Хәчтерүш (романның дәвамы)
– Борчылма, кызым, төнлә дә торып ашаттым, иртән дә бер тапкыр, рәхәтләнеп йоклый хәзер. Төренчекләрен дә юып элеп куйдым. Урыны җылыда, корыда! Әй, балакаем, яп-яшь башың белән шушы аяусыз һавада бала күтәреп юлга чыкмасаң!
***
Хәнифкә сигез ай тулганда әнисе түземлеге бетеп, ире Нәҗип белән
аерылышырга ЗАГСка гариза илтеп бирә. Бәлкем атлы казактай биләмгә
йөргән тормыш иптәшен куркытып кына каравы да булгандыр... Ләкин
горур ир кеше гаиләсенә караганда Борисково зимагурларын, аларның
криминаль-романтик тормышларын өстенрәк күрә. Кая чакырсалар, шунда
бара. Хатын кош түгел, очып китмәс дип уйлагандыр. Кайда буйсынмаучан
иреклелек – шунда яшьләрне төрле маҗаралар эзләтергә сәбәп тә, этәргеч
тә. Кайда болганчык анархия – шунда гулять-мулять итү, азгын хатын-
кызлар, сыра, хәмер… Ике дөнья – бер кәнди дигәндәй... Нәҗип тә бәйдән
ычкынган эт кебек кылана. «Хатын беркая китмәс, янында әти-әни, улым
Хәниф!» – дип әтәчләнә ул.
Шулай итеп, сабый, Борисково бистәсенең иң гүзәл табигатьле
почмагына урнашкан Әхмәтхан бабасы салган йортны калдырып китәргә
мәҗбүр була. Ике Кабан күле арасында балкып торган ата-баба йорты
еракта, Казан каласында кала. Әлбәттә, сабый бала: «Мин кайтмыйм,
дәү әтием Әхмәтхан, дәү әнием Һадияләр белән яшисем килә!» – дип
карыша да алмый, өлкәннәрнең ни кылганнарына да төшенерлек яшьтә
булмый әле ул! Ләкин Хәниф сөйкемле сөяге белән туа. Баланы үз итәләр,
яраталар. Бигрәк тә үткен холыклы әнисенең сеңлесе – Нурания апасы үз
итә. Әнисе эшләгән дары заводы баракларыннан биреләсе бүлмәне көтеп
яткан яшь ана, бертуган сеңлесе – алма кебек тулып торган туганы Нурания
белән Бишбалта бистәсендә фатирга кереп торалар. Түтәсе иртәләрен
сатучылыкка укырга, әнисе заводына эшкә чаба. Өстәвенә, өч сменалы
хезмәттә. Хәрби завод буларак, тәртип көчле, соңга калулар, ваемсызлыклар
кичерелми биредә. Ярый әле, сабыйның әби-бабалары тәүфыйклы, карарга
кеше булмаганда, өлкәннәр тәрбияли. Шулай да Әхмәтхан карт Балчыклы
саласындагы кодасына хәбәр юллый. «Зәйнет кода, Хәниф улымны авылга
кайтарып торсак, шифалы сөтләр эчеп, итләр ашап ныгыр иде. Бәлкем, ул
арада Гөлчирә килен дә бүлмә алып куяр. Балалар бакчасы да булыр ул
арада. Нәҗип тә иманга килмәсме? Әгәр риза-бәхил булсагыз, саф авыл
һавасында улыбызга яхшырак булыр иде!» дип хат җибәргәч: «Баланы
кайтарыгыз, анда интегеп ятмасын» дигән коры гына җавап хаты ала.
Сабыйны авылга кайтарырга һәрвакыттагыча тәвәккәл Нурания апасы
алына. Унҗидене тутырмаган кызый, салкын февраль аенда, каникул
вакыты җитеп, әти-әнисе янына юл тотканда, нәни Хәнифне дә үзе белән
алырга ниятли.
Ә бу чорда Тау ягына кайтулары, бигрәк тә Кама Тамагына, үзе бер газап,
үзе бер зур мәшәкать. Яз, җәй көннәрендә пароход белән Красновидовога
хәтле кайтасың, аннан соң Балчыклыга унике чакрым кала. Ничек туры
килә, ул араны шулай үтәсең. Яңгыр явып китсә, машиналар мәңге йөри
алмый биредә. Тау өстендә таулар, калкулык өстендә калкулыклар бу
төбәктә. Көпчәгең баралмыйча, тик бер урында әйләнеп торачак. Шуңа
күрә уңган шофёрларның арбаларында һәрчак йөк булып чылбырлар
чылтыратып йөри. Шуларны арткы тәгәрмәчкә этләнә-сүгенә беркетәсең дә,
мең газаплар белән ташбака кебек әкрен генә, кәлтә елан кебек боргалана-
сыргалана, Красновидово тауларыннан үрмәлисең. Шулай итеп юл озакка сузыла. Иң ышанычлы транспорт булып, әлбәттә, җигүле ат санала. Хәер,
анысын да әле колхоз җитәкчеләре кәефләренә карап кына биргәлиләр. Ә
менә инде кыш көннәрендә синең бу сәфәрең ике-өч көнгә дә сузылырга
мөмкин. Буран чыгып, юллар ябыла да, кайтуың терәлә дә кала. Чөнки
каршы алырга килүчеләр, адашып үлмәс өчен, көчле бураннарда юлга
чыкмыйлар. Хәнифнең дә язмышы бала чагыннан ук гел каршылыклар,
авыр сынаулар белән бәйләнгән...
Нурания апасы, сабыйны алып кайтып китәр алдыннан, автобусларда
кеше азрак туры килсен дип, эш көнен сайлады. Чөнки шимбә-якшәмбеләрдә
адәмнәрне өсте-өстенә төягән автобусларда басып торырга да урын калмый.
Төртеш-изеш ул көннәрдә. Ул ыгы-зыгы автовокзал кассасыннан ук
башлана! Елга буе чират, этеш-төртеш, ярты билет инде арт яктан сатылып
беткән. Әз-мәз генә биргән итәләр дә, билет бетә дә куя.
Совет заманының яхшы яклары да бар иде. Сугыш ветераннары һәм
балалы аналарга бронь саклана иде. Шул өлешенә тисә, димәк, син – бәхетле
юлчы! Нурания сеңлесен озатырга Гөлчирә апасы, икенче сменага гына
эшкә барасы булгач, вокзалга хәтле үзе дә төште. «Менә, сеңлем, ике шешә
җылы сөт чүпрәккә төрелгән, вакыт-вакыт ашатып алырсың! Алла бирсә,
Мәүлетдин абый сәгать уннарга кордонга килеп җитәр! – дип, хәерле юл
теләп, борчылып озатып калды. Кайгырмас җиреңнән кайгырырсың. Әле
үзе дә бала-чага гына булган орчык кадәрле генә Нурания сеңелкәшенә
сигез айлык баланы тоттырып җибәр әле! Ярый, көне аяз, кояшлы, шулай
гына торса ярар иде инде дип озатып калды.
Иртәнге алтыда чыгып киткән салкын эчле, двигателеннән янган май
исе тараткан мескен «КВЗ» машинасы шәһәр буйлап Боровое Матюшино
ягына үрмәләде. Менә алар Борисково бистәсенә килеп җиттеләр. «Менә,
энем, туган йортың шушы тирәдә генә инде, дәү әтиең-дәү әниеңнәр үз
яннарыннан синең үтеп киткәнне белмиләр дә!» – дип пышылдады кыз,
күңеле тулып. «Әй, ул зимагур әтиеңне!» – дип ачуланып куйгандай
итте. Хәчтерүш автобус озакламый Тынычлык бистәсенең мәңге очы-
кырые күренмәс тоелган озын урамына килеп керде. Менә чыршы-нарат
урманнары башланды. Әле генә аяз күренгән һава үзгәрә башлады. Йөртүче,
тәмәке көйрәтеп, бер юлчы белән сөйләшеп кайта. «Буранга калмасак
ярый инде! Тәтеш, Буа якларында баш күтәрмәслек җил, ди. Пассажиры
да: «Инде безнең Шеланга якларында да күтәрелеп дуласа. Кордоннан бит
безгә дүрт чакрым кала!» – дип сөйләнде. Аны тыңлап барган Нураниянең
эче жу итеп китте. «Абый ничек килеп җитәр икән? Килә алмаса, юллар
күренмәс булса? Теге рус дәдәсе дүрт чакрымны Идел аша чыгасым бар
дип утыра мескенләнеп. Менә минем урында булсаң, нишләр идең икән
син! Сабый бала кулымда, өстәвенә, утыз биш чакрым ара кайтасым бар!»
дип борчуга калды. Ә җил-буран көчәйгәннән-көчәя бара иде. Йөртүче
әңгәмәдәшенә: «Тизрәк барып җитеп, сезне калдырырга да, Казанга
кайтучыларны утыртып, кире таярга кирәк!» – дип, машинасын тизләтте.
Сәгать ярым дигәндә техника кордонның каршы алу-озату урынына
килеп туктады. Нурания баланы күкрәгенә кысып тоткан килеш автобустан
төшүгә, битенә җил белән кар бөртекләре китереп бәрде. «Йа, Хода, шушы
сабый хакына гына булса да, саклый күр инде безне!» – дип ялварды. Каршы алырга дип килгән чаналы ике генә ат күренә иде. Икесе дә чит-
ят кешеләр, тик Мәүлетдин абыйлары гына биредә юк. «Нишләргә? Теге
бахбайлылардан үтенеп, тезләнеп булса да сорарга кирәк! Тенькига хәтле
кайтсалар, анда да танышлары бар, әтинең дуслары Николай дәдәйләргә
кереп кунарга туры килер!» дип уйлап, өстенә толып-тун бөркәнгән абзыйга
килеп: «Пожалуйста, возьмите нас тоже. Маленький ребенок на руках,
только восемь месяцев!» – дип ялынды. Сакал-мыегына боз каткан адәм
чак кына күренеп торган зәңгәр күзләрен төбәп: «А вам до куда?!» – дип
сорады. «Нам далеко, до Балчыклы Камско-Устьинского района. Встречать
должны были, если по дороге увидим, пересядем, дяденька!» – дип ялварды.
«О-хо-хо, доченька, в тех краях такие бураны, только дурак может выйти
на дорогу, если и коня, и себя угробить хочет!» – дип, кызның котын алды.
Аннан: «Я же до Шелангов только, через Волгу выйду четыре километра,
а потом куда пойдёшь с ребёнком?» Нурания тәвәккәлләде, кыюлыгын
җыеп: «Зинһар, каршы ярга хәтле генә булса да, алыгыз инде. Бәлкем,
Кызыл Байракка кереп кунармын!» – дип, өметләнеп карады. «Доченька,
только помни, до Байрака вас проводить не смогу, я прямо на работу,
колхозные коровы надо накормить», – дип кисәтте. Аннан яшь баланы,
кызны кызганып: «Если хотите, переночуйте у нас, на утро может и дороги
откроются!» – дип тәкъдим ясады.
Мәрхәмәтле иде ул чордагы кешеләр! Хәниф бит бу хәлләрнең барысын
да әнисе, апалары сөйләве аша гына ишетеп белә. Нурания түтәсе ачуы
чыккан саен: «Әрәм булды апа, шул Нәҗип дигән Бәрәскә-Борисково
бандитына чыгып, әниеңнең чибәрлекләре, аның уңганлыклары беребездә
дә юк! Күпме егетләр кулын сорап килде, тотты да шул дуамал Бәрәскә
шпанасына чыкты да куйды. Әнә хәзер йөри торгач, килеп капкан инде бер
өстерәлчеккә, рәхәтләнеп яшәсен! Әгәр дә, энем, әтиең белән үскән булсаң,
рәтле адәм чыкмас иде синнән!» – дип, үсә төшкән Хәнифкә сөйли иде.
...Менә Нурания, сабыйны күкрәгенә кысып тоткан килеш Шеланга
тирәсендә төшеп калып, Кызыл Байрак дигән авыл юнәлешенә таба атлый.
Биткә бәреп буран дулый, баланы күтәргән нәфис, нечкә куллар тала, әрни!
«Ничек кенә булса да барып җитәргә кирәк, арасы да әллә ни ерак түгел, бер
генә чакрым тирәсе. Буран чана, кеше эзләрен кар белән күмеп киткән. Ярый
әле, юлны чамаларга нарат ботаклары кадап чыкканнар, шуларның кара
сурәтләрен чамалап көчкә генә барырга була. Күпмедер ара үткән саен бала
төрелгән җылы юрган сүтелә, ул аны көрт өстенә куеп, ныклап бәйләргә
тырыша, шул арада хәлсезләнгән кулларына да ял булып ала. «Тагын йөз-
ике йөз генә адым атла, тагын иллене, егерме бишне генә!» – дип өнди
үзен. Күпмедер вакыттан соң юрган кабат туарыла. Орчык хәтле Нурания,
ник тәвәккәлләп чыгып киткәненә үкенеп, Ходайга ялварып, елый-елый,
баланы төрә. Кызыл тасма белән бәйли. Ул, шома булу сәбәпле, бик тиз
шуып чишелә. Тирә-якта бернинди җан иясе, бернинди атлы да, җәяүле
дә күренми. Тирә-як иксез-чиксез аксыл сөрмә томан белән капланган.
Ярый әле, ун-унбиш метрдан маякка утыртылган нарат ботакларын
шәйләп, Иделнең текә ярын чамалап була. Үсмер Нураниянең иреннәренә
тозлы күз яшьләре тәгәрәп төшә. «Ник баланы да, үземне дә харап итәр
өчен дуамалланып чыгып киттем икән? Йа Ходаем, шушы сабый хакына, зинһар, бәла-казалардан саклый күр! Кызыл Байрак авылына кайтып җитеп,
җылы өйдә баланы ашатырга насыйп кыл!» – дип, бертуктаусыз кабатлый
бәхетсезлекккә дучар булган үсмер кыз. Әнә, ниһаять, аларга кирәкле татар
авылы, хәзер инде әз-мәз генә өйләрне дә чамаларлык! Ул, соңгы ихтыяр
көчен туплап, текә тауга күтәрелә. Биредә алар авылыннан күчеп киткән
дистәләгән гаилә яши. Тизрәк берәрсенең ишеген шакырга кирәк, тизрәк,
югыйсә егылам да үләм хәзер, шуның белән баланы да харап итәм.
Тәрәзә шакыган тавышка ызбадан ир кеше чыгып:
– Кем бар анда? – дип, җил-буран тавышын басарга тырышып кычкыра.
– Абый, Балчыклыныкылар без, буран чыгып кайталмадык! – дип,
Нурания кычкырып елый башлый.
– Балчыклылар! Хәзер, хәзер, капканы ачам, кызым! – дип хәбәр бирә
хуҗа.
– Шушы афәтле көнне юл чыгарга ярыймы соң, әй бала?! Ярый
әле, Байракка хәтле кайтып җиткәнсең! Әйдә, әйдә, тизрәк җылы өйгә
керегез! – дип, ишекне киң итеп ачып җибәрә.
Мәрхәмәтле дә, шәфкатьле дә иде ул заман кешеләре дип сагынып
искә ала Нурания апасы. Алар көчкә кайтып ауган кешеләр Балчыклы
авылындагы күрше Зәкия тәтәләренең туганнары булып чыкты. Кадерле
кунакларын каршы алган кебек, сөт җылытып биреп, башта ашарга сорап
елаган баланы тынычландырдылар. Җылы өйгә керүгә, Сәвия апалары
тәненә тизрәк җылы керсен дип, баланы чишендереп, анадан тума
калдырып, кызу мич тирәсенә калын түшәк салып яткырды. Нурания
үзе, карлыган, кура җиләге яфракларын кушып пешерелгән кайнар чәйне
бал белән эчереп, урынга яткыруга, шундук йокыга да талды. Оеп барган
уңайдан:
– Рәхмәт сезгә, Вәгыйзь абый, Сәвия апа! – дип кенә пышылдый алды
ул хәлсез тавыш белән.
Икенче көнне иртән изелеп йоклап рәткә кергән Нурания элеккеге
тәвәккәл Зәйнет кызына әйләнгән иде.
– Сәвия апа, җаным, бала ни хәлләрдә? – дип сорады ул, борчылып.
– Борчылма, кызым, төнлә дә торып ашаттым, иртән дә бер тапкыр,
рәхәтләнеп йоклый хәзер. Төренчекләрен дә юып элеп куйдым. Урыны
җылыда, корыда! Әй, балакаем, яп-яшь башың белән шушы аяусыз һавада
бала күтәреп юлга чыкмасаң! Ярый инде, Аллага шөкер, исән-сау кайтып
җиттегез. Вәгыйзь абыең авыл советына телефонга менеп китте. Балалар
исән-саулар, Кызыл Байракта, борчылып ятмагыз дип хәбәр итәргә. Инде
шөкер, төне буе котырган буран да тынып калды, чалт аяз көн бүген! Юллар
төшкәч, амин, килеп тә алырлар, – дип, кунак кызның күңелен күтәреп
җибәрде авылдаш түтәе.
***
Икенче көнне иртә таңнан, чанасына толып-туннар салып, калын итеп
печән түшәп, Мәүлетдин абыйлары килеп җитте. Үзен гаепле тоеп:
– Юлга чыгып булмады бит, сеңлем, тәвәккәлләсәм дә, яхшыга түгел
иде. Бернәрсә күренмәслек итеп дулады бит, ләгънәт. Баланың хәле ничек,
салкын эләктермәдегезме? – дип тә борчылып сорагач, ятакта мич буенда ятучы сабый янына килеп күз салды. Хәниф төшләр күреп ята иде, ахрысы,
абыйсына сәлам биргән кебек елмаеп-елмаеп куйгалады.
– Бигрәк матур малай икән! – дип әйтеп куйды.
– Абый, күз тидерә күрмә үзенә! – дип, Нурания сеңлесе кисәтте.
Мәүлетдин абый исә:
– Тфү, тфү, – дип төкеренде дә читкә китте. – Кайтыйк, әйдә, балалар,
көне дә ачылды, матур гына торганда кузгалыйк, анда әти белән әни,
Фәүзия җиңгәгез борчылып ята торгандыр. Вәгыйзь абый, Сәвия апа,
бик зур рәхмәт инде сезгә! Җәй көне кайтсагыз, безгә дә кунакка рәхим
итегез! – дип, мич башына җылытырга куйган калын йон бияләйләрен
алды. Ишек төбендәге киез итекләрен кигәч: – Нурания сеңлем, бир әле
Хәнифне үземә! – диде.
Юыртып китеп барган ат артыннан Сәвия апалары:
– Зәкия апаларга да чуктин-чук сәлам җиткерегез! – дип, күз яшьләрен
сөртеп озатып калдылар.
– Нинди ягымлы, игелекле кешеләр! – дип сокланып барды ат чанасына
сөялеп утырган Нурания кызый.
Өйләре янында басып калган кешеләр кечерәйгәннән-кечерәя,
ерагайганнан-ерагая барды. Җирән кашка чана эзе буйлап таудан түбән
төште дә, Иделдә уңгарак борылып, боз өстеннән Тәмте тарафына таба
чаба башлады. Мәүлетдин абыйсы, атын каулап:
– На-на, җаным, әйдә, кайткач яхшылап ял итәрсең, мин сине тәмле солы
ярмалары белән сыйлармын! – дип, бахбайның күңелен күтәреп җибәрде.
Кашка да белгән, аңлаган кебек, чабуын тизләтте, «рәхмәт» дигәндәй,
пошкырып куйды. Аннан сеңлесенә борылып: – Син дә толып астына кереп
чум, салкын иңмәсен тәнеңә! – дип кисәтте. Үсмер кызый бәләкәй энесе
янына, хуш исле болын печәне исләре аңкыган тун астына кереп чумды.
Җаен белеп киптерелгәнгә микән, үләннән күңелгә рәхәтлек бирүче хуш
исләр, җиләк тәмнәре аңкый иде.
(Дәвамы бар)
«КУ» 02, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев