Хәчтерүш (романның дәвамы)
Баланың битен юдыртып, чиста тукыма белән уратып бәйләделәр. Никита бу хәлләрне ерткыч җанвар кебек капка ярыгыннан шыпырт кына карап, күзәтеп торды. Соңыннан теге кызыйга анасы бер таба конфетлар чыгарып бирде, җылы чәй эчертте. Үзенең дә бәреп чыккан күз яшьләрен алъяпкычына сөрткәләп: – Зинһар, рәнҗемәгез инде, зинһар, кичерегез инде шул зимагур малайны! – дип сөйләнде.
***
Күптән түгел генә кеше тавышларыннан гөжләп торган ишегалды
тынып калды. Өлкәннәрне күзәтеп, чемченеп утырган сабыйларның да шат
авазлары ишетелми. Ничек инде ишетелсен, өлкәне башын өстәлгә салып,
кечкенәсе озын утыргычка сузылып ятып, төшләр күрәләр иде. Резидә
туташ белән апасы Роза, ашамлыкларны барлап, өйгә суыткычка ташый
башладылар. Көне буе чабышып әлсерәп йоклап киткән балаларын Роза
ханым: «Әй бәләкәчләрем, бәбкәләрем минем!» – дип, йомшак җирләреннән
җиңелчә генә чәбәкләп алып, назлап чыкты. Аннан ишегалдындагы
мангалны чистартып яткан иренә:
– Галимҗан, аннары балаларны караватка кертеп салырсың әле, икесе
дә оеп йокыга талганнар, – диде.
– Яхшы, карчык, – дип җавап бирде ире.
Хәниф тә тик утырмас өчен:
– Роза апа, балаларны үзем генә өйгә кертимме соң? – дип сорады.
– Әйбәт булыр иде, югыйсә Галимҗан абзаң бөтен ишегалдын тәртипкә
салмыйча туктамаячак әле ул! – диде.
Тагын ярты сәгатьтән ыгы-зыгы кимегәч, алынасы алынып, салынасы
салынып дигәндәй, ишегалды да, беседка эче дә тәртипкә китерелгән иде.
Корылма эчендә Хәниф белән яңа гына унҗиде яшен тутырган Резидә
туташ кына утырып калды. Тынлыкны бозып, май киченең салкынча
җиле исеп куйды. Шәкерт урындык өстендә яткан студентлар костюмын
алып кызның өстенә бөркәндерде. Тагын күпмедер мизгел тавыш-тынсыз
карашып кына утырдылар. Әйләнә-тирә тып-тын калган дип әйтер идең,
беседканың тышкы ягында эленгән йөзле лампочка тирәсендә чебен-черки,
күбәләкләр, төнге бөҗәкләр бәрелә-сугыла гөжли икән. Нигә алар үтергеч
утка, яктылыкка шулай омтылалардыр? Гаҗәеп инде! Хәниф игътибарын
кабат сөйгән ярына юнәлтте.
– Ниләр уйлыйсың?
– Икенче ел йөрибез синең белән, туганнарың белән дә таныштырганың
юк! – димәсенме Тукай кызы. Хәниф бу сораудан уңайсызланып калды.
– Беләсеңме, Резидә, мин бит үги әти белән торам, – дигәч, тагын ни
әйтергә икән дип тынып калды.
– Беләм! Барысын да ишетеп беләм, Хәниф. Үги әти белән яшәгәнеңне
дә, аларның уртак балалары Фәрит барлыгын да ишетеп беләм.
– Кемнән? – дип аптырады егет.
– Надия барысын да Роза апага җиткереп тора.
– Аңа нәрсәгә кирәк инде минем тормышым? Тагын нәмә җитми инде
аңа?! – дип ачу белән әйтеп куйды Хәниф.
– Димәк, нәрсәдер җитми, үчләнә, безнең араны бозасы килә, – диде
Тукай кызы, әйтте дә, үпкәләп, башын ян киртәгә борды. «Әй, тинтәк
баш, тинтәк баш! Нәрсәмә кирәк булды инде сиңа шул әрсез Надия дигән бәндәне озатырга!» дигән борчулары кабат калкып чыкты. Сүз өзелеп,
пауза барлыкка килде. Күпмедер утыргач, Хәниф ачыктан-ачык сөйләшергә
кирәклеген аңлап:
– Гафу ит, Резидә! Үги әти, энекәш, әни белән өч бүлмәле сталинканың
берсендә күршеләр белән яшәвемне җиткерергә кыюлыгым җитмәде,
уңайсыз да иде... Үземнең әти белән әни мин сабый чакта ук аерылышалар.
Сәбәбе... Әни аны хыянәттә тота... Тота да сигез айлык баласын, ягъни
мине алып, сеңлесе Нурания апам алып торган фатирга чыгып китә. Әти бу
хәлгә нык үпкәли, горур янәсе, ярты еллап гомер узгач, әни аерылышырга
гариза бирә. Шулай итеп, шәһәрдә Әхмәтхан бабам нигезендә тусам да,
язмыш мине Балчыклы авылына кайтарып җиткерә. Шулай итеп, мин Тау
ягы малаена әвереләм.
Әти килде, тик поезд киткән иде инде. Алданрак, элегрәк юл алган
булса, ант итеп әйтәм, әнкәй аны кичергән дә булыр иде. Шуннан соң
ул шул йөргән бичәсенә өйләнә, өч балалары бар хәзерге көндә. Инде ул
ханым белән дә аерылышкан икән! – дип, егет тынып калды. Тынлыкны
Резидә туташ:
– Ә нишләп өч балалары була торып яши алмадылар икән?
– Әнигә эшләгән этлеге үзенә кире кайтты. Яңа бичәсе аның өстеннән
йөргән! Үзе: «Өстемдә нинди киемем бар, шул килеш чыгып киттем дә
шундук гариза да бирдем», – диде.
– Ә теге хатын сөяркәсе белән кушылганмы соң? – дип төпченде Резидә.
– Сөяркәсе әтигә килеп, ашап-эчеп дус булып йөргән, бергә АТПда
машина йөртүче булып эшләгән адәм икәнлеге ачыкланган. Ул бер айдан
соң гына больницадан чыга, әтине дүрт елга төрмәгә озаталар.
– Алай икән, – дип сузып куйды кыз. Хәниф исә, ник сөйләгәненә үкенеп,
борчуга калды. Кем белә, бәлки: «Син дә әтиең кебек йөремсәк булып
чыксаң!» – дип фикерлидер. «Юк, матурым, мин беркайчан да ул адымга
бармаячакмын!» дип уйланды эченнән.
– Резидә, мин гомерем буе сине генә сөячәкмен, сине генә яратачакмын!
Минем балаларым әтисез үсәргә тиеш түгел. Үзем генә беләм атасыз
үсүләрнең авырлыкларын, үзем генә беләм! – дип, кызга күтәрелеп карады.
Аның зур матур күзләреннән кайнар яшьләр тама иде.
– Ә инде туганнарым белән таныштырмавымның тагын бер сәбәбе бар.
Күршедә бик әшәке җанлы рус яши, татарларны күрә алмый. Эчеп алса,
төне буе сүгенә. Кечерәк чагымда куркудан өнем китә иде. Хәзер юк инде,
үзе өркидер…
Нәфрәт
Кечкенә Никита да барлык балалар кебек үк урамда чабарга, йөгерергә,
куышып уйнарга, кышларын Таштау урманы тавыннан чаңгы-чана шуарга
ярата иде. Еш кына, иптәшләре белән бәхәсләшеп китеп, дөмбәсләшкән
чаклары да булгалады. Төн караңгылыгына калып, озаграк йөрсә, анасы
Наталья ханым, урамга чыгып, яңгыравыклы тавышы белән: «Никиш, шайтан
баласы, кайда йөрисең син, көне буе өйгә кайтмыйча, татарлар алып китәрләр
әле үзеңне!» – дип өркетә иде. Атасы Евгенийдан да ишеткәләгәне бар аның. Бермәлне алып кайтырга дип өеп куйган әзер печәннәрен урман алачыгыннан
урлап киткәннәр. Күрше авыл татарларыдыр инде дип фаразлады шул
чагында ата кеше. Хәлбуки, татарларда угрылыкка каршы җәзалар бик каты
куелган, балаларны кечкенәдән: «Кеше әйберенә тимә, кулың корыр!» – дип
кисәтеп үстерсәләр дә. Шуңа күрә исламдагы халык чит-ятныкына тию
түгел, үзәккә үтәрлек корылык килсә дә, әйләнеп тә үтәләрдер әле, Аллам
сакласын! Соңыннан ачыкланганча, печәнне югары очның сакаурак бәндәсе,
авылдашлары Михаил чәлдергәне билгеле булды. Атасы татарларның
катнашы юклыгын әйтеп, аңлатып та тормау сәбәпле, малайның күңелендә
бу тырыш, эшчән халыкка карата юшкын ныклап утырып калды. Ә кичләрен
эне-сеңелләре йокламыйча аналарын интектерсә: «Йәле, ятыгыз, югыйсә
татар бабайка алып китәр үзегезне, казанга салып пешереп ашар!» – дип,
сабыйларының котын ала торды. Шул сәбәпле, җирле татар халкына тискәре
карашта тәрбияләнгән рус балаларының әшәкерәкләре, шимбә-якшәмбе
үзләренең Красноглинка авылларының урамнары аша узып барган, яхшы
атларга яхшы дирбияләр җиккән татарларга кантарлар, ташлар ыргытып
калырга да күп сорап тормый иде. Андый көннәрне өлкәннәр үзләренең
үсмерләренә күз-колак булырга дип, урамга ук чыгып утыралар.
Беркөнне Евгенийның мәнсез малае Никита таш ыргытып, арбада
утырып, урам аша пристаньга үтеп баручы күрше Балчыклы авылы кызы,
соңыннан ачыкланганча, Нураниянең маңгаен ярды. Рәнҗеп елаган,
бите буйлап кызыл кан агып төшкән бу кара чутыр кызның бик чибәр
икәнлеген генә хәтерләп калды нәфрәтле малай. Шул арада Евгений аны
күлмәк якасыннан эләктереп алып, чирәмгә сугып екты. «Подлец, что ты
делаешь, убью, зараза!» – дип, тагын кизәнде. Ул арада анасы Наталья
чыгып өлгерде, иренең кулына ябышып: «Үтерәсең бит баланы!» – дип,
чәрелдәп кычкырып җибәрде.
– Үтерсәм дә ярый, күрмисеңмени, Зәйнет дусның кызына таш белән
бәреп, башын тиште, кабахәт! – дип, ярсып сөйләнеп алды. Аннан арбага
якынрак килеп: – Зинһар, кичер инде, Зайнет брат, күреп өлгереп бетеп
булмый иблисне, йәле, кызым, йәле, карыйм әле... Наталья, чүмәлә баш,
торма бакча карачкысы кебек, бар, тиз бул, чүпрәк белән су алып чык! –
дип кычкырды.
Баланың битен юдыртып, чиста тукыма белән уратып бәйләделәр.
Никита бу хәлләрне ерткыч җанвар кебек капка ярыгыннан шыпырт кына
карап, күзәтеп торды. Соңыннан теге кызыйга анасы бер таба конфетлар
чыгарып бирде, җылы чәй эчертте. Үзенең дә бәреп чыккан күз яшьләрен
алъяпкычына сөрткәләп:
– Зинһар, рәнҗемәгез инде, зинһар, кичерегез инде шул зимагур
малайны! – дип сөйләнде. Татар Зәйнет белән рус Евгений, капка төбендәге
эскәмиягә утырып, тәмәке көйрәтеп гәпләшеп алдылар.
– Прости, Зайни братан, очень неудобно перед вами! – дип, атае кабат
гафу үтенде.
– Ничава, Евгений брат, что поделаешь, дети, – дип, урыныннан торды.
Кул биреп саубуллашты. Атае: «В обратном заезжай!» – дип, артларыннан
кычкырып, кунакка чакырып калды. Евгений ишегалдына керсә, малае
аңа киртә чатыннан кыргый бүре баласы кебек усал итеп карап тора иде.
– Ты понимаешь, что наделал, я с её отцом всю Гражданскую прошёл?! –
дигәч, «Әй, нәрсә аңлыйсың син!» – дигәндәй, кулын селтәп, өйгә кереп китте.
Никита гына аның артыннан: «Что ты их защищаешь, не они ли украли
твои дрова, сено?» – дип, ярсып кычкырды. Тик шулай да теге кара чутыр
Нураниянең матур йөзе, зур кара шомырт күзләре аның күңеленнән китмәде.
«Нинди матур кыз!» дип уйлады ул. Үсә төшкәч тә, алтынчыда укыганда,
җәй көне әтисенә иптәшкә җигүле атка утырып, күрше Балчыклы авылына
юл тоттылар. Алар әлеге дә баягы үзләренә дә кергәләп, хәл белешеп
йөргән Зәйнет абыйларына тукталдылар. Малайның күңеленә курку иңде.
«Хәзер теге чактагы кыланышы өчен татар малайлары җыелышып килеп
дөмбәсләсәләр» дип борчылып уйланды. Хуҗа абзый шунда:
– Улым Фәргать, әнә, Никитаны алып кереп чәй белән сыйла әле! – диде.
Теге кара чутыр малай аның янына килеп, русчалатып:
– Әйдә, пошли! – дип, үзе артыннан ияртте. Рус малае курка-шикләнә
генә артыннан иярде. Үзенең йөрәге дөп-дөп типте, өйдә бит теге гүзәл
кыз Нураниянең дә булуы ихтимал. Нәкъ шулай булып чыкты да. Кыз
сәке чатында зур табада тәлинкә-чәшкәләр юа иде. Никитага шул хәтле
уңайсыз, оят иде. Ул хәтта әллә кире чыгып китәргә микән дип тә уйлап
куйды. Шулай да бөтен ихтыяр көчен җыеп:
– Здравствуйте! – дип әйтеп салды. Кыз елмаеп аңа карады, сүз әйтмичә
башын гына селкеп куйды. Малай аның маңгаендагы таш эзен дә шәйләп
алды. Ул оятыннан башын түбән иде. Нурания:
– Абый, чәйне үзең ясарсың инде, бал-варенье сәкедә, ит менә бу
табада, – дип, чыгып китте. Фәргать:
– Ни стисняйсә, садис, әйдә! – дип, урындыкка күрсәтте. Малайлар
дәшми-тынмый гына чәй эчтеләр. Шатыр-шытыр иттереп каткан
перәннекне кимерделәр. Никита үзе чәй йоткалады, үзе маңгай астыннан
гына бүлмәне күзәтте. Биредә бөтен әйбер дә тәртип белән тезелгән,
идәннәре дә кәрәз кебек сап-сары, алтындай, мичнең аклыгыннан да
чисталык, пөхтәлек бөркелеп тора иде.
Тагын ярты сәгатьтән инде алар ишегалдына чыгып, бөтен каралты-
кураны тикшереп, кушаяклап чабыштылар. «Йолдызкай» дигән колынга
чирәм йолкып алып кереп сыйладылар. Фәргатьнең чиле-пешле русча
сөйләшүе дә аңлашыр өчен җитте кебек, тәрҗемәче дә кирәк булмады.
Никитага күп кенә сүзләр болай да аңлашыла иде. Әйдә, дуга, камыт,
арбаларны үзләре дә шулай атыйлар, хәтта әтиләре үзләренең отецларына
охшаган. Фәргать аңа «Пайдум, әйдә, әтиләргә» дигәнне шундук аңлап
алып, татар малаена ияреп, тау астына ыргылып чабып төшеп китте. Аста
инеш ярында, чирәм өстенә җәймә җәеп, өлкәннәр үзләренчә бәйрәм итеп
утыралар иде. Малайларны күреп, Зәйнет агай гына:
– Идите, идите, вам здесь не место, Фәргать улым, өлкәннәр янында
утырырга ярамый, – дигәч, уйнакчан малайлар кире тау ягына йөгерделәр.
Бу Балчыклы дигән авылда йортлар да бик матур икән, күбесе төрле
буяуларга буялган. Красноглинкадагы кебек үк түбәләре шифер, калай
белән ябылганнары да җитәрлек. Татар малае Фәргатькә ияреп чабып йөри
торгач, көн узганын сизми дә калды Никита. Кире кайтканда ул атасыннан:
«Папан, а почему вы не в доме гуляли?» – дип сорады.
– Потому что, сынок, у татар водку выпивать большим грехом считается.
Поэтому мы с моим другом Зайнетдином подпольно сидели, у них
кечкенәләргә андый столларда катнашырга да ярамый. Учти, сынок! Очень
чистоплодный народ, очень ответственные они! – дип, сүзен бетерде өлкән
Букаев. Шулай итеп аларның «Зайнет друг»тан камыт сатып алу тарихы
тәмам булды.
(Дәвамы бар)
«КУ» 02, 2025
Фото: unsplash
Теги: проза
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев