Логотип Казан Утлары
Хикәя

ЗИРАТ ӨСЛӘРЕНДӘ АК БОЛЫТ (хикәя)

...Зират капкасыннан кергәч тә уң якта, нарат урманына кул сузым урында яңа кабер бар. Иртәләрен, мәңгелек йорт яныннан гомер бакый челтерәп аккан чишмә тавышына дөньяның сайрар кошлары кушыла да зират каеннары шул көйгә тын гына чайкала, чайкала... Әгәр мин адәм затыннан булсам, валлаһи, гомерем төкәнгәч, нәкъ шушында кереп ятар идем. Әмма мин – тау. Ә бу кабердә Илбарисның җәсәде урын тапты.

Мин кайчаннан бар булмышымны белмәгән кебек, кайчан юкка
чыгасымны да белмим. Әмма иртәнге кояш җир суыгын томан итеп
өреп кенә яшел итәкләрем буйлап тараткан таңнарда, бик тирәндә
басылып калган тамырларым белән тоям: берзаман мин дә томанга –
өрфиядәй ак томанга әверелермен дә еракка, бик биеккә, баш очымда
төш кебек эленеп торган ап-ак болытлар янына күчәрмен. Бу мәлнең
кайчан җитәсен белмәгән хәлдә, мин аны көтәм. Әлегә мин – тау,
адәм балалары мине шулай атый.
Кардәшләрем арасында иң биеге дә, иң тәбәнәге дә түгелмен.
Шулай да итәгемдә көтү көткән, иңнәремә басып, офыкка күз
ташлаган, туфрагымда гомер иткән кешеләр өчен мин – дөньяда иң
биек тау, моны йөрәк тибешләреннән ишетеп торам.
И бичара җан ияләре! Мин сезнең бабаларыгызның бабаларын,
бик элекке кардәшләрегезне дә хәтерлим әле. Бүген иңнәремә басып,
кулларын каш өстенә куеп, янәшәмдәге күгелҗем урманнарны,
бөрлегәнле әрәмәләрне, бераз арырак – ак дулкыннарында
чайкала-чайкала изрәп яткан Агыйдел-сылуны, гомер бакый
Агыйдел кочагына талпынып аккан шук Шәбез елгасын, иркен
көтүлекләрне күзләүче ир-егетләр, кара кашлы хатын-кызлар
нәкъ бер иртәдә тәнемне сискәндереп, иңнәремә килеп егылган
әби-бабалары кебекләр. Аларның да күзләренә сөрмә төсле курку сызылган. Бу киңлекләргә, урманнарга, бу елга-суларга алар шул
өркүдән арынып, бер тын булса да, иркен сулыш алыр өчен карап
тормыйлармы икән?
Адәмнәр минем итәгемә килеп гомер сөрә башлаган чакта
әйләнәм – кара урман иде. Кешеләр, агачлар аударып, үзләренә
куышлар салдылар, ут тергезделәр. Алар бик ерактан, бик озак
килгәннәр иде булса кирәк. Йончыганнар, арыганнар, әледән-әле
шомланып, тирә-якка күз аталар, шөбһәләнеп колак салалар. «Хак
иманга тугры калу өчен безгә көчле булырга кирәк. Аллаһка һәм үз
көчебезгә генә ышанырга кала. Кайда да, кайчан да көрәшкә әзер
булырга...» дигән шомлы сүзләр сөйләшәләр иде үзара. Алар илсез
калган качаклар иде. Иманнарына тугрылык саклау хакына, үзләре
дошман дип атаган башка бәндәләрдән качып бирегә килгәннәр
иде. Ныгыдылар, үрчеделәр, арттылар. Боларга инде көтүлек, иген
җирләре җитми башлады. Якын-тирәдә яшәүче кешедәшләре белән
сугышып, биләмәләрен киңәйттеләр. Аннан куй чалып, казан асып
бәйрәм иттеләр. Минем итәгемдә тәгәрәп үскән яланаяклы малайлар
да нәкъ аталары кебек сугыш-сугыш уйнады. Аннан аларның уллары,
аннан оныклары, аннан тагын-тагын...
Туфрагыма өйләр салынды, туйлар гөрләде, сабыйлар туды,
авыл белән бергә зират та зурайды. Күктә шул ук йолдызлар
тибрәнде, кояш таң саен Агыйдел кочагыннан күтәрелде, итәгем
тулып, ак томан булып, ел да шул ук тузганаклар оча торды, шул
ук әчкелтем баллы әрем калкынды. Язлар саен туфрагыма тәпи
баскан яңа сабыйлар да шул ук иделәр – итәгемә тәүге килеп
егылган, инде гәүдәләре җир куенында туфракка әйләнгән ерак
бабаларына шулкадәр охшаш иде алар! Менә алар да беләк
көрәштерә, җитезлектә ярыша башлаячак, бераздан: «Әйдә,
сугышлы уйныйбыз», – дип, тәпәләшергә үк тотыначаклар, тезләр
сыдырылачак, борыннар канаячак... Кыйналган малай кичкырын,
дөнья тынгач, ялгызы гына минем иңнәремә килеп утырачак та,
күзләреннән йолдыз коеп, сулык-сулык елаячак...
***
‒ Җылап торасы булма! Суктылармы – катырак сук. Көчең җитми
икән, тешләп умыр! Җебегән! Мин анаң түгел, жәлләр димә. Тагын
болай кыйналып, җылап кайтсаң, үзем өстәп чыгарырга да күп
сорамам...
Халик, сүзләренә мөһер суккандай, ишек катында мышык-мышык
борын тартып торган улына кизәнгән кебек итте дә, теш арасыннан
гына сүгенү сүзләре коя-коя, аш өстәле янына барып утырды.
Хатыны Рәбига ипи баса иде. Әнә ул күәс савытындагы әчкелтем
камыр измәсен торган саен катырак туглый, отыры ныграк изә, болгата. Малай, иелгән башын күтәрмичә, каш астыннан гына
әнкәсенә карады. Рәбига гүя аталы-уллы бу икәүне ишетми дә,
күрми дә, әйтерсең дөньяда Илбарис юк, әйтерсең ул менә хәзер
чарасызлыктан һәм куркудан нишләргә белмичә ишек катында
каңгырап тормый. Ләм-мим сүз әйтү түгел, борылып та карамады,
ичмаса. Илбарис бәләкәй түгел инде, быел кыш аңа җиде яшь
тулды. Чамалый ул: әгәр әнкәсе аны яклап сүз кыстырса, йодрык
икесенә дә төшәргә мөмкин. Әмма нәкъ менә шушы мизгелдә аңа
дөньядагы иң газиз кешесенең, ичмаса, бер күз сирпеп алуы кирәк,
бик кирәк иде.
Илбарисның, бу авылга күчеп, әткәй дигән кеше белән яши
башлавына нибары ике ай тирәседер. Малай һич аңлый алмый: гел
елмаеп кына торучы, шултиклем дә җылы, дөньядагы иң әйбәт әбекәе
белән ак кәләпүшле, ак сакаллы, кулларыннан бал исе килеп торган
дөньяда бер бабакаен калдырып, менә монда күчеп килү никләргә
хаҗәт булды соң?! Алар да Илбарисны сагыналардыр. Бабасы
намазны ялгыз гына укый торгандыр инде. Ә каз бәбкәләрен кем
саклый икән? Теге аксак, маңгаенда шомырт шикелле кара таплы
бәбкәне яклаучы бардырмы? Озын муенлы әрсез иптәшләрен тагарак
тирәсеннән куып, ашатучы бармы икән ул бичараны?.. Каз бәбкәсе
исенә төшкәч, малайның күзләренә тагын яшь саркылды.
«Көләсең килгәндә, көлми калыр өчен, баш бармагыңның
тырнагына кара, улым. Шулай итсәң, берәр хәсрәтле хәл исеңә төшәр
дә, көлүдән тыелырсың. Күп көлү – елауга», – дип өйрәткән иде әбисе.
Ә менә елаудан тыелыр өчен нишләргә соң? Анысын ник өйрәтмәде
икән? Теге чакта, каз өмәсе көнне сорыйсы калган ла, әбисенә үпкәле
иде шул Илбарис.
Ярамый дисәләр дә, түзмәде бит, койма ярыгыннан гына күзәтергә
булды. Яңа яуган кар белән пардан киенгән ап-ак каз-бикәләрнең
бабасы кулында каңгылдый-каңгылдый берәм-берәм абзар артына
юнәлүләрен дә, бабасының кулындагы зур сугым пычагын да, үзе
саклап үстергән, тавышларыннан ук аера торган казларының абзар
артында берәм-берәм җырлары өзелүен дә ишетеп-күреп торды
малай. Аннан елый-елый урам капкасын киереп ачты да казларын
урамга куарга тотынды.
‒ Качыгыз! Барыгыз, котылыгыз! Их, исәркәйләрем... Оча да
белмисез бит, ичмаса. Әнә, туганнарыгыз оча белгәч, әллә кайчан
җылы якка качып киттеләр инде. Ә сез... Ашаудан башканы белмәгәч
тагы. Симереп беткәнсез бит. Барыгыз дим, чыгып китегез инде
тизрәк...
Әбисе кочаклап өйгә алып кергәндә дә, алдына утыртып, малайның
тыңлаусыз кара чәчләреннән сөеп кенә көйли-көйли сөйләнгәндә дә
сулыгып-сулыгып елады әле ул. Әбисе:

‒ Җә, җылама, бәбкәем. Казларың күккә киттеләр. Алар хәзер
бездән бик еракта, бик матур урында. Сине сагынганда, ак болыт
булып кына безнең өй турысына килеп, сәлам бирерләр. Менәтерәк,
болай җылап ятсаң, күзләрең авыртыр, болытларны да күрә
алмассың, ‒ дигәч кенә, елап шешенгән йөзен әбисенең җылы куенына
яшереп, калтырана-калтырана йокыга китте. Өйләре өстеннән тезелеп
очкан ап-ак каз-болытлар керде аның төшенә...
‒ Тормыш – көрәш ул. Йә син кыйныйсың, йә сине кыйныйлар!
Кыйналасың килмәсә, көчле булырга кирәк. Беләсеңме, ни ул көч?
Беләсеңме дим, маңка? Сиңа әйтәм! Атаң сораганда җавап бир!
Илбарис иелгән башын чайкап куйды.
‒ Хы, белмисең шул. Өйрәтмәгәннәр. Анаң чүпрәк итеп
үстергән. Юкса, шушы гәүдәң белән кыйнатып торыр идеңмени!
Миңа охшап, бәдәнең нык синең, төпле. Ә җөрәгең – безнең
нәселнеке түгел, бет җөрәк. И-их... – Халик кырлы стаканны
өстәлгә кадаклап куйды да көрәк хәтле куллары белән малайның
изүеннән эләктереп алды. – Минем белән сөйләшкәндә, күземә
кара, малай актыгы. Беләсеңме, көч ни ул? Көч ул – курыкмау.
Курыкма! Бер куркып күрсәтсәң, гомер буе куркытачаклар.
Курыкма, синнән курыксыннар. Аңладыңмы?
Ак каз-болытлар Илбарисны бу авылда эзләп табалмаслар шул
инде. Алар аның кайдалыгын каян белсен. Таба алмаслар...
‒ Аңладыңмы дим, сиңа әйтәм! Нәрсә терәлеп каттың?!
‒ А-аңладым...
‒ Аңладым, әткәй, диген.
‒ Аңладым, ә-әткәй.
‒ Аңласаң, бар, тай моннан. Кем... Рабит малае кыйный дисеңме?
Рәдисме әле исеме? Әнә шул малайны җиңмичә кайтып керәсе булма.
Бар, ычкын!
‒ Ул миннән олырак бит, әткәй. Мин аны җиңә алмыйм. Ул миңа
гел суга. Мин аннан куркам...
‒ Ах, әле син һаман аңламадыңмыни? Һаман куркам дип
торасыңмы, атаң белән телләшеп! Көчек... – Ата кеше җәһәт кенә
бил каешын суырып чыгарды да ишеккә елышкан малайның
арт шәрифе тирәсенә чажылдатты. – Һаман куркасыңмы?!
Куркасыңмы?! – Каеш елан кебек тагын бер уйнаклап алды, һәм
өченче тапкырында инде ишек яңагын гына сыйпап узды. Илбарис
чыгып йөгергән иде.
Капканың аръягына чыкмады ул, үзен-үзе белештермәстән,
абзарга таба чапты. Качарга, качарга кирәк!.. Ул бөтен җаны-тәне
белән калтырый, күзләре кая барып кадалырга белмәгәндәй тирә-
юньне кармалый, үзе ярга чыгарып ташланган балык кебек еш-еш
сулый иде. Абзар ишегенә бик итеп куелган аркылы такта кисәгенә үрелгәндә, искәрмәстән күккә карады. Күктә ак болытлар юк иде.
Шулчак ишек кашагасы өстеннән күренеп торган пычак сабына
күзе төште. Малай кабалана-кабалана абзар ишеген ачты, ишеккә
асылып менде һәм кашага артыннан пычакны тартып чыгарды.
Бу – бабасы кулында күргән пычак кебек зур иде, ләкин бүген ул
аңа куркыныч тоелмады.
«Ул – синең үз әткәең, ‒ дигән иде әнкәсе. – Бу тормыш катлаулы,
балам. Дөнья булгач, төрле хәлләр була. Якын кешеләр гел бергә
яшәмәскә дә мөмкиннәр. Аңа карап, аларның кадере кимеми.
Әткәең белән безгә дә аерылырга туры килде, әбиең белән бабаң
янына кайттым. Син сабыйны калдырып, читкә эшкә киттем. Үскәч
аңларсың син мине, кичерерсең... Менә хәзер әткәң кабат үз янына
чакыра, бергә яшик ди. Ул – синең үз атаң, улым...»
Юктыр, юк! Үземнеке булса, ул мине яратыр иде – бабакаем
яраткан кебек. Әткәй мине яратмый. Мин аңа кирәк түгел. Ул мине
«көчек» дип мыскыллый. Ул миннән хурлана. Аның мине күрәсе дә,
ишетәсе дә килми. Мин булмасам, аңа рәхәтрәк булыр иде. Мин –
артык. Мин бу өйдә артык. Мин бу дөньяда артык! Мине беркем дә
яратмый. Мин әткәемә дә кирәк түгел, әнкәемә дә...
Урам тузанын аяк бармаклары белән изә-изә, кая барганын үзе
аңышмастан, ярсып йөгерә-атлый барган Илбарис шулай уйлады.
Артык ул, артык, артык... Менә урамны узды, тау башына илтә торган
юлга каерды. Шунда үзен кыерсытучы малайларны шәйләп алды,
ләкин кире борылмады. Җәй буе кояш астында йөреп, какланып
диярлек каралган тәнле, кайсы киезләнгән җитү чәчле, кайсы пеләш,
яланаяклы, сәләмә киемле малайлар, уеннарыннан бүленеп, барысы
бердәй Илбариска текәлделәр. Әби-бабай назында, догаларында
тиешенчә яхшы тәрбия күреп, кирәгенчә ашап үскән, тупырдап
торган Илбарис болар янында адашып, чыпчык өеренә килеп эләккән
песнәк кебегрәк иде.
– Карагыз, кем килә?! Өеннән чыккан бит, ә!
– Нәрсә, җитмәдемени? Өстәп җибәрәбез, әйдә...
– Җылак! Әнкәңә әйттеңме соң?..
– Җылак, җылак – җыртык колак!..
Әмма малай бу сүзләрне ишетмәде. Туп-туры өер уртасына –
авыз ерып торган Рәдискә таба атлады. Илбарисның пыялаланган
күз карашыннан шүрләпме, нидер гадәттәгечә түгелен сизенепме,
малай-шалай читкә каерылды. «Җылак»ның курыкмыйча, туп-туры
үз өстенә килүен күреп, Рәдис тә авызын җыйды, шомланып калды.
Ул аны-моны абайларга өлгергәнче, Илбарис ыргылып килде дә
Рәдисне этеп екты. Ул да булмады, өстенә менеп тә утырды һәм
артына яшереп, ыштан бавына кыстырып куйган пычакны тартып
чыгарды.

‒ Суялар! Рәдисне суялар! А-а-а-а...
Урам бала-чаганың куркышып акырган, чинаган тавышларына
күмелде…

***
...Зират капкасыннан кергәч тә уң якта, нарат урманына кул сузым
урында яңа кабер бар. Иртәләрен, мәңгелек йорт яныннан гомер
бакый челтерәп аккан чишмә тавышына дөньяның сайрар кошлары
кушыла да зират каеннары шул көйгә тын гына чайкала, чайкала...
Әгәр мин адәм затыннан булсам, валлаһи, гомерем төкәнгәч, нәкъ
шушында кереп ятар идем. Әмма мин – тау.
Ә бу кабердә Илбарисның җәсәде урын тапты.
Сорасагыз да, әйтә алмам – әйбәт яшәдеме ул, начармы, озакмы,
азмы. Ата-бабалары ничек гомер кичкән – ул да шулай кичте,
дөньяга аларча карады, аларча аңлады, ата-бабаларыча гамәл кылды.
Тәүге тапкыр туфрагыма аяк баскан мәлдәге ‒ дөньяга ышанып,
сыенып бага торган күзләрне инде анда беркайчан да күрмәдем
мин, сабый чагының теге куркыныч көненнән соң ул үзгәрде. Бик
үзгәрде. Мин бу үзгәрешнең кайчан, кай мизгелдә булуын да яхшы
хәтерлим. Бугазына пычак терәгәч, Рәдиснең күзләрендә курку
күрде ул. Шуннан бирле кешеләрдән әнә шул карашны гына эзләр
булды, тапмаса – куркытты, курыкмаганнарның да йөрәгеннән
сытып чыгарды – беләк көче белән.
Ә теге хәтәр вакыйга турында Рәдиснең муен тирәсендәге җөй
генә искә төшереп тора хәзер. Ни гаҗәп, авыл халкы бу хәлне бер
кызык вакыйга, балачак шуклыгы итеп кенә хәтерли һәм телгә ала
торган булып калды. Шулай да ифрат сәер җан ияләре бу кешеләр...
Баш очымда мәңге зәңгәр күк тибрәп торды, кояш таң саен Агыйдел
кочагыннан күтәрелде, итәгем тулып, ак томан булып, ел да шул ук
тузганаклар очынды, шул ук әчкелтем баллы әрем баш калкытты.
Язлар саен туфрагыма тәпи баскан яңа сабыйлар да шул ук иделәр –
итәгемә тәүге тапкыр килеп егылган, инде гәүдәләре җир куенында
турфакка әйләнгән ерак бабаларына шулкадәр охшаш иде алар...
Илбарисның улы да нәкъ ата-бабасы эзләреннән тәпи китте. Атасы
аның садә бәгыренә дөнья төсләрен, хисләрен нәкъ үзе аңлаганча
тукып-тукып тутырды, үзе аңлаганча аңлатты. «Яшәү – көрәш, −
диде. – Йә син кыйныйсың, йә сине кыйныйлар. Кем көчле – шул
җиңә. Кем көчле – шул хаклы».
Улын бик ярата иде ул – атасы аны яраткан кебек, бәлки ныграк
тә яраткандыр. Илбарис, үз йодрыгына һәм үз йөрәгенә ышанган
шикелле, бер иманга ышана иде: ярату – яшәргә өйрәтү ул.
Мин беләм: туфрагымда туып, иңнәремә басып, офыкларны
күзләүче адәм балалары дөньяның биниһая зур, иркен икәнен күреп үсәләр. Офыкларга сөрем кебек сызылган кара урманнарны, ак
дулкынлы Агыйделгә таба томырылып аккан җитез елганы, әрем исе
аңкып торган иркен көтүлекләрне, бөрлегәнле тыйнак әрәмәләрне,
боларның да аръягында рәшә кебек тибрәлеп торган чиксезлекне
шушы адәм балаларына күрсәтә алуым белән горур-мәгърур мин.
Һәм бераз гына сагышлы да.
Илбарисның улы, унҗидесе тулган бер язда, иңнәремә килеп,
офыкларга карап торды да, дөньяның көрәшмичә генә яшәп була
торган почмагын эзләп, авылдан чыгып китте.

***
...Ул әле генә үзе урнаштырган кабер ташына кабат кул тигезде,
сыйпагандай итте. Ак мәрмәр таш салкын иде. Умыртка баганасы
буйлап суык йөгереп узуын тойса да, кара чәчләренә беленер-
беленмәс ак юллар сызыла башлаган, коңгырт күзләренә көзге
моңсулык сыенган ир уртасы адәм баскан җиреннән кузгалмады.
Күңеленнән генә дога укып, кабердә ятучының ахыр урынын
оҗмахтан әйләвен Илаһтан үтенеп, теләкләрен тәмам кылгач, бертын
дәшми торды һәм, ниһаять:
‒ Мин яратам сине, әткәем... – дип пышылдады.
Дөнья тын иде. Дөнья чардуганнарга, зират каеннарына сарылып,
көзге сабыр җилдә салмак кына тибрәлгән көмешсу тоҗым сыман
җип-җиңел һәм моңлы иде.
Ир кеше, якты елмаеп, янында басып торган улына карады.
‒ Илбарис бабаң менә шушында ята инде, улым, ‒ диде.
Малай әтисенә сыенды һәм никтер күккә күз текәде:
‒ Бик матур урында, әтием.
Ата белән улның баш очында – зират өстендә ап-ак болытлар канат
җилпи иде.

 

«КУ» 01, 2026

Фото: Шедеврум ии

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев