Хәчтерүш (романның ахыры)
Ни генә булмасын, Хәниф кемнеңдер җитмәгәнлеген аңлап боргаланды. Халык арасыннан кемнедер эзләде. Инде вагонга утыргач та, тамбурга чыгып, халык көтүенә күз салды. Аның күзенә алсу плащлы, алсу береткалы берәү чагылып куйды. «Улмы, әллә бөтенләй башка кешеме?» Тик инде аларның юллары мәңгегә аерылып бара иде.
Вакыт тизләнеше
Кайчагында Хәниф: «Бу дөньяга мин ни өчен яратылдым, ни өчен тудым
икән? – дип баш вата. – Ни өчен? Хайваннар, үсемлекләр нәрсәгә? Зәйнет
бабасы әйтә: «Аларның барысын да Ходай кешеләрнең яшәешен тотар өчен
яраткан, ризык, ягулык, төзелеш материаллары булсын дип!» Алайса, адәм
баласы ни өчен яши бу иксез-чиксез дөньяда? Ни өчен? Бәлкем сөелер-
назланыр, яратылыр өчен тудырылгандыр, бәлкем саф күңелдән яратулар,
дөньяның, галәмнең тоткасыдыр? Нәфрәт, явызлык, хөсетлек бар табигатьне
җимерә, тирә-юньне, үзең кебек кешеләрне үз итү дөньябызны саклап
тотадыр. Димәк, Хәниф дөрес юлдан бара, ул гашыйк бүген, ул ярата, ул
назлый-сөя! Явызланмый, хөсетләнми! Бабасы әйтмешли, имансызланмый.
***
Менә бүген ул Киров районының хәрби комиссариатына килде. Аңа
ноябрь башында десантчы булып алыначагын әйттеләр. Татарстаннан
унбиш егетне – спортчыларны җыеп, соңыннан Рязаньга әзерлек курслары
үтәргә озатачаклар. Повестка килгәнен көтегез, ерак җирләргә чыгып
китмәгез дип кисәттеләр. Менә шунда башланды инде егет өчен вакытның
тиз үтүе. Укырга да, бокс залына да өлгерергә тырыша. Ул да түгел, Флюра
белән күрешергә дә кирәк. Авылдаш-тиңдәшләрен дә Совет Армиясенә
чакыралар, аларны озатырга – саубуллашырга дип, салага чаба.
Иптәшләрен озата торгач, үзенекенә соңга калып, 4 ноябрьдә Казанга
кайтса, аның командасы өчесе көнне Рязань якларына китеп тә барган.
Хәниф кабат военкоматка йөгерде. Комиссар әйтә: «Укуыңны дәвам ит,
язга чакыртырмын, рәтле командалар калмады, китеп беттеләр!» – ди.
«Миңа кая да ярый, иптәш полковник!» – дип үтенде егет. «Ярый, бар кайт,
җүнлерәк служба тапсам, повестка белән берәрсен өеңә йөгертермен!» –
дип тынычландырып җибәрде.
6 ноябрь көнне аны автобуска утыртып, шәһәр буйлап алып киттеләр.
Ни сәбәпледер, ул үзе генә иде. Килеп җитсәләр, Татвоенкоматның ишек
төбе икән. Хәрби комиссар аңа: «Утырып тор, хәзер ачыклап чыгам!» –
дип кереп китте. Күп булса ярты сәгатьләп вакыт үткәндер, таза гәүдәле хәрби начальник, ниһаять, үзе пәйда булды. Чыраена караганда, кәефе шәп
күренә, димәк, эше пешкән.
– Булды, әйдә, төш, котомкаларыңны ал, биредә каласың, милиция
батальонында Казанда хезмәт итәсең! – дип, бик зур эш кылгандай әйтеп
куйды.
– Как так? – дип аптырады призывник.
– А вот так! Сөйләшә белергә кирәк, дустым, синнән бер коньяк!
Кинооператор итеп алалар, хезмәттәшләреңә нәфис фильмнар
әйләндерерсең! Урының җылыда, артың корыда, блатной эш, аннан
почтадан солдатларга килгән посылкаларны да ташыячаксың. Димәк,
ашау-эчүгә кытлык булмаячак!
– Иптәш полковник, миңа бит Казаннан качып торырга, ераккарак
китәргә кирәк! Үтенеп сорыйм, башка җиргә, зинһар!
– Ну ты даёшь, Садриев! Бирегә район җитәкчеләренең, түрәләрнең
балалары гына калдырыла, ә син?
– Мин сезгә аңлатам, иптәш полковник, дошманнарым да күбәйде,
яраткан кызым ташлады, биредән читкә китеп, үткәнемә читтән карыйсым,
анализлыйсым килә, булышыгыз инде!
– Хәзер төзелешкә баручы отрядлар гына калды бит, шушы башың белән
алар белән китәсеңме? Хәер, син ул бандитлар арасында да югалмыйсың
югалуын, уйларбыз!
– Рәхмәт, иптәш комиссар! Аннан әнкәй дә сезгә әйтәсе сүзем бар, үзен
күрәсем килгән иде дип, кунакка чакырып калган иде.
– Коньягың бармы соң?
– Табабыз аны, иптәш командир! – дип, егет авызын ерып җибәрде.
Сүзендә торды хәрби комиссар, аны особая строительная военная часть
дигән командага китереп тыкты. «Булса булсын, рәтлерәге булсын дидем
инде синең хакка»!
– Ул особая дигәне нәрсә булып чыга инде?
– Яңа төзелгән хәрби хезмәт әле ул, каядыр, нәрсәгәдер әзерлиләр, димәк,
корал белән эш итәргә дә өйрәтмәкчеләр. Шуңа күрә китереп тыктым инде,
уңышлар сиңа, энекәш, отпускага кайткач, килеп күренерсең! – дип, кулын
кысты.
Зәйнет бабасы дөрес әйткән икән. Барысын да күреп, саубуллашам
дип чаба торгач, көннәр, атналар сызгырып үтә башлады. Әле әби-
бабасы, туганнары белән саубуллашырга Балчыклыга, аннан кайтып үги
әтисенең иманлы, миһербанлы үги әбисе янына Мари Республикасының
Нужа авылына чапты. Театр училищесындагы курсташлары, спортчы
дуслары, Киров банкы, Грязь зимагурлары белән дә күрешергә өлгерде
ул! Кайчагында: «Гасырга якын яшәсәм дә, барысы да бер мизгелдә үтеп
китә, һәр көнеңнең кадерен белеп яшә, улым!» – дип озатып калды аны
ниләр генә күрмәгән, ләкин иманын югалтмаган ак сакаллы Зәйнет бабасы.
***
Тимер юл вокзалы гарасат купкандай кайный иде. Ата-аналар, дуслар,
туганнар хәрби хезмәткә китүчеләрне озата килгәннәр. Төрле почмакларда
төрлечә яңгыраган гармун моңнары, яшьләр ярсып-ярсып җырлыйлар.
Без авылдан чыккан чакта,
Күтәрелде томаннар.
Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз,
Сау булыгыз, туганнар!
Икенче бер җирдән башкаларны уздырырга тырышып:
Безне әнкәй тапкан чакта,
Ак биләүгә биләгән,
Ак биләүләргә биләгән,
Бәхете булсын димәгән!
Хәрби хезмәткә түгел, сугышка озаталар диярсең.
Хәниф үзе дә иптәшләре сорагач, баянын китерткән иде, саубуллашыр
алдыннан җыр-бию көйләрен сыздырып алды. Ярты вокзал аны
озатырга килгән кебек. Курсташлары, элекке классташлары, туганнары,
авылдашлары, спортчы иптәшләре, ярты Грязь бистәсе зимагурлары
һәм, әлбәттә, күз яшьләрен сөрткәләгән Флюра туташ янәшәдә. Ни генә
булмасын, Хәниф кемнеңдер җитмәгәнлеген аңлап боргаланды. Халык
арасыннан кемнедер эзләде. Инде вагонга утыргач та, тамбурга чыгып,
халык көтүенә күз салды. Аның күзенә алсу плащлы, алсу береткалы берәү
чагылып куйды. «Улмы, әллә бөтенләй башка кешеме?» Тик инде аларның
юллары мәңгегә аерылып бара иде.
***
Көз булуга карамастан, бу шимбә Тукай клубы шыгрым тулы иде. Резидә,
гадәттәгечә, үзенең мич артындагы урынына кунаклады. Ахирәте Айсылу
белән терәлешеп утырдылар. Шәһәргә китеп урнашкан авыл яшьләре, елга
юлы ябылганчы дип, барысы да диярлек өерелеп кайтканнар. Хәбирләр,
Әмирләр, Шамилләр, Рафаэльләр һәм башкалар, һәм башкалар. Ыгы-зыгы
килә бина, кайсы керә, кайсы чыга, кемдер кемнедер эзли. Менә ялтыравык
күлмәге өстеннән яшел кофта элгән Надия пәйда булды.
– Ишеттеңме әле, теге Балчыклы бабнигы Флюра исемле бер кызга бала
таптырып, язылышып, үзе Совет Армиясенә китеп барган. Шул мәгънәсез зат
өчен араларны бозып йөргән булдык, чәнчелеп китсен шунда, аферист! – дип,
бөтен халык алдында ишетелерлек итеп ярып салды.
– Кем өйләнгән, ничек? – дип, Резидә кинәттән әйтелгән сүзләргә
төшенеп бетә алмыйча сорады.
– Кем булсын инде, теге Балчыклы Донжуаны! Хәчтерүш.
Резидә урыныннан торды, түгәрәк мичкә аркасы белән сөялеп торды,
аннары, үзен күзәткән халык төркемен ера-төртә, ишеккә юнәлде. Егылып
китмәс өчен клуб стенасын капшый-капшый чыгып китте…
Тәмам.
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев