Логотип Казан Утлары
Роман

Хәчтерүш (романның дәвамы)

Таһир дусты белән алар Казанга күчеп килгәч таныштылар. Баштарак үзенең русча белмәвеннән шаяртып, мәзәк ясап көлеп йөргән әлеге озын буйлы, таза гәүдәле Төрекмән кушаматлы үсмернең, авыл гыйбады Хәнифнең көче ташып торганлыгы, гармунда да уйный белгәнлеге ачыклангач, мөнәсәбәте әкренләп кенә үзгәрә торды.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Гасырга сузылган бер мизгел

Үсмер Хәнифкә дә, аның яшьтәшләре, дуслары Илгизәр, Мансур,
Шамилгә дә алар яшәгән, алар аңлап бетермәгән тормыш бүген иксез-
чиксез дәвамлы булырдай тоела. Алга куйган максатларын үтәр өчен гомер
һәм мөмкинлекләр Ходай тарафыннан мулдан бирелгән кебек! Кемнәрдер
шуннан файдаланып, алга куйган теләкләренә ирешә бара. Менә бит ул
үзе дә өлкән туганнары кебек баян-гармунда сыздырып уйнарга бала-
чагыннан ук хыялланды түгелме? Хәзер аны уздырып көй яңгыратучылар
тирә-якта бик сирәк. Үзенә дә, якыннарына да куркыныч янаганда яклый
алыр өчен ныклап, тән яраларына түзеп, бокс белән шөгыльләнеп, ярыйсы
гына нәтиҗәләргә иреште түгелме соң? Әлбәттә! Дуслары әйтүе буенча,
алар аның белән төнге Казан урамнарында йөрергә дә курыкмыйлар икән!
Алар аның белән борчылмыйча йөрсәләр дә, Хәниф барыбер үзеннән генә
шикләнә. Кирәк чакта иптәшләренең ышанычын аклый, терәк була алырмы?
Киләчәктә әле киң күкрәге белән бик күпләрне каплаячагын белми дә иде
әле ул! Аңа хәзер дә дусларын яклап терәк булырга еш туры килә! Әле үткән көз генә спорт ярышларына китеп баргач, рус курсында укучы шәкертләр
театр училищесы тирәсендә яшәүче җирле хулиганнарны шимбә көнне
дәресләрдән соң үткәрелә торган дискотекага чакырып китереп, Фрид
Мусин белән Символ Гайнетдинне бәргәләп ыргыттырганнар. Икенче
шимбәдә Хәниф үзенең иптәшләре белән килеп, кемнәр икәнлеген ачыклап,
акылга утыртып киткәч кенә, эзләре суынды училище тирәсендә теге сугыш
чукмарларының.
Икенче юлы исә Муром шәһәреннән бокс ярышларыннан кайтып
төшсә, курсташлары Фрид, Гаяз, Символның битләре күгәреп, сыдырылып
беткән! Укытучылары Шәхсәнәм Әсфәндиярова, борчылып: «Хәниф, син
бит Казан малае, иптәшләреңнән акча талыйлар, кыйныйлар икән, булыш
инде, зинһар»! – дип үтенде. Аны Казан малае дип атау да дөреслеккә туры
килеп бетми. Чөнки ул сигез айлык сабый чагыннан авылда үсте. Алтынчы
сыйныфта гына аны дөньяга биргән борынгы моңлы-җырлы Казанга яңадан
кире алып кайттылар. Ни генә булмасын, курсташларына ярдәм итәргә
үсмер һәрвакыт әзер иде! Нәсел-нәсәбе шундый!
Хәл ачыклангач, шул билгеле булды: иптәшләре Ямка бистәсендә фатир
төшеп, шундагы ялгыз апаның Чокырлы урамындагы алма бакчалы иске
йортында торалар булып чыкты. Апага да файда, егетләргә дә уңай, әлеге
Чокырлы урамы уку йортыннан ерак түгел икән, дәрескә дә җәяүләп кенә
килеп-китеп йөргәннәр. Хәзер стипендия алулары була, җирле шакаллар
килеп акча таләп итеп, бирмәсәң, типкәләп тә китәләр, ди. Әлбәттә, алар
каршылык күрсәтеп караганнар, ләкин сан ягыннан ишле зимагурлар,
аларны кабат бәргәләп, соңгы тиеннәренә хәтле чишендергәннәр. Менә
шундый проблема көтеп тора иде бу юлы Хәнифне.
– Фрид, бу эшне тулысынча чишә алырмын дип вәгъдә бирмим,
ләкин тырышып карармын! Чөнки мин Киров районында яшим, ә сез
Советныкында, – дип аңлатты.
Хәнифнең сүзләрендә хаклык күп иде. Шундый заманнар: район белән
район дошман, әле Горький бакчасында, әле Автозаводныкында, Питрәү
паркында дисеңме, ике яктан йөзәрләгән үсмер, җыелышып килеп, әйләнә-
тирәдәге бөтен дөньяның тынычлыгын җимереп дөмбәсләшәләр. Кемдер
җиңсә-җиңелсә дә, ике төркем ягыннан да зыян күрүчеләр дистәләп
җыела, каты җәрәхәт алучыларны «Ашыгыч ярдәм» машинасында төяп
алып китәләр. Лидер саналган бәндәләрнең исем-фамилияләрен дә, баш
саннарын да яхшы белгән иминлек саклау органнарына төп оештыручыларны
эләктерүе бик кыен! Берәр хәл килеп чыктымы, толпа, ягъни үз көтүе
аларны милициядән блокировать итеп, качып китәргә мөмкинлек тудыра.
Бик сирәкләре генә сиреналы «УАЗ»икларга утыртылып, тантаналы рәвештә
милиция бүлекчәсенә озатыла. Анда сорау алып маташалар да, әти-әниләренә
штрафлар салып, бер-ике көннән чыгарып җибәрәләр. Шул галәмәтләрдән
соң инде аларның үз көтүләрендә абруйлары нык арта. Каһарманга
саный башлыйлар. Ләкин төп курчак уйнатучы-оештыручылар гел читтә
кала. Чөнки алары аның – азу теше ярган җинаятьчеләр. Аларга бу көтү
ызгышлары, дистәләгән милиционерны эшләреннән аерып, игътибарларын
икенче проблемаларга юнәлтү – төп максат. Соңрак ачыкланганча, кайсыдыр
банк, кибет, идарә таланган булып чыга. Шундый чакта иминлекне саклау вәкилләре исә, тәртипсез үсмерләр артыннан чабып, вакытларын
заяга уздырып, бала-чаганы куып йөри. Дөрес, аларга ярдәмгә комсомол
төркемнәре, БКДларны да оештырып җибәрәләр.
Хәниф, сораша торгач, Ямка бистәсенең Чокыр урамы кайсы тирәдәрәк
урнашуын ачыклады. Ул Калуга бистәсенә терәлеп үк тора икән, әз генә
өстәрәк Горький паркы да шунда гына. Хәнифнең Калугада абруйлы бер
дусты Таһир Овезов яшәп ята. Ләкин күрше бистә зимагурларының кара
эшләренә каршы торырлык юлны табармы ул? Шулай да ятып калганчы
атып калырга кирәк!

Таһир

Таһир дусты белән алар Казанга күчеп килгәч таныштылар. Баштарак
үзенең русча белмәвеннән шаяртып, мәзәк ясап көлеп йөргән әлеге озын
буйлы, таза гәүдәле Төрекмән кушаматлы үсмернең, авыл гыйбады
Хәнифнең көче ташып торганлыгы, гармунда да уйный белгәнлеге
ачыклангач, мөнәсәбәте әкренләп кенә үзгәрә торды. Соңрак укуларын
бер парта артында дәвам иттеләр. Төрекмән уку-сызуга бик исе китмәсә
дә, матур җырлавы, йөзләгән анекдот белүе белән абруй казанган иде.
Аның Төрекмән дип аталып йөртелүендә җирлек булган икән. Әтисе Фаад,
чынлап та, төрекмән милләтеннән булып чыкты. Кайчан ничек Татарстанга
килеп эләккәндер, Хәнифкә караңгы иде. Абзый кеше өлкән прапорщик
дәрәҗәсендә зонада эшли икән. Үсмерне иң гаҗәпләндергәне шул булды:
ике метрлы, 120 килолы әлеге баһадир татарларның үзләреннән дә матуррак
итеп татар телендә сөйләшә иде. Аның калын, бас, көр тавышыннан,
алыплардай гәүдәсеннән Хәниф шикләнебрәк йөрсә дә, Фаад агасы үсмер
көтмәгәнчә, гадел, мәрхәмәтле, кешелекле булып чыкты. Көч-гайрәт
мәсьәләсенә килгәндә, Таһирның сөйләве буенча, типсә тимер өзәрлек
икән ата кеше.
«Бер мәлне бәйрәмнән дус-ишләре белән рус чәйләреннән авыз итеп,
гайрәтләнеп өйгә кайтып керсәм, әти каршы ала:
– Кая йөрисең син, оятсыз, беребезне дә кисәтмичә?! – дип, тәртипкә
сала башлады. Мин аңа:
– Җитте, әти, постоянно нотык укуың, туйдырды! – дип, әтәчләнеп
куйган идем, капчык кебек диванга килеп төшкәнемне сизми дә калдым.
Әз генә һушыма килгәч:
– Ну, ты даёшь, папаша! – дип сокланып куйдым. Әти бик миһербанлы
кеше, кирәк-кирәкмәгәнгә дуламый. Менә әнигә килсәк, бишебезне дә
биетә, утлы табада кыздыра, ачуына дучар булсаң! Аңа каршы дәшеп кенә
кара, әти шундук тәртә артына кертә. Кечкенә генә әни шушы пәһлеванны
да үз кулында авызлыклап тота. Безнең янда шулай үзен тормышыбызның
кендеге итеп яшәсә дә: «Тавышланмагыз, әтиегез ял итә, кухняга соңрак
чыгарсыз, Фаад тынычлап капкалап алсын әле», – дип боера. Әлеге кара-
чутыр орчык хәтле әнигә айгыр хәтле әти рәхәтләнеп буйсына, һичкайчан
да күтәрелеп бәрелми. Әгәр инде икәүләшеп кенә фатирда калсалар,
чөкердәшеп туймыйлар. Без балаларына сиздермичә генә яратышалар да.
Шулай булмаса соң, бер-бер артлы без – биш балалары тумаган да булыр идек. Аннан әтине бит гадел, мәрхәмәтле булганы өчен четерекле эш
урыны – зона-зинданда утыручылар да хөрмәт итәләр дип сөйлиләр, менә
шулай, брат, шундый Алпамша хәтле атай белән яшәп ятабыз инде!» – дип
шаяртып сөйләгәне бар.
Таһир белән аларның бергә укулары, әтиләренә Калуга бистәсенә урнашкан
милиционерлар өчен төзелгән ике йортның берсеннән дүрт бүлмәле фатир
биргәч, сукмаклары аерылды. Тик аралашулары бетмәде, алай гына да түгел,
ныгыды гына. Вакыт-вакыт Таһир кунакка килеп чыкса, Хәниф тә алар яшәгән
Калуга бистәсенә Иптәшләр урамына юлын суытмады. Биредә дә ул үзенең
шаянлыгы, мәзәкчән булуы белән бик ишле ахири дусларын тиз тапкан. Кайчан
килмәсен, кич җиттеме, дусты тирәсенә күрше-күлән балалары, үсмерләр,
кыз-кыркын җыелып, авыз ачып сокланып тыңлыйлар. Барысы да Таһирның
анекдотларыннан егыла-сыгыла көлә. Ничек оста итеп сөйли белә бит дип,
Хәниф аңа сокланып та, көнләшеп тә карый. Әй, аның да бит рәхәтләнеп
анекдотлар сөйләп, әлеге яһүд, марҗа, татар кызларын авызына каратасы килә...
Әлегә аның русча сөйләшүе гади җөмләләрдән генә тора. Таһир дусты гына:
«Борчылма, Хәниф, бөтенләй белмәсәң дә менә бу кызлар сине үзенеке итәргә
рәхәтләнеп риза булачаклар, үзең актёр, үзең баянчы, башкаларның төшенә
дә кермәгән осталык үзеңдә. Русчага килгәндә, минем әни мишәр авылыннан
килгәндә бер кәлимә сүз белмәгән булган, хәзер әнә күрше марҗалары белән
гәпләшсә, аннан да күбрәк бытылдаучы юк», – дип тынычландыра. «Ачуы
чыкса, безне дә русча гына иманыбызны укытып ала. Сиңа курыкмыйча
сөйләшергә кирәк, акцент белән булса булыр, тора-бара теге мультфильмдагы
бүренеке кебек чарлана ул! Кыюрак бул!» – дип киңәшләрен бирә.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев