Роман рубрикасы буенча яңалыклар
-
12 март 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Иртәнге якта әле йокысы да ачылып җитмәгән спортчыларны Казан-Мәскәү поезды Муром каласына китереп җиткерде, җиткерде генә түгел, хәтта килеп җиттегез дип төшереп үк калдырды. Тренерлары Рашат Еникеев инде күптән аяк өстендә иде. Бер бүлектән икенчесенә чабып, шәкертләрен уятып йөрде ул. -
11 март 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Хәнифне тетрәтте бу фаҗига! «Менә ни өчен арыслан йөрәкле, курку белмәс Ринат агасы вакыт-вакыт сагыш утларының чоңгылына чума икән! Яралары телгәли икән бит аның йөрәген, ләкин ул аны беркемгә дә сиздермәскә тырыша иде. Чиксез хәсрәтне күтәреп йөрергә дә кирәк бит! -
10 март 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Хәниф, чәй тулы капчыгын күтәреп кайтканда, Ринат агасы турында уйлады. «Көче ташып торган, белемле, кыю, шул ук вакытта тәрбияле абзасының тормышында да нидер булган бит?! Нинди фаҗига кичергән икән соң соңгы айларда студент егеткә бик күп яхшылыклар эшләгән кеше?! Әлегә барысы да билгесез шул аңа! Ул бит кайчагында шундый тирән сагышка чума ки, андый чакта әйләнә тирәдәгеләрнең дә дөньялары караңгыланып киткән кебек була. -
6 март 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Хәнифнең август ае тулысынча әнисенең туган авылы Балчыклыда Мәүлетдин абыйсында үтте. Төн буе клубта гармун уйнап, кызлар биетеп, дуслары белән аралашып чыгып, тәүлегенә ике-өч кенә сәгать йокы тәтесә дә, абыйсы эндәшүгә сикереп тора иде. Үзе йөри, үзе әле һаман йокысыннан айнып җитә алмый. Кем гаепле соң? -
5 март 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
– Ну, җегетләр, рәхмәт, күптән болай рәхәтләнеп утырганыбыз юк иде. Хәниф энекәш, дөресен әйтим, сине беренче тапкыр күргәч, соры гына бер бәндә дип уйлаган идем. Талант иясе икәнсең бит! -
4 март 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Әлеге тәннәре төрле сурәтләргә бай өч ир-атның аңа карата мөнәсәбәтләре төптән үзгәрде. Карап торырга кырыс, кайчагында хәтта дорфа булып күренгән адәмнәрне Хәниф тә үз итә башлады. «Нихәл, артист энекәш», «булдырасың, молодец», «так держать, Ханиф братишка!» диюләре, егетне үсендереп җибәрә иде. -
3 март 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Хәниф күбрәк күрше киявенең хәрби формасына, киемнәренә кызыкты. Әй, кайчан булса да бер шундый сержант погоннары тагып кайтып төшәсе иде дә... Ларисалар, Лена, Машалар, Надеждалар муенына сарылыр иде. Сарылсалар, сарылмасалар да, Хәниф барыбер затлы, тәрбияле пионервожатый Гөлсинә кебек чибәр, шомырт кара чәчле татар кызына гына өйләнәчәк. -
28 февраль 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Шулай итеп Никита дәдәй, кыш буе әзерлек эшләре алып барып, ел саен ике-өч айга балык тотарга чыгып югала. Күрше абзыйның җыенуы шуннан гыйбарәт: ул искерә барган ипи телемнәрен киптерә. Аннан... -
27 февраль 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Баланың битен юдыртып, чиста тукыма белән уратып бәйләделәр. Никита бу хәлләрне ерткыч җанвар кебек капка ярыгыннан шыпырт кына карап, күзәтеп торды. Соңыннан теге кызыйга анасы бер таба конфетлар чыгарып бирде, җылы чәй эчертте. Үзенең дә бәреп чыккан күз яшьләрен алъяпкычына сөрткәләп: – Зинһар, рәнҗемәгез инде, зинһар, кичерегез инде шул зимагур малайны! – дип сөйләнде. -
24 февраль 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
– Шулай, шулай, ахирәт! Алма агачыннан ерак төшми диләр ул, – дип җөпләде хуҗабикә, ярарга тырышып. Резидә, теләр-теләмәс аларга ияреп кенә, арттарак килә иде. Ул нишләптер күңелсезләнеп калган, үз-үзенә урын таба алмаган кешегә әверелгән кебек. Җете кара күзләрендә сагыш та бар төсле. -
21 февраль 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Театр училищесында дәресләре бетүгә, шәкерт трамвайга утырып, Пләтән төрмәсе янында үз йортлары белән яшәүче Галимҗан агалары тарафына китеп барды. Техника дыңгырдаган тавыш астында уйга чумып, ничек Резидә туташны котлаячагын, муенсаны тагачагын күз алдына китерде. -
19 февраль 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Хәзер айга бер-ике тапкыр булса да, Ямканың тар урамын киңәйтеп җырлап кайтучылар пәйда булды. Тәрәзәләрдән гаҗәпләнеп карап калучылар ишәйде. «Кемнәр соң болар?» – дип сораучыларга: «Фәнзилә апаның йортында фатирда торучы артистлыкка укып йөрүче егетләр алар!» – дигән җаваплар беренче мәлне гел ишетелгәләде. -
18 февраль 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Таһир дусты белән алар Казанга күчеп килгәч таныштылар. Баштарак үзенең русча белмәвеннән шаяртып, мәзәк ясап көлеп йөргән әлеге озын буйлы, таза гәүдәле Төрекмән кушаматлы үсмернең, авыл гыйбады Хәнифнең көче ташып торганлыгы, гармунда да уйный белгәнлеге ачыклангач, мөнәсәбәте әкренләп кенә үзгәрә торды. -
17 февраль 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
– Борчылма, кызым, төнлә дә торып ашаттым, иртән дә бер тапкыр, рәхәтләнеп йоклый хәзер. Төренчекләрен дә юып элеп куйдым. Урыны җылыда, корыда! Әй, балакаем, яп-яшь башың белән шушы аяусыз һавада бала күтәреп юлга чыкмасаң! -
13 февраль 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
– Яхшы! Сиңа өйләнсен, алайса, мин каршы түгел! Тик синең якка борылып карар микән ул? – дип, кинәт рәнҗеп китеп барды. Үзе эченнән: «Торырга урыны, яшәргә акчасы юк, үз әтисе икенче хатын белән тора, тимеш! Мин аның әтисенә кияүгә чыкмыйм бит. Фатирсыз, имеш!» – дип, гарьләнеп, урам буйлап елап кайтып китте.