Хәчтерүш (романның дәвамы)
Күп еллар үткәч кенә, нинди мәгънәсез, тәрбиясез хат язып җибәргәнлеген аңлады ул. Тик аның әле өмете өзелмәгән иде. Элеккесе барып җитмәгәндер дип уйлап, шундыйрак икенче язманы юллады. Ләкин элеккечә җавап кына килмәде
***
Алдан килешенгәнчә, алар шимбә көнне Тукайда күрешергә тиешләр
иде. Ни сәбәпледер, чибәр туташ авылына кайтмаган булып чыкты. «Ни
булды икән? Чирләп китмәгәндер бит? Берәр җиргә авариягә эләгеп... тфү-
тфү диген, ул турыда уйларга да ярамый!» Дүшәмбе көнне дәресләрдән
соң барып ачыкларга булды.
Тукай кызы кичке алтынчы яртыларда эшеннән кайтып җитә торган иде,
бу юлы да өйдә булып чыкты. Ишек кыңгыравына ике-өч тапкыр баскач,
Хәниф урындыкка утырып, көтеп тора башлады. Ул да түгел, капка ачылып,
аннан Резидә туташ үзе күренде.
– Бәтәч, синмени ул?! Эштән кайтып кына кергән идем әле, әйдә, өйгә
уз! – дип килеп сыенган итте.
– Нишләп бу шимбә авылга кайтмадың?
– Ничек аңлатыйм икән? Зинһар, үпкәләмә инде син! Беләсеңме, олы
апамның ахирәте Луиза, үзең беләсең, Киндерледә яши, чирләп киткән.
Малаена илтеп килергә күчтәнәчләр биреп җибәргән икән, апа белән
җизни машина белән дусларына кайтып килергә җыенганнар иде. Танк
училищесына иптәш кызым Алсу белән бу шимбә шул күчтәнәчләрне
илтеп килдек.
– Димәк, анда бару синең өчен мөһимрәк булган?!
– Алай түгел инде, Хәниф, минем өчен иң-иңе син генә! Соңгы парахутка
өлгермәдек.
– Теге елтыр күз янына бардың инде, алайса!
Кызый оятыннан кып-кызыл булды.
– Гафу ит!
Хәнифнең күңелен шик-тойгылар биләп алды. «Димәк, сөйгән ярының
аңа булган мөнәсәбәте чын күңелдән түгел! Саф алтын дип уйлаганы
шомартылган бакыр гына булып чыга түгелме соң?»
– Хәниф, җә инде, бер кирәкмәгән әйберләр уйлама! Бүтән кабатланмас
андый хәл!
«Димәк, елтыр күз туган көнгә очраклы гына чакырылмаган! Димәк,
Резидәнең запас вариантлары да бар!» Егетнең эченә корт керде. «Горур
бул, егет! Үзең булачак артист, абруйлы боксёр, оста баянист! Тукайның
пәри кызы сине яратам дип уйнатып кына йөрткән, чын күңелдән сөйгән
булса, сине кисәтмичә генә берәр җиргә китәр идеме?! Дөнья бит әлегә
бу чәчбикәгә генә терәлмәгән, чибәр туташлар белән дөнья тулган! Танк
училищесына икенче барганда, куна да калмас дип кем гарантия бирә ала?!
Синең кебек уку йортына өч кубок яулаган асыл егетне шулай кимсетәләр
димени?! – дип, котыртыпмы-котыртты аны эченә кереп оялган шайтаны.
– Сау бул, Резидә! Мин синнән мондый адымны көтмәгән идем! – дип,
ул борылып горур гына китеп барды. Сөйгәне аны куып җитеп:
– Хәниф дим, нишлисең, синең алда бер тамчы да гаебем юк бит
минем! – дип, каршына килеп басты. Шайтан гына: «Мескен булма, ышанма
буш сүзләренә, борыл да кит! Тәк ялынып йөрсен үзеңә, җавапсызлыгы
өчен җәзасын да тиешенчә алсын!» – дип тәкрарлады.
Ул, күзләреннән яшь бөртекләре атылып чыккан Тукай кызын бер
ялгызын бастырып калдырып, мәгънәсезләнеп китеп барды. Ике елдан
артыкка сузылган мөнәсәбәтләре көтмәгәндә кинәт өзелде. Бәлкем инде
мәңгегә! Бу Хәнифнең күпчелек курсташлары кебек минминлек чире белән
авырый башлавының башлангыч чоры иде. Ләкин әле бер чибәр туташ,
әле икенчесе белән очрашып, Резидәне онытырга теләп йөрсә дә, барып
чыкмады. Эзәрлекләде кызга булган мәхәббәт өрәге аны! Төшләренә хәтле
кереп йөдәтә башлады. Сагынудан йөрәге телгәләнде.
Шулай үзсүзләнеп йөри торгач, сигез айлап вакыт та үтеп киткән икән.
Урамда гөлләр, алмагачлар чәчәк аткан вакыт иде. Өстәвенә, эченә кереп
оялаган шайтаны: «Болай тәкәбберләнеп йөрсәң, Резидәсез калырсың
әле!» – дип, кирегә котырта башлады. «Хатын-кызның кыз булып йөрисе
вакытлары кыска була! Бала табу этәргече үз эшен эшли, ашыктыра, кияүгә
чыгып китмәгәе тагын!» – дип, киресенчә бимазалый башлады. Күңел тынычлыгын югалтты. Менә шуннан соң башланды да инде тәкәббер
егетебезнең иртә-кич борчу утларында янулары. Барып, мөнәсәбәтләрне
ачыкларга горурлыгы белән шайтаны комачаулый, аяк чалу сәбәпле,
беренче юлга хат кына юллап карарга булды.
«Сәлам, Резидә! Сине күрмәгәнгә дә җиде айлап вакыт үтеп тә киткән
икән! Әгәр минем белән очрашырга теләсәң, шимбә көнне кич белән
Эрмитаж бакчасында элекке урыныбызда күрешер идем. Синнән хәбәр
көтәм», – дип, беркатлы, тупас хат язып җибәрде. Бер атна көтсә дә, ике
атна көтсә дә, җавап килмәде.
Күп еллар үткәч кенә, нинди мәгънәсез, тәрбиясез хат язып җибәргәнлеген
аңлады ул. Тик аның әле өмете өзелмәгән иде. Элеккесе барып җитмәгәндер
дип уйлап, шундыйрак икенче язманы юллады. Ләкин элеккечә җавап кына
килмәде. Шайтаны аңа: «Беттең син, Резидәң икенчене тапкан, бәлкем инде
кияүгә чыгарга да җыенадыр, инде тәвәккәлләмәгән булса! Егетен очратсаң,
бүтән килмәслек итеп акылга утыртып кайт, көчең җитә бит!» – дип өндәде.
Горур Хәниф, кызга булган хисләрен тыя алмыйча, матур назлы сүзләрен
туплап, шул тарафларга юнәлде.
Капка төпләрендә өченчегә бала табарга юанаеп килүче Роза апасы
күрше хатыннары белән ләчтит сатып утыра иде. Студентны күргәч, сәер
генә елмаеп куйды. Хәниф: «Резидәне күреп булмас микән?» – дигәч,
авызын җәйгән килеш: «Хәзер чакырам», – дип капкаларыннан елт кына
кереп китсә дә, көтеп калучыга гасырлар узгандай тоелды. «Әллә үч итеп
күренмиме инде? Әгәр дә урамга чыкмаса, нишләргә? Өйләренә керергә дә
уңайсыз!» Шулай аптырап торганда, элеккегедән дә сылуланыбрак киткән,
дефицит джинсы киеп куйган чибәркәй күренде.
– Сәлам! Нишләп йөрисең монда? – дип әйтеп куйды, ваемсызлыгын
сиздерергә тырышып. Хәнифкә капка төбендә утырган түтәйләр алдында
да уңайсыз иде.
– Әйдә, читкәрәк барып аңлашыйк әле, – диде Хәниф.
Кыз, аңа ияреп, кырыйгарак китте.
– Сөйлә, әйдә, әйт тә тизрәк, барасы җирем бар, вакытым юк, – диде
эшлекле генә.
– Тиз генә гәпләшә торган сүз түгел ул! Бәлки берәр кинотеатрга, шунда
юлда... – дип авызын ачып сүзен әйтеп бетермәде, Резидә аңа дорфа гына:
– Әллә кайларда йөрергә вакытым юк, әти больницада ята, операция
ясадылар, ашарына илтәм, – диде.
– Мин дә синең белән барыйммы соң?
– Үзеңә кара! – дип, кыз арт санын кирәгеннән артык тибрәндереп кереп
китте.
Күп булса биш-алты минут вакыт үтсә үткәндер, тик Хәнифкә генә ул
элеккечә бик озак тоелды. Ниһаять, кулына төргәк тоткан, башына беретка,
өстенә ал плащын элгән кыз күренде. Егет аның төенчеген үзенә алды.
– Сак тот, анда әткәйгә дигән тавык шулпасы, операция булды аңа!
– Яхшы! – дип, Хәниф ничек итеп чибәр туташка көннәр-төннәр, айлар
буе аннан гафу үтенергә, күңел түрендә җыелган назлы сүзләрен ничек
җиткерергә икән дип бимазаланып атлады.
– Резидә, мин сине нык сагындым!
– Ышанмыйм! Оныттыңмы әллә юк өчен ташлап качканыңны?!
– Гафу ит! Ә мин, киресенчә, вакыт узган саен синең белән аралашкан
мизгелләремне сагынганнан-сагынам. Әйдә, матурым, яңадан өзелгән
җепләребезне ялгап карыйк әле!
– Юк! Кем икәнлегеңне күрсәттең бит инде! Рәхмәт! Син ташлап
киткәч, мине айлар буена мендәргә капланып, елап ятты дип уйлыйсыңмы
әллә? Гафу ит, җаным, мин икенче көнне үк башка егет белән очраша
башладым! – димәсенме. Мин-минлеге көнләп-сәгатьләп арткан горур
егеткә әйтерсең лә яшен китереп сукты. «Ничек инде, аның яраткан
Резидәсе... Ул китәргә өлгермәгән, икенче көнне үк башка берәү белән
очраша башлаган. Теге елтыр күз Артурдыр инде! Эченә кереп оялган
теге шайтан: «Йөрмә үзеңне кимсеттереп, кайда синең горурлыгың,
шулай ялынырга калгач, бөтен абруеңны югалтачаксың!» – дип, янә
котырта башлады. Ул бишенче номерлы шифаханәгә килеп җитүләрен,
Резидәнең төенчеген аның кулыннан алып, өченче катка палатага менеп
китүен дә томанлы гына хәтерли. Ләкин чиргә әйләнеп беткән минминлеге
белән шайтаны гына: «Уҗым бозавы булма инде, югыйсә башыңа менеп
утырачаклар бит!» – дип, күңеленә кара юшкыннарны өя торды.
Аның рингта кыйналып оттырганнан соң да үзен мондый хәлдә
тойганы юк иде. Ә монда бөтенләй һушына килмәслек итеп ордылар.
Шайтан аңа: «Борчылма, син яшь бит әле! Үзең актёр, үзең боксчы, үзең
гармунчы, беткән, ди, сиңа чибәр туташлар! Артыңнан дистәләп чабалар
бит! Элеккеләре китә торса, яңалары табыла тора! Ир кеше бул, югыйсә,
мәлҗерәп төштең, пешмәгән нәрсә!» – дип тукыды. Вакыт-вакыт аның
күңеленә кереп оялган әрсез «нәмәне» русчалатып, «Пошёл ты!» дип,
куып та җибәрәсе килә. Ләкин теге зәхмәт кенә аның уй-хисләрен үз
контролендә тота башлаган иде. Ул, кызның кискен сүзләреннән шок
кичереп, бүлнистән чыгып китүен дә, әлеге аны чолгап алган томан
эчендә кай тарафка атлаганлыгын да рәтле-башлы төшенмичә, Киров
районындагы фатирына кайтып җиткәнен дә сизми калды. Төне буе анализ
ясарга тырышып, ни булганлыгын төшенергә омтылып уйланып ятты.
Югалту ачысыннан күзләрен яшь томалады. Бу көз армиягә китәргә дә
ике ел буена барысын да онытып торырга кирәк! Иртәгә үк Киров районы
военкомы Самойловка барып, үз теләге белән хәрби хезмәткә җыенганын
җиткерергә дә, «бисмилла»ны әйтеп, Аллага тапшырырга кирәк! Виктор
Андреевич Самойлов аны әйбәт белә, каршы килмәс, аңлар! Спортчы да,
булачак актёр икәнлеген дә зурлый, шул сәбәпле үз итә. Унсигез яше тулып,
«отсрочка» сорап баргач та: «Синең кебек егетләр Совет Армиясенә бик
кирәк булсалар да, укуыңны тыныч кына тәмамла әле, соңыннан диплом
белән барсаң, сиңа карата мөнәсәбәт тә үзгә булачак!» – дип аңлаткан иде.
Ә менә монда күңел кризисы китереп кысты аны, спорт залына йөрергә
дә, укуына да күңеле төште. Хәнифнең үзе теләп, өченче курсны ташлап,
хәрби хезмәткә китәргә йөргәнлеге шундук бөтен театр училищесына
таралды. Хәтта карачутыр Гөлнәзирә дә: «Йөрмә инде җүләрләнеп!» – дип
сүкте. Шул исәптән яңалык курс җитәкчесе Марсель Хәким улына да барып
ирешкән икән! «Әгәр дә өченче курсны ташлап китеп барсаң, бүтән күземә
күренмә!» – дип кистереп әйтте. Инде күптән үз шайтаны белән дуслашкан Хәнифнең кирелеге, минминлеге хәттин ашкан иде. «Тыңлама берсен
дә, синең тормыш, синең язмыш бары тик үз кулыңда гына! Резидәләр,
Гөлнәзирәләр әле сине бәяләп бетермиләр. Ә менә ике елга каядыр китеп
торсаң, нинди шәхесне югалтканлыкларын төшенеп, ачы күз яшьләрен
түгәчәкләр, аң бул, Хәниф! Бәяң артачак кына!»
Шайтаны аны шулай итеп бер генә мизгелгә дә тынычлыкта калдырмый
башлады.
(Дәвамы бар)
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев