Кучкарында шырпы торыр иде...
Кучкарында шырпы торыр иде, Чыра телер иде балта белән…
Кучкарында шырпы торыр иде,
Чыра телер иде балта белән…
Гомерем буе туңам. Гомерем буе
Мин шул җылы йорттан кайтып киләм.
Йолдызларга багар өчен генә
Мин дөньяга чыккан идем кебек.
Йолдызлары бозлы икән, әбкәм,
Учларымда бетте алар эреп.
Мин кемнәрнең эзләренә басам,
Минем эздән кемнәр дөнья даулый,
Гасыр тузанында ауный-ауный,
Кемнәр таңда йолдызларны аулый?..
Юллар ерак икән, дөнья фани,
Кырлач кергән төннәр озак икән.
Йолдызларын күрдем, юллар үрдем,
Кайтыйм дисәм, яшәү – тозак икән.
Йолдызлары учларымда эри,
Күкрәгемдә дөрли дөнья өне.
Төшләремдә күреп уянам мин
Ап-ак бусагалы ятим өйне.
Мин ул йортка гомерем буе кайтам,
Гомерем буе туңам, салкын монда.
Чыра телеп калдыргандыр әбкәм
Һәм шырпысы бардыр кучкарында…
"КУ" 03, 2022
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев