Роман рубрикасы буенча яңалыклар
-
17 гыйнвар 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Серләр дигәннән, егерме сыйныфташының күңел түрләрендә ниләр генә юктыр. Хәниф кайчагында дәрестә утырганда, курсташларын күзәтергә, аларның холыкларын ачарга тырыша. Менә бу Әлфия гел аның белән низагка керә, бөтенләй санламый. Нишләп масая, нишләп тәкәбберләнә? -
15 гыйнвар 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Серләр артында серләр! Адәм баласының да күңеле, эчке дөньясы кечкенә генә космос кебек тоела Хәнифкә! Инде әллә ничә еллар бергә укыган, аралашып яшәгән дус- ишләренең дә үзләренә күрә серләре диңгез кебек! Хуҗасы аны вакыты җитмичә мәңге ачмаячак, кайберләрен хәтта беркайчан да беркемгә дә сөйләмәячәк! -
14 гыйнвар 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Вакыт бик озын сузыла кебек! Көтә-көтә көтек булу шушы галәмәттер инде. Караңгы уйлары белән агач араларыннан атлады да атлады. Ул, күңел киеренкелегеннән котылырга теләсә дә, тулысынча тынычлана алмады! -
13 гыйнвар 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
– Җавапсыз мәхәббәт иде анысы! Шул Җәмил хәленә калдырды Әсфәния мине. Аның репертуарындагы кеше булмаганмындыр инде мин. Ләкин Резидә үзенең күңел хисләре белән җавап бирде. Шуннан да рәхәтрәк тойгылар юк икән бу дөньяда?! -
11 гыйнвар 2025 - 09:00
Хәчтерүш (романның дәвамы)
Аларның очрашу мөмкинлекләре артканнан-арта. Бу хәл аңа ышаныч, шанс бирә! Тик биредә түгел, ничек тә булса Казанда күрешү турында уйларга кирәк! Резидә! Менә нинди татлы исем икән ул, матур исем икән ул, Резидә! -
10 гыйнвар 2025 - 09:00
Хәчтерүш (роман)
Унынчы сыйныфны бетереп укырга кергән Хәниф тә бүген хәчтерүш кенә аңа. Каян тапкан диген әле сүзен! Үсмер аның чын мәгънәсен аңлап та бетерә алмый. Теге әкияттәге кебек «гадкий утёнок» кебегрәк килеп чыгамыдыр инде? -
8 гыйнвар 2025 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Мәрьям, Сәрдәр кабере өстендә хушсыз яткан кешене күреп, имәнеп китте һәм атылып янына килде, аның Гайнан икәнен таныгач, бөтенләй каушап төште, шулай да, сулыш алуын белгәч, җилкәсеннән тотып селкетергә, яңагын сыйпарга кереште. Гайнан күзләрен ачты һәм кабер кырыена тезләнде, аннары аякларына ук торып басты. Таныды егет Мәрьям апасын. -
6 гыйнвар 2025 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Пал Палыч, баягы эскәмиясенә барып утырып, кулъязманы ачты. Ни генә юк иде алар арасында! Аның беренче булып кулына алганы көндәлеккә охшаган бугай. «Әллә бер галим-голәмәнең үзе өчен күчереп язган искәрмәләреме бу» дип уйлады ул һәм укырга кереште. -
4 гыйнвар 2025 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Йа Хода, хикмәтләрең бихисап синең! Шуларның берсе нәзер икән бит... Хәтмулла, мәчет юлында Мирсәет аганы да узып китеп, алга чапканын сизде, адымнарын акрынайтты. Мәчет аны гел үзенә шулай тартып тора – ашыгуы гаҗәп түгел иде. -
3 гыйнвар 2025 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Килер бер көн: ул үз өендә ят булыр. Үзе төзегән дәүләттә аның саны булмас!.. Килер бер көн: ике кавем, чит-ятлардан балаларын, аналарын, хатыннарын һәм җир-милкен саклау бәрабәренә башын салыр. -
2 гыйнвар 2025 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Мәликә Ясминәгә китап калдырып китте. Тукаш китабын. Сыйныфташыныкы булгач, хатын йотлыгып укырга кереште: «Әлли мәгарәсе янындагы калкулыкта кеше гәүдәсе чагылышы күренде. Һәйкәл юк бит анда, монысы ни булыр тагы дип аптырады бәйрәмдә катнашучылар. -
1 гыйнвар 2025 - 10:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Мәсәлән, мин – тарихчы-археолог. Әгәр рус телен яхшы белсәм, мин татар тарихын да, чувашныкын да яхшылап өйрәнә алам дип уйлый идем. Ләкин, тора-бара, тормыш моның киресен раслады, әгәр мин русча гына уйласам һәм язсам, бүген сезгә сөйләгән фәнни хакыйкатьләрне ача алмаган булыр идем… -
18 декабрь 2024 - 13:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Яңа килгән яшь поптан да көнләшә иде ул. Моңарчы алар ир белән хатын кебек яшәмәсәләр дә, араларында мәхәббәт уты кабынып, икесен дә газапларга салмады бугай; тора-бара күнегелгән дип уйлап йөргән Пал Палыч Сарби Даниловнаны чынлап яратуын белде! -
16 декабрь 2024 - 11:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Әле кичә генә җир җимертеп йөргән иде әти. Бүген өйлә вакытында: «Кызыл яр чишмәсенең салкын суын эчәсем килә, улым!» – дип, күзгә карап ятты да, чишмә суы алып кайтып биргәч, бер генә йотып куйды, аннары күзләрен йомды һәм: «Бишек җыруы ишетәм, кем җырлый икән аны?» – дип сорады. Бу аның соңгы сүзләре булды. -
10 декабрь 2024 - 09:00
ӘЛЛҮКИ (романның дәвамы)
Күптән түгел КГБдан ФСБга әйләнгән оешма хәзер хакыйкатьне ачарга үзе үк ярдәм итәм дип тора, журналистларны яшерен архивларына кертә. Шулай булмый хәле юк, чөнки хәзер Россиянен Алтын Урда варисы икәнлеге хакында ачыктан-ачык иң дәү җитәкчеләр әйтә!