Роман рубрикасы буенча яңалыклар
-
5 сентября 2023 - 15:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Китте Такташ. Бу каһәрләнгән дөньяга рәнҗеп китте. Менә хәзер, вафатыннан соң унҗиде ел узгач, эштән куылып, урамда ялгызы басып калгач, Салих шулай каһәрләнгән Такташ дустын искә төшерде. Аны да бит бу җәмгыять читкә какты, ят күрде. -
4 сентября 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Яңа елга хәтле Гыйльметдинов, Шәйдуллин кебек җансыз башкисәрләрдән никадәрле кыйнатып та, үзләре теләгән җавапны ала алмагач, Шиһап Әхмәровны гыйнвар башында Пләтән төрмәсенә күчерделәр. -
31 августа 2023 - 09:00
АРТЫК КЕШЕЛӘР (романның дәвамы)
Кемнәрнеңдер капка шакыганын әле йокларга ятарга өлгермәгән Шиһап ишеткән иде. Ул икенче каттагы урам якка караган тәрәзәдән «Кара козгын» килеп туктаганын һәм аннан өч егетнең алар капкасын какканын күрде. Аның төнлә килеп ОГПУ егетләренең кара машинада кемнәрнедер алып киткәләгәне хакында ишеткәне бар иде. Әмма үзе артыннан да шулай тиз килеп җитәрләр дип уйламаган иде. -
30 августа 2023 - 09:00
Гөләйза. Татарлар – Чистай төрмәсендә
– Кичер мине, Мәрьям, шайтан котыртты... телемнән тартты... хәзер генә аңладым нинди яман эш эшләгәнемне! Китмәгез, зинһар, мине ташлап, китә күрмәгез! Улым, син бит минем бердәнберем, нәсел дәвамчым! Син дә китсәң, миннән баш тартсаң, бу дөньяда яшәвемнән ни мәгънә?! -
29 августа 2023 - 09:00
Гөләйза. Ишмөхәммәтне Чистай төрмәсенә алып китәләр
– Мине алырга киләләр! Гөләйза шулай дип кычкырып җибәрде дә, ярдәм эзләп, иренә, әти-әнисенә карады. Алар да бу хәлдән шашынып калганнар иде, юлны дәвам итәргә дә, кире өйгә керергә дә белмичә, капка төбендә катып калдылар. Инде качарга да соң иде... -
28 августа 2023 - 09:00
Гөләйза. "Үлсәк тә, урыс диненә кайтмыйбыз!"
– Курыкма, бу пычак белән сине үтермим мин, урыс карты! Синең белән пычранмыйм, гөнаһ кылмыйм! Әгәр балаларымны алырга килсәгез, шушы пычак белән үземне дә, балаларымны да суям, аларны урыс кулына биреп, кяфер ясаганчы, үзем юк итәм! Безнең башка чара калмады... -
27 августа 2023 - 09:00
Гөләйза. Биләр побының татарларга үче
Аны яндырып үтерделәр. Шәһәр уртасындагы мәйданда, баганага бәйләп куеп яндырдылар. Тирә-юньдәге бөтен татар-башкорт авылларыннан кешеләрне шунда куып китерделәр, алар әлеге хәлләрне үз күзләре белән күреп торырга һәм гыйбрәт алырга тиешләр иде. Бу аларны куркыту өчен дә эшләнде, христиан динен ташлаган өчен, аларны да тереләй янып үлү көтә иде... -
26 августа 2023 - 09:00
Гөләйза. "Мөселманлык җебен өзмәгез!"
1840 елларда Коръән бастыру елына ике йөз меңгә җиткән була! Татар байлары бу изге китапны халыкка ураза бәйрәмендә бушка тарата! Һәм кулына шушы изге китап килеп кергән татар инде беркайчан да керәшенлеккә әйләнеп кайтмый, ул үлгәндә дә кулына Коръән тотып үлә! -
25 августа 2023 - 09:00
Гөләйза. Татарларның мәңгелек хыялы
Менә бу изге Коръәнгә дә Әкълимә әбинең күз нурлары сеңгәндер, яшьләре тамгандыр, ул тау куышларында качып баласын тапканда, бу Коръән дә аның янында булгандыр, мәҗбүри чиркәүгә куылганда, изге китапны күкрәгенә яшергәндер... И Раббым, инде хәзер Гөләйзаны да шушы юл, шушы язмыш көтәме? Бер айдан нәрсә булыр? -
24 августа 2023 - 09:00
Гөләйза. Иман өчен көрәш
Гөләйза үзенә сарылган балалары белән суд каршына кереп басарга мәҗбүр булды, ул аларны үзеннән аерып ала алмады. Бу хәлне күргәч, олы яшьтәге хөкемдар каушап китте, ул хәзер аларны мәңгелеккә аеру турында карар чыгарырга тиеш иде. Бу хатынның һәм аның сабый балаларының язмышы турында соңгы сүзне ул әйтергә тиеш иде... -
23 августа 2023 - 09:00
Гөләйза. "Минем исемем Гөлзада!"
Мунча ишеге йозакка бикләнгән, ә бөтен тишек-ярыклардан ургылып кара төтен чыга... Эчтән әти-әнинең буылып ютәлләүләре, ыңгырашулары, «Аллаһ! Аллаһ!» дигән сүзләре ишетелә... Тышта без үкереп елыйбыз, бикле ишекне тырныйбыз, эчтә аларның бәхилләшү авазлары ишетелә... -
22 августа 2023 - 09:00
Гөләйза. Минем исемем Гөләйза!
Коръән тотып ант итәм – мин мөселман! Минем исемем Гөләйза! Мин Пелагея түгел, мин урыс түгел, мин – татар кешесе! Гөләйза, күкрәгенә яшергән Коръәнен кулларына күтәреп, шушы сүзләрне кабатлады. Шулчак ишек артында сулкылдап сабый бала елый башлады, әйтерсең лә ул да әнисенә кушылып өзгәләнә иде... -
21 августа 2023 - 09:00
Гөләйза. Мәхкәмә алдыннан...
Татар хатыны өчен мәхкәмә хәтле мәхкәмәләр уздырып яталар икән, димәк, алар Гөләйзаны болай гына ычкындырмаячаклар... Моны ирләр сизенә, әмма шул хакта Гөләйзаның үзенә әйтмиләр. Әйе, Ишук – Ишмөхәммәт бик яхшы белә, яңа патша килгән саен яңа тәртипләр урнаша, әмма татарга, бигрәк тә мөселманнарга мөнәсәбәт һаман бертөрле – начар белән бик начар арасында. -
20 августа 2023 - 09:00
Гөләйза. Керәшен авылы Актауда
Бөтен авыл өстендә чиркәү чаңы шашынып бии... Бу шомлы тавыштан балалар куркынып уянды һәм елый башлады, Гөләйза да, коты чыгып, шул якка борылып карады. Нигә аларны монда китерделәр соң, әллә, Ходаем, хәзер үк шунда алып кереп, берәр нәрсә эшләтергә җыеналармы?! -
19 августа 2023 - 09:00
Гөләйза. Гөләйзаны алырга килделәр!
Гөләйзаны алырга килгәннәр икән! Иртәгә Чистайда суд буласы, ди. Балаларын да алып китәләр икән, анасын да монда китергәннәр. Барысын да чиркәүгә алып барып чукындырасылар, ди...