Логотип Казан Утлары
Роман

АРТЫК КЕШЕЛӘР (роман - эссе)

Салихны эшеннән чыгарып аттылар. Тагын ике елдан илле тула. Таҗи Гыйззәт белән егерме ел элек куелган «Наёмщик»ны яңадан карап, яңартып чыгарырга дип, җиң сызганып эшләп йөргән көннәре иде.

Беренче бүлек

Салихны эшеннән чыгарып аттылар.

Тагын ике елдан илле тула. Таҗи Гыйззәт белән егерме ел элек куелган «Наёмщик»ны яңадан карап, яңартып чыгарырга дип, җиң сызганып эшләп йөргән көннәре иде.

Бу көнне эшкә килгәч, барысы да аның белән гаепле кеше кебек, ничектер уңайсызланып сөйләшәләр төсле тоелды. Үзе белән бер бүлмәдә утырып эшләүче Баян да, рәссам Ибәтуллин да, аның белән күрешкәндә, кулларын кыенсынып кына суздылар.

– Салих абый, ишек төбендәге белдерүләр тактасына күз төшермәдегезме? – диде Баян.

– Юк болай. Ә нәрсә? Премия язганнар мәллә, бәгырь? Өченче көнге спектакль турындагы докладым өчен.

– Язганнар, ди. Язарлар, бар. Өстән боерык төшкән: штат кыскарту турында.

– Кемне кыскартканнар? Контюковны мәллә? Бер дигән артист, артист булып кына эшләсен, йөрмәсен директор булып, дигәннәрме? Югыйсә берзаман кергән бу минем янга. «Синең барабанчың гел шулай бер-ике мәртәбә генә кагып утырамы анда барабанына?» – дип сорый. Шулай гына, дигән идем, алайса, иртәгә барабанда утырырга мине генә чакырырсың. Йөрмәсен анда ыштан туздырып. Штатын кыскартырга кирәк», – ди.

– Кыскартканнар анда. Барабанчыны да кыскартканнар. Дирижёрын да...

– Ничек? Музыкасыз спектакль була микәнни?

– Була икән шул менә... Исең китмәсен, кыскартылучылар арасында Таҗи дустың да бар.
– И бәгырь. Әле генә сөенә-сөенә «Чын мәхәббәт»не чыгарган идек ләбаса. Моннан соң куелмас микәнни инде «Чын мәхәббәт»? Ничә җыр гына бар иде бит анда.

– Кайгырма, Салих абый, җырларлар. Сездән башка да.

Салих «һе» дип кенә куйды да коридорга чыгып китте. Баян баярак кына профком кабинетында булган сөйләшү турында искә төшерде. Партия өлкә комитетының беренче секретаре Зиннәт Ибәтович Муратовның үз имзасы белән Татар театрында музыка секторын бетерү турында әмер төшкән иде. Баян Гыйззәтуллин – театрның партия оешмасы секретаре. Бөек Ватан сугышында катнашып, аннан соң тагын бер ел армиядә хезмәт итеп, Казанга кайтып төшкәннән соң, Камал театрының әдәби бүлек мөдире булып эшкә урнашкан яшь коммунистны театрның партия оешмасын җитәкләргә билгеләп куйганнар иде. Партия өлкә комитеты фәрманын профкомнан, директор белән режиссёрлардан башка гына хәл итеп булмый, әлбәттә. Ул башта бу хакта баш режиссёр Ширияздан Сарымсаков белән сөйләште.

– Эшнең шуңа таба баруын чамаларга була иде инде, – диде Ширияздан Мөхәммәтҗанович. – Салих абыйны гына түгел, Таҗи Гыйззәтовны да кыскартырга дигән фәрман бар. Анысын, рольләре аз дигән сылтау белән кыскартырга, диелгән. Быел бигрәк тә каныктылар аларның икесенә дә: Салихка – Композиторлар союзында, Таҗига – Язучылар союзында. Театрны музыкадан башка ничек күз алдына китерә торганнардыр ул обкомда?.. Мин белмим.

– Нишлибез соң, Ширияздан абый? Үзләренә әйтергә кирәк булачак бит бу хакта.

– Аларга гына түгел. Бөтен коллективка игълан итәргә кирәк булачак. Әйдә, керик Кәнтүк янына. (Алар директор Гомәр Контюковны үзара шулай атап йөртәләр иде.) Габдулла белән Хөсәенне дә чакырыйк. Режиссёрлар бит, всүтеки.

Бу яңалык алар өчен дә шок иде. Барысы да аптырашта калдылар. Ләкин обком карарына каршы килеп булмый. Анда яхшы беләләр, обком бит ул! Театр музыка бүлегеннән башка да эшли ала. Һичшиксез җырлы булырга тиеш түгелдер спектакльләр, дигәннәрдер. Чынлап та, музыкаль драма театры аерым булырга тиештер, бәлки.

Сүз күп булды профкомда. Сүзне түгәрәкләп, Ширияздан Сарымсаков:

– Дөнья күрсәтер. Иптәш Контюков, син – директор. Администрация карарын сиңа чыгарырга туры киләчәк. Таралышыйк, – диде.

– Ә, юк, егетләр. Мин өстемә ала алмыйм бу мәсьәләне. Профком белән парткомга үзләрен чакырып сөйләшик. Бергәләп җиткерик бу яңалыкны аларга, – диде ул шунда, аптыраган кыяфәт чыгарып. – Салих абый партия әгъзасы түгел бит. Монда администрация карары турында сүз бара, – дип каршы төште Баян, шулай ук авырлыкны үз өстенә алырга теләмичә.

– Алайса, болай итик, егетләр: «Партия өлкә комитетының Татарстанның Совет композиторларлары һәм язучылары Союзлары карары нигезендә театрның музыка секторы мөдире Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевне һәм артист Таҗетдин Кәлимулла улы Гыйззәтовны эштән кыскартырга», дигән боерык чыгарырга һәм белдерүләр тактасына элеп куярга, – диде Сарымсаков.

– Без аларны урамга куып чыгара алмыйбыз, иптәшләр. Штатлары кыскартылган очракта да, аларга яңа эш тәкъдим ителергә тиеш, – диде Контюков.

– Кем кыскарту идеясе белән чыккан, шулар эшен дә табар.

– Анысын инде үзләре карарлар. Без аларның хезмәт кенәгәләренә «Сәнгать эшләре буенча комитет карамагына театрдан эштән кыскартыла», дип язып куйсак, шул булган.

– Ә кем кул куя?

– Кем булсын, син инде. Син бит директор.

Сарымсаковның шушы сүзе сөйләшүгә нокта куйды. Театр халкы эшкә килгәләгәнче, боерыкны машинкада бастырып, белдерүләр тактасына элеп тә куйдылар.

Салих боерыкны укыды да, ни дияргә дә белмичә, беркавым баскан урынында каккан казык кебек катып калды.

«Нинди миһербансыз бу дөнья! Бер аның белән генә рәхимсез кылана. Гомере буе шулай булды. Ни өчен аның белән генә шулай килеп чыга? Кем каргады икән аны? Нинди каргышлар төшә икән соң аның башына? Сөеп, яратып өйләнгән хатыны Валентинасы үлде. Икенче хатыны хыянәт итте. Уллары Рәләф, Эмиль вафат булдылар. Әтисе урынына калган җизнәсе Шиһап, «халык дошманы» дип, төрмәгә утыртылды. Шамил Усманов, Кәрим абыйсы Тинчурин, Фәтхи Бурнаш дусты «халык дошманы» дип атып үтерелделәр. Инде менә Таҗи дусты белән икесен эшләреннән кыскарталар, урамга куып чыгаралар. Шулкадәр үк кирәксез, артык кешеләрмени соң алар бу тормышта?»

Башын авыр уйлар өермәсе биләп алган Салих бүлмәгә кире кереп, берсенә дә бер сүз дә әйтмичә генә, тумбочка өстендә яткан бүреген алып, башына киде. Аннары дивар буенда моңаеп торган кебек күренгән пианиносының капкачын ачты һәм баскан килеш кенә бармаклары белән клавишалар өстеннән йөгереп узды. Урындыкка утырды да күңеленә килгән көйләреннән импровизация уйный башлады. Боларның берсе дә, әле Баянга да, Ибәтуллинга да таныш түгелләр иде. Салих сүзсез генә берничә минут уйнагач, урыныннан торып, өстәле читендә торган ноталар сакланган сандыгын ачып карады. Анда инде берничә елдан бирле театр репертуарында барган спектакльләргә язылган музыка ноталары ята иде. Барысы да аның үз көйләре. «Моннан соң беркемгә дә кирәге юк инде боларның, дип уйлады ул. Алып кайтып китәргә микән? Үзенә дә кирәк түгелләр бит инде хәзер. Калсыннар шунда. Кирәк дип тапмасалар, җыештыручы чүплеккә чыгарып ташлар әле».

– Йә, егетләр. Төрле чакларым булгандыр, гаеп итеп калмагыз. Сау булыгыз, – диде дә, чөйдән пәлтәсен алып, Салих ишеккә таба атлады.

– Кергәләп йөр, Салих абый, – диде Баян.

Салих дәшмәде. Аның күңеле тулган, сүз әйтсәм елап җибәрермен, дип уйлады да чыгып китте. Чыкса, белдерүләр тактасы янында башын кашып, Таҗи Гыйззәт басып тора иде. Ул Салихны күрде дә ышаныргамы, ышанмаскамы бу игъланга дигән кыяфәт белән:

– Укыдыңмы, Салих, бу боерыкны? – дип сорады.

– Укыдым, бәгырь. Беренче апрель шаяртуы дияр идем, әле мартның уналтысы гына. Әйбәт шаяртканнар анда безнең өстән, – диде Салих.

– Әйдә, керик әле Кәнтүк янына. Дөрес түгелдер бу.

– Кердең ни дә, кермәдең ни, кулын куйган, боерыгын раслаган, тагын ни кирәк? Әйдә, киттек урамга. Синең белән миңа монда бернинди эш тә калмаган.

– Ничек инде? Ничек инде калмаган? «Наёмщик»ны быелгы планга керттеләр бит. Бездән башка гына чыгарырлар микәнни? Әле күпме эшлисе бар. Өр-яңадан сөреп чыгасы...

– Әйдә, киттек. Үзләре беләләрдер.

Шулай диде дә Салих урам ишегенә юнәлде. Аптыраган Таҗи да аның артыннан иярде. Урамга чыккач та алар беравык ни эшләргә, кая барырга белмичә, аптырап басып тордылар. Өйләренә кайтып китсәләр, анда ни эшләсеннәр? Хатыннарына ни дип әйтерләр? Болай театр ишеге төбендә дә басып торып булмый.  

– Киттек Кекинга.

– Миндә акча юк бит.

– Миндә бар дип беләсеңме?

– Алай булгач, нәрсә кибеткә дәшәсең?

– Син кем?

– Таҗи.

– Ә мин – Сәйдәш. Тәк што, без бит үзебез байлык!

– Булырсың байлык. Урамга себереп түккәннәр әнә, потың бер тиен. Болай да зарплатаң йөз сумга тулмый дип зарланып йөри идең.

– Шулай буласы билгеле иде инде. Әле узган атнада гына Союзыгызда тетмәңне теттеләр дигән идең бит. Менә шуның нәтиҗәсе инде бу.

– Булды инде, бөтен җонымны җолкып бетерделәр.

– Әйдә киттек, сөйләрсең, – диде дә Салих Кекин йортына таба атлады.

– Безгә әллә ни күп кирәкми, берәр кружка сыра булса, шул җиткән.

Алар кесә төбендәге тиеннәрен санап, берәр кружка сыра алдылар да тәрәзә буендагы иң читтәге өстәл янына барып утырдылар. Кибеткә кергән-чыккан барысы да аларны яхшы белә, әледән-әле исәнләшеп, баш кагып, кайсылары хәлләрен сорашкалап, яннарында үтеп-сүтеп йөрде. Эштән кыскартылуына Сәйдәштән ныграк гарьләнгән Таҗи, күңеле нечкәреп, Язучылар союзында булган җыелыш турында сөйләргә тотынды.

– «Чын мәхәббәт» авызларын томалар дип уйлаган идем. Ничек кабул итте бит халык! «Изге әманәт»тән соң безнең өчен зур җиңү иде инде бу. Бик исләре китте. Көнчелек харап итә бугай безне. Көнләшәләр. «Изге әманәт»не дә ничек яратканнар иде. Аннан соң ничек бетереп ташладылар шул кабих көнчеләр.

Таҗи Гыйззәтнең 1944 елда Салих Сәйдәшев белән бергәләп чыгарган «Изга әманәт» драмасы башта тәнкыйтьчеләр тарафыннан яхшы кабул ителсә дә, партия Үзәк Комитетының шул елның августында чыгарылган «Татарстанда сәяси пропаганда эшенең куелышы турында»гы карарыннан соң, Мәскәү алдында яхшатланып, таләпчәнлекне көчәйтәбез дигән булып, язучыларның әсәрләренә, театрларның репертуарында уңышлы гына барган барлык спектакльләргә дә ревизия башлана. Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал», Таҗи Гыйззәтнең «Изге әманәт», «Ялкын» спектакльләре, сәяси хаталары булу сәбәпле дип, театр репертуарыннан алып ташлана.

– Шул көнчеләрнең тырышлыгы аркасында илле яшьлегемне дә уздырмадылар. Синең илле яшьлегеңне дә уздырмаячаклар инде болар болай булгач, – дип көрсенде Таҗи, кружкасында яртылаш кына калып барган сырасын чөмереп.

1945 елның 15 сентябрендә Таҗи Гыйззәткә 50 яшь тулган иде. Шәриф Камалның вафатыннан соң, ул узган гасырда туган язучылар арасында иң өлкәне булып калган иде. Нәкый Исәнбәт, Гомәр Бәширов, Афзал Шамов кебек, өлкән дип саналган язучылар да, аннан биш яшькә кече булып, мөрәҗәгать иткәндә абый дип дәшәләр иде.

– Исең китмәсен, Таҗи абый, хикмәт яшьтә түгел, хикмәт үзеңнән соң кала торган эштә, хезмәттә.

– Барысы да шул Шәйхинең «Тартай арбасы»ннан башланды яңадан. Мескен үзенә дә каты эләкте инде. Партиядән чыгарып аттылар. Утыртып та куймасалар ярый тагын, – дип, Таҗи, Шәйхи Маннурның былтыр «Совет әдәбияты» журналының дүртенче санында чыккан шигыре уңаеннан булып алган гауга хакында искә төшерде. – Тәнкыйтьчеләрнең сәяси уяулыгы белән бу шигырь сәяси яктан зарарлы дип табылды. Монда да редколлегия әгъзалары булып торучылардан партия Өлкә Комитетының идеология буенча шөгыльләнүче вәкиле Камил Фасеев та, Язучылар союзы җитәкчесе Әхмәт Ерикәй дә, Союзның партия оешмасы секретаре Кави Нәҗми дә судан коры чыктылар. Журнал редакторы Газиз Иделле корбан булырга тиеш дип табылды да, тагын бер гаеплене эзләргә керештеләр. Ә ул редколлегиядә драма әсәрләре өчен җаваплы кеше Таҗи Гыйззәт булып чыкты. Берүзен журналның редколлегиясеннән чыгарып ташладылар.

– Редколлегиядә поэзия буенча җаваплы Әхмәт Ерикәй дә, «Язгы җилләр» романын язганчы шагыйрьләр рәтендә йөргән Кави Нәҗми дә гаепле түгелләр икән. Таптылар бер йомшак кешене! – дип үртәлде Таҗи. – «Чын мәхәббәт» тә, «Изге әманәт» шикелле корбан буласы иде, әле ярый Мәскәү Язучылар союзы идарәсе секретаре Сафроновка укыткан идем, бәхетемә! Бик яхшы отзыв язып җибәрде безнең Өлкә Комитетына. Ых та итмәделәр. Котлары очып тора Мәскәү сүзеннән. Бер дигән спектакль килеп чыкты. Синең тырышлык белән, әлбәттә. Музыкасы да шәп булды. Ничек әйбәт бара!

– Менә шуның әйбәт баруы безгә зыян эшли дә инде, төшенәсеңме, Таҗи абый? – диде Сәйдәш. Ул үзенең кружка төбендә генә калган сырасының соңгы тамчыларын йотып куйды да: – Нәрсә, тагын берәрне кабатламыйбызмы? – дип сорады.  

– Зыян итмәс. Бүген ярый. Бүген зарплатаның калган өлешен бирергә тиешләр. Кереп алырбыз. Обходной тутырганнан соң кырык өч сумын бирербез дип әйттеләр, – диде Таҗи.

Алар тагын берәр кружка сыра китерттеләр.
– Бүген эштән кыскартылуыңның сәбәбе болар гына түгел бугай. Унынчы мартта нәрсә булды соң анда сезнең Союзда? – дип, Сәйдәш моннан берничә көн элек кенә Таҗи дустына каләмдәшләренең выговор чәпәүләре хакында искә төшерде.

– Тагы да шул партком үчле. Кырык өченче елдан бирле килә инде ул. Мин Язучылар союзының җаваплы секретаре булган чаклардан бирле. Сөйли башласаң, озакка китә. Менә шул парткомның моннан өч ел элек миңа яла ягып язган мәкаләсе буенча Өлкә Комитетына хат юллаган идем, «Изге әманәт» турында язган мәкаләсе уңаеннан тиешле бәя бирүегезне үтенәм», дип. Хатны Язучылар союзына төшергәннәр. Унынчы мартта Союз партия оешмасының бюро утырышына чакырдылар. Көн тәртибендә: «Коммунистлар Юнысов һәм Гыйззәтовларның иҗади һәм шәхси эшләре буенча хисаплары», дигән мәсьәлә. Юнысов дигәне – Әхмәт Юныс, үз эшчәнлеге турында хисап тотты да, шуның белән вәссәлам. Галочка өчен генә куелган мәсьәлә. Икенче көн тәртибендә минем хат.

– Нәрсә булып бетте инде?

– Нәрсә булып бетсен. Күреп торасың – эштән сөреп чыгардылар. – Өлкә Комитетына шундый чара күрелде дигән җавап юллаячаклармы инде: эштән кыскартылды, дигән?

– Юктыр. Нинди җавап бирәсен табарлар. Хат буенча сөйләшүне миннән сорау алудан башладылар. Имеш, ни өчен мин Союз эшеннән канәгать түгел?

Мине объектив тәнкыйтьләмисез, дигән идем, тотындылар тагын да шул яла ягуга. Алдан хәзерләнгәннәре әллә каян күренеп тора. Үзем дә хата җибәрдем, илле яшьлек юбилеемны да үткәрмәдегез, дидем. Әхмәт Ерикәй торып басты да, бу объектив сәбәп түгел, бу шәхси нәрсә. Моның ише дәгъваләр белдереп Өлкә Комитетына хат язу – бала-чагалык, дип сөйләргә тотынды. Мин алай дип язмадым, сезгә генә әйтәм, дигәнне тыңларга да теләмәделәр. Шулай итеп, партком йомгаклау сүзендә: «Бүген бюро утырышының көн тәртибенә Таҗи Гыйззәт мәсьәләсен куеп ялгышмадык. Ул чынлап та тәнкыйтьне күтәрә алмый, бик авыр кабул итә. Соңгы вакытта ул үзенең иҗатында артта өстерәлә. Аның әсәрләре заман таләпләренә җавап бирми. Болар барысы да партбюро утырышы карарында чагылыш табачак», дигән чыгыш белән бюро утырышын тәмамлап та куйды.

Менә, эштән куылуымның бөтен сәбәбе шул.

– Һәй, бәгырь, Таҗи абый, Таҗи абый. Эштән куылуыбызның сәбәбен әйттем бит инде: ул – көнчелек. Аларның әсәрләре укылмый. Синеке әнә ничек җырлап бара! Менә шул эчтән яндыра аларны. Шул тынгылык бирми. Шуның өчен юк-бар сәбәп табып, юк итәргә телиләр. Төрлечә каһәрлиләр. Менә күрерсең, әле без синең белән эштән куылсак та, аларның эчләрен яндыра торган спектакльләр иҗат итәрбез. «Наёмщик»ны яңадан эшләп чыксак, быел ук халык егылып карый торган шедевр тудырачакбыз, Алла боерса!

– Булыр микән, Салих? Сине дә кыскарттылар бит, урамда калдырдылар. Икебез дә артык бит хәзер без бу җәмгыять өчен. Артык кешеләр.
 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 07,2023

Фото: unsplash

Теги: проза роман

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев