Логотип Казан Утлары
Повесть

ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)

– Күлмәгеңнең агын киярсеңме, зәңгәрсуынмы? Хатын ишек катыннан ук сорау ташлады да, җавап көтеп тормастан, тезеп тә китте: – Зәңгәрлесе сиңа күбрәк килешә инде.

(Башыннан укыгыз)

Можгадан килүче электричканы Арча станциясе төксе йөз белән каршы
алды. Кыеклап яуган язгы яңгыр вагон тәрәзәләренә кичке эңгер карасын
сыларга ашыкты, станциядә төшеп калучыларга чиркангыч суыгы белән
елышты. Әмма кешеләргә тынчу вагоннан төшүгә йөзгә сугылган салкынча
саф һава тансык иде.
Ир күкрәк тутырып тирән сулыш алды, биштәрен иңсәсенә салды да бер-
бер артлы утлар җемелди башлаган тарафка – өенә таба акрын гына атлап
китте. Станциядән Мәктәп урамына кадәр шактый барасы. Бераз атлагач,
күшектергеч яңгырдан качарга теләгәндәй, якаларын күтәреп куйды. Ул
да булмады, аны урам уртасына җыелган бозлы су белән баштан-аяк
коендырып, автомобиль үтеп китте. Ир моңа әһәмият бирмәде шикелле,
йөзенә чәчрәгән пычрак тамчыларны кулы белән сыпырып төшерде дә
юлын илтифатсыз гына дәвам итте.
«Прәннекләргә су үтмәгән булса ярый инде, – дип уйлады ул. – Балалар
куян күчтәнәче көтәдер...» Ләкин, явып торган яңгыр астында биштәр ачып,
күчтәнәч барлаудан мәгънә юк иде.
Никадәр мәрхәмәтсез тоелса да, кышны куа торган, җир өстен
каракучкыл керле карлардан арындыра торган яңгыр инде бу.
Торган саен куера барган караңгылыкны ярып, янә бер машина үтеп
китте. Үтеп китте дә бераз баргач туктады һәм артка чикте. Ярымачылган
ишектән берәүнең башы күренде:
– Абзый, утыр, әйдә!
Ир як-ягына каранып алды. Уйларына бирелеп сизми калганмы, арттан
атлаучы да бармы әллә? Ләкин, ни гаҗәп, юлда аннан гайре кем дә юк иде.
– Юк, энем, рәхмәт. Кайта тор. Буталдың бугай...
– Сәләй Гататович, утыр, әйдә. Сезнең өй яныннан узам бит барыбер.
Ир гаҗәпләнде, каушады, сискәнде, шикләнде дә... Күңелендә аңлаешсыз
тойгылар өермәсе кузгалды. Ул өермә автомобиль салонына, чакырып
эндәшүче янәшәсенә кереп утырганда да тынмаган иде әле. Яшь кенә ир-
егет елмаеп кул сузды:
– Саумы, Сәләй абый! Әллә танымадың инде?
– Саумы, энем! Йөзең таныш кебек тә, исемең генә хәтердән
чыккан... – Ни дияргә белмәгәндә әйтелә торганрак җавап әвәләнде.
– Равил мин. Галиәхмәтов. Хәтерләмисеңмени, Сәләй Гататович?
Училищеда укыткан идең безне. Сугышка кадәр...
Хәтерләмиме соң? Үзе укыткан Равилнең хәзер район мәгариф бүлеге
мөдире Равил Әлмиевич булып китүен дә яхшы белә Сәләй. Хәтта дус-иш
саналганнарның да кайберләре «придәтел»не күрмәмешкә салышкан, сәлам дә
бирмәгән бер чорда, Равилнең кешелекле мөгамәләсе ирне рәхәт сискәндереп
җибәрде. Тик салкынга күнеккән бәгырь җылылыктан курка башлыйдыр...
– Ә-ә-ә, Равил... Равил Әлмиевич, син икәнсең...
– Әткәйне кыстырмый гына сөйләшик әле, Сәләй абзый. Ни хәлләр соң?
Каян кайтып килеш болай?
– Әйбәт, шөкер. Яшибез. Кировтан. Урман кисәм бит мин хәзер.
– Ничек?.. – диде дә Равил урынсыз соравына шундук үкенеп куйды.
– Һөнәрне үзгәртергә туры килде шул, энем. Урман һавасы сәламәтлеккә
файдалы, диләр... Баш та яхшырак эшли башлый, күрәсең. Әле беркөн
чутлап караган идем: баксаң, хезмәт хакын киметеп бирәләр икән безгә.
Канторга кердем, исәпләп күрсәттем. Кысып калган акчаларны түләттек
тәки. Хәзер егетләр: «Сәләй абзый, син эшләмә, чутлап кына утыр.
Нормаңны үзебез эшлибез», – диләр. – Сәләй көлемсерәп куйды. – Әйбәт,
энем, хәлләр, әйбәт... Түзәрлек.
– Алай икән.. – диде Равил сузыбрак.
Равилләр курсын укытканда, Сәләй абзый үзе дә янып торган егет иде
бит, ә! Ә ул укыткан дәресләр! Такташ, Тукай шигырьләрен сөйләп җибәрә,
шаярта да, теманы да сеңдереп бирә, үзеңне дә сөйләтә. Үсендерә дә, хатаң
булса – тәмле итеп, ләкин үтемле итеп күрсәтә дә белә иде. Укытучы абзый
буйга озын тоела иде ул вакытта. Иңсәләре төшкән, киң маңгаен буразналар
ермачлаган җыйнак кына гәүдәле бу ир белән теге чактагы Сәләй Гататович
арасында аерма, һай, зур... Берәр ел элек кайтканын ишеткән иде бит юкса.
Янына барасы калган икән лә... Рәмзия Гыйләҗевнаны да җыелышларда,
конференцияләрдә күреп торды. Ник бер дә укытучы абыйсының хәлләрен
сорашмады соң? Ничек болай килеп чыкты соң әле бу...
– Укытырга алмадылармы?
Сәләй эндәшмәде.
– Әйдә, болай эшлибез, абзый. Министрлыкка барып кайт әле син,
укытырга рөхсәт сорап, гариза яз. Мин кайбер иптәшләр белән сөйләшеп
куярмын. Сузма.
– Энем, син ут белән уйнавыңны чамалыйсыңдыр бит?
– Аңлыйм, Сәләй Гататович... Борчылма.
Сәләйләр йорты янына килеп җиткәннәр икән инде. Тәмам караңгы
төшкән. Яңгырның туктарга исәбе юк, ахры – күк йөзендә ник бер йолдыз
төрткесе күренсен. Төн карасын ерып ераклашкан фара утлары артыннан,
язгы яңгырга йөз куеп, шактый карап торды әле ир...
***
– Күлмәгеңнең агын киярсеңме, зәңгәрсуынмы?
Хатын ишек катыннан ук сорау ташлады да, җавап көтеп тормастан,
тезеп тә китте:
– Зәңгәрлесе сиңа күбрәк килешә инде. Үзем дә зәңгәр күлмәк киярмен
дип торам. Пардан киенгәннәр болар дисеннәр әле, әйме? Зәңгәр күлмәгең
кечерәймәдеме икән дим менә, әтисе. Күптән кигәнең юк бит. Агы да матур
үзе. Зәңгәренә сыймасаң, агын киясең, әйме?
– Әйе.
– Чәчеңне алдырмадың тәки, тыңламадың сүземне. Пөхтәләбрәк
алдырасы иде инде. Җитү чәч белән, кеше арасында... Яле, яхшылап
кырындыңмы? Абау, күзлегеңнең бусын кимә. Пыяласы бигрәк калын.
Сукырайган диярләр. Карале, чалбарның сорысын киярсең микән,
көрәненме?
– Микән түгел...
– Ни дисең? – Өй буйлап әле анысын, әле монысын барлап, тыр-тыр
йөргән ханымның тавышы аш бүлмәсеннән ишетелә иде инде.
– Киярсеңме икән. Татар телендә «микән» дигән сүз юк...
– Әйе, сорысын киярсең. Анысы зәңгәр күлмәк белән килешәрәк сыман.
Ай Аллам, галстугыңны барлап куймадым бит... – Түрдәге шифоньерның
ярдәм сорагандай чиелдап ачылганы ишетелде. – Тәки майлап куялмадың
инде шушыны! – Тавыш бу юлы шифоньер эчендә үк пырхылдый
иде. – Галстугыңның кайсын тагасың? Зәңгәренме, шәмәхәсенме? Җүләр
әйткәндәй, галстук тагалармы соң ул бу вакытта? Ә? Бер син генә галстуктан
утырсаң, әллә ничек булыр ул, әйме? Әллә сумкама тыгып кына барыйммы?
Кеше таккан булса, сиңа да бәйләп куярмын. Күлмәкнең зәңгәрсуын кисәң,
галстукның караңгы зәңгәре матур булыр, әйме?
– Ыхы, – диде ир, алдындагы гәҗиттән башын күтәрми генә.
– Сиңа әйтәм, түфлиең кайда икән? Теге аксыл түфлиең?.. Ә-әй, узган
атнада ук барлап кудым бит мин аны. Кая куйдым соң инде. Уф Аллам... –
Нидер кыштырдады, нидер шапылдады, ишекләр яшен тизлегендә ачылып
ябылды.
Ул да булмады, тавыш гәҗит артында ук яңгырады:
– Кайсын тотыйм?
Ир, гәҗитне бераз төшереп, күзлек астыннан гына дөньяга бакты.
«Социалистик Татарстан» аръягында, ике кулына нәрсәләрдер тотып,
хатыны басып тора иде. Карашы хәлиткеч имтихан бирүченеке сыман
җитди, битләре алсуланган, борын очында тир тамчылары җемелдәшә. Ир,
хатын кулында ни-нәрсә икәнен аңлап бетермәсә дә, Аллага тапшырып,
берсенә ымлады:
– Бусын.
– И-и-и, зәвыгың яхшы инде синең, әтисе. Үзем дә шул сумкамны
алырмын дип уйлаган идем!
Ул арада аш бүлмәсендә нидер кайнап түгелде. Хатын шунда очты.
– Хәзер, балаларга ашарга бүлеп калдырам да... Төшке ашлары
суыткычта. Киен, әйдә. Юкса, соңга калабыз. Киемнәрең урындык артында
әнә. Мин хәзер...
Ир, киенеп, портфелен барлап маташканда, хатын балкып килеп басты.
– Матурмы мин? – дип, балаларча елмаеп, бөтерлеп тә алды.
– Матур, – диде ир, портфеленнән аерылмый гына. Күзлеген кая куйды
соң, шайтан алгыры...
Инде чыгып киттек дигәндә, хатын ишек янындагы көзгегә карады да
кычкырып җибәрде.
– Абау! Чәчемдәге бигудилар алынмаган бит! Ник шуны да әйтмисең?
Баядан бирле лыгырдыйсың лабаса!..
...Алар килеп җиткәндә, кеше шактый җыелган иде. Мәдәният йортына
якынлашканда, хатын ирне култыклап алды. Ир, кесәсеннән кулъяулык
чыгарып, маңгаен сөртте. Көн эссе булмаса да, ничектер бөркү бүген.
Унике елдан соң Сәләй Вәгыйзов янә укытучыларның август
конференциясенә бара менә. Кайта.
Өч ел мөгаллим булып эшләдеңме, син инде укытучылыктан китә
алмыйсың, диләр. Мәгариф системасының, шәкертләр һәм коллегалар
белән эшләүнең ал ягын да, арт ягын да күреп, шул мохиттә үз урыныңны
табар өчен өч ел кирәк, янәсе. Бу «сынау срогын» үтә алсаң, кендегең
белән берегәсең һәм пенсия яшенә җиткәнче кубарыла алмыйсың инде.
Шулайдыр да, әнә бит, мәдәният йорты каршында тәмәке көйрәтеп
торучы ирләр барысы да таныш. Сугышка кадәр бер казанда кайнаган,
белешеп-күрешеп йөргән кешеләр – педучилище мөгаллимнәре, мәктәп
укытучылары...
Мәдәният йорты капкасына җиткәндә, ир хатынының кулларын
ычкындырды. Куллар бер-берсеннән аерылыр алдыннан, хатын ирнең
дымлы бармакларын кысып куйды. Искән җилдә көз чалымнары сизелсә
дә, көн никтер бөркү бүген.
Ханым ишегалдында гөр килеп торучы хатын-кызларның чуар төркеменә
кушылып калды. Сәләй ишек төбендә тәмәке көйрәткән ир-атларга таба атлады.
Бер адым, ике адым, өч адым... Һәр адымың – синеке генә. «Адым»
дигән сүзнең әйтелешендә үк үзлек, шәхсилек яңгырап тора. Юнәлешеңне
нибары бер адымың, бердәнбер адымың хәл итә кайвакыт. Бер адым читкә
атлау хакы гомер белән дә түләнергә мөмкин. Сафтан сыңар адым читкә
каерган мәхбүсләрнең үлемнәренә шаһит булды Сәләй. Шунысы тәгаен:
адәм баласы дөньяга тәпи басканнан бирле каядыр бара да бара. Атлый,
чаба, абына, сөртенә, аннан кабат торып китә. Ничек кенә атласа да, аның
һәр адымы үзенеке һәм фәкать аныкы гына. Адым – гомер хәрәкәте ул.
Бу хәрәкәт мәңгелек түгел, әмма гомерлек – тукталуга юнәлгән гомерлек
хәрәкәт.
Ир төркем тарафына атлады.
Бер адым, ике адым... Әйе, бер адым читкә каерган өчен үлемгә
дучар булган мәхбүсләрне күрде Сәләй. Ул алар белән бер төркемдә, бер
сафта иде. Алар фашист солдатының күз уңында иделәр. Асылда, кеше
үтерү – кешене кеше итеп тану түгелме икән? Үтерергә лаек икән, димәк,
ул комачаулый. Комачаулый икән – комачау итәр дәрәҗәдә көчле. Әйе,
кешене физик юк итү аның көчен тану, кеше заты итеп, кешедәшең итеп
тану билгеседер. Концлагерьда фашистлар аларга арка белән борылмыйлар
иде. Мәхбүсләрнең һәрберсе күз уңында иде, чөнки һәр мәхбүс кеше иде.
Ул төркемгә таба атлады.
Төркем аны таныды. Ирләр берәм-берәм Сәләй Вәгыйзовка борылып
бастылар...

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев