Логотип Казан Утлары
Повесть

ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)

Юк, үләргә ярамый!.. Үлем җәза түгел. Кешелекнең коты күтәрә алмас кабахәтлек кылган җинаятьчеләр өчен иң авыр җәза үлем диләр. Ялгышалар. Үлем – җәзадан арындыру, аралау, үлем – ярдәм ул.

(Башыннан укыгыз)

***
Кая куалар аларны?..
Төнне ярып, алга – билгесезлеккә үрелгән юл буйлап гәүдәләр бара.
Тире дә сөяккә калган шул гәүдәләргә чак эләгеп торган җаннарда өмет
дигәнең тыпырчына бит, шайтан алгыры. Югыйсә бу газаплардан котылу
өчен бер адым җитә. Колоннадан читкә бер адым каер – һәм вәссәлам...
Барлык сызлану-әрнүләр, өметләр һәм өметсезлекләр юкка чыгачак. Бер
уйласаң, туу белән үлем арасында әнә шул бер адым гына бар. Адәм заты
шул адымны мөмкин кадәр озаккарак сузарга тырышып тыпырчынган
була. Тормыш – ике яр арасындагы бер адымлык күперне кичү ул нибары.
Бер адым.
...Сәләйнең күз алдында Гришаның сүнгән карашы уйнаклап алгандай
булды. Күзләре үле иде инде егетнең. Күзләре – сүнгән, ә иреннәре...
елмая иде. Сәләй барысын да аңлады, ләкин туктатырга өлгермәде.
Лагерьны тышаулап торган токлы чыбыкка сабый бала әнкәсенең иңнәренә
асылынган кебек барып асылынды Гриша... Гәүдәсе, керле кулъяулык төсле,
җилдә җилфердәп, берничә көн торды.
Аларны төнлә лагерьдан алып чыктылар да каядыр алып баралар менә.
Кая? Крематорийгамы? Як-яклап, «шнель, шнель»ләп конвойлар куалый,
арттан – ике-өч машина. Колонна койрыгында ату тавышлары ишетелеп
ала: хәлсезләнеп артта калганнарны «чүплиләр». Сәләй башын чайкап
алды. Түзәргә, түзәргә кирәк. Фронт сызыгы ерак түгел, ату тавышлары
лагерьга кадәр ишетелә иде бит. Артта – үзебезнекеләр, артта – ирек,
Рәмзия, балалар... Исән калдырасы булсалар, болар безне лагерьда ташлап
китәрләр иде дигән уй баш миен куырып ала. Үлемгә барабыз.
– Качарга кирәк... – Сәләйнең уйларын укый диярсең, Николайның
калтыравык тавышы ирнең чигәсенә килеп бәрелде. Уң яктан, колонна
читеннән атлый иде ул. – Чамалабрак бар...
Сәләй баш какты.
Юл читендә авып, янып яткан машинаның яктысы ерактан ук шәйләнде.
Төтене тоткыннар үтәсе юл өстен ялап тора.
– Хәзер... – Николайның тавышы каты иде. Төтенле урынга җиткәч, ике
ир машина артына ташландылар...
...Кача-поса алар килеп егылган шәһәрчек америкалылар кулында
иде. Буй-буй зәңгәр сызыклы киемнәреннән, шыр сөяккә калган
гәүдәләреннән үк кай җәһәннәмнән качулары күренеп торган бу икәүне
хәрби комендатурага алып килделәр. Тәрҗемәче аша, кемлекләрен, кайда
кайчан әсир төшүләрен, кай лагерьда булуларын кыскача гына сорашкач,
офицер икесенә ике кәгазь язып бирде. Тәрҗемәче боларның ашату өчен
карточкалар булуын аңлатты.
– Илегез коммунистлар кулында чакта, демократия булмаячак. Сезне
анда үлем яки төрмә көтә. Мин сезгә Америка Кушма Штатларына китәргә
тәкъдим итәм, – диде офицер берникадәр тантаналы тавыш белән.
Сатлыкҗаннар, намусы чиста булмаганнар качсын әнә. Ватан
алдында Сәләйнең бер гаебе дә юк. Чакыру кәгазе килгәч, кеше рәтеннән
сугышка китте. Арчада сәламәтлеген тикшереп, комиссия үткәреп
мәшәкатьләнмәгәннәр иде, күзләре начар күрүе, атарга яраксызлыгы
фронтка керер алдыннан гына ачыкланды. Кире кайтып китәргә дә мөмкин
иде бит ул, андый хакы бар иде. Демобилизация турында карар да килгән
иде. «Бөтенесе дә сугышканда, син өйгә таярсыңмыни?» – диде порторг.
Ничек кайтып китсен, калды, китмәде, үз теләге белән сугышка керде.
Гаеп дип исәпләргә яраса, ирнең бердәнбер ялгышы шушы булгандыр.
Тикшерерләр, тикшерми калмаслар...
Җиңү уңаеннан май башында шәһәрчектә Америка гаскәрләре парады
узды. Ул вакытка биредә лагерьлардан исән калган төрле милләт тоткыннары
бик күп иде инде. Котлаулар, көлү тавышлары һәм күз яшьләре... Җиңү
шатлыгы шәһәрчектә гомер кичерүче гади алман кешеләренең күзләрендә
дә балкый иде. Сугыш дигән афәтне милләтләр түгел, адәми затлар башлый
шул. Ләкин сугыш һәрвакыт милли байракка төрелә. Байракка биләнеп,
кешелек бәгыренә ыргытылган бомба ул сугыш...
Көттереп кенә килгән майның ахыргы көннәре иде. Әсирлектән
котылган Совет солдатлары лагере янына Америка һәм СССР байраклары
белән бизәлгән машиналар килеп туктады. Шәһәрнең берничә җирендә
оештырылган бушлай ашату урыннарында тамак туйдырып, шактый
көрәйгән, шат чырайлы ирләр машина арбаларына көлешә-көлешә
урнаштылар. Илгә, өйгә кайтабыз! Ниһаять! Берәү җыр сузып җибәрде:
«Шёл казак на побывку домой,
Шёл он лесом, дорогой прямой...»
Озак бармадылар, машиналар туктагач, ирләр җиргә сикерде. Американ
шофёрлар елмаеп саубуллаштылар да кире кузгалдылар. Тик биредә ирләргә
сәлам бирүче булмады. Коры гына рәсми боерыклар белән утызар кешелек
төркемнәргә бүлделәр дә кабат машиналарга төяделәр. Тоткыннар кереп
урнашкач, кузгалып китәр алдыннан яшь кенә бер солдат кабина эчен
карашы белән айкады һәм теш арасыннан: «Сатлыкҗаннар...» дигән сүз
сытып чыгарды. Аннан, шушы гыйбарәнең тешенә сыланып калуыннан
шүрләгәндәй, лач итеп җиргә төкерде дә шапылдатып ишекне япты.
Машиналар көнчыгышка кузгалып киттеләр...


***
«Бүген үләм. Бүген исән калу юк...»
Тоткыннар, берсе өстенә берсе өелешеп, мөмкин кадәр бергә
укмаштылар. Әмма тәрәзләреннән, ишегеннән суык өреп торган баракта
алай гына җылынырлык түгел иде. Себер шул бу.
Товар ташый торган вагонда ике ай буе килделәр алар монда. Аңа
кадәр СМЕРШ камералары... Тоткыннарның күбесе Сәләй кебек үк җәен
кулга алынган – өстә кием-салым җәйгечә. Вагонда тимер мич тора,
әмма утынны аз бирәләр. Көн саен, качып китү җаен карамыйлармы дип
каккалап-суккалап, вагоннарны тикшергәндә, сакчылар мәхбүсләрне дә
кулларында ни бар – шуның белән кыйный иде. Ашарга – бераз икмәк тә
тозлы балык. Аны ашагач, кибегәсең, әмма су аз. Печорага килеп җиткәнче
үк ачлыктан, суыктан, кыйналудан үлүчеләр шактый булды. Бичараларның
фашист концлагерьларын кичкән какча гәүдәләре Совет иле юлларында
ятып калды... Эшелоннар белән китереп бушаткач, хәлсез ир-атларны бил
тиңентен кар өстеннән шактый кудылар әле һәм менә шушы иләк сыман
баракка кертеп яптылар.
«Үзәкөзгеч суык. Бүген исән калу юк. Бүген үләм...»
Утын әрдәнәләре кебек кеше гәүдәләре арасында яткан Сәләйнең аңында
шушы сүзләр тыпырчынды. Тыпырчынды-тырнады да тир, кан, ыңгырашу,
сүгенү, дога кушылган тоташ гүләүдә юкка чыкты. Ир күзләрен йомды.
...Ул калтыранган куллары белән китапка үрелде дә, чормага сак кына
саркылган көн яктысында, «Җәвамигъ әл-каләм шәрехе» дигән сүзләрне
искәреп, үрелгән кулы һавада асылынып калды. Бер мәлгә башы әйләнеп,
күз аллары караңгыланып китте, чигәсендә нидер сулык-сулык суга
башлады, йөзе кызышты. Ул, ярдәм эзләгәндәй, тирә-ягына карады. Торган
саен куерган төтен арасыннан иптәшләренең сыннары шәүлә кебек кенә
шәйләнә, ул шәүләләр өй кыегыннан чорма түренә, чормадан кабат өй
кыегына туктаусыз кымырҗыйлар. Егет китап белән күзгә-күз иде.
Йорт кыегына җитәрәк кенә бәбәкләрен көн яктысына ачарга кыйды
ул. Көн каралып, шәфәкъ томаланган, эңгер-меңгер җәелгән. Ихтимал,
эңгердән өстәрәк, бик күпкә өстәрәк ай кабынгандыр, әмма егет күккә
бакмады.
Китап, саргайган ак канатларын соңгы кат җилпеп, аска очты...
Китап арты китап битләрен ялмап үрсәләнгән учак өстән аермачык
күренә, уты йөзне пешерә иде хәтта. Ялкын телләре шашып бииләр. Менә
берсе «әлиф» булып күккә үрелде, икенчесе – «ләм», өченчесе «мим» сыман
боргаланып сузылды...
Менә учак телләре аның үзенә кадәр үрелделәр, богау булып кулларына,
аякларына сарылдылар. «Әлиф»ле ялкын күкрәгенә суга башлады. Ул бу
богаудан ычкынырга теләп чәбәләнде, борсаланды, әмма чуала гына барды...
...Күзләрен ачып җибәрсә, күкрәгенә типкәлиләр икән. Сәләй авыртудан
ыңгырашып куйды. Тәне тошаш ут булып яна, кызу, һава җитми. Югыйсә
шул ук салкын барак идәнендә ята, ахры. Үтереп су эчәсе килә. «Су»
димәкче иде дә, күкрәгеннән аңлаешсыз сызгыру гына чыкты.
– Живой шоли, гнида? Этого к «доходягам». Если дойдет...
Юк, үләргә ярамый!..
Үлем җәза түгел. Кешелекнең коты күтәрә алмас кабахәтлек кылган
җинаятьчеләр өчен иң авыр җәза үлем диләр. Ялгышалар. Үлем – җәзадан
арындыру, аралау, үлем – ярдәм ул. Сәләй менә хәзер шушында өзелсә,
җаны тәннән арынса, кичәргә тиешле җәзаларын кичмичә китәчәк. Юк,
үзе кылган гөнаһ өчен үзе җавап бирергә тиеш ул, җәзасы фәкать үзенә
генә тиеш. Ә гөнаһы зур, җиде буыныңа җитәрлек... Теге караңгы төннән
бирле аның бөтен тормышы – җәза мәйданы. Инде менә әсирлеккә төшеп,
лагерьдан-лагерьга тибәрелеп йөри башлаганнан бирле җан газабына тән
газаплары да өстәлде. Ни хикмәт, тән газабы җан газабын оныттыра икән.
Газабын биргән дөнья дәвасын да бирә, аңласаң. Ир шуңа күрә дә тәне
тойган һәр авыртуны, суыкны, карыны тойган һәр мизгел ачлыкны, һәр
сугылуны-кагылуны рәхмәтле булып кабул итәргә өйрәнде. Болар барысы
да – аның тәкъдиренә тиеш җәза. Фани тормышта михнәтне никадәр
күбрәк, кырысрак кичкән саен, җан газабының кими баруын тойды ул. Ул
җәзаланырга тиеш: теге төндә утка ташлаган һәр китап, шул китапларның
һәр бите, һәр хәреф өчен... Үләргә ярамый...

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев