗмигә, аның артыннан Галимҗан Ибраһимовка сүз бирелде. Горький Ибраһимовны шәхсән белә икән, сәхнәдә ул аның белән кочаклашып күреште. Алар үзара да кыска гына сөйләшеп алдылар. Галимҗан үзендә кабаттан үпкә авыруы башлануын, чирләп китүен әйтте.

– Сиңа Кырымга барып дәваланырга кирәк, – диде Максим Горький. – Мәскәүгә кайткач, хәл итәрбез. Нык бул. Син безгә кирәк. Син әдәбиятка кирәк, – дип, Галимҗанның кабат кулын кысып, сәхнәдән залга озатты.

Аннары чыгыш ясар өчен Гадел Кутуйны сәхнәгә чакырдылар. Аның кулында «Авыл яшьләре» журналының соңгы саны иде. Журналны махсус Горькийга багышлап чыгарганнар икән. Ни арада өлгерткәннәр, журналның тышкы битенә Горькийның рәсемен дә урнаштырганнар иде.

– Алексей Максимович! Татар яшьләре сезне тәбрикли. Журналыбызның нәүбәттәге санын сезгә багышлап чыгардык, – диде Кутуй, һәм журналны әдипнең үзенә тапшырды. – Без биредә сезнең килү уңаеннан «Песня о Буревестнике» дигән хикәягезне татарчага тәрҗемә итеп бастырдык, – дип өстәде.

Горький да бурычлы булып калмады, журналны ачып битләрен караштырды да, үзе белән ияреп сәхнәгә чыккан улы Алексейның кулына тоттырып, аннан «Мои университеты» дигән китабын алып, Кутуйга язып бүләк итте.

Котлаулардан соң Горькийның үзенә сүз бирелде. Халык аны һәр җөмләсе саен алкышларга күмеп тыңлады.

Горькийдан соң очрашуның концерт өлеше башланды. Беренче булып, сәхнәгә Мохтар Мутин чыгып, зур героик пафос белән татар телендә пролетар әдипнең «Давыл хәбәрчесе турында җыр» дигән әсәрен сөйләп, Горькийның күңелен күрде. Аннан соң шагыйрьләр Кутуй, Туфан, Такташ, Әсгать Айдар чыгып шигырьләрен укыдылар.

Шагыйрьләрдән соң музыкаль өлеш башланды. Әледән-әле җырчылар чыгып, барысы да симфоник оркестрга кушылып, күтәренке рухтагы җырлар башкардылар. Горькийга аеруча Асия Измайлованың җырлавы ошады булса кирәк, аның чыгышыннан соң әдип сәхнәгә чыгып, җырчыга кул тамгасын салган китабын бүләк итте.

Концерттан соң җавап сүзе белән сәхнәгә кабат Алексей Максимович үзе чыкты. Ул үзен хөрмәтләп ясаган чыгышлары өчен барысына да зур рәхмәтләрен җиткерде. Очрашудан канәгать калуын әйтте.

– Дары мичкәсендә дары бетмәгән икән әле! – дип тәмамлады ул сүзен.

Кичә тәмамланганнан соң Шамил Усманов Горькийны сәхнә артына алып керде. Әдип анда артистларга, музыкантларга тагын бер мәртәбә рәхмәтләрен укыды.
– Кичәбезнең музыкаль өлешен менә шушы иптәш хәзерләде инде, – дип, Усманов кунакны Сәйдәш янына алып килде. Горький концерт башында ук оркестр чыгышыннан соң Салихны сәхнәгә менеп котлаган иде инде. Бу юлысында ул аны кочаклап ук алды. – Татар симфоник музыкасы туып килә! Булдырасыз, егетләр! – диде кунак. 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07,2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев