Лилия Гыйбадуллина автор яңалыклары
-
25 июня 2024 - 12:00
Кош юлы
Кошлар юлы – фәкать күк иркендә. Иңнәремдә Көн кагынып куйды. -
19 июня 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)
– Сере гади аның, – диде карт, шактый дәшми торганнан соң. – Мин гомерем буе таш атканнарга аш атып яшәдем... – Юк, ничек инде... Мин ышанмыйм, абзый. Сине күпме изгән, сыткан бу Ватанга күңелеңдә тамчы да үпкә юкмыни? – Ватан – әнкәй ул, энем. Әнкәйгә үпкәлиләрмени?!. -
18 июня 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)
Төрле халыкларның әлифбаларын җентекле өйрәнеп, туган тел хасиятләрен һәм сабыйларга хәреф өйрәтү нечкәлекләрен барлап, икәүнең бер булып, өч ел дәвамында көн-төн язган хезмәте иде бу. Икмәкне идәнгә ташламыйлар... Идәндә сибелеп яткан һәр хәреф Сәләй өчен икмәктән дә, дөньядагы һәммә нәрсәдән дә кадерлерәк. Әлифба – аның аклану мөмкинлеге, йөз аклыгы... -
17 июня 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)
– Күлмәгеңнең агын киярсеңме, зәңгәрсуынмы? Хатын ишек катыннан ук сорау ташлады да, җавап көтеп тормастан, тезеп тә китте: – Зәңгәрлесе сиңа күбрәк килешә инде. -
16 июня 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)
Алты айлык чагымда әнкәем ташлап киткән мине, аңлыйсыңмы? Кадерсез булмадым, ләкин барыбер ташландык мин. Шатлансам да, көлсәм дә, сөйсәм дә, сөелсәм дә, әнә шул «ташландык» дигән күләгәм гел кояшны каплап торды. -
15 июня 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)
– Ирем янына бардым. – Халык дошманы янына йөрисез, димәк?! – Гафуровның тавышыннан люстраның пыяла бизәкләре зеңгелдәп куйды сыман. – Ул халык дошманы түгел... -
14 июня 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)
...Мең тугыз йөз кырык өчнең кышыннан бирле, «билгесез югалды» дигән кәгазьдән гайре, Сәләйдән бер хәбәр дә юк. Кеше тиклем кеше ничек югала алсын? Сәләй бит ул! -
13 июня 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)
Юк, үләргә ярамый!.. Үлем җәза түгел. Кешелекнең коты күтәрә алмас кабахәтлек кылган җинаятьчеләр өчен иң авыр җәза үлем диләр. Ялгышалар. Үлем – җәзадан арындыру, аралау, үлем – ярдәм ул. -
12 июня 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)
«Менә кырык көне үткәч, тынычланыр», «менә теш чыгып беткәч, туктар», «Тәпи киткәч җайланыр» дигән сүзләргә юанып, көннәр-айлар үтә торды, тик бала елаудан башканы белмәде. -
11 июня 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)
Бәлки бу үлемнән качып калуның соңгы юлыдыр?.. Ә бәлки үлемгә туры юлдыр. Ялган барыбер ачыкланыр бер. Малайчактан бирле кулына игәү дә тотып караганы юк лабаса. Алдавыңны белсәләр, ике дә уйламыйча, шундук атып үтерәчәкләр. -
10 июня 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)
Сәләй күзләрен йомды. Һай, бу ачы җил һич тә чит җирләрнең салкын җиле түгел, Кылыч тау йөзеннән исеп, Тимер Казык Теш таулары арасыннан үтеп, Байтуган малаен иркәләп исүче туган якның бәрхет җиле икән лә. Бу җил – Рәмзиясенең чәч бөдрәләре белән уйнап искән уйнак җил икән... Кичер мине, газизем!.. -
9 июня 2024 - 09:00
ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (повесть)
– Сабакка килдем. Тиз генә өйрәт тә, әби. Малайлар белән тау шуарга чыгасым бар. Кичәгенәк тә чыкмаган идем. – Малай инде киез каталарын мич янына сөяп куйган, йон бияләйләрен салып, тунын яхшылап буып торган путасын чишеп маташа иде. -
19 апреля 2024 - 14:00
Җәйге яңгыр
Болыннардан күксел күкрәү узган, Соңгы тамчы тетри өрәңгедә. -
8 апреля 2024 - 12:00
....Җыерчыклы җылы кулларына...
Сүз сөйләүче күп тә, тыңлаучы аз. -
22 ноября 2023 - 12:00
Шыгыр-шыгыр килә җир күчәре...
Шыгыр-шыгыр килә җир күчәре, Көе, җае, көне авырая.