Повесть рубрикасы буенча яңалыклар
-
7 май 2024 - 13:00
АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)
Инде урамга чыгып, нигезен дә җентекләп карасалар, отыры хәйран калдылар: турыдан-туры җир өстенә, фундамент-нидер казып мәшәкатьләнмичә, почмакларына гына зур валуннар салып һәм вак таш тутырып, утыртып кына куялар икән бураны. Кышын ничек яшиләр икән соң мондый йортта? Астан суык җилләр керми микәнни? -
6 май 2024 - 13:00
АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повестьның дәвамы)
...Кызганыч, хәзер вагон эчендә дә музыка аһәңнәре тора-бара сирәгрәк ишетелеп, бөтенләй тынып калды. Галиулла-гармунчы, мәхәббәт сагышына тәмам йомылып, гармунына кул селтәп, ул шөгыленнән дә гарык булды, ахры. Гафур аны еш кына сәндерәдә дөньясына битараф карашын түшәмгә текәп яткан хәлдә күргәли иде. -
4 май 2024 - 09:00
Әфганыч (повесть)
Илсөяргә Әхмәтзыяның үлем хәбәрен әби белән бабайга әйтү – мең кыен! Табутлы йөк машинасына утырган, кап-кара чәчле Илсөярнең авылга ап-ак чәчле булып кайтуын әби көтмәгән, җаны оныгының җанын эзләп, мәңгелеккә очкан иде... -
3 май 2024 - 13:00
АК ТӨННӘРНЕҢ КАРА КӨННӘРЕ (повесть)
Әнә, урман астындагы Яңа Корган авылын гына алыйк! Әйе, әйе... әби-патша заманасында Иске Корганнан күченеп килгән авыл. Бирегә, яңа җиргә берничә гаиләне күчерергә дигәч, риза булмыйча, иң әүвәл шобага да тотканнар, жирәбә дә салганнар болар. Берсенең дә үзе теләп, тамырланган җирдән кендеген шартлатып өзеп күчәсе килмәгән! Чыгып төшкән ярлы-ябагай гына ризалашкан. -
1 май 2024 - 09:00
Ике җүләр (повесть)
Шау килде халык, Җүләр Сирайның кыз урлаганы турындагы хәбәр бөтен төбәккә таралды. Сирай кешеләргә сүз әйтмәде. Ул һаман Гашияне ярата иде. Ә аның сөйгәне Гашия бала анасы булды... -
27 апрель 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
«Очраштылар. Әмма очрашу мондый булырга тиеш идеме? – дип уйлады Равил. – Ә ничек булырга тиеш иде соң тагын? Әйе, мин, хыялый уй-хисләр белән йөреп, очрашу зур тантана булыр дип өметләнгән идем. Ярар, иң мөһиме – без очраштык. Хәзер инде элемтә бар». Әмма элемтә бер яклы, дөресрәге, бер яктан гына бар шикелле тоелды аңа. -
25 апрель 2024 - 09:00
СЕРЛЕ ТӘҢКӘ (романның дәвамы)
Равил әле шактый вакыт уйга чумып торды. Очрашып булыр микән дип дулкынланды ул. Чегән хатыны акча алыр өчен генә юри әйтмәде микән... Бу авыр көннәрдә очратырга иде Лаураны, ичмаса аның кай тарафларда икәнен белергә иде. Кайда икәнен белгәч, очрашуны оештырып була бит аны, дөнья кичеп чыккысыз ук зур түгел бит ул. Бер Җирдә яшибез ләбаса, бер илдә. -
20 апрель 2024 - 09:00
Язмыш сукмаклары буйлап (ахыры)
Бүлмәдә шомлы тынлык урнашты. Мин чатнап кипкән авызымны ачып, катып калган телемне әйләндереп, берни әйтә алмадым. Башымны игән хәлдә тынсыз калдым. Гаепсезлегемне әйтеп акланырга тырышу урынсыз иде. -
19 апрель 2024 - 09:00
Язмыш сукмаклары буйлап (дәвамы)
Соңгы елларда борчып, үзен бик белгертә башлаган йөрәгем чәнчеп-чәнчеп сыкрый башлады. Калак сөяге астын нидер боргычлап куйды. Тыным кысылды. Күз алларым караңгыланып китте. Аңымны җуеп, мин идәнгә ауганмын... Хастаханәдән чыкканда, мин инде ресторан директоры түгел идем. -
16 апрель 2024 - 09:00
Язмыш сукмаклары буйлап (дәвамы)
Халыкта: «Күрәчәгең күрми, гүргә кереп булмый» дигән бик тә гыйбрәтле гыйбарә бар. Язмыш безне дә башыбызга да килергә мөмкин булмаган, чәнечкеле тимер чыбыклар белән уратып алынган, тәрәзәләре тимер рәшәткәләр белән ныгытылган төрмәнең күрешү бүлмәсендә очраштырып тетрәндерде. -
15 апрель 2024 - 15:00
Язмыш сукмаклары буйлап (дәвамы)
Тәрәзә янында басып, шушы тамашаны марляга уралган мескен хәлдә күзәттем. Күңелләрем тулып китте. Тамырларым буйлап әле башымны әйләндергеч кайнарлык, әле тәннәремне чымырдатып, салкынлык йөгереп үтте. Бугазыма тыгылган төер күз яшьләрем булып акты. -
14 апрель 2024 - 09:00
Язмыш сукмаклары буйлап (повесть)
Шундый сынауларның бик ачысы, кайгы-хәсрәтлесе, 1962 елның 1 Май бәйрәменә каршы көнгә билгеләнеп, кунаклар чакырылган туебызны да бергәләшеп, туганнар белән җырлый-бии шатланып, әти-әниләребезнең хәер-фатихаларын алып үткәрергә ирек бирмәде. -
9 апрель 2024 - 15:00
КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
Кояш чыкмый да, батмый да, аның үз юлы. Җирнең без белгән халәте ниндидер серле очраклылыкка бәйле. Җир дигәнебез кайчандыр, ничектер шушы галәм ноктасына урнашып калган да чыршыдагы мөһер сыман әйләнеп-тулганып тик тора. Ахыры ничек булыр, кешелекнең җавабы бар да, юк та. Без әле мәңгелектә түгел һәм анда беркайчан да булмабыз да кебек. Без мәңгелеккә бер якынаябыз, бер аннан ераклашабыз. -
7 апрель 2024 - 09:00
КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
– Тизәккә буялсаң, юып алырга була ул, тик сасысы килүдән туктамый аның. Шунысын уйларга кирәк: син бит, үзең әйтмешли, власть кешесе, гражданнарның иминлеге өчен җавап бирүче, димәк. Эшләмәгәнне эшләде дип, укучы баланы халык алдына чыгарып, бурлыкта гаепләү яхшы түгел. Үзеңнең башың себер китәр. -
6 апрель 2024 - 09:00
КҮКЛӘР ҖИРГӘ ТОТАШКАН (дәвамы)
Уйлап куям, ул чакларда, ягъни халык кием-салым таба алмыйча тилмергән елларда, Әлфир абый авыл кешеләренең чын яклаучысына әйләнгән икән бит. Сатучыларны да гаепләргә җыенмыйм. Ялгышлыклар киткәндер, әмма булса да, безнең авыл кибетләрендә хилафлыклар сирәк булгандыр. Әлфир абыйның катылыгы, бердән, халыкка файдалы булса, сатучыларның үзләрен дә күп күңелсезлекләрдән коткарып калгандыр ул. Нәфес чүпрә кебек, ирек куйсаң, кабара башлый. Төртеп чыккач, соң була.