Логотип Казан Утлары
Повесть

ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)

Төрле халыкларның әлифбаларын җентекле өйрәнеп, туган тел хасиятләрен һәм сабыйларга хәреф өйрәтү нечкәлекләрен барлап, икәүнең бер булып, өч ел дәвамында көн-төн язган хезмәте иде бу. Икмәкне идәнгә ташламыйлар... Идәндә сибелеп яткан һәр хәреф Сәләй өчен икмәктән дә, дөньядагы һәммә нәрсәдән дә кадерлерәк. Әлифба – аның аклану мөмкинлеге, йөз аклыгы...

(Башыннан укыгыз)

***

...Ул калтыранган куллары белән китапка үрелде дә, чормага сак кына саркылган көн яктысында «Мөгаллим сәни» дигән сүзләрне искәреп, үрелгән кулы һавада асылып калды. Бер мәлгә башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте, чигәсендә нидер сулык-сулык суга башлады, йөзе кызышты. Ул, ярдәм эзләгәндәй, тирә-ягына карады. Торган саен куерган төтен арасыннан иптәшләренең сыннары шәүлә кебек кенә шәйләнә, ул шәүләләр өй кыегыннан чорма түренә, чормадан кабат өй кыегына туктаусыз кымырҗыйлар. Ир китап белән күзгә-күз иде.

Күзләрен йомды һәм йорт кыегына җитәрәк кенә бәбәкләрен көн яктысына ачарга кыйды ул. Көн каралып, шәфәкъ томаланган, эңгер-меңгер җәелгән. Ихтимал, эңгердән өстәрәк, бик күпкә өстәрәк ай кабынгандыр, әмма егет күккә бакмады.

Китап, саргайган ак канатларын соңгы кат җилпеп, аска очты...

Китап арты китап битләрен ялмап үрсәләнгән учак өстән аермачык күренә, уты йөзне пешерә иде хәтта. Ялкын телләре шашып бииләр. Менә берсе «әлиф» булып күккә үрелде, икенчесе – «ләм», өченчесе «мим» сыман боргаланып сузылды...

...Сәләй шыбыр тиргә батып уянып китте: тагын шул төш – гомерлек бимаза. Арча өстендә таң сызылып килә иде. Ир өстенә бишмәтен элде дә ишегалдына чыкты. Иртәнге салкынлык, төш сөремен тәмам таратып, умыртка баганасы буйлап кымырҗып узды. Дөнья тын. Дөньялыкның иркәләнеп кенә яңа көн куенына кереп барышы. Төн салкыны белән кояш ялкыны кавышкан ошбу мәлдә күңелдә мәҗүси бер халәт тибенеп куя: чык тамчысы булып салкын йолдызлар чәчрәп узган иртәнге дымсу туфракка тезләнеп, кулларыңны күккә күтәрәсе һәм яңа таңны сәламлисе килә. Табигатьнең иркенлегеннән һәм гаҗәеп күркәмлегеннән күңел тула. Шушы матурлыкны күрә һәм тоя алуың өчен Кемгәдер мең-мең рәхмәт укыйсы килә.

Рәхмәтле була белмәгән бәндә бәхетле булалмый.

Кеше итеп яратканың өчен рәхмәт, Тәңрем!

Гамьле итеп яратканың өчен рәхмәт, Раббым!

Күңелемне рәхмәтле хисләр белән тутырганың өчен рәхмәт, Аллам!

Җәзаларың өчен рәхмәт...

Ничәмә еллар саташтырмаган төшне бүген кабат күрде. Тәкъдиренә тиешле җәзалары үтәлеп бетмәгән, димәк. Язмыш аның бурычларын да, гөнаһын да оныттырмый... Соңгы тапкыр кайчан күргән иде соң әле бу төшне шулай да: сугыштамы, фашист концлагерендамы? Печораның салкын барагында, ахры, үлем белән якалашкан чакта... Бәлки бу төш гомеренең хәлиткеч борылышларында яңгырап ала торган кисәтүле кайтаваздыр. Җәза түгелдер ул, бәлки, ярлыкаудыр...

Ир бакчага керде. Бакчаны, яшеллекне, туфрак исен ярата ул. Кара туфракка төртелгән нәни генә орлыктан җир өстенә шытым чыгу, аның үсүе, ныгуы, зураюы һәм җир йөзенең аерылгысыз бер әсәре булып туфракка берегүе могҗизага тиң. Язу эшләре белән өстәл янында утырганнан соң, тән яздырыр өчен дә, җан яздырыр өчен дә бакчасына чыгып китә. Тезләнеп-тезләнеп, түтәлләр утый, чәчәкләренә сулар сибә.

Алмаларны гына күр. Кайчан гына ботагында сандугач тибрәтә-тибрәтә чәчәк аткан алмагач бүген җимешләрен чак тотып тора. Кояш назыннан йөзләре кызарган алмалар тиздән туфракка тәгәрәр. ...Сәләй үскән йорт мәчет янында иде. Мәчет бакчасында зур карт алмагач бар иде. Балачакта Сәләй өчен вакыт әнә шул алмагач мәгыйшәте белән хисапланды: яфрак ярса – яз, чәчәк атса – җәй, алмаларын койса – көз, карлы суыкларда шәрә боткалары белән мәчет тирәсеннән җилләрне куып торса – кыш, димәк. Байтуганнан Гайшә инәкәен Арчага алып килгәндә, ир мәчет алмагачының үсентесен дә биштәренә алды. Ул үсенте бүген Арча туфрагында алма бирә, һәм Гайшә карчык та шушы туфракта инде...

Ир сак кына бер алма өзеп алды, яңагына терәде. Нәкъ теге вакытта Рәмзиясе ул биргән алсу алманы битләренә китергән кебек итеп. Һәм ...тетрәнеп куйды! Алма! Алма... Шушы сүзне эзләп чыккан бит ул бакчага!

Алар язачак Әлифба китабы «алма» сүзе белән башланачак!..

***

Бер ел Мөндеш авылы мәктәбендә рус теле укытканнан соң Сәләйне, һаман да шул Равил Галиәхмәтов ярдәме белән районның мәгариф бүлегенә методист итеп эшкә алдылар. Арча – Мөндеш арасы тугыз километр. Ел әйләнәсе шул араны җәяү йөргән Сәләй район үзәгендә эшкә урнашуына куанып бетә алмады. Равил Әлмиевичкә исә бу игелеге өчен «выговор» тәтеде...

Рәмзия Вәлитованы районда гына түгел, Татарстанда алдынгы укытучы буларак таныйлар хәзер. Ә яхшы укытучылар ифрат кадерле вакыт. Гасыр башыннан бирле болганган ил үз күчәре тирәсенә оеша башлады кебек, шөкер. Күчәр дигәне – китап һәм икмәк. Тик татарның китабы таланган, ун гасыр буе китапка тупланган гыйлем танымаслык хәлгә килгән. 1928 елдан латин язуына күчү... Инде буразнага кайттык дигәндә, төрки халыкларның берләшүеннән шүрләп, тагын әлифба үзгәртү – утыз тугызынчы елдан хөкүмәт тарафыннан гамәлгә куелган кирилл хәрефләренә каеру сәясәте. Шушы мәгънәсезлеккә каршы булганнарны төрмәләрдә черетү, асу-кисү... Икмәктән аерылса да, китаптан аерылмаган укымышлы татар халкының, ата-баба гыйльми мирасыннан мәхрүм булып, наданлык упкыны алдында басып калуы – нәтиҗә шул иде.

Кирилл язуында дәреслекләр, методик ярдәмлекләр, укыту әсбаплары гаять кирәкле чорда чын мөгаллимнәр алтын бәясенә тиң. Сабыйларга туган телдә белем бирерлек китапны алардан башка кем яза алсын? Мәгариф системасында кайнаган һәм бу кытлыкны үз җилкәләрендә татыган Сәләй белән Рәмзия җиң сызганып эшкә керештеләр. Иң мөһиме: кемдер тарафыннан кушылган «заказ» түгел, ә үз вөҗданнары таләп иткән хезмәт иде бу. Бигрәк тә Сәләй өчен...

***

Ишек тоткасына үрелер алдыннан, ул кулындагы калын папкага күз төшереп алды. Аннан чандыр бармаклары белән чәчен тараштырып куйды, галстугын рәтләде, тамак кырды. Зур имән ишек авырсынып кына ачылды да ирне эчкә этәрде. Бинага кергәч, урам яктысы томаланып, берара күз алдында караңгы шәүләләр биешеп алды кебек. Ул да булмады колагына: «Вам к кому?» дигән тавыш чәчрәннәп килеп бәрелде.

– Кабул итү бүлмәсенә, – дип, кыюсыз гына вахтёрга паспортын сузды ул.

Йөзен ап-ак итеп кершәнләгән олырак яшьтәге ханым документны игътибар белән күздән үткәрде. Аннан, иелгәндә хыянәтчел төстә бүлтәеп чыга торган икенче-өченче иякләрен язып, башын күтәрде дә карашын паспорт иясенә кадады. Шуннан соң гына, маңгай өстендәге кызыл чәч бөдрәләрен селкетә-селкетә, алдындагы журналга нидер сырлады һәм боерык игълан иткәндәй: – Йөз дә унынчы кабинет, – дип, ТАССР Мәгариф министрлыгы бинасына рәхим итүчеләрне теркәү ритуалын тәмам кылды.

Кабул итү бүлмәсенең ишеген шакыгандай итеп, бусагасыннан атлап керергә өлгермәде, сәркатип кызның салкын тавышы яңгырады:

– Мирза Исмагилович үзендә түгел.

– Гаҗәп... Үзендә булмагач, кемдә соң ул? – Мондый чибәр туташ белән шаян сүз сөйләшү килешле. Елмайсын. Дөньяда иң әрәм матурлык – елмая белмәгән чибәр хатын-кыз.

Әмма чибәркәйнең таш йөзе үзгәрмәде.

– Сез ишетмисезме әллә?

– Кыз, ниһаять, карашын өстәлдәге язу машинкасыннан каерып, ишек катындагы адәмгә күчерде. Тиле кешегә карагандай, баштанаяк күздән кичерде дә һәр сүзен иҗекләргә аера-аера янә кабатлады.

– Мирза Исмагилович үзендә түгел!

– Сеңлем, без «Әлифба» әзерләдек. Конкурска. Шуны алып килдем менә, – кулындагы папкасына ымлады ир. – Кемгә тапшырыйм икән?

– Әнә, йөз утыз дүрткә кереп карагыз...

Йөз утыз дүртенче кабинетта уртача яшьләрдәге ир-атка тап булды. Дөресрәге, өстәлгә өелгән папкалар, кәгазьләр арасыннан ялтырап торган күзлеге аша гына шәйләп алды ул кабинет иясен.

– Исәнмесез! Ни йомыш? – диде күзлекле кеше коры гына.

– «Иң яхшы әлифба» конкурсына эшләрне биредә калдырасымы?

– Әйе. Сез «Әлифба» яздыгызмыни? – дип, ни өчендер кайтарып сорады күзлекле кеше, иргә текәлебрәк карап.

– Мин сезне танымыйм...

– Әйе. Рәмзия Гыйләҗевна белән икәү яздык. Алып килдем менә.

– Яхшы. Утырыгыз. Иң элек кайбер кәгазьләрне тутырырга кирәк булыр. Кабинет иясе өстәл тартмасыннан берничә кәгазь бите чыгарды. Пөхтәләп, өстәлгә куйды, каләмгә үрелде. – Исем-фамилиягез, атагызның исеме?

– Сәләй Гататдин улы Вәгыйзов һәм Рәмзия Гыйләҗетдин кызы Вәлитова.

– Туган көннәрегез һәм туу урыннарыгыз?

– Мин 1908 елның 20 октябрендә Самара өлкәсенең Камышлы районы Татар Байтуганы авылында тудым. Иптәш Вәлитова – 1914 елның 29 мартында Башкортстанның Стәрлетамак шәһәрендә.

– Кайда белем алдыгыз?

– Икебез дә Казан дәүләт педагогика институтының филология бүлегендә укыдык.

– Эш урыныгыз һәм вазифагыз?

– Бүгенге көндә Арча педагогика училищесында эшлибез. Татар телен һәм татар әдәбиятын укыту методикасы буенча белем бирәбез. Икебез дә.

– Укытучы, димәк? Училищеда? Хммм... – Күзлекле бәндә Сәләйгә беркавым карап торды. – Дәвам итик. Гыйльми дәрәҗәгез?

– Гыйльми дәрәҗәләребез дә, мактаулы исемнәребез дә юк, энем. Гап-гади укытучылар без...

– Сез хәтта кандидат түгелмени?

– Юк...

Кабинет иясе кинәт каләмен ташлады. Күзлеген салып, кәгазь өстенә ыргытты.

– Һәм сез кандидат та булмаган башыгыз белән «Әлифба» яздык димәкче буласызмы?! – Кабинет хуҗасы кәнәфиенә җәелде һәм кычкырып көлеп җибәрде. Шаркылдап көлде-көлде дә күзлек пыяласы өстенә кунган калын кашларын җыерды. – Вакыт үткәреп утырган булам тагын...

Ул яңа гына бик пөхтәлек һәм дикъкать белән язып утырган кәгазь битен ерткалап, өстәле янындагы чүп чиләгенә ташлады. Аннан соң аптыраудан сүзсез калган иргә сөзеп карады да:

– Абзый, үзеңнең дә, минем дә вакытымны әрәм итеп йөрмә. Бар, кайтып кит... Әлифбаны академиклар яза аны... – диде һәм алдында торган калын папканы чирканган кыяфәт белән Сәләйгә таба этеп җибәрде.

Тышына «Әлифба. С.Г.Вәгыйзов, Р.Г.Вәлитова» дип язылган ак папка тупас хәрәкәттән идәнгә килеп төште, битләре тузгып чәчелде.

Төрле халыкларның әлифбаларын җентекле өйрәнеп, туган тел хасиятләрен һәм сабыйларга хәреф өйрәтү нечкәлекләрен барлап, икәүнең бер булып, өч ел дәвамында көн-төн язган хезмәте иде бу. Икмәкне идәнгә ташламыйлар... Идәндә сибелеп яткан һәр хәреф Сәләй өчен икмәктән дә, дөньядагы һәммә нәрсәдән дә кадерлерәк. Әлифба – аның аклану мөмкинлеге, йөз аклыгы... Ул бер сүз дә дәшмәде. Кәгазьләрне сабыр гына җыйды да чыгып китте. Әлифбасын җуйган бу илдә аның эшлисе эшләре күп иде әле.

***

Мең тугыз йөз алтмыш тугызынчы елның яз ахырында, каеннар яфрак ярган ямьле көннәрдә Сәләй Рәмзия белән туган авылына юл тотты. Фасылларның иң рәхәт, иң күңелле вакыты – ак каен бөреләре чертләп яшь яфракка ачылган чактыр. Бу яралуда яшәүнең яме дә, фаҗигасе дә бар. Яралган мизгелдән башлап бетүгә юл тоткан матурлык... Сихри яшел яфракларның мәңгелек түгеллеге каенга мәгълүм, әлбәттә, ләкин ул үз сабыйларын яшәү дигән фаҗигадән саклап кала алмый. Кояш нурларына коендыра, шифалы яңгырлар белән туендыра, җилләрдә тибрәтә дә, вакыт җиткәч, туфракка озата.

Сәләйне асрамага алып, тәрбия кылып үстергән әнкәсе Гайшә бакыйлыкка күчкәнгә берничә ел узды. Гайшә карчыкның мәңгелеккә сыенган урыны Арча туфрагында. Аның вафатыннан соң, җәй саен Байтуганга кайтырга талпынса да, Сәләйне гел нидер туктатып торды. Гомер буе күңелендә йөрткән һәм үги анасы бакыйлыкка күчкәч мөмкин булган очрашуны ул гел кичектереп килде.

Үги атасы Гататдин яклап туганнарына кайтып, төн кунгач, ниятен якыннарына җиткерде дә, ат атланып, Яңа Усман авылына юнәлде.

Аның белән күрешкән күпердән акрын гына үтешли, Аның калын кара шәле эчендә, кочагына сыенып басып калган малайчагын исенә төшерде. Яше алтмыштан узган чал чәчле ирнең күзләрен яшь элпәсе каплады. Көткәндерме Ул аны? Көтәдерме? Танырмы? Йөрәктәге җөйләрне кубарып, җәрәхәтләрне ачу гына булмасмы бу очрашу?

Әлифбаның беренче битенә Ана дип язасы килде аның – язалмады.

Әлифбаның икенче битенә Әни, Әнкәй дип язасы килде – язалмады.

«А» хәрефенә – алма, «Ә» хәрефенә әби сурәте Әлифбада...

Атыңны бәйләр казыгың булмаса, ат чабудан ни мәгънә дигән иде кайчандыр бер дусты. Тормыш әнә шул казык-күчәр тирәли әйләнә. Төркиләрнең һәр җыены тиккәме казык, багана тирәли корылган... Тирмәң булсын өчен дә иң әүвәл казык кирәк...

Татар Әлифбасы да казыктай әлифтән башлана...

Казыгын бик яшьли, нарасый чагында ук югалтты ул. Шулай да язмыш мәрхәмәтсез булмады, ныклы тормыш күчәре булырдай хатын белән кавыштырды. Бүген менә, ничә еллар үткәч, балачагында югалткан Ана дигән иң газиз күчәрне бер барып күрергә, теге вакыттагы кебек кочагына сарылып сыенырга, җылынырга дип юл тотышы.

Көтәдерме Ул аны? Теге кыштан соң ник бер тапкыр да күренмәде? Әллә «килеп, баланың күңелен алгысытып йөрмә» дип тыйганнармы? Бәлки Үзе шулай хәл иткәндер? Күрше авылда гына үсеп ятучы улының язмышы белән кызыксындымы икән?.. Ирнең аңында һәм йөрәгендә мең сорау кайный. Яңа Усманга якынлашкан саен бу сораулар чигәне ныграк кыса, йөрәк чыгырыннан чыгар булып ашкына.

Ат Сок елгасы яныннан җай гына юыртып бара. Суларына, елга-күлләренә халык ник сагышлы атамалар бирә икән? Сагышларын елга суына агызып җибәрер өченме? Сок дигән яңгырашта да никадәр тыенкы сагыш һәм шул сагышка күнү яшерелгән сыман. Ана белән бала, бер елганың икесе ике ярында калып, Сак белән Сок булып кына гомер ителгән шул.

Ничек күрешерләр икән алар? Ниләр сөйләшерләр? Атасы турында сорашыр, билгеле. Әнкәсенең Яңа Усманда үз гаиләсе, балалары бардыр. Алар ничек кабул итәр?

Әнкәсенең кара шәле эченә сыенып, тормыштан качасы килгән вакытлары аз булмады ирнең. Шул җылы кочакның дөньяда барлыгы салкыннардан аралап, җылытып яшәтте. Ни күрсә дә, ни кичерсә дә, шатланса да, көенсә дә, ул бала бит. Уйлап карасаң, заман, ил-көн, дөнья таккан бар ярлыклар бер атама алдында кыйммәтен җуя: җирдә һәркем – ана баласы. Аның да әнкәсе бар, аның да кендек бавы өзелгән газиз кешесе бар бит!..

Кирәкле йорт турына килеп җиткәч, «әллә үтеп кенә китимме» дигән шик ныграк тырнап куйды. Алтмыш ел яшәдең бит инде Ансыз да, калганын ничек тә үтәрсең әле... Ә Аңа ничә яшь икән? Сиксән тирәседер. Беркем дә мәңгелек түгел, менә хәзер бусагасыннан үтми китсә, иртәгә соң булмагае. Күрәсең килә икән – бүген күреш, сүзең булса – бүген әйт. Бүген яшә...

Сәләмә генә йортның ишеге сызланып ачылды, идән сайгаклары бер-бер артлы сыкрап куйдылар. Өй эче караңгы иде. Шул караңгылык арасыннан бер сын шәйләнде. Ак яулыгын иңнәренә салып япкан, җыйнак кына какча гәүдәсенә аксыл күлмәк элгән карчык өйгә кеше керүен ишетмәде, ахры. Ирнең теле аңкавына ябышты, тыны кысылды.

– Исәнме... Инәй...

Карчык, беркавым хәрәкәтсез торгач, акрын гына урыныннан купты. Аякларын идән сайгагыннан шуыштырып, кунак янына якынрак килде. Соргылт күзләренең төсе уңган, иреннәре калтырый иде. Ул берара өрәк күргән кешедәй әсәренеп торды. Аннан калтыранган иреннәре арасыннан карлыккан тонык сүзләр өзелде:

– Ник килдең?..

***

...Рәмзия капка тавышыннан сискәнеп куйды. Кайтты!..

Көтә-көтә көтек булды лабаса. Җанына урын таба алмыйча, әле, тегү машинасын кабызып карады, әле язу өстәле янына утырды, әле аш бүлмәсенә чыгып, нидер юган, җыйган булып йөренде. Нәрсәгә тотынмасын, бер эшкә дә дә кулы ятмады. Кичә кичтән Сәләйгә хәрби комиссариатка чакыру кәгазе калдырганнан бирле картларның тынычлыгы җуелды. «Юк белән башыңны катырма. Картыңны армиягә ала торганнардыр, булмаса, кулъяулык чигә тор», – дип шаяртырга тырышса да, сизде Рәмзия: Сәләй дә төне буе йокламады. Борсаланып ятты, бакчага да берничә рәт чыгып керде. Көчкә таң аттырдылар.

«Үзең генә йөрмә, мин дә барам», – дип әйтеп-әйтеп карады югыйсә. Кая инде, картайгач та үзенекен итми калмый, киребеткән кемсә... «Хатын-кыз сөйрәп йөри торган җир түгел ул. Өйдә генә утыр. Иптәшкә таягымны алам менә», – дип кеткелдәп чыгып киткән булды. Әнә кайтып җитте, ниһаять. Атлауларын күр, таягына таянырга да оныткан. Ай-һай, капканы каты япты. Болай ипсез кыланмый торган иде. Хәерлегә булсын...

– Чәең әзерме? Кибектем... – Картның коры тавышы ишек артыннан ук яңгырады.

Әзер булмаган кая. Биш кат кайнаткандыр.

– Йә? Ник чакырганнар?

Карт өс киемнәрен каударлана-каударлана элгечкә кундырды. Фуражкасын шапылдатып салды. Куллары калтырый, ачуы йөзенә чыккан.

– Ник чакырганнар, ник чакырганнар... Тик торганчы бер эш булсын дип чакырганнар, мәнсезләр...

– Йә инде, аңлатыбрак сөйлә әле.

– Гариза яз, диләр. Гариза кирәк булган аларга... Ничә ел үткәч, сиксән алты яшьлек карттан гариза яздырмакчылар.

Түбәсе кыйшайгандыр инде моның, диләрдер...

– Ниткән гариза? Тынычлан әле. Кан басымың күтәрелә күрмәсен.

– Җиңүнең илле еллыгы җитә, диләр. Гаепсезлегеңне исбат итүләрен сорап үтенеч яз, диләр.

– Син ни дидең? Яздыңмы соң? – дип сораса да, Рәмзия өчен җавап билгеле иде: алтмыш ел бергә гомер иткән картын белмиме соң...

– Язармын мин аларга, язмаган ни... – Сәләй тагын кызып китте. – Ватан алдында минем бер гаебем дә юк, дидем. Теләсәгез үзегез языгыз, дип кайтып киттем.

– И әтисе, әтисе... Карт җүләр син, ачуым килмәгәе. Хөрмәтләп чакырганнар үзеңне, яхшылап аңлатканнар. Язсаң, ни булыр иде соң шул гаризаны? Кулың корыр идеме? Үлгәнче син дә кеше рәтендә йөреп калыр идең. Җиңү бәйрәменә чыгар идек, ичмаса...

– Сиңа сүз сөйләп торам тагын! – Карт ачу белән кул селтәде. – Аңламыйсың икән, дәшмә инде. Туксанга җиткәндә, чуртымамы миңа аларның кәгазьләре, бәйрәм-мазарлары. Гаепле кеше генә акланып йөри ул. Язмыйм да, сорамыйм да, бетте-китте... Бу турыда бүтән сөйләшмибез. Тагын шуның ише кәгазь китерсәләр, миңа күрсәтеп тә торма...

Берәр айдан Арчаның Мәктәп урамында Вәгыйзовлар яши торган йортка хәрби комиссариаттан кызыл тышлы кенәгә алып килделәр.

Ялт иткән хәрби киемнән чибәр генә бер кеше ишек шакыды. Кулында күчтәнәчләр тулы пакеты да бар. Сәләй Вәгыйзовны сорады.

– Әтисе, сиңа әйтәм, яныңа килгәннәр. Хәрби комиссариаттан, ди.

Эш бүлмәсеннән Сәләйнең кырыс тавышы яңгырады.

– Эшем күп. Борчып йормәсеннәр.

– Йә инде, кәҗәләнмә. Тапшырыр әйберебез бар, диләр. – диде Рәмзия, эш өстәле янында кәгазьгә күмелеп утырган картына иелеп үк.

– Яхшы түгел, әтисе. Чык инде. 

– Бирәсе нәрсәләре булса, ишек катында калдырсыннар. Чыкмыйм дигәч чыкмыйм...

– Сәләй Гататович авырыбрак тора шул әле. Көйсезрәк чагы. Гаеп итмәгез инде, зинһар. Карт кешенең хәлләре шулайрак шул... – дип читенсенеп өтәләнде Рәмзия, кунакны озата чыкканда.

Өйгә кергәч, кызыл кенәгәне ачып карады да, тиз-тиз атлап, Сәләй янына керде. Кенәгәне карты алдына өстәлгә бик кадерләп, сак кына куйды. Сәләйнең иңнәреннән нәкъ бала сөйгән кебек йомшак кына сыйпап алды һәм бер сүз дә әйтмичә бүлмәдән чыгып китте.

Карт беркавым кенәгәне кулына алырга кыймый торды. Игътибар бирмәскә тырышып карады, ләкин язасы сүзен онытты, фикере чуалды. Ниһаять, ул кенәгәгә үрелде. Кытыршы какча бармаклары кызыл күн тукыма өстеннән сак кына сыпырып уздылар. Берара тотып торганнан соң гына ачарга кыйды. Бу Сәләй Гататдин улы Вәгыйзовның Бөек Ватан сугышы ветераны булуын раслый торган таныклык иде. Сиксән алты яшьлек карт, таныклыгын күкрәгенә куеп, тын гына, сабый бала сыман сулык-сулык елый иде...

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 06, 2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев