Логотип Казан Утлары
Повесть

ӘЛИФ ЛӘМ МИМ (дәвамы)

– Сере гади аның, – диде карт, шактый дәшми торганнан соң. – Мин гомерем буе таш атканнарга аш атып яшәдем... – Юк, ничек инде... Мин ышанмыйм, абзый. Сине күпме изгән, сыткан бу Ватанга күңелеңдә тамчы да үпкә юкмыни? – Ватан – әнкәй ул, энем. Әнкәйгә үпкәлиләрмени?!.

(Башыннан укыгыз)

***

Училищеда ел саен тугызынчы май көнне ветераннарны хөрмәтлиләр: концерт куялар, табын хәзерлиләр. Елдан-ел кимеп барган ветеран мөгаллимнәрне котлап, матур сүзләр әйтәләр, сугыш чорында фронтта һәм тылда күрсәткән батырлыклары өчен рәхмәтләр укыйлар. Җиңүнең илле еллыгын каршылаганда, бу бәйрәмгә көллияттә мөгаллимлек итеп, лаеклы ялга чыккан Сәләй Вәгыйзовны беренче тапкыр чакырдылар...

Алтмыш тугызынчы елны ук пенсиягә чыкса да, карт укытучы көллият сукмагына тузан кундырмый, көн саен диярлек килә. Лекцияләр укырга да, яшь мөгаллимнәрнең укыту методикасын ныгытырга да чакыралар, болай гына хәл-әхвәл белешеп булса да урап китә. Ләкин бүген бу бинага бик дулкынланып килде ул. Сер бирмәскә тырышса да, тез буыннары калтырый, башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып куя. Артык сөенергә дә ярамыйдыр, күрәсең, бу яшьтә. Ярый әле, таянырга уң ягында Рәмзиясе, сул ягында таягы бар дигәндәй.

Тантаналы музыка яңгырап торган, шарлар белән бизәлгән бинага үткәч тә тынычлана алмады карт. Гардероб янына җиткәч, кулы калтырап, плащының сәдәфләрен ычкындыра алмый изаланып бетте. Әлеге дә баягы, ярый Рәмзиясе янда. Бу мәшәкатьтән мең бәла белән котылып, матур гына үз урыннарына таба атлап барышлары иде, шулвакыт – кирәк бит! – ишектән Әхмәди Һадиатуллович күренде.

Теге вакытны укытучылар бүлмәсендә Рәмзия белән «уңышсыз» әңгәмәгә илле ел узган. Ул көннәр әллә кайчан караган аклы-каралы кинофильм кадрлары сыман гына хәтердә, онытырга күптән вакыт. Әмма Әхмәди онытмый. Дөресрәге, гафу итә алмый иде. Рәмзияне түгел, Сәләйне гафу итә алмады ул: кеше булып калуын, көчле булуын, алай гына да түгел, хөрмәтле укытучы, бихисап дәреслекләр авторы булып танылуын кичерә алмады.

Вәгыйзовлар Әхмәди белән күрешмәскә тырышалар. Күрүеңнән күрмәвең мең артык та, әмма бер урамда гомер иткәч, күрешми дә калып булмый. Бар бит шундый кешеләр: тимисең, өлешенә кермисең, һичбер алыр-бүләр уртак нәрсәгез юк, әмма син аңа никтер гел комачаулыйсың. Һәм, җай туры килгән саен, үзенең «матур» мөнәсәбәтен сиздерми калмый ул. Бу юлы да шулай булды. Керә-керешкә Әхмәди Сәләйгә таба ымлап һәм бөтен кеше ишетерлек итеп ярып салды:

– Бу монда нишләп йөри?..

Болай да бәйрәмгә килгән һәммә кеше аны күзли кебек тоела иде Сәләйгә. Бу сүзләрдән соң бөтенләй коелып төште. Рәмзиянең дә кулы калтырап куйды, аңа да авырдыр. Йа Хода, ник килде ул монда? Моңарчы чакыручы булмады, бәйрәмнәрдә йөрмәде, купшы сүзләр ишетмәде – яшәде бит әле. Җаны тыныч булмаса да, колагы тыныч иде ичмаса... Инде картаймыш көнендә никләргә кирәк булды бу матавык?..

Шулвакыт арттан училище директоры Илдус Габрахмановичның яңгыравык тавышы ишетелде:

– Исәнмесез, Сәләй Гатовович! Рәмзия Гыйләҗевна! Иминлекме, саулыкмы? Килүегезгә рәхмәт! Әйдәгез, рәхим итегез, сезгә урын түрдән, Сәләй абзый!..

...Бәйрәм тәмамлангач, Вәгыйзовларны Илдус үз машинасы белән кайтарып куйды. Карт белән карчык чәйгә чакыргач баш тартуны яхшысынмады, өйгә үттеләр. Җыйнак кына, тыйнак кына йорт: бәләкәй генә аш бүлмәсе, йокы бүлмәсе һәм ике якта ике өстәл куелган зал – ирле хатынлы мөгаллимнәрнең эш урыны. Ике өстәлдә ике язу машинкасы, шкафлар, киштәләр тулы китаплар, кәгазьләр.

Сул якта Сәләйнең эш өстәле өстендәге киштәдә үзләре язган хезмәтләр тезелеп киткән. Җәмгысе кырыкка якын китап: «Дәрестән тыш уку өчен методик материаллар» (1962), «Грамотага өйрәтү буенча тартмадагы кисмә хәрефләр» (1965), «Рәсемле әлифба» (1965), «Әлифбага методик кулланма» (1966), «Кызыклы грамматика (башлангыч класслар өчен)» (1970), «Башлангыч сыйныфларда татар теленә өйрәтү методикасы» (1970), «Язарга өйрәтү дәфтәрләренә методик кулланма» (1976), «Кызыклы грамматика (башлангыч сыйныфлар өчен)» (1980), «Татар теле дәреслеге. 1 класслар өчен» (1982), «Әлифбага методик кулланма» (1982), «Уку китабына методик кулланма» (1982), «Татар теленә методик кулланма» (1982), «Татар теле буенча дидактик материаллар» (1982), «Татар теленнән таблицалар» (1982), «Татар теле буенча дидактик материаллар» (1986), «Татар әлифбасы (6 яшьлек балалар өчен)» (1986), «Уку китабы (2 класс)» (1988), «Татар теле (2 класс)» (1988), «Методик кулланма (2 класс татар теле дәреслеге өчен)» (1988), «Туган тел (7 яшьлекләр өчен)» (1994), «Татар теле (7 яшьлекләр өчен)» (1994) һәм башкалар, һәм башкалар...

Иң түрдә «Әлифба» тора. Мең тугыз йөз алтмыш дүртенче елның беренче сентябреннән алып, Ватандагы бөтен татар баласына туган телдә укырга, язарга өйрәткән зәңгәр тышлы «Әлифба» – туган телнең Коръәненә тиң газиз «Әлифба»...

Ул арада Рәмзия ханым ялт кына чәй өстәле хәстәрләгән икән, аш бүлмәсенә чакырды. Бераз утыргач, үзе «эшләрем бар» дигән булып, чыгып та китте. Илдус портфеленнән күчтәнәч чыгарды, чәркәләргә бүлде.

Иңсәләргә баса торган әллә нинди авыр көн булды бүген. Илдус барысын да аңлый, билгеле: Әхмәди Һадиатулловичның ни әйткәнен дә ишетте ул, Сәләй Гататовичның агарынган йөзен дә күрде. Абзыйны уйлары белән ялгызын калдырып чыгып китү ярамас. Бәйрәм бит бүген, бәйрәм, шайтан алгыры... Ул бит бүген беренче тапкыр бәйрәмдә катнашты. Әнә, берни булмагандай елмаеп утыра. Шулкадәр кыерсытулар, нахак ялалар, тибәрүләр кичереп, ничек елмая ул? Ничек елмая ала? Каян бу көч?

– Сере гади аның, – диде карт, шактый дәшми торганнан соң. – Мин гомерем буе таш атканнарга аш атып яшәдем...

– Юк, ничек инде... Мин ышанмыйм, абзый. Сине күпме изгән, сыткан бу Ватанга күңелеңдә тамчы да үпкә юкмыни?

– Ватан – әнкәй ул, энем. Әнкәйгә үпкәлиләрмени?!.

***

...Ул калтыранган куллары белән китапка үрелде дә, чормага сак кына саркылган көн яктысында «Әлифба» дигән сүзләрне искәреп, кулы һавада асылып калды. Бер мәлгә башы әйләнеп, күз аллары караңгыланып китте, чигәсендә нидер сулык-сулык суга башлады, йөзе кызышты. Ярдәм эзләгәндәй, тирә-ягына карады. Торган саен куерган төтен арасыннан кемнәрнеңдер сыннары шәүлә кебек кенә шәйләнә, ул шәүләләр өй кыегыннан чорма түгенә, чормадан кабат өй кыегына туктаусыз кымырҗыйлар. Егет китап белән күзгә-күз иде.

...Сәләй шыбыр тиргә батып уянып китте. Куркынган күзләре өй эчен айкады. Йортта ялгызлыктан гайре кем дә юк, дөнья тын һәм салкын иде. Ул кабаланып урыныннан торды һәм язу өстәленә ыргылды. Өлгерергә, өлгерергә кирәк...

Киштә түреннән зәңгәр тышлы китап алды. Тәрәзләрдән чак сирпелгән көн яктысында китап тышындагы «Әлифба» сүзе балкып күренә иде. Һич искәрмәстән, бик газиз бер нәрсәсенә юлыккандай нәүмиз халәттә карап торганнан соң китапның беренче битен ачты. Калтыранган карт куллары өстәлдән каләм эзләп капшанды. Өлгерергә, ничек тә өлгерергә кирәк! Ул кабалана, әмма җаны давылдан соң изрәп калган диңгез төсле ифрат тын һәм тыныч иде.

Әлифбаның беренче битенә кара каләмнән мөгаллимнең соңгы сүзләре сибелде:

«Дорогому сыну Камилю на долгую и вечную память от родителей...»

Тәмам.

 

"КУ" 06,2024

Фото: unsplash

Теги: проза

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев