Роман рубрикасы буенча яңалыклар
-
21 май 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
– Ватандашларың, яшьтәшләрең ут эчендә янганда, карта уйнарга кирәк таптыңмы? Сугыш вакыты законнары белән, беләсеңме, нинди җәза тиеш сиңа?! – Ярар, ярар инде. Әйдәгез, егетләр, кузгалдык. Чынлап та, ярдәм итү кирәк, – дип, бер-бер артлы урыннарыннан кузгалды алар. -
19 май 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Зәкинең урманчы һөнәре алуы, әтисенең кул астына керә башлаганнан бирле төзелеш эшләрендә шактый тәҗрибә туплаган булуы монда да ярап куйды. Аны үзенә күрә бригадир сыман ясап, отделение командиры итеп тә билгеләделәр -
15 май 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Кулга алынган барча кешене ике кат чәнечкеле тимерчыбык белән уратып алынган мәйданга куып китерделәр. Каралты-кура юк, баш өстендә бары зәңгәр күк һәм йолдызлар гына. Ачык һавада, үләне тапталып беткән туфракны түшәк итеп, төн чыга алар хәзер. Ашыйм дисәң – ризык, эчим дисәң, су юк. -
13 май 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Хәбәрсез югалу – бер хәл, ул очракта әле аның табылуына, исән- сау әйләнеп кайтуына да өмет кала иде. Ә менә әсирлектә булу... Фашистлар әсирлегендә... Монысының җүнлегә түгеллеге һәркемгә билгеле. Шуның өстенә, иптәш Сталин бит, әнә, әсирлеккә эләгүне Ватанга хыянәт итүгә тиңли түгелме... -
11 май 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
– Су бирегез, су... Янам... – дип ыңгырашты яралылардан берсе. – Матвей, – дип, янәшәсендә торган мордва егетенең җилкәсенә кулын салды Зәки. – Бар әле, берәр савыт яисә чиләк табып, тиз генә су алып кил. -
10 май 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Тәки үзенекен итте бит Зәки. Хыялына иреште, имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, Лубян урман техникумына укырга керде. -
8 май 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ДӘВАМЫ)
Ул елларда, җиде классны тәмамлар алдыннан, бик тә четерекле сораулар килеп баса торган иде үсмерләр каршына: «Алга таба кая барырга һәм кем булырга?.. Эшкә урнашыргамы, укуны дәвам итү турында уйларгамы?..» -
6 май 2025 - 09:00
ПАРТИЗАН ЗӘКИ НУРИ (ӘДӘБИ-ДОКУМЕНТАЛЬ РОМАН)
«Парень, – диде ул. – Чынлыкта син бер сантиметрга озынрак идең, кәнишне. Баш редактор каршында үзеңне уңайсыз хәлгә калдырасым килмәде инде... Зәкинең дә күңеле булыр дидем. Менә шулай, парень, алдашырга туры килә кайчак... Тагын шуны әйтим дидем, ике уйлама, Зәки хәзрәт чакыра икән, күч син «Казан утлары»на. Үзең беләсең, әдәбият ул бөтенләй башка дөнья... Күч...» -
20 март 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның ахыры)
Ни генә булмасын, Хәниф кемнеңдер җитмәгәнлеген аңлап боргаланды. Халык арасыннан кемнедер эзләде. Инде вагонга утыргач та, тамбурга чыгып, халык көтүенә күз салды. Аның күзенә алсу плащлы, алсу береткалы берәү чагылып куйды. «Улмы, әллә бөтенләй башка кешеме?» Тик инде аларның юллары мәңгегә аерылып бара иде. -
19 март 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
...Ашыйсыларын ашап, эчәселәрен эчеп, карыннарында бер йотым, бер йөзем урнаштырырлык урын да калмагач, күпмедер вакытка тынып, дәшми-тынмый гына утырдылар. Диңгез дә давылланыр алдыннан тынып ала диләр бит, Резидә дә күңеленең бер чите белән нидер сизә, ниндидер көтелмәгән хәлләр килеп чыгар кебек тоела аңа.. -
18 март 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Ахыры кунак кызы аны ошаткан, озатып куям дигәч карышмады, киреләнеп маташмады, күрше кызы Рәмзиянең дә аңлатмалары җиткәндер, егетнең өченче курста укып йөрүен дә, боксчы икәнлеген дә чибәркәй белә иде. Үзе дә мәдәният институтының беренче курсына укырга кергән икән, күпмедер дәрәҗәдә коллегалар булып чыктылар. Шушы биюле кичәдән соң яшьләр аралаша башлады. -
17 март 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Күп еллар үткәч кенә, нинди мәгънәсез, тәрбиясез хат язып җибәргәнлеген аңлады ул. Тик аның әле өмете өзелмәгән иде. Элеккесе барып җитмәгәндер дип уйлап, шундыйрак икенче язманы юллады. Ләкин элеккечә җавап кына килмәде -
14 март 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Егетләр, бер сату ноктасыннан икенчесенә кереп, күчтәнәч җыйдылар. Татарстан казылыгы, тавыгы, Азиядән килгән лимон-мандарин һәм, әлбәттә, һәрбер татар өчен бик кадерле сый булган һинд чәе. Һәм шулар арасында егетнең Резидәгә дигән «Красная Москва» хушбуе да бар иде. -
13 март 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Ниһаять, орыш тәмам. Күз төбе күгәргән, иреннәре ярылган, тәне сыдырылган Хәниф, еш-еш сулыш алып, судьяларның игъланын көтә башлады. Рашат Еникеев: «Борчылма, син җиңдең! Хәзер сатлык судьяларның билгеләрен генә көтәсе кала! – дип, бит тирәләрендәге канны сөлге белән сөрткәләде. -
12 март 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Иртәнге якта әле йокысы да ачылып җитмәгән спортчыларны Казан-Мәскәү поезды Муром каласына китереп җиткерде, җиткерде генә түгел, хәтта килеп җиттегез дип төшереп үк калдырды. Тренерлары Рашат Еникеев инде күптән аяк өстендә иде. Бер бүлектән икенчесенә чабып, шәкертләрен уятып йөрде ул.