Хәчтерүш (романның дәвамы)
...Ашыйсыларын ашап, эчәселәрен эчеп, карыннарында бер йотым, бер йөзем урнаштырырлык урын да калмагач, күпмедер вакытка тынып, дәшми-тынмый гына утырдылар. Диңгез дә давылланыр алдыннан тынып ала диләр бит, Резидә дә күңеленең бер чите белән нидер сизә, ниндидер көтелмәгән хәлләр килеп чыгар кебек тоела аңа..
Эшлекле сәфәр
– Мин нишләп йөрим инде анда, өйдә генә калсам, ярыймы? – дип
карышып маташты Резидә.
– Алай ярамый инде, сеңлем, зурлап чакыра бит Луиза Фәрхәтовна!
«Егерме пачка һинд чәе, затлы колбасалар, тавык түшкәләре калдырдым, килеп алыгыз әле Резидә белән», – диде. Артурына сатып алган яңа
кооператив фатирын күрсәтәсе килә. – Аннан иртәгә шимбә көн бит,
бакчабызга барып, шашлыклар капкалап кайтырбыз», – ди.
– Җизни белән генә барып килегез инде!
– Ул шимбә-якшәмбе эшкә чакырылган, аврал анда, ди. Ел ахыры бит,
планнарын арттырып үтәмәкче булалар.
– Ярый, алайса, азык-төлекләреңне күтәрешеп кайтыр өчен генә барам! –
дип, теләр-теләмәс кенә әйтеп куйды кыз. Апасы Роза сеңлесенең соңгы
көннәрдә кәефсез йөрүенең ни өчен икәнлеген дә белә иде. Надия аңа да
шатлыклы хәбәрне җиткерергә өлгергән. «Хәзер Хәниф, теге яңа мәткәсен
утыртып, матае белән авылдан-авылга кич утырырга чабалар», – дигән!
Луиза апалары аны кибетендә түгел, ни сәбәпледер фатирларында
каршы алды. Өч бүлмәле «ленинградка»ның залында кунак өстәле
мулдан хәстәрләнгән иде. Кыздырылган тавык, ысланган казылык, сыер
теле, мәрсин балыгы, кызыл уылдык дисеңме – барысы да бар иде. Әлеге
муллыктан ташып торган өстәл тирәсендә хуҗабикә сандугач булып
сайрады, халык әйтмешли, бер алларына, биш артларына төште.
– Әйдәгез әле, әйдәгез, кадерлеләрем, теленнән дә авыз итегез! Үземнең
рецептым белән чикләвекләр кушып пешердем, кара уылдык беткән чакка
туры килдегез, Резидә сеңлем, акмайлар ягып, калын итеп кызылын сылап
аша әле, матурым!
– Рәхмәт, Луиза апа!
– Чемченеп утырма инде, балакаем! Йәле, тәлинкәңә кыздырылган
тавык ботын үзем салып бирим әле! Менә бәрәңгесе дә, Луиза түтәгезгә
авылдан китереп кенә торалар, шундый тәмле картушкалар! Кибеттә юк
мондыйлары! – дип сыйлады да кыстады.
Ишек кыңгыравы шалтырады.
– Мин хәзер, дусларым! – дип, затлы үзбәк күлмәкләре кигән хуҗабикә,
алтын-көмешләрен ут нурларында ялтыратып, ишеккә таба чыгып китте.
– Луиза Фәргатовна, бәлеш әзер, менә алыгыз! – дигән сүзләр ишетелде.
– Рәхмәт инде, Мөнҗия апа, бик зур рәхмәт, соңрак кунакларым киткәч,
чәй эчәргә чакырырмын, яме, бәгырькәем! – дип, түтәйне озатты.
Залга, калын тастымал белән төрелгән бәлешне күтәреп, хуҗабикә керде.
– Йәле, Роза дустым, өстәлдә урын әзерлә әле, бәлешне урнаштырыйм,
югыйсә кулны ук пешерә башлады. Кунак килсә, ярый әле, күрше Мөнҗия
апа бар, безнең катта тора, каршы фатирда гына яши. Ну пешерсә пешереп
тә карый инде, телеңне йотарсың. Аллага шөкер, минем бәхеткә Ходай
шушы апаны бирде! Улым Артур өйләнсә дә, аш-суны хәзерләшергә аңа
кушачакмын. Бик уңган, аш-суга булган хатын! – дип, милли ризыкның
өстен ачты. Шундук тәмле исләре борыннарына кереп тулды. Инде
тамаклары тук булса да, бәлеш бәлеш инде, ничек ашап карамыйсың, ди,
аз-азлап кына авыз иттеләр. Резидә туташ:
– Мин теге диванга күчеп утырсам, ярыймы? – дип сорады.
– Рәхәтләнеп күчеп утыр, кызым, әнә йокы бүлмәсенә кереп ятып торсаң
да була! – дип тәкъдим итте Луиза Фәрхәтовна. Кыз диванга барып утырып,
кабат бүлмәгә күз салды. Ниндидер импортный стенка тулы бәллүр савыт-
саба, төрле зурлыктагы чәйнекләр. Балкон ишегенең сул ягындагы почмакта япон телевизоры, астында магнитофон, тавыш көчәйткечләр урын алган.
Түшәмдәге затлы люстрадан бүлмәгә яктылык чәчелә. Уң як диварда
кечкенәрәк шкаф куелган, эчендә төрле китаплар. Юныс Әхмәтҗановның
«Татар халык ашлары» да, Пушкин, Тукайның шигырь китаплары да,
Дюманың «Өч мушкетёр»ы да шулар арасында иде.
Нык тукланудан бүлмәне күзәтә торгач, оебрак китеп бара иде, кинәт
ишек кыңгыравы хәбәр салудан сискәнеп куйды.
– Артур улымдыр бу! Хәзер-хәзер, балам, ачам! – дип, Луиза Фәрхәтовна
алгы якка кабат юл тотты. Күзләрен елтыратып, курсантлар киеменнән
кулына зур чәчәк бәйләме тоткан бердәнбере пәйда булды.
– Бу сезгә, Резидә туташ! Мин бик шат үзебездә күрүемә! – дип, чәчәкләр
бәйләмен кызга сузды.
– Рәхмәт! – дип кенә куя алды кыз, аптырабрак калып.
– Бик вакытлы кайтып җиттең, улым, әйдәгез, әйдә, Резидә кызым, өстәл
янына утырыгыз әле! – дип кыстый башлады.
– Рәхмәт, Луиза апа, минем ашарлык урыным калмады шул, – дип
карышып маташты кыз.
– Улым, ач әле шампан шәрабын, татып карыйк әле үзен кунакларыбыз
хөрмәтенә!
Шалт итеп бөке атты, курсант бокалларга җайлап кына эчемлек тутырды.
– Әйдәгез, туганнарым, бер күрешү – үзе бер гомер дигәндәй, эчеп
куябыз татлы шәрабны!
Резидә дә йотып, бер тамчысын үткәреп җибәрде.
– Юк, юк, юк, Резидә сеңлем, барысын да эчеп бетерәсең, аракы түгел
бит ул, – дип кыстый ук башлады хуҗа ханым.
...Ашыйсыларын ашап, эчәселәрен эчеп, карыннарында бер йотым,
бер йөзем урнаштырырлык урын да калмагач, күпмедер вакытка тынып,
дәшми-тынмый гына утырдылар. Диңгез дә давылланыр алдыннан тынып
ала диләр бит, Резидә дә күңеленең бер чите белән нидер сизә, ниндидер
көтелмәгән хәлләр килеп чыгар кебек тоела аңа... Драматургиясенең
ничегрәк языласын да чамалый. Юкка гына Артур увольнениелар алып,
кыйммәтле роза чәчәкләре күтәреп кайтып кермәгәндер. Вакыт-вакыт
урамдагы кискен машина тавышлары гына уйларыннан аерып куя.
Каты итеп сигнал бирәләр, кайберләре таш диварларны селкетерлек
итеп музыка акыртып уза. Яшь-җилкенчәк үзләрен шулай «текә» итеп
күрсәтмәкче булалардыр, күрәсең. Әнә берсе өй турына килеп туктап,
бар көченә акырта башлады. Караңгы төшеп, баганаларында утлар
кабынган урамда да тормыш кайнады. Мәгънәсез музыка бер түтәйнең
башына капты, ахры, балконына чыгып: «Перестаньте хулиганить, хәзер
милиция чакыртам, өеңә кайтып акырт, җаным, тынычлап ял итәргә
дә бирмисез, хәерсезләр!» – дип, теге ямьсез көйдән дә ныграк акыра
торгач, ниһаять, доңгыр-даңгырлы язма ишетелер-ишетелмәслек кенә
булып тынып калды.
Күрше кызы Оксана янына Казанның үзеннән үк бер хулиган килеп-
китеп йөри, шул туташка сигнал бирәләр икән. Үзләренчә Ромео белән
Джульетталы уйнап маташалар.
– Ярый, булды бу, ашадык-эчтек, без Роза подруга белән тиз генә кибеткә чыгып керик әле. Хәстәрләп куйган азык-төлекләрне дә алып кайтырбыз, –
дигәч, Резидә дә урыннан кузгалды.
– Юк, юк, сеңлем, без Роза апаң белән тиз генә! Әнә Артур улым белән
гәпләшеп утырыгыз, ул бит сезне күрер өчен увольнительныйлар алып
сагынып кайтты. Служба служба инде, сораган саен бик җибәреп тә
тормыйлар. Рәхәтләнеп өйдә генә утырыгыз, яшьләрнең аның сөйләшер
сүзләре күп була, – дип әйтеп куйды.
– Шулай шул, сеңлем, өйдә генә калыгыз, Луиза апаң белән күптән
күрешкәнебез юк, рәхәтләнеп ләчтит сатасыбыз да бар! – дип, апасы да
үгетләгәч, кыз аптырап, икеләнеп калды.
– Күтәреп кайтырга булышыр идем!
– Без апаң белән дә алып керәбез, әллә нәрсә юк, күп түгел анда! – дип,
прихожийдагы көзге каршында чәч-башын төзәткәләде дә ишекнең келәсен
ачты хуҗабикә. Аннан борылып:
– Резидә сеңлемне яхшылап сыйла, улым, көн дә кунакка килеп йөрми,
үпкәләп китмәсен! – дип, коридорга атлады. Фатир эче кинәт кенә тынып
калды. Артур сүзне ничек башларга икән дип бимазаланса, Резидә дә әлеге
килеп туган паузадан уңайсызланып утыра. Егетнең колагында әнисенең:
«Җебеп торма, кыюрак бул! Хатын-кызлар җебегәнне яратмыйлар, мактау
сүзләреңне кызганма, эресен!» – дигән нотыклары чыңлый. «Кызганма,
эресен!»
– Резидә туташ, мин сезне өебезнең түрендә күрүемә бик шат!
– Рәхмәт!
– Бүген әнкәй сез килә дип хәбәр салгач, очып кына кайттым. Теге
юлы Айсылу белән миңа күчтәнәчләр китергәч тә, курсташлар күреп
алып: «Нинди чибәрләр икән танышларың! – дип көнләшеп куйдылар. –
«Кайсысы синеке соң?» – дип төпченделәр. – «Юк, минәйтәм, икесенең
дә сөйгән ярлары бар!» – дип аңлаттым.
Артурның колагында: «Теге хәерче артист нәмәрсәсе белән аралары
бозылган, күрешмиләр, ди, хәзер! Вакыт җитте, әткәй әйтмешли, «тимерне
кызуында сугып калырга кирәк, чамала!» – дигән үгет-нәсыйхәтләре
чыңлады.
– Резидә матурым, бик зур рәхмәт сиңа, үз итеп, әнкәйнең күчтәнәчләрен
якын итеп, туган итеп китергәнеңә! Әйдә, шул хөрмәткә, ягъни безнең
күрешүебез хөрмәтенә шампан шәрабы эчеп куябыз! – дип, бер бокалны
кызга тоттырды да: – Очрашу хөрмәтенә! – дип, горур, масаючан патша
яугирләре кебек кыланып, авызына әйләндереп каплады.
Туташ та йотып куйган итте. Егет аңа шоколад кисәге сузды:
– Яраткан кешең барлыгын да беләм, шул сәбәпле көнләшәм дә, нинди
бәхетле кеше инде ул дип. Ләкин, Резидә туташ, мин дә сине өзелеп-өзелеп
яратам! Төшләремә хәтле керәсең!
– Артур, әйдә, дуслар булып кына калыйк әле! Луиза апаны да, сине
хөрмәт итәм. Ләкин....
– Юк, юк, Резидә, мин сезнең арага кара мәче кебек килеп кермәячәкмен,
тик мин ахыргача синең өчен барыбер көрәшәчәкмен, чөнки мин нык
яратам сине, Резидә! Миңа синнән гайре беркем дә кирәкмәячәк, йә син,
йә, гомумән, башкалар кирәкми!
– Без кирәкмәгән, урынсыз аңлашуларга кереп киттек, гафу ит!
– Сүз дә юк, Хәниф – чибәр, талантлы, кыю егет! Артистларның, ни
кызганыч, гаилә тормышлары гына сыеграк килеп чыга шул. Берең –
гастрольдә, икенчең монда көтеп, тилмереп ята. Ул бит бер тапкыр гына
булачак хәл түгел, артистның гомерлек юлдашы. Һәр сәфәрнең үзенең
романтикасы: яңа җирләр, яңа танышлар дигәндәй.
– Артур, бу тема сиңа нәрсәгә кирәк? Утырыйк әле, Роза апалар
кайтканчы гади әйберләр турында гына сөйләшеп! Үтенеп сорыйм.
– Яхшы, чибәрнең чибәре, гүзәлләрнең гүзәле Резидә туташ! Әйдә, хәзер
болай итәбез! Минем бик кадерле кунакларым килгәч кенә сыйларга дип
яшереп куйган Негр дигән Африкадан килгән коньягым бар, бик шәп, бик
шифалы эчемлек, әйдә, шуны тотып, тәмен белеп карыйк әле!
– Юк, юк, Артур, минем андый куәтле нәрсәләрне авызыма да алганым
юк. Менә шампан шәрабын әз генә эчеп куярмын! Юк, юк, рәхмәт!
– Алайса, мин сынап карыйм әле үзен! – дип, Артур, стенканың сул як
өлешен ачып, бик матур этикеткалы шешәне чыгарды. Бөкесен борып ачып,
ике бәллүр чәркәгә куе саргылт эчемлекне салды.
– Әйдәгез, Резидә туташ, шундый матур кич өчен! – дип, берсен кызга
сузды.
– Артур, әйттем бит инде, шампан гына эчәм! – дип, фужерны кулына
алды. Егет, кыз белән чәкештергәч, кабат фраерларча кыланып, авызына
каплады. Кунак та шампан шәрабын йотып куйгандай итте.
– Шәп! Менә, ичмасам, нинди затлы аракы уйлап тапканнар, юкка баш
тартасың, чүп әйбер тәкъдим итмим!
– Юк, рәхмәт!
– Мин, алайса, синең хөрмәткә тагын берне әйләндереп куям! – дип,
икенче чәркәне дә томырды. Аксыл битенә кан йөгереп, алсуланып китте.
Елтыр күзләре тагын да ныграк җемелди башлады. Үзе бертуктаусыз әле
җир җиләге, әле чия үрелеп алып, авызын чәпелдәтә-чәпелдәтә, карынына
озата торды. Үзе бертуктаусыз сөйләнде, кирәк-кирәкмәгәнгә урынсыз
көлеп җибәргәләде.
– Сиңа бит минем служаклар гашыйк булып бетте. Ха-ха-ха!
Тотыгыз, мәйтәм, сезгә дә, миңа да тәтемәячәк ул! Аның сөйгән яры бар,
мәйтәм! – дигәч кенә, төпченүләреннән тукталдылар. Тагын берне йотып
куям әле шул хөрмәткә – дип, өченчесен дә бушатты. Чәркәләр бушый
торды, курсантыбызның иләслеге арта барды.
– Резидә, мин бүген үк сиңа өйләнергә риза! Хәзер күрсәтәм!
Коньяк эчеп кыюланган егет кисәге йокы бүлмәсенә чыгып китеп,
аннан кулына ике кап күтәреп керде дә бер-бер артлы капкачларын ачты.
Аларда туй балдаклары ялтырап, ут яктысында җемелдәп, ымсындырып
торалар иде.
– Нәрсә соң бу? – дип аптырады кунак туташ.
– Сиңа! То есть, икебезгә ЗАГСта кияргә! – дип, очкылык тотып куйды
курсант.
– Юк, юк, Артур! Сез нишлисез? Миңа иртәрәк әле кияүгә чыгарга!
– Минем әни унсигездә чыккан, син дә шул яшьтә, димәк, вакыт җиткән!
Кабул ит минем тәкъдимемне! Үтенеп сорыйм, карышма!
– Сез ни сөйлисез? Нинди туй, нинди балдаклар? Нинди кияүгә чыгу?
– Үтенеп сорыйм, кидерим әле балдакны бармагыңа! – дип тезләнеп, аңа
якыная башлады. Кыз, артка чигенә-чигенә барып, кием шкафына килеп
терәлде. Артур, тезләнеп, аның итәгеннән үк үбә башлады. Тагын да түбән
иелеп, аякларына хәтле пәп итәргә тотынды.
– Сез нишлисез, Артур! Кылануыгызны туктатыгыз, нигә шулай мыскыл
итәсез! – дип, бик аздан гына елап җибәрмәде. Иләсләнгән егетнең колагына
әнисенең тавышы кабат чыңлады:
«Кыюрак, решительныйрак бул, хатын-кыз кыланмышрак була ул!
Резидәне җайлап кына караватка яткырырга тырыш!» Артур торып
басканда, ялгыш алтын балдакны төшереп җибәрде, металл кисәге тәгәрәп,
диван астына ук кереп китте. Менә-менә елап җибәрергә торган кызны
кинәт күтәреп алып, йокы бүлмәсенә алып кереп, киң ятакка китереп салды.
Үзе шундук формасыннан ашыгып туарыла башлады. Үзе акылын югалта
барып: «Без барыбер бергә булырга тиеш, син минеке генә, минеке генә
булачаксың!» – дип сөйләнде. Бер мизгелгә көтелмәгән хәлдән югалып
калган туташ, үзен кулга алып, аңын югалта барган, иләсләнгән бәндәгә
бар көченә китереп типте. Курсант ятактан идәнгә очып төшеп, бер мәлгә
миңгерәде. Шул форсаттан файдаланып, кызый атылып прихожийга чыкты,
ике туфлиен тиз генә кулына эләктереп, ишек келәсен барып ачты да аска
томырылды…
***
Бу атнада ук Хәниф яңа танышы Флюра белән Балчыклыга юл алдылар.
Метеорга кереп кенә утырганнар гына иде, җен баласы кебек Тукай авылы
кызы Надия пәйда булмасынмы!
– Сәлам, Хәниф! Ялга, кунаккамы?
– Әйе!
– Хатының түгелдер бит? Бик чибәр күренә!
– Әйе, өстенә бастың, әле яңа гына өйләнештек! – дип, егет юри
арттырып җибәрде.
– Бәтәч, чынлапмы?
Хәниф әлеге бичураны сүз йөрткәне, гайбәт таратканы өчен күптән
күралмый башлаган иде, юлдашының биленнән кочып алып, тамбурдан
эчкә алып кереп китте.
Кырык минуттан тиз йөрешле су корабы, Теньки пристаненә килеп
туктап, Хәнифләрне төшереп калдырды. Әлеге тукталышның командиры
Әхмәт, метеор китеп баргач, аның белән кул биреп күреште.
– Малайларны күргән идем, армиягә китәргә йөрисең икән!
– Әйе! – дип кенә куйды Хәниф, ул турыда бик сөйләшәсе килмичә.
– Аннан... Үпкәләмә инде... Ни бит, ике көн элек тикшерүчеләр килде,
складтагы матаеңны күреп, ут чыгу куркынычы бар, нигә биредә тотасыз
дип бәйләнделәр. Без обиды, брат! Ләкин мин урын таптым, Осинник
бистәсендә дус малай Радик яши, шуның ишегалдында калдыра аласың,
теләсәң! Югыйсә миңа штраф салачаклар, ачуланма инде, брат! Тикшерүдә
үзләрен сыйлап, балыклар биреп кенә котылдым.
– Барыбер рәхмәт сиңа, Әхмәт!
– Ярый, хәерле юл сиңа, дустым! – дип озатып калды пристань
начальнигы.
Тимер айгырга атланып, Хәниф белән Флюра туташ, Теньки тавында
тузаннар гына кубарып калдырып, алга ыргылдылар. Очып төшеп калмас
өчен кыз ике кулы белән егетнең биленнән ныклап кочып алды. Бераздан
назланып егетнең аркасына башын ук салды.
Оча гына тимер ат, аңа утырып барган ике яшь җилкенчәк, матайның
тизлеген арттыра барып, дөньяны куып тотмакчы булалар, каршы бәргән
җилләрне ерып, алга ыргылалар, дөнья аларныкы кебек бүген! Дөресрәге,
алар шулай уйлый, яшьлекләре мәңге үтмәс кебек тоела гашыйкларга!
Алардай бәхетлеләр бар микән бүген? Юктыр, булсалар да, якын-тирәдә
генә күренмиләр. Ә алда бит сөю-назларга төренгән айлы төннәр, бер-
береңне көтеп йөргән озын көннәр. Мәңге бетмәс, мәңге яшәр кебек
аларның гыйшкы...
(Дәвамы бар)
«КУ» 03, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев