Логотип Казан Утлары
Роман

Хәчтерүш (романның дәвамы)

Хәзер айга бер-ике тапкыр булса да, Ямканың тар урамын киңәйтеп җырлап кайтучылар пәйда булды. Тәрәзәләрдән гаҗәпләнеп карап калучылар ишәйде. «Кемнәр соң болар?» – дип сораучыларга: «Фәнзилә апаның йортында фатирда торучы артистлыкка укып йөрүче егетләр алар!» – дигән җаваплар беренче мәлне гел ишетелгәләде.

(Әсәрне башыннан укыгыз)

Чишелеш

Театр училищесына хәбәр килде: «Хәниф, бу шимбә кичкырын сәгать
16.00ләрдә теге иптәшләреңне алып, Калугага килегез. 16.30да Ямканың
авторитеты безне көтә, сөйләшенгән!»
Әлеге шимбәгә кадәр тагын өч көн бар иде әле. Дуслары Символ, Гаяз,
Фрид та борчылып көтә башладылар әлеге очрашуны. Хәниф тә ни белән
бетәр икән инде дип уйланып йөри. Ә көткәндә көннәре атнадай, атналары
айдай тоела, көтә-көтә көтек булып беттеләр. Габдулла Тукай әйтмешли,
«Хәсрәт эчендә, уйда мин». Хәниф шулай сәгатьләрне, минутларны саный
торгач, көтеп алынган шимбә көне дә килеп җитте. Аның исенә Зәйнет
бабасының: «Менә, улым, 85 яшемә җиттем, бер гасырлык яшәсәм дә,
барысы да бер мизгелдә үтеп киткән кебек, гомерегезнең кадерен белегез,
кирәк-кирәкмәгәнгә бер генә минутыгызны да заяга уздырмагыз! Үкенечкә
калмасын, яхшылап укыгыз, һөнәр алыгыз, һөнәрле ачтан үлмәс, һөнәрсез
көн күрмәс! – дип тәкрарлый. Бабасы бер гасырлык гомерем бер мизгелдә
узып бетте дип сыкранса да, монда оныгы белән иптәшләренә ике-өч көнлек
вакыт арасы да бик озакка сузылгандай тоела...
Театр училищесының күп кенә студентларыныкы кебек, аның да
хыяллану, күзаллау функцияләре нык эшли. Әлеге Ямка бистәсенең абруй-
авторитетын күзаллап, күңелендә образын тудырырга тотына. Озын, таза
буй, авызы тулы алтын теш, тәне тулы наколкалар, сөйләшкәндә үпкәсенә салкын тидергән дуңгыз кебек гыжлап сөйләшә. Авыз тулы төрмә жаргоны,
ике сүзнең берсендә рус маты. Әле пычак чыгарып уйнап утырмаса ярый,
кинолардагы кебек эффектлы күренер өчен! Ни генә булса да булыр, иң
мөһиме – иптәшләренә ярдәме тиеп куймасмы?
Алар, сөйләшкәнчә, Калуга бистәсенә вакытында килеп җиттеләр.
Таһир егетләрне ияртеп, үзе белән Чокырлы урамына, Ямка бистәсенә
алып төшеп китте. Менә бер уйсулыкка юл алдылар. Озак барырга туры
килмәде, тау яссылыгына җайлаштырып салынган, матур итеп буялган
йорт каршына тукталдылар. Ишек кыңгыравына баскач, төп ишектән
кара, бөдрә чәчләре түбәтәе астыннан сытылып чыккан, чәчәкле күлмәге
өстенә татар җиләне элгән, кесәләренә татар бизәкләре чигелгән, буйга
Хәнифтән әллә ни алга китмәгән шат чырайлы бер адәм пәйда булды.
Кем икән бу? Таһир:
– Сәлам, Зөфәр брат! – дип, кочаклашып күреште. Зөфәр диме? Әллә
Ямка-Чокырлы бистәсенең авторитеты шушы буламы? Хәниф хыялында
күзаллаган абруйлы олпат гәүдәле рецидивист басып тормый иде
каршыларында. Киресенчә, пөхтә, чиста итеп татарчалап киенгән ир-
егет каршы алды аларны. Әйтерсең лә биш намазлы мәчет карты. Алай
олыгайтып та булмый, әлеге ыспай, пөхтә киенгән ир-егеткә күп дигәндә
30 тирәләрен генә биреп була иде.
– Әйдәгез, әйдә, егетләр, түрдән узыгыз, – дип, егетләр белән кул биреп
күрешкәч, хуҗа түргә өндәде. Чолан, коридор, зал аша үтеп, ул өйнең арткы
ягындагы ишекне ачты.
– Бүген көне дә бик матур, әйдәгез, рәхәтләнеп бакчада гына утырыйк
әле, – дип аңлатты. Алдан ук хәстәрлек күргәнлеге күзгә ташланды. Сап-
сары буралы мунча каршындагы өстәлдә кабымлыклар әзерләнгән иде.
Акча малы түгел, бакча малы дигәндәй, бер табага кыяр-помидор,
яшел суган өелгән булса, икенчесендә алма-груша кебек нигъмәтләр
тутырылган. Кечерәк тәлинкәләрдә янәшәләрендә сыр-колбаса, ипи, шпрот
та купшыланып утыра.
– Урнашыгыз, егетләр! Хәзер теге вак жуликларны алып килерләр. Без
ул арада тамак чылата торырбыз! Тәк!
Хәниф тә үзләре белән алып килгән күчтәнәчле пакетын хуҗага сузды.
– Рәхмәт, йәле ниләр бар икән? – дип, Зөфәр абыйлары ике шешә рус
чәен, унлап өчпочмакны, диетик колбасаны да өстәленә чыгарып куйды. –
Табыныбыз баерак күренсен әле! – дип, егетләргә елмаеп, күз сирпеп үтте.
Ничек инде бу кешене авторитет дип әйтергә була? Ник бер килешсез сүз
әйтсен, ник бераз гына булса да чыраенда явызлык чалымнары күренсен?!
Сәер! Бик сәер бу! Чын хәлме соң бу, әллә Таһир дусты белән алдан
сөйләшеп куеп спектакль уйныйлармы?
Хәнифкә әлеге җылы драма бетәр дә, каяндыр наколкалы, куркыныч
чырайлы адәм заты килеп керер кебек тоела. Чыннан да, арт ишектән
хуҗадан ике-өч яшькә өлкәнрәк күренгән озын буйлы, чандыр гәүдәле
берәү пәйда булды. «Бармаклары саен наколкалары да бар. Димәк, җирле
хулиганнарның авторитеты шушыдыр инде!
– Зөфәр братан, Антон белән Хәсәнчук биредә! – дигәч, – Сәлам,
егетләр! – дип, өстәл тирәсендәгеләр белән кул биреп күрешеп чыкты.

– Керсеннәр, алайса! – дип, усал гына итеп әмер бирде Зөфәр.
– Хәзер! – дип, тәне рәсем белән сырланган иптәш кире чыгып китте.
– Мин сезнең хәлләрне ишетеп беләм! – диде Зөфәр. Таһир аңа:
– Менә, Зөфәр дустым, Хәниф дип әйткән идем бит, гармунчы, Локомотивта
боксёр. Киров районының 113 мәктәбендә бер парта артында утырып укыдык.
Бер генә спорт ярышы, музыкаль бәйрәмнәр дә ансыз узмый иде...
– Бик яхшы, Таһир! Хәзер эшне бетерик тә, минем хромка бар, рәхәтләнеп
җырлашып утырыйк әле. Зонада әллә ни татымады татар моңнары.
Сагындырды! – дип куймасынмы Зөфәр абыйлары. Гаҗәп! Зоналарда да
булып кайткач, ничек үзен шулай саклый алды икән? Бу тәртиплелеге,
пөхтәлеге белән ничек аны төрмәче дип әйтеп булсын?!
Аны уйларыннан арт ишекнең шыгырдап ачылуы аерды. Аннан, чандыр
гәүдәле Зөфәрнең ярдәмчесенә ияреп, ике бәндә пәйда булды. Өстәл
артында утырган Фрид белән Символ үзләрен талаучыларга борчылып,
гаҗәпләнеп күз салып алдылар. Әлеге жуликларның берсе сары пумала
чәчле, зәңгәр күзле булып, сары кепка өстеннән кара төстәге диңгезчеләр
бушлаты элгән, кара клёш чалбар, аякларында кытай кедалары иде.
Икенчесе каратут чырайлы булып, таза гына гәүдәле, шулай ук кара клёш
чалбарны солдат каешы белән эләктергән, сары ботинкалы, зәңгәр төстәге
җылы күлмәк кигән бәндә иде. «Менә болары, ичмасам, бандитларга
охшаган! – дип уйлап куйды Хәниф. Өй хуҗасы Зөфәр:
– Сезне таныштырып торырга кирәкмидер инде, – дип әйтеп куйды.
– Ну, мы же не знали, братан, что они твои знакомые! – дип мырлап
куйды борын астыннан гына сары пумала чәчлесе.
– Син нәрсә, Хәсән, хәзер авылдан килгән, болай да ачлы-туклы яшәгән
хәерче студент халкын талап яшәүне үзеңә кәсеп иттеңме?
– Гаеп миндә, Боцман, гафу итегез, салган баштан инде. Эчәргә җитеп
бетмәде дә, вот пришлось уж, каршылык күрсәттеләр, ну вот принципларга
барырга туры килде.
– Нинди принциплар инде ул тагын, карапуз?
– Соң шул инде! Каяндыр читтән килгән егетләр мордаңа менеп
төшсеннәр әле! Оскорбительно, конечно! Үз өеңдә, үз урамыңда
чужаклардан отпор ал да. Ну виноват инде, братан, гаепле. Как-нибудь
поправим!
– Акчаларын алып килдегезме?
– Да, вот, кое-как собрали инде, җыйдык. Антон, бир туксан сумны
егетләргә!
Пумала баш кулъяулыгына төрелгән төенчекне Зөфәргә сузды. Боцман
акчаларны санагач, утызар-утызар итеп, зыян күрүчеләргә сузды. Фрид,
Символ, Гаяз, рәхмәт әйтеп, бер айлык стипендияләрен кесәләренә
шудырдылар.
– Ну тогда мы пойдём, Зуфар братан, – дип, пумала баш Антон хуҗага
карады.
– Как пойдёте, садитесь! Я же стол приготовил, садитесь! Кто не
ошибается? Утырыгыз, ә син, Сәлимхан энекәш, минем хромканы алып чык
әле! Сагындым үзебезнең көйләрне! – дип, иптәшенә кушты. Озакламый
«Алмагачлары» Чокырлы урамыннан кубарылып чыгып, Калуга бистәсенә хәтле барып иреште. Хәтта шәп кенә төшереп алган Антон да татарлардан
кимен куймады. «Эх, алмагачлары, унҗидедә, унсигездә кызның матур
чаклары!» – дип кычкырып җырлады. Соңрак аңлашылганча, рус малае
булса да, татарлар арасында үскәч, телне дә шәп маташтыра торган булып
чыкты ул.
Хәзер айга бер-ике тапкыр булса да, Ямканың тар урамын киңәйтеп
җырлап кайтучылар пәйда булды. Тәрәзәләрдән гаҗәпләнеп карап
калучылар ишәйде. «Кемнәр соң болар?» – дип сораучыларга: «Фәнзилә
апаның йортында фатирда торучы артистлыкка укып йөрүче егетләр
алар!» – дигән җаваплар беренче мәлне гел ишетелгәләде. Ләкин инде
аларга чыгып бәйләнүчеләр табылмады. Чөнки инде алар биредә үз
кешеләргә әйләнделәр…

Наглый елтыр күз

Луиза Фәрхәт кызы бик үк чибәр затлардан түгел иде, шулай да аны
ямьсезләрдән дип тә бәяләп булмый. Тулы гына гәүдәле булса да, үзенә күрә
сөйкемлелеге дә җитәрлек шул туташның. Аның сөйкемлелек билгеләре
салам төсендәге калын толымнарында, тулып, кабарып, ымсындырып
торган алсу иреннәрендә, озын саргылт керфекләрендә чагыла иде. Әлеге
уңай төсмерләргә хилафлык китереп, газиз әтисеннән күчкән кабарынкы,
итләч борыны, аннан кечкенәдән авыл җирендә җигелеп эшләп үскәнгә
микән, ирләрнеке кебек җилкәләренең киңлеге хатын-кызларга хас
нәзбереклекне боза да куя иде. Шулай да зәңгәр күзләре тере, бөтен
дөньяны ныклап күзәтә, сыный белә торган хәрәкәтчән аның. Кечкенәдән
хезмәт сөюе, мәктәптә дә тырышып укуы, яхшы нәтиҗәләргә омтылышы
авылдашлары арасында да уңай бәяләнә торды. Максатчанлыгы аны Казан
шәһәрендәге сәүдә техникумының бухгалтерлар әзерләү курсына китереп
җиткерде. Белем алу чорында Киров районының Сабан бистәсендәге
туганнан туган апаларында торды ул. Биредә үз йортларын салып кергән,
заманында колхозлардан мохтаҗлыктан, нужадан качып киткән, күпчелеге
кырыгынчы дары заводында хезмәт итүчеләр яши иде.
Кыз бәйрәм саен әти-әнисенә булышырга дип, туган авылына чапты.
Кичләрен иптәш кызлары белән сәхнә идәнен дөбердәтергә клубка
чыккалады. Артыннан битараф булмаган егетләр озата кайткалады.
Кайберләре кияүгә чыгарга да өндәп карадылар. Шуларның берсе күршедә
генә яшәүче Хәмит атлысы: «Луиза чибәрем, әйдә, өйләнешеп, бергә-бергә
рәхәтләнеп яшик әле. Әнкәй дә үзеңне бик ярата. Бигрәк уңган, булган бала
инде, авыл җирендәге авыр тормышны җиңеп яшәргә шуннан да артыгын
табалмассың ди». Әлбәттә, хыялый, каядыр омтылучы кызның күңеленә
бу сүзләр бик хуш килә иде. Хәмит тә, аның әнисе дегет Хәмидәсе дә
авыллары Нурбайда төшеп калганнардан түгел. Әтиләре Касыйм абый
гына, ни кызганыч, шофёр булып эшләгәндә, салкын яз көне техниканы
җиргә яткан килеш ремонтлап, үпкәләренә салкын эләктереп, иллесен дә
тутыралмыйча, көтмәгәндә үлеп китте. Урыны җәннәттә булсын инде,
бик эшчән, тырыш кеше иде. Ул чагында әле карачутыр Хәмитләренә
унике генә яшь булгандыр. Шулай итеп, үсмер үзе дә кул астына бик иртә керде. Баштарак амбар тирәсендә эшләп йөрсә, тора-бара, әтисеннән
күчкәндер инде, техника яратканга күрә, Буага барып шофёрлыкка укып
кайтты да кырда әтисе урынында машинасын да, трактор-комбайнын да
гөрләтә генә. Җиң сызганып эшләгәч, печәне дә, икмәге дә ихатага кайта
тора, ишегалларында мал-туарлары да ишәйде. Әнисе Хәмидә апаның
колхоз идарәсендә хисапчы булып эшләвенең дә уңай яклары җитәрлек
иде. Үзенә күрә хезмәт хакы да ярыйсы гына, складтагы балы-маеннан,
дөге-токмачларыннан да өлеш чыга торды, ягъни өйдә кытлык булмады.
Луиза Фәрхәт кызы егетнең тәкъдименнән, әлбәттә, йөз чөермәде, шулай
да ризалыгын да бирмәде. «Тукта, Хәмит абый, укып бетерим, соңыннан
күз күрер әле!» – диде.
Икенче курста укыганда, октябрьнең ничәләре булгандыр, Казандагы
ул фатирда торган бистәдән Әлфрит атлы егетнең сеңлесе абыйсын
армиягә озату кичәсенә чакырды. «Мин бит, Әлфия, абыеңны рәтле-
башлы белмим дә!» – дип карышса да, үзләреннән биш-алты йорт аша
гына торучы мөлаем йөзле кызның: «Син бит инде хәзер үзебезнең бистә
кызы!» – диюенә күңеле күтәрелеп, сөенеп ризалыгын бирде. Менә шул
мәҗлестә ул Муса белән танышты. Егет күршедәге урамда әти-әнисе
белән гомер сөрсә, кызлары Ләлә күптән түгел кияүгә чыгып, хәрби ире
белән СССР буйлап сәфәргә китеп барган. Кыз бу турыда тутасыннан
гына ишетеп белә иде. Әтиләре Ришат абый: «Безнең якныкы ул,
Кисмәкледән. Кулы эшкә ята – йортын да сала, мичен дә чыгара, заводта
да хөрмәткә лаеклы, балта осталарының җитәкчесе. Өйләре дә ерактан,
әллә каян аерылып, балкып тора!» – дип сөйләнгән иде. Әлбәттә, аның
бу нотыгының төбендә, «Уллары Мусага игътибарлырак бул әле!» дигән
ымнар да салынган кебек тоелды аңа.
Менә бүген алар көтмәгәндә, озату кичәсендә, әлеге бистә егете белән
очраштылар. Ничектер урыннары да, очраклы гына микән, янәшә туры
килде. Егет игътибар күрсәтә башлады. Салатын да салып куйды, ялт
итеп җиләк-җимешләрен дә алып бирде. Соңрак: «Мин – Муса. Сезнең
исемегез ничек була?» – дип кызыксынды. «Луиза булам», – диде кыз,
елмаеп. «Бик шат сезнең белән танышуыма!» – дип авызын ерды егет. Үзе
гади, үзе сипкелле дә, сөйкемле дә иде кебек яңа танышы. Музыка куйган
саен аны танцыга чакырды, мәҗлес буена рәхәтләнеп биеделәр. Соңыннан
фатирларына кадәр озата кайтты. Нишләптер, Луизаның күңеленә хуш
килде әлеге игътибарлы кала егете. Үзе юаш, үзе тыйнак, шул ук вакытта
мөлаем дә иде. Чибәр генә, урта буйлы кавалерның коңгырт күзләреннән
беркатлылык, чарасызлык төсмерләре дә сирпелә иде. «Нинди тәртипле
егет!» дип уйлап куйды Луиза туташ. «Азган, тузган түгел!»
Ярты ел да үтмәгәндер, алар матур итеп туйлар ясап, авылда калган
Хәмиткә күңелсезлекләр өстәп өйләнешеп тә куйдылар. Туйда каенатасы:
«Улым, менә башлы-күзле дә булдың, килен дә, күренеп тора: эш сөючән
нәселдән икән... Сиңа да җитди булырга вакыт! Укырга бармадың
инде, ныклы гаилә корасың килсә, җиң сызганып, хезмәткә керешергә
вакыт!» – дип, изге теләкләр теләде.
Алдагы ике-өч еллары төрле мәшәкатьләр белән сизелмичә генә үтеп тә
китте. Ул арада каенатасының ярдәме белән Маридан 8гә 8ле нарат бура юнәтеп, бер әбидән сатып алган ташландык ызбалы ун сутый җирдә яңа
йорт тергезеп керделәр. Озак та үтмәгәндер, уллары Артур туды. Ләкин ир
дигәннәрең генә төпләнә алмый иде. Шул ике ел эчендә сигез тапкыр эш
урынын алыштырды. Заводка дип чыгып китә дә, берәрсенә ияреп, юкка
чыга, хезмәтенә барып җитә алмый торган булып чыкты. Ихтыярсыз, юаш,
буйсынучан Муса еллар узган саен тагын да сансызга әйләнә барды. Ниләр
генә кылып карамады Луиза! Авылга әнисенең хәлен белергә дип улы Артур
белән кайтып китсә, ихтыярсыз ире алар әйләнеп килгәнче дус-ишләре
белән бәйрәм ясап, бөтен суыткычны бушатып куялар иде. Тора-бара өйдән
кыйммәтле әйберләр дә югала башлагач, җәй көннәрендә кулыннан берни
килмәгән ир кисәген «Коры елга» дип аталган бакчачылык кооперациясеннән
алынган участокка озата башлады. Үсемлекләрне су сибеп, ашламалар кертеп
тәрбиялисе урынга, тагын үзе кебек бәдбәхетләргә ияреп, бардак ясап, эчеп,
тилереп ятарга тотынды. Үзгәрмәде Муса, төпләнеп китә алмады. Хәзер аның
бөтен яшәеше, бөтен өмете бердәнбере Артурында гына. Акча түләп, баянда
уйнарга йөртте, шахматчылар секциясенә дә юл ярдылар алар. Эшләргә,
тир түгәргә дә ана кеше үзе өйрәтте газиз баласын. Атасы кебек беркатлы,
юаш, тотнаксыз гына булып үсә күрмәсен! Унынчыда укыганда улының кая
укырга керәсен килештеләр. Ул мөдирлек иткән азык-төлек кибетенә кемнәр
генә килми дә кемнәр генә китми дигәндәй... Кытлык заманасы! Булганы
да – ите-казылыгы, мае-сыры, беренче чиратта, күбрәк итәк астыннан таныш-
белешләргә, туган-тумачага, кирәкле-файдалы кешеләргә китә. Аларның
кибетенә инде менә өченче ел подполковник погоннары таккан хәрби кеше
йөри: азык-төлеккә йә үзе, йә инде хатыны Тамара белән бергәләп килгәлиләр.
Бик тәртипле, бик итагатьле итеп сөйләшәләр, елмаеп, әллә каян ук сәлам
бирәләр. Юрий Михайлович үзе Белоруссиядән килгән булып чыкты. Танк
училищесында укытканлыгын белгәч, Луиза ханым аларны күз кырыннан
ычкындырмады, якты чырай, такта чәй дигәндәй, булганыннан өлеш чыгара
торды. Сирәк-мирәк булса да, кунакка да йөрештеләр.
Көннәрдән-беркөнне ул, вакыты җиткәнлеген аңлап, гадәттәгечә сәлам
генә биреп чыгарга дип кергән хәрбигә мөрәҗәгать итте.
– Борчылмагыз, Луиза Фәрхәтовна, мәктәпне яхшы билгеләргә бетерсә,
физик ягы да җитәрлек булса, үтәчәк, әлбәттә, мин үзем дә күз-колак
булырмын. Дөрес уйлыйсыз, улыгызны чын ир кеше итеп тәрбияләргә
теләвегез куандыра. Үз илеңне саклаудан да изгерәк бурыч бармы икән
бу дөньяда ир кешегә?! Бүгенге көндә дә сезнең кебек фидакарь хатын-
кызларны күреп сөенәм! – дип, ике уйларга урын калдырмыйча чыгып
китте. Шулай итеп, улы Артур таркалып барган СССР дип аталган дәүләтне
саклар өчен белем алырга дип танк училищесына барып керде. Инде хәзер
Луиза ханымның тагын бер төпле адым гына ясыйсы калган иде. Курсант
улын өйләндереп, башлы-күзле итү, оныкларын назлап-сөеп тәрбия кылу
да төп бурычларының берсе иде аның өчен. Тик менә адәм рәтле кеше
баласын каян табасы икән? Ярты Казан азган-тузган чәчбикәләр белән
тулган. Беркатлылыгы белән, Аллам сакласын, шундыйрак берәр җилбәзәк
хатын-кызга барып капса... Шуңа күрә ашыгырга кирәк, ни әйтсәң дә,
ихтыярсыз Муса баласы да бит әле ул.
Луиза ханымның инде күз алдында тоткан кандидатурасы да бар иде.

(Дәвамы бар)

 

«КУ» 02, 2025

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев